Балалар бакчасында сәләмәтлек саклау
статья (младшая группа) на тему

Хамидуллина Илсеяр Решидовна
Сәләмәтлек саклау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_bakchasynda_slmtlek_saklau.docx14.76 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында сәләмәтлек саклау

Ни өчен балалар бакчаларында сәләмәт яшәү рәвешенә корылган күңел ачу чаралары үткәрү мөhим? Чөнки нәни чакта мондый күңел ачулар бик якты hәм матур мизгелләр булып истә кала.        

Бәйрәмнәр шулай ук балаларның хәрәкәт активлыгын ныгытуга, хәрәкәтчәнлегенә hәм чыныгуына уңай нәтиҗә дә ясый. Нәниләрнең күңел ачулары аларны нәрсәгә булса да өйрәтүгә генә кайтып калмый, ә үз-үзләренә ышаныч барлыкка китерә, балаларның яшеренеп яткан талантын ачарга мөмкинлек бирә. Актив күмәк уеннар үз эченә бикләнгән hәм оялчан балаларга ачылырга hәм коллективка кереп китәргә ярдәм итә.

Балалар бакчаларында хәрәкәтчән уен шөгыльләрен дөрес үткәрү өчен тәрбиячеләр тырышып эшли, монда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кулай уеннар hәм күнекмәләр күрсәтелә. Безнең балалар бакчасының физкультура - сәләмәтләндерү эшләре системасында мондый бәйрәмнәр, ял сәгатьләре зур урын ала. Аларны оештырганда тәрбиячеләр hава шартларын, ел фасылы үзенчәлекләрен, табигать факторларын исәптә тота. Балалар бәйрәмнәрдә, спорт уеннарында, эстафеталарда бик теләп катнашалар hәм алардан зур канәгатьлек  алалар.

Балаларның сәләмәтлекләрен саклау hәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора, шуңа күрә hәр баланың сәләмәтлеге турында кайгыртырга кирәк.

                                   Хамидуллина ИлсеярРешид кызы.

                                  “Миләшкәй” балалар бакчасы татар төркеме тәрбиячесе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Сәламәтлек саклау

Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора. Ник дигәндә, без балаларны ата һәм аналарыннан кабул итеп бакчада алып калганда сау һә...

Сәламәтлек саклау

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрен балаларының өй һәм балалар бакчасында сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары белән таныштыру....

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Консультация: “Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы”

ldquo;Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы&rdquo...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...