Выступление семинаре-практикуме на тему: "Балаларны татар теленә өйрәткәндә кызыксындыру чаралары куллану".
консультация по теме

Гиматова Лейсан Фагимовна

Для воспитателей

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балаларны татар теленә өйрәткәндә кызыксындыру чаралары куллану

1.“2010- 2015 елларда Татастан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “ Киләчәк” – “Будущее” программасы”нда мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмалары өчен Федераль дәүләт таләпләренә җавап бирә алырдай укыту-методик комплектлар булдыру бурычы куелган иде. Шул максаттан мәктәпкәчә белем бирү оешмалары заман таләпләренә җавап бирә алырдай методик әсбаплар, эш дәфтәфләре, балаларның яшь үзенчәлегенә туры килә торган мультфильмнар, аудио-видеолар белән тәэмин ителде.

2.Мәктәпкәчә тәрбия учреңдениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар  белән тормышкка ашырыла. Шулар арасында минем уйлавымча иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм иң  нәтиҗәлесе – уен.

Уеннар, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, уеннар иптәшлек, дуслык сыйфатлары да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле булып үсә.

  Тәрбиячесе өчен уен- балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк  якынаю чарасы. Чөнки менә нәкъ уен вакытларында тәрбияче баланың нәрсәгә сәләтле булуын, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый башлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да  “ уятырга” мөмкин. Уендагы кагыйдәләрне үтәп, нинди дә булса роль башкарып, бала эшләнгән эшенә бәя бирә белергә өйрәнә.  Балада ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

3.Уеннар бик күп төрле: хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик. Әлеге уеннар балаларны төрле яклап хыялларын баетуда,зиһеннәрен  үстерүгә ныклы этәргеч булып торалар.

Тәрбияче уенарны җанлы, кызыклы итеп оештыра белергә тиеш,һәм  шулай ук уеннарны сайлап ала белү  дә  зур әһәмияткә ия.

4.Мин үземнең дәресләремне күбрәк  уеннар белән алып барырга тырышам.

Эш барышында минем төп принцпым балаларны телгә өйрәткәндә һәр вакытта гадидән катлаулыга үрмәләү. Әйтеп киткәнемчә уеннар төрле, ә мин үз дәресләремдә күп вакытта дидактик уеннарны дәреснең бер өлеше итеп алам. Чөнки балага дәресне уен аша аңлату, аның хәтеренә ныграк кереп сеңеп кала. Татар теленә өйрәтүдә мин дидактик уеннарның катлаулы булмаганнарын, аларда сүзләрнең күп тапкыр кабатлана торганнарын алам.

Шундыйлардан:  уртанчылар төркемендә - “Бу кем?”, “Бу нәрсә?”, зурлар төркемендә - “ Бу нинди?”, “Ничә?”, мәктәпкә әзерлек төркемендә - “Командир” кебек уеннарны алырга тырышам, чөнки ул уеннарда сүзләр бик еш кабатлана. Бу уеннар вакытында бала темага караган сүзләр белән хәтерен ныгыта һәм иптәшләре алдында үзен иркен тота башлый.

Уен вакытында бала телне өйрәнү бурычын куймый, ул уйный, уен өчен аңа бу сүзләрне белү кирәк. Күп тапкыр ишетеп балада аралашу өчен  кирәк булган телнең образы барлыкка килә.

5.Мәсәлән шундый уеннарның берсе “Мәктәп”  дидактик уены. Баланың кулында мәктәп өчен кирәк булган әсбаплар, бала уртага чыга да тәрбияче аңа күрсәтмичә бер әсбапны кулына тоттыра. Бала бу әйберне күрми, ул сорап нәрсә икәнен белергә тиеш. “Бу китапмы?”дип сорау биреп,тулы җавап ишетергә тиеш. “Юк бу китап түгел” дигән җавап ишетә. Уен шулай берничә тапкыр кабатлана, бала сорау һәм җавап бирә белергә өйрәнә. Бала дөрес җөмлә төземәгән очракта, мин дөрес җөмлә үрнәген үзем  әйтеп күрсәтәм. Шуны истә  тотып балалар сорау биргәндә төшереп калдыра торган –мы ,-ме  кисәкчәсен еш кабатлап торам. Бу гади генә уен барышында телгә өйрәнү диалог ( сорау-җавап ) рәвешендә алып барыла.

