"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»
статья на тему

Харисова Альфия Сабирзяновна

 "Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану";  «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы

 «Бала үсеше үзәге – 411 нче балалар бакчасы»

                 (МАДОУ «Центр развития ребенка – детский сад 411»)

                    Татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Харисова Әлфия Сабирҗан кызы

        Тема:

           «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне татар телендә бер-берсе белән сөйләшергә hәм аралашырга өйрәтү иң мөhим бурычларның берсе. Бу балаларда билгеле бер күләмдә сүз байлыгы булдырудан башлана. Сөйләм телен үстерүгә юнәлдерелгән төрле күнегүләр арасында лексик күнегүләр шактый зур урын алып тора. Бу төр күнегүләрне үткәрүдә төп максат, беренчедән, балаларның актив сүз байлыгын булдыру, икенчедән, теге яки бу фикерне дөрес hәм ачык итеп белдерү өчен, кирәкле сүзне сайлап алырга өйрәтү.

Сүзлек белән эшләгәндә,балалар туган телнең байлыгы белән таныша, үзләренең актив лексикасына яңа сүзләр өсти, татар теленең сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерә, сүзнең лексик hәм грамматик мәгънәләренә төшенә.Татар теленең лексикасында гарәп, фарсы, рус телләреннән алынган (алынма сүзләр) байтак. Балалар телендә диалекталь сүзләр дә очрый, алар әдәби тел нормаларын бозуга китерә.

Сүзлек белән эшләгәндэ, татар hәм рус телләре өчен уртак сүзләргә таянабыз. Һәр дәрестә кимендә 4-5 сүз өйрәнәбез, шул ук вакытта таныш булган сүзләрне дә кабатлыйбыз, аларны балаларның сөйләменә кертергә тырышабыз. Сүзләр яхшы истә калсын өчен, исеме аталган әйберләр күрсәтәбез, сүзне кат-кат әйттерәбез. Аңлашылмаган очракта, аның русча тәрҗемәсе китерелә.

Бу эшне төрле методик алымнар белән оештырырга мөмкин: нәниләр белән сөйләшү, аерым темага әңгәмәләр үткәрү, дидактик уеннар уйнау, җырлар җырлау, халык авыз иҗатыннан файдалану h.б.

Балалар белән сөйләшү темага яраклаштырылган булырга, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә, балаларга якын, кызыклы булырга тиеш. Таныш сүзләр көн саен кабатланып торса, шулай ук нәтиҗә яхшырак була.

 

Сүзлек белән эшләүнең төрле алымнары бар:

- яңа сүзнең мәгънәсен күрсәтмәлелектән файдаланып аңлату;

- синонимнар ярдәмендә аңлату;

- рус теленә тәрҗемә итеп күрсәтү;

- эш, хәрәкәт ысулы белән аңлату.

Сүз байлыгын үстерүдә, аннан дөрес файдалануда синонимнар зур роль уйный. Алар – бер үк яки якын төшенчәне белдерә торган мәгънәдәш сүзләр. Шул ук вакытта бу сүзләр үзләренең нечкә мәгънәви hәм стилистик төсмерләре белән аерылып торалар. Сүзнең мәгънәсен аңлату – сүзлек белән эшләүнең бер ягы гына әле. Бала сүзне сүзтезмә, жөмлә hәм сөйләмнән башка ныклап үзләштерә алмый.

Сүз аның актив сүзлегенә кереп урнашмый. Шуңа күрә лексик күнегүләрне аерым сүз белән генә түгел, ә җөмлә эчендә, ягъни бәйләнешле сөйләмдә өйрәнү зарур.       Бала теге яки бу сүзне, аның төгәл мәгънәсен аңлап, үзләштереп калсын өчен, телдән мондый күнегүләр үткәрелә:

Бу нәрсә?  -   Бу курчак.

Бу курчакмы? –Әйе, бу курчак.

Бу курчакмы? – Юк, бу курчак түгел.

           

       Өйрәтелә торган hәр сүз дәрес барышында 8-10 тапкыр кабатлана.

Һәр дәрестә балалар актив кулланган сүзләрне актив сүзлек запасы дип әйтәбез. Баланың сүзне үз зиhене белән аңлап эндәшүе, сабый өчен пассив сүзлек була. Балалар бу сөйләмне ишетәләр, аңлыйлар, ә сөйләмнәрендә кулланмыйлар. Тәрбияче боерыкларын аңлап, төгәл үтиләр, дәресләрдә, уен вакытларында, тәрбиячегә ияреп кабатлыйлар, пассив сүзләр әкренләп балаларның актив сүзлек запасы булып китәләр.

