Консультация для воспитателей на тему: "Балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның әһәмияте".
консультация на тему

Гиматова Лейсан Фагимовна

Для воспитателей

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telen_oyrtyd_didaktik_uennarny_hmiyate_-_kopiya_2.doc16.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның әһәмияте

           

     

Балаларның тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә шөгыльләнүләрен, беренче чиратта, мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарур. Заманча педагогик технологияләр - ул янәшә мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләреннең киң файдалану.

Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим. Татарстанда балалар 4-5 яшьтә рус телле балалар 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш.

Яңа  УМК белән эшчәнлек оештырганда дидактик уеннар куллануның әһәмияте бик зур. Бу уеннарны шулай ук тәрбиячеләр дә төркемнәрдә өйрәнгән материалны ныгыту өчен куллана алалар. Дидактик уеннар баланың сөйләм телен, сүз байлыгын, хәтерен, иҗади фикер йөртүен, игътибарын үстерә, мөстәкыйльлекне арттыра.      

Мәктәпкәче яшьтәге  яңа белемнәр уен барышында унышлырак узләштерелә. Балалар алдына куелган белем биру бурычынын уен формасында бирелеше зур остенлеккә ия, чөнки уен барышында яңа белемнәр һәм эшчәнлек ысулларын үзләштерү зарурлыгы бала өчен инде анлаешлы.

Үстерешле уеннар нәниләрнен төрле яктан үсуен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгы һәм зиһеннәрен  устерудә ныклы этергеч булып тора.        

                                                                                                                                       

     Ƴстерешле уеннар, үткәрелү максатыннан чыгып, өч аспектка нигезләнә:

  1. Танып белү. Бабаларның иҗади күзаллауларын арттыру, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
  2. Сөйләм үстерү. Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыру, сүзлек байлыгын артыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәнәләре биру.
  3. Әхләкый сыйфатлар тәрбияләү. Уеннар ярдәмендә балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек тәрбияләү; үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәтү; башкаларнын хәленә керә белү, ярдәмләшү, игтибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.

Һәр тәрбиячедән уеннарны җанлы, кызыклы, тәэсирле итеп оештыра белү сорала.

Тәрбияче балаларны яшьтәшләре белән уйнау кагыйдәләрен үтәргә, аралашырга өйрәтә. Уенның эчтәлеге алдан анализлана.

Һәрбер уен түбәндәге схема буенча сүрәтләнә:

1. Уенынның эчтәлеген анлату.

2. Уенынның кагыйдәләре белән таныштыру.

3.Уен барышы.

Уеннарны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштыру, кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар уйлап табу отышлы итә. Уеннар оештырганда, тәрбиячедән осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да.

Чөнки уен вакытларында тәрбияче һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте.

Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте....

Выступление на тему "Татар телен үстерүдә сюжетлы уеннарның роле"

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкән...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....

Татар телен өйрәтүдә дидактик уенннарның әһәмияте

Выступление на августовской конференции...