“Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы”
консультация на тему

Сабирова Эльвира Фаритовна

Гомуми ата-аналар җыелышы өчен чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalarynyn_slamtlegen_saklau_1_-_kopiya.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы

 Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы

гомуми үсеш бирүче турдәге Саба №2 “Эллуки” балалар бакчасы”

 мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

     

Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы

(Гомуми ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

 

                                                                                     

Әзерләде: өлкән тәрбияче

 Сабирова Эльвира Фаритовна

        

                         

                                                                2017 ел

                                                       

Балаларының сәламәтлеген саклау, ныгыту хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе.

Баланың  оптималь эшкә сәләтлелек халәте, аның үз-үзен яхшы хис итүенә, организмындагы барлык органнарның әйбәт эшләвенә нык бәйләнгән. Сәламәт бала эшчәнлекнең барлык төрләренә (интеллектуаль танып белү, хезмәт, иҗтимагый, физик культура, уен) рәхәтләнеп һәм шатланып катнаша. Ул - көр күңелле, яшьтәшләре һәм педагоглар белән җиңел аралаша.

      Безнең кул астында- табигать үзе биргән сигез табиб бар. Алар:

 Беренче табиб - кояш яктысы.

Икенче табиб — саф һава.

Өченче табиб - чиста су. 

Дүртенче табиб- дөрес туклану.

 Бишенче табиб - физик күнегүләр.

Алтынчы табиб - ял.

Җиденче табиб - гәүдәне дөрес тоту.

Сигезенче табиб — акыл.

Шуларны истә тотып, балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Нинди эшләр башкарыла соң безнең балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау өчен?

Балалар бакчасында эш тәрбиячеләрнең баланы иртән фильтр аша кабул итү белән башланып китә. Соңыннан балалар белән музыкаль залда иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. Балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып, иртәнге гимнастиканың күнегүләр нормасы билгеләнә. Шулай ук музыка астында төрле хәрәкәтләр ясап, балаларны биетүләр оештырыла.

 Гимнастикадан соң иртәнге аш ашатыла. Сәламәтлек өчен шулай ук кирәкле, чөнки балаларга иртән сөттә пешерелгән ботка бик файдалы: анда балалар организымы өчен кирәкле витаминнар күп.

Шөгыль вакытында, шөгыльнең тибына карап  физкультминуткалар,  хәрәкәтле уеннар, бармак уеннары,  күзләр өчен гимнастика, релаксация оештырыла. Болар барысы да баланың сәламәтлеге өчен мөһим, ник дигәндә, алар бик тиз аралар, тизрәк уйныйсылары килә башлый, талчыгалар. Физкультминутка һәм уеннар кирәкле вакытта уздырылса, балалар армаячак һәм үзләрен кирәкле дәрәҗәдә тотачаклар.

Шөгыльләрдән соң, саф һавага чыгу оештырыла. Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү шулай ук балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.

Балалар саф һава суларга чыгып киткәч, группа бүлмәләре җилләтелә. Бу шулай ук балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан эшләнелә.

Урамнан кергәннән соң куллар юыла, ашаган саен авыз чайкатыла, чишенеп йокы бүлмәсенә сандаликлар белән кереп караватлары янында салына. Бу шулай ук сәламәтлекне саклау, балаларга карата сакчыл караш. Йокы бүлмәсе балалар йокларга ятканчы һаваландырыла һәм ярты сәгать кала ябыла.

Йокыдан соң балаларга төрле сәламәтләндерү процедуралары һәм күнегүләр уздырыла: сәламәтлек сукмагыннан йөриләр, һава чыныктыру ваннасы, куллар, аяклар, башлар, күзләр һәм башка органнар өчен күнегүләр уздырыла. Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә тозлы су белән авыз чайкату оештырыла.

Көз һәм кыш айларында балаларга сарымсактан медальоннар ясала. Төркемгә суган һәм сарымсак туралып куела. Ата-аналар белән балаларның сәламәтлекләре турында консультацияләр уздырыла.

Балаларның сәламәтлекләрен саклау безнең төп бурычыбыз, шуңа күрә һәр балага индивидуаль  якын килергә, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга тырышабыз..


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ

  Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка ...

Балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чаралары

Балаларның тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләренә өйрәтү...

Консультация: “Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы”

ldquo;Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы&rdquo...

“ Балалар бакчасында балаларның мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру”

Педагогик тәҗрибә буенча доклад:“ Балалар бакчасында балаларның мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру&rdquo...

“Балаларның сәламәтлеген саклау”

Ата-аналарга консультация...