Уен барышында мин балаларны төрле рольләрне үз җаваплыкларына аларга, балада курку, оялу кебек сыйфатларны җиңәргә ярдәм итәм. Бала  уртага чыккач,мин аңа син хәзер тәрбияче, ә мин бала дип аның урынына барып утырам. Мондый очракта күбрәк остарак, җитезерәк балаларны үрнәк итеп алам. Тел үсешендә шулай ук драматизацияле  уеннар бик ярдәм итә. Мәсәлән “Кем нәрсә ярата”, “Шалкан” кебек әкиятләрне балалар рольләргә бүленеп үзләре бик теләп  уйныйлар.

6.Эш тәҗрибәмнән файдаланып, мин үземнең дәресләремдә үзебез Рүзия Вазиховна белән ясаган дидактик уеннарны да бик еш кулланам. Шушы уеннарда балалар бик теләп катнашалар. Уен вакытында барысының да төп рольне башкарасылары килә. Ә мин күбрәк тыныч холыклы балаларны төп рольләргә куерга тырышам. Шул вакытта, тыныч баладан да мин теләгән нәтиҗәне күрергә мөмкинлек туа. Бала шатлыгыннан сөенеп, үзе дә ишетмәстән татарча сүзләр әйтеп куя.

Дидактик уеннардан балаларның бик теләп уйнала торганнарын сезгә дә күрсәтеп китәсем килә. Шудыйларның берсе “Акариум” уены. Бу уен бик киң колачлы,бала балык тота, балыкның төсен,формасын,ничә икәнлеген дә әйтеп бирергә тиеш була. Икенче уен “Серле агач” диеп атала. Бу дидактик уенда да бала төрле төрле сорауларга җавап бирә белергә тиеш. Мәсәлән: бу нәрсә, нинди, ничә кебек сорауларга җавап бирә .Өченче сезгә тәкъдим ителәсе уеным “Нәрсә,кайчан?”. Бу уен да бик киң колачлы. Уен вакытында балага төсле дисклар тәкъдим ителә,бала дискның башта төсен әйтә,аннан кире ягын карап картинаның кайсы ел фасылы икәнен билгели һәм ел фасылларының төрле билгеләрен дә әйтә белергә тиеш. Бу уенны яратып мәктәпкә әзерлек төркеме башкара.

Мин бу уеннарны төркем тәрбиячеләренә дә бирәм,алар да бик теләп балалар белән бергәләшеп уйныйлар. Чөнки уеннын эчтәлеге татар тәрбиячесенә генә түгел, ә шулай ук рус тәрбиячесенә дә бик аңлаешлы итеп язылган.

7.Татар телен балалар белән генә түгел, ә тәрбиячеләр белән дә өйрәнәбез. Бу эштә дә дидактик уеннарның файдасы бик зур. Чөнки былтыр төркем тәрбиячеләре арасында  дидактик уеннар конкурсы да ясадык. Тәрбиячеләр бик теләп катнаштылар аларга хәтта ата-аналар да ярдәм итте.

Менә шулай бергә дус тату эшләгән вакытта гына,эшнең нәтиҗәсе күренә.

Минем уйлавымча, дидактик уеннар, телне өйрәткәндә бик зур әһәмиятле урын алып торалар. Дидактик уеннар ярдәмендә, баланың күңеленә татар сүзләре ныграк сеңеп кала дип уйлыйм. Уеннарны эшебездә ешрак кулланыйк.

Балаларның уенын  оештыруда педагогларга берничә файдалы киңәш тәкъдим итәм:

1.Уенны башка шөгыль белнән  алыштырырга тырышмагыз.

2.Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.

3.Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.

4.Бала белән уйнаганда,үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытмагыз.

5.Балага уеннан “мәхрүм итү җәзасын” бирмәгез.

6.Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.

7.Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.

8.Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага яхшы бүләк икәнлеген исегездән чыгармагыз!!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану";  «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион дидактик уен мастер –класс “ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘБЕЗ”

Тәрбия эше рус телендә алып барыла торган балалар бакчаларында татар телен өйрәтү өчен  куллану....

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану.

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану....

Выступление. Семинар- практикум

Выступление. Семинар- практикум...