Выступление на тему "Татар телен үстерүдә сюжетлы уеннарның роле"
материал на тему

Давлетшина Налия Нурулловна

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте турында сезгә якыннан таныштырып китәсем килә. Бу төр эшебездә без УМК материалларында киң куллана алабыз.  Монда без УМК га кагылышлы рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, бармак театрларын кулланабыз. Безгә дидактик материал буларак бик отышлы дип саныйм. Үз эшемдә бу материалларны еш кулланам.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле тәрбиячесе буларак, мин үз эшемдә нигез итеп, әлбәттә, укыту методик комплектлары авторларының берсе Зарипова Зифа Мирхатовнаның “Татарча сөйләшәбез”  “Говорми по-татарски”программасы  буенча эшлим.

 Бу программаның принциплары төрле:

Коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган.

Интеграция һәм дифференциация принцибы – һәр сөйләм төренең үз үзәнчәлеген исәпкә алу, тәрбияче сөйләмен техник чаралар ярдәмендә (аудио-, видеоязмада) тыңлау (аудирование), тел үзәнчәлекләрен төрле күнегүләрдә бирү, балаларның диалогик сөйләмен үстерү;

Күрсәтмәлелек принцибы – тел өйрәтүне көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, аларның тирә-юньне танып белүенең төп чарасы булып торган уен аша үткәрү;

Тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру принцибы;

Барлык белем бирү өлкәләрен берләштерү (интегральләштерү) принцибы: аралашу, танып-белү, социальләштерү, физик -культура, сәламәтлек, хезмәт, иминлек, матур әдәбият, иҗади сәнгать, музыка.

Дәвамчанлык принцибы – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптә эзлеклелекне күздә тоту;

Белем бирүне комплекслы-тематик принципка корып оештыру;

Белем бирү эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы – бала материалны үзе өчен кызык булганда, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый.

Белем бирү эшчәнлегенең дидактик принцибы – гадидән катлаулыга таба бару.

Индивидуальләштерү принцибы – тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне күздә тоту. Балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алу.

 Игътибар итсәгез, төп принцип – коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Безгә авторлар телне фән буларак түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәтергә мөмкинлек бирә. Шушы принциптан чыгып мин телгә өйрәтүдә үземнең төп бурычымны билгеләдем – балаларда татар телендә аралашу өчен гади күнекмәләр булдыру, телгә кызыксыну тәрбияләү, ихтирам уятуМәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәтердә калдыру һәм игътибарлылык кебек сыйфатларның тотрыклы булмавын исәпкә алып, куелган бурычка ирешү балаларның төп эшчәнлекләре – уен барышында башкаралар.

Бигрәк тә сюжетлы-рольле уеннар бала сөйләмен үстерүдә зур ярдәм итә. Башка төр уеннарга караганда сюжетлы-рольле уеннарның өстенелекле яклары шактый.

1. Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми.

2. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала узен ничек тотар, кайсы яктан курсәтер икәнен ачык күреп була.

3. Балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.

 Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы-рольле уеннар үзеннән-үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти-әни, күрше баласы һ.б) өйрәтә.

Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күп буынлы яки күп балалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – тәрбияче гаиләдәге бердән-бер балага апа-абыйны, җитеп бетмәгән өлкән буын кешеләрен дә алыштыра.

Сюжетлы уенны оештыруның кагыйдәләре бар :

I-тәрбияче балалар белән бергә уйнарга тиеш. Тел өйрәтү шөгыльләренең башлангыч вакытында (уртанчылар төркеме) тәрбияче – укытучы позициясендә: өйрәтә, таләп итә, бәя бирә. Ә уен вакытында тәрбияче үзен бергә уйнаучы, партнер позициясендә тотарга тиеш. Балалар үзләрен иркен һәм тигез дәрәжәдә хис итәргә, тәрбияченең басымын һәм буйсынырга тиешле кеше икәнен сизеп түгел, ә кызыклы итеп уйнаучы уенчы буларак кабул итәргэ тиешләр.

II- мәктәпкәчә балачакның һәрбер этабында уенны шундый итеп төзергә кирәк ки, бала үзенә уенның яңа һәм катлаулырак якларын ача алсын. Уенның сюжетын аңлау – аның уңышлы барышын тәэмин итә; партнернын нәрсә эшләгәнен аңлау – аның белән аралашуда төп шарт булып тора.

III – уенның шартларын аңлату һәм уйнаучылар белән шул шартларны бергәләп кабул итә белу. Кечкенә төркемнәргә бүленеп, бергә киңәшләшеп уйнау – балада иптәшләренә дә уенны аңлата белү кунекмәләрен үстерә.

Тәрбияче уен вакытында үзе дә уйный белергә, балаларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кабул итә алырга тиеш. Уенда тәрбияче сүзе – закон буларак түгел, ә бер уенчының теләге буларак кабул ителергә тиеш.

Уенда кыенлыклар барлыкка килгәндә, ситуациядән чыга белү, сюжетны тиз һәм профессиональ рәвештә үзгәртә белү сыйфаты да тәрбияче өчен бик мөһим сыйфат.

 Беребез өчен дә сер түгел: башкаларны нәрсәгә булса да өйрәтү өчен, өйрәтүче кеше ул әйберне үзе бик яхшы белергә тиеш. Шуның кебек үк, тәрбияче, үзе уен грамотасын, культурасын белми торып, балаларны уйнарга өйрәтә алмый.

Тагын берничә мөһим шарт булып, түбәндәгеләр тора:

1. Бакчадагы уен тирәлеге өчен материаль база булдыру;

2. Уенчыклар һәм уен зоналары белән тәэмин итү;

3. Балаларның мөстәкыйль уеннары өчен унай шартлар тудыру.

Бу шартларны тормышка ашыру – балаларның тормышын кызыклы итү, уен атмосферасын уңай эмоцияләр белән сугару өчен бик кирәк. Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Уенны, төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату, ныгыту вакытында уңай технология буларак файдаланырга була.

Уен вакытында баланың акыл үсешендә дә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала реаль тормыштагы кешеләрнең эш-гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.

 Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру. Моның өчен тәрбиячегә сюжетлы-рольле уеннарның яшь үзенчәлекләрен белү кирәк:

1,5-3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер-алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була.

Ә 3-5 яшьтә – уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар.

5-7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2-3 баланын фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр.

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән “Татарча сөйләшәбез” программасында рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Балаларның реаль тормыш картиналарына якынайтылган ситуациядә катнашуы берничә баланы шартