"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Бикбова Венера Минсалиховна

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razrabotka_zan-ya.doc20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә мәгариф муниципаль учереждениесе

 «Түбән Кама шәһәренең 77 нче аллергияле авыру балаларны карау һәм сәламәтләндерү балалар бакчасы

ӘЙДӘГЕЗ, УЙНЫЙБЫЗ

(уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теле шөгыле  өчен конспект)

Әзерләде:  татар теле тәрбиячесе

Бикбова Венера Минсалих кызы

Түбән Кама - 2014

Тема: Әйдәгез, уйныйбыз

Төркем: 8

Максат:    Балалрга гаиләдә яшәүче кешеләрнең татарча әйтелешен истә калдыру,                    аларны актив сөйләм дәрәҗәсенә күтәрү күнекмәләре булдыру;

уен аша татар теленә кызыксынуны арттыру.

Бурычлар: “Бу кем?”, “Кем юк?” “Син кем?” сорауларына аңлап җавап бирүгә ирешү.

Актив сүзләр: әби, бабай, әти, әни, малай, кыз

Җиһазлау:  өй макеты (рәсеме), интерактив такта, йомшак песи (уенчык).

Таратма, күрсәтмә рәсемнәр: әби, бабай, әти, әни, кыз, малай, песи, эт.

Материал: З.М. Зарипова Татарча сөйләшәбез. Уртанчылар төркеме өчен методик кулланма.

Шөгыльнең барышы

  1. Оештыру. Исәнләшү, хәлләрен сорашу, актив эшчәнлеккә әзерләнү.
  2.  Сүзле уен “Песидә кем?”

Тәрбияче. Ребята, кошка принесла картинки,  а мне не показывает. Помагите мне угадать. Если я скажу правильно, вы говорите «әйе”, если не правильно- «юк». Бер рәсемне (бабай, әби, әти, әни, малай, кыз) песи күрсәтә, балалар белеп әйтергә тиеш.

Тәрбияче: Әти?

Бала: Юк.

Тәрбияче: Бабай?

Бала: Юк

Тәрбияче: Әби?

Бала: Әйе

Бала рәсемне уйлап тапканчы, уен дәвам итә.

  1. Актуальләштерү.  Тәрбияче гаиләдә яшәүче барлык кешеләрнең рәсемнәрен күрсәтә, балалар бергә әйтәләр.

       4.  Уен “Кем юк?”

Эшчәнлек интерактив тактада оештырыла.

Балаларга әти, әни, кыз, малай, әби, бабай, песи, эт рәсеме күрсәтелә һәм әйтелә. Рәсемнәрне истә калдырырга кушыла, балалар борылалар, тәрбияче бер рәсемне яшереп куя. Балалар, кайсы рәсем юклыгын белеп, әйтергә тиеш.

Тәрбияче: Кем юк?

Балалар: Әти (әни, кыз, малай, бабай, әби, песи, эт).

          5. Уен “Син кем?”

Балаларга әти, әни, малай, кыз, песи, эт рәсемнәре таратыла.

Тәрбияче. Әти (әни, малай, кыз, песи, эт) кил монда.

Син кем?

Бала. Мин әти (әни, малай, кыз, песи, эт)

Һәр бала әйтеп чыкканчы уен дәвам итә.

         6.   Бармак уены “Гаилә”.

Видеоязма карау (Поем и учим татарский язык выпуск от 09.2014г.)

Тыңлау һәм бергә җырлау

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак малай (уң кулда).

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак кыз (сул кулда).

5. Йомгаклау. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

"Акбайдан хат" (уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект)

Уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект...

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану";  «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...