        Өйрәнгән сүзләрне хәтердә калдыру максатыннан төрле уеннар оештырырга була:

«Исемен әйтсәң - бирәм»; «Татарча сүз әйт – тупны бир»; «Тәрҗемәчеләр»; «Флюгер»; «Мин башлыйм, син дәвам ит ».Уен барышында, уенчыкны курсәтеп, аларның татарча исемнәре әйттерелә. Бу сүзләр дәрес вакытында фонетик, лексик, грамматик яктан өйрәнелә, бала сүзләрне орфоэпик норманы бозмыйча әйтергә, аның төп мәгънәсен аңларга, грамматик конструкцияләрдә куллана белергә тиеш. Ел дәвамында төрле группаларда дәресләрне аерым темалар буенча оештыру да асылда балаларны тормыш- көнкүрешкә, үзебезне чолгап алган табигать, үсемлекләргә, хайваннар дөньясына, уенчыкларга бәйләнешле hәм файдалы хезмәт өлкәсенә караган сүзләрне өйрәтү, аларның сүзлек запасын тулыландыру hәм баету максатын күз алдында тота.

         Яңа сүзләр үзләштерү процессында махсус сайлап алынган күнегүләр төп чара булып тора. Юнәлеше hәм характеры ягыннан лексик күнегүләрне икегә бүлеп карыйлар:

  1. Әзерлек күнегүләре;
  2. Коммуникатив (сөйләм күнегүләре).

     

        Әзерлек күнегүләре балаларны яңа сүзләрне файдаланып сөйләргә әзерли.Бу күнегүләр лексик берәмлекләрне хәтердә калдырырга ярдәм итәләр.

        Коммуникатив күнегүләр, лексик күнегүләрнең бер төре буларак, үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр. Яңа сүз беренче дәрестән соң ук бик тиз онытыла. Шуңа күрә, лексик күнегүләрне , сүзләрне кертү белән шул ук дәрестә күп тапкырлар кабатлатырга кирәк, сүзләр, сүзтезмәләр хәтердә ныграк беркетелеп кала.



Предварительный просмотр:

Харисова А. С.

Воспитатель по обучению татарскому языку

МАДОУ «Центр развития ребенка - детский сад №411»

Ново - Савиновский район г. Казань

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану.

Баланың рухи яктан бай, физик яктан сау- сәламәт булып үсүендә уеннарның роле бик зур. Яшь организм әледән- әле хәрәкәт таләп итә, хәрәкәтсез утыру ялыктыра, балаларның эшчәнлеккә игътибарлары кими.  Уен балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли, физик яктан чыныктыра, ритмлы сүз, хәрәкәт, көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына. Балалар эшчәнлек вакытында үзләрен ачып бетермәскә мөмкин, ә төрле уеннар вакытында моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлый-лар; аларның, беренчедән, үз- үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта. Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икече яктан - тел материялы өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.

       “Уен бала тормышында әһәмиятле урын тота, - дип яза үзенең балаларны тәрбияләү хакындагы лекцияләрендә А. С. Макаренко,  - зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай.”  

        Татар теле эшчәнлекләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук балаларның татар телендә сөйләм эшчәнлеген оештыру функциясен дә үтиләр. Уеннар вакытында балаларның белем һәм күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, бер- берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында балаларның сәләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә кирәк. Чит тел өйрәнүдә уен куллануның күпьеллык практикасы, әлеге форманың чит телне өйрәнгәндә        алыштыргысыз булуын раслый. Әмма уенны оештырганда исәпкә алынырга тиешле үзенчәлекләре бар.

             1.Уен дидактика күзлегеннән чыгып төзелергә, көч җитәрлек булырга,катнашучылар тарафыннан үтәлерлек булырга тиеш.

       2.Тел өйрәнүгә омтылыш булдыру өчен, уен кызыклы да булырга тиеш.

  Уен барышында дустанә мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү атмосферасы, танып белү шатлыгы һәм соңгы нәтиҗә куанычы булу мөһим.

Уеннар эшчәнлекне күңелле үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә,  уеннар балада иң кирәкле әхлакый сыйфатлар: гаделлек, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек тәрбияли. Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.

     Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә коммуникатив уеннардан файдалану балаларны белем алуга, өйрәнүгә дәртләндерә, аларда кызыксыну уята, чөнки балалар уены чын тормышны чагылдыра.

Коммуникатив уеннар - проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны чишү төрендәге күнегүләр. Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда балаларда фикерләүне эшкә җигү нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Коммуникатив уеннар телдән сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә яки күмәк сөйләмгә тарту максатыннан үткәрелә. Аларны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (гаилә, спортсменнар), уен- эзләнү, уен- хыял (төркем бүлмәсе  кибеткә, циркка әйләнә) шундыйлардан.

