Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану
консультация (подготовительная группа)

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану" темасына педагогик тәҗрибә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uen_tehnologiyalre.docx19.96 КБ

Предварительный просмотр:

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану»

                            темасы буенча педагогик тәҗрибә.

                                       

                                        Утәде: Рязапова Гөлназ Габдрәшит кызы,

                                                   рус һәм татар телләрен өйрәтү буенча тәрбияче,

                                        Түбән Кама шәһәре, 86 нчы балалар бакчасы.

Мәктәпкәчә яшь ул- баланың көчле үсү һәм камилләшү, беренчел белемнәр алу чоры. Әлеге әһәмиятле чорда бала үзен чолгап алган тирәлекне, тирә- юньдәге күренеш һәм предметларны танып белә; анда әйләнә- тирә дөнья турында башлангыч белемнәр системасы формалаша. Бу чор – баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор.

Уен баланың эчке дөньясын кузаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. Балалар өчен уен ул- белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен аша бала җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус- ишләре белән мөгамәлә кора, олыларга карата мәрхәмәтле булып үсә, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала. Балаларның яшь үзенчәлекләренә,кызыксынуларына туры килгән уеннар ярдәмендә аларны аңлы, зыялы, зирәк, җаваплы, бер- берсенә һәм олыларга карата мәрхәмәтле, физик яктан чыныккан, җитез, тырыш, көчле ихтиярлы, сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкин.

Уен- акыл чыганагы. Баланың зиһенен, игътибарлылыгын, дикькатен һәм хәтерен ныгытуга юнәлдерелгән уеннар аркылы акыл тәрбиясе алып барыла. Уен барышында балаларның иҗади уйлау мөмкинлекләре, зирәклекләре үсә. Парлап, төркемләп уйнаганда, ярыш характеры булган уеннарда балаларның уй йөртүләре, тиз арада төрле ситуацияләрдән чыга белү осталыклары арта. Шуңа күрә дә гаиләдә һәм балалар бакчаларында уенны оештыруга җитди якын килергә, балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен алдындагы халәтләрен истән чыгармаска кирәк.

Уеннар оештырганда, тәрбиячедән осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Шуңа күрә дә уеннарны оештыруга җитди әзерләнәм. Балаларның шәхси мөмкинлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, уен алдындагы халәтләрен, кәефләрен һәрвакыт истә тотам. Аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштырам, кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен  төрле методлар уйлап табам. Минем өчен уен- балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Нәкъ менә уен вакытында  һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрәм, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлыйм.

Укыту- методик комплектларында да эшчәнлекләр, һәр яшь  үзенчәлекләренә карап, уен ситуацияләре, дидактик, сюжетлы- рольле, җырлы- биюле уеннар белән үрелеп бара.

Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы- рольле, музыкаль, дидактик уеннар,үстерешле танып белү уеннары һ.б.Уеннарның кайберләре физик тәрбия чарасы булса, икенчеләре эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә.

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

Балаларны  татар теленә өйрәткәндә дидактик уеннарны кулланып, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылам.Моның өчен миңа “Кем өйдә яши?”, “Кем юк?”, “Нәрсә юк?”, “Тупны өлешләрдән җый”, “Курчакны киендер”, “Бел, әйт, сана”, “Серле кәрзин” кебек уеннар ярдәмгә килә.

Шулай ук уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмаларны алдан ук әзерләп куям, уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны да катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә. Ритмлы хәрәкәтләр балаларны физик яктан чыныктырса, җырлы- биюле уеннар аларның эстетик зәвыгын үстерә.

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Бармак уеннары, кул- бармак хәрәкәтләрен ныгыту белән бергә, сүзлек үстерүгә дә булышлык итә

Хәркәтле уеннарның әһәмияте- бала организмын ныгыту, аның хәрәкәтләрен үстерү. Хәрәкәтле уеннар- балаларны эмоциональ яктан баета торган уеннар. Уеннарны уйнаганда билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлү мәҗбүрилеге балаларны тәртипкә, үз эш- гамәлләрен, хәрәкәтләрен барларга өйрәтә. Уен барышында балалар бергәләп уйнау, хәрәкәт итү, ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр, гомуми кагыйдәләргә буйсыну кебек тәртип кагыйдәләрен үзләштерләр.

Үстерешле уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгы һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыруда сюжетлы- рольле уеннарның әһәмияте зур. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен формалаштыруда. “Яшелчәләр кибете”, “Савыт-саба кибете”, “Киемнәр кибете”,” Ашханә”,”Уенчыклар кибете” кебек уеннар ярдәмгә килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану";  «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану.

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану....