Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә уеннарның әһәмияте
материал на тему
Предварительный просмотр:
Кулланылган әдәбият:
1.Закирова К. В. Уйный- уйный үсәбез: Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма/ Казан: Мәгариф, 2005.
2. Закирова К.В., Мортазина Л. Р. Әй уйныйбыз, уйныйбыз... Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннар/ Казан, 2013.
3. Зарипова З. М., Исаева Р. С. Үстерешле уеннар: методик кулланма/ Казан, 2013.
4. Хәзрәтова Ф. В. Туган телдә сөйләшәбез: тәрбиячеләр өчен методик кулланма/ Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2012
Мәктәпкәчә яшь ул- баланың көчле үсү һәм камилләшү, беренчел белемнәр алу чоры. Әлеге әһәмиятле чорда бала үзен чолгап алган тирәлекне, тирә- юньдәге күренеш һәм предметларны танып белә; анда әйләнә- тирә дөнья турында башлангыч белемнәр системасы формалаша. Бу чор – баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор.
Уен баланың эчке дөньясын кузаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. Балалар өчен уен ул- белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен аша бала җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус- ишләре белән мөгамәлә кора, олыларга карата мәрхәмәтле булып үсә, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала. Балаларның яшь үзенчәлекләренә,кызыксынуларына туры килгән уеннар ярдәмендә аларны аңлы, зыялы, зирәк, җаваплы, бер- берсенә һәм олыларга карата мәрхәмәтле, физик яктан чыныккан, җитез, тырыш, көчле ихтиярлы, сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкин.
Уен- акыл чыганагы. Баланың зиһенен, игътибарлылыгын, дикькатен һәм хәтерен ныгытуга юнәлдерелгән уеннар аркылы акыл тәрбиясе алып барыла. Уен барышында балаларның иҗади уйлау мөмкинлекләре, зирәклекләре үсә. Парлап, төркемләп уйнаганда, ярыш характеры булган уеннарда балаларның уй йөртүләре, тиз арада төрле ситуацияләрдән чыга белү осталыклары арта. Шуңа күрә дә гаиләдә һәм балалар бакчаларында уенны оештыруга җитди якын килергә, балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен алдындагы халәтләрен истән чыгармаска кирәк.
Балаларны уенга җыя белү дә зур әһәмияткә ия. Моны төрле юллар белән эшләргә мөмкин. Мәсәлән, тәрбияче алдан уен башлануның билгесе буларак бубен кагу, кул чабу, кыңгырау чыңлату яки башка бер сигнал белән уен булачагын хәбәр итә. Шәхсән, мин үзем эшчәнлек барышында балаларны уенга кыңгырау чыңлатып чакырам. Төркемнәрдә дә бу эш системага салынган.
Уеннар оештырганда, тәрбиячедән осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Шуңа күрә дә уеннарны оештыруга җитди әзерләнәм. Балаларның шәхси мөмкинлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, уен алдындагы халәтләрен, кәефләрен һәрвакыт истә тотам. Аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштырам, кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар уйлап табам. Минем өчен уен- балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Нәкъ менә уен вакытында һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрәм, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлыйм.
Укыту- методик комплектларында да эшчәнлекләр, һәр яшь үзенчәлекләренә карап, уен ситуацияләре, дидактик, сюжетлы- рольле, җырлы- биюле уеннар белән үрелеп бара.
Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы- рольле, музыкаль, дидактик уеннар,үстерешле танып белү уеннары һ.б.Уеннарның кайберләре физик тәрбия чарасы булса, икенчеләре эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.
Балаларны татар теленә өйрәткәндә дидактик уеннарны кулланып, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылам.Моның өчен миңа “Кем өйдә яши?”, “Кем юк?”, “Нәрсә юк?”, “Тупны өлешләрдән җый”, “Курчакны киендер”, “Бел, әйт, сана”, “Серле кәрзин” кебек уеннар ярдәмгә килә.