      Шулай ук рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур, балаларның кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакыта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер- берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

      Җырлы- сүзле уеннар да тәрбияви яктан бик әһәмиятле.Алар балаларны музыкаль  авазлар белән хисләндерәләр, күңелендә нәфислек тойгысы уяталар. Шуның өчен балалар җырлы- сузле уеннарны бик яраталар. Күмәк җырлы әйлән- бәйлән уеннарының кайберләре борынгы бәйрәм йолалары белән бәйләнешле булса, икенче берләре җитезлек һәм зирәклекне үстерә, өченчеләре хәтер һәм рефлекска корылган булулары белән бик кызыклы. Бу уеннарның барысы да көләргә- куанырга, күңел ачарга ярдәм итә.

     Рус телле балаларга татар теле өйрәтү – бик катлаулы һәм җитди эш. Тәрбияче тарафыннан дөрес оештырылган уеннар гына баланың акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Шуңа күрә тәрбияче һәр төркемгә куелган тәрбия бурычларын, балаларның яшь үзенчәлекләрен, һәр уенның эчтәлеген һәм аны үткәрү методикасын яхшы белергә тиеш. Уйнаган вакытта балада бик күп  сорауләр туа, нәкъ уенда ул актив, теләп сөйләшә. Яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү, балаларның сүзлеген ачыклау, тулыландыру эшен тәрбияче төрле режим вакытларында, уеннарда алып бара.

      Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы- рольле, музыкаль, дидактик уеннар, төзелеш һәм танып-белү уеннары һ.б.Әлеге уеннар балаларның төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

      Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш- көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.Халык уеннары- җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.

      Дидактик уен өйрәтү формасы буларак ике максатны күзалдында тота: өйрәтү (танып- белү) һәм  уен (мавыктыру,шөгыльләнү). Дидактик уеннарны балалар эшчәнлек вакытларында, алардан тыш та уйныйлар.Аны файдалану алган белемнәрне ныгытырга, системага салырга, сүз байлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Дидактик уеннар кече яшьтәге төркемнәрдә балаларны сүзле уеннарда үзләренә нинди дә булса роль алырга өйрәтү алымы буларак та әһәмиятле.

Дидактик уеннар өч төргә бүленә: предметлы, өстәл, сүзле.

      Предметлы уеннарда уенчыклар һәм чын әйберләр(предметлар) кулланыла.Балалар алар белән уйнап чагыштырырга, әйберләрнең охшаш һәм аермалы якларын табарга өйрәнәләр.(төс, форма, үзлек, кулланылыш һ.б.).

     Өстәл уеннары балалар өчен кызыклы шөгыль. Алар күп төрле: парлы рәсемнәр, лото, домино һ.б. Аларның бурычлары төрле: төс, форма, төркемләү, сан тәртибе буенча, предметның тирәлектә урнашуы, кисәкләрдән тулы рәсем җыю.һ.б.

      Сүзле уеннар уйнаучыларның сүзләренә һәм хәрәкәтләренә корыла. Бу уеннарда башлыча авазлар дөрес әйтергә өйрәтелә, сүзлек баетыла һәм активлаштырыла, бәйләнешле сөйләм үстерелә. Аралашуга өйрәнү теләге уятыла.Уен барышында балаларга белем бирү белән бергә намуслылык, тыйнаклык, активлык, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар да тәрбияләнә.

              10-15-20 минут узгач, (шөгыль башланып) тәнәфесләр ясау эшнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә. Кул, бармак, гәүдә хәрәкәтләрен эченә алган гимнастик күнегүләр уен хәлендә күңелле узсын өчен, алар төрле- төрле санавычлар, җырлар, такмаклар белән башкарылалар. Балаларга уен һәм җыр сүзләрен механик рәвештә ятлатырга кирәкми. Балалар тәрбияче сөйләмен тыңларга һәм ишетергә күнектерелергә тиешләр. Балаларның шушы психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, башта ( әгәр балалар аңламасалар) тексттагы сүзләрнең мәгънәләрен урыс телендә аңлатабыз. Башта текстны ашыкмыйча матур итеп укыйбыз, хәрәкәтләр белән күрсәтәбез, җырлы уен булганда, җырлыйбыз. Бер- ике мәртәбә шулай кабатлыйбыз, балалар тыңлап утыралар, аннан текстта әйтелгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Сүзләрне дөрес әйтүгә ирешкәч, текстны күмәк кабатлыйбыз.

              Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен – тормыш мәктәбе. Уен – һәръяклап үскән белемле, көчле ихтыярлы, иҗади фикер йөртә, матурлыкка омтыла белә торган, рухи һәм физик яктан сәламәт, камил шәхес тәрбияләү чарасы ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану.

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану....

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану

quot;Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану" темасына педагогик тәҗрибә...