Шулай ук уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмаларны алдан ук әзерләп куям, уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны да катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә. Ритмлы хәрәкәтләр балаларны физик яктан чыныктырса, җырлы- биюле уеннар аларның эстетик зәвыгын үстерә. Бигрәк тә балаларга “Бар безнең бакчабыз”, “Минем өем”, “Карусель”, “Ак ипи”,”Матур”, “Әйдәгез биибез”уеннары ошый.
Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Бармак уеннары, кул- бармак хәрәкәтләрен ныгыту белән бергә, сүзлек үстерүгә дә булышлык итә. Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә үзегезнең бармагыгызны куярга мөмкин – ул үзенә күрә массаж була.Шуны истә тотып, китапта халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарына аеруча игүтибар бирәм.
Бу бармак-бабай,
Бу бармак- әби,
Бу бармак- әти,
Бу бармак- әни,
Бу бармак-нәни бәби,
Аның исеме- чәнти!
Хәркәтле уеннарның әһәмияте- бала организмын ныгыту, аның хәрәкәтләрен үстерү. Хәрәкәтле уеннар- балаларны эмоциональ яктан баета торган уеннар. Уеннарны уйнаганда билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлү мәҗбүрилеге балаларны тәртипкә, үз эш- гамәлләрен, хәрәкәтләрен барларга өйрәтә. Уен барышында балалар бергәләп уйнау, хәрәкәт итү, ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр, гомуми кагыйдәләргә буйсыну кебек тәртип кагыйдәләрен үзләштерләр.
Хәрәкәтле уеннар арасында туплар, шарлар белән уйнала торган уеннар зур урын ала. Бу уеннарда тизлек һәм җитезлек- тизрәк тәгәрәтү, тизрәк тотып алу, куып җитү алгы планга чыга. “Туп”. “Мин кушканны үтә”, “Кем тизрәк?”, “Әгәр сиңа ошый икән , кабатла!”, “Командир” уеннарын балалар аеруча яраталар.
Үстерешле уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгы һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора. Үстерешле уеннар , үткәрелү максатыннан чыгып, өч аспектка нигезләнә:
- Танып белү. Балаларның иҗади күзаллауларын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә.
- Сөйләм үстерү. Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыра, сүзлек байлыгын арттыра, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирә.
- Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Уеннар ярдәмендә балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек тәрбияли; тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүләренә этәргеч бирә; башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли.
Шушы аспектларга нигезләнеп эшчәнлекләрдә “ Ничә, әйт”, “Мин нәрсә уйладым”, “Нәрсә, нинди, ничә?” ,”Кунак килгән” , “Иптәшеңне юынырга чакыр”, “Телефоннан сөйләшәбез” уеннарын киң кулланам.
Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыруда сюжетлы- рольле уеннарның әһәмияте зур. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен формалаштыруда. “Яшелчәләр кибете”, “Савыт-саба кибете”, “Киемнәр кибете”,” Ашханә”,”Уенчыклар кибете” кебек уеннар ярдәмгә килә.
Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәтеп утәсем килә:
-баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;
-уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә, режим моментларына кертү;
-һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.
Балаларның уенын оештыруда файдалы киңәшләр әйтеп үтәм:
1) уеннарны башка шөгыльләр белән алыштырырга тырышмагыз:
2) уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз;
3) бала сезне уенга чакырса, каршы килмәгез;
4) бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз;
5) уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз;
6) уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз, балаларга сайлау мөмкинлеге бирегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.
Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....
Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.
Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану
Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...
Консультация для воспитателей на тему: "Балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның әһәмияте".
Для воспитателей...
Выступление на тему "Татар телен үстерүдә сюжетлы уеннарның роле"
Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкән...
“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар теленә кызыксыну уяту”.
2019 – 2024 уку елы аралыгында профессиональ белем күтәрү буенча тәрбияче Галимова Гөлгенәнең шәхси иҗади планы...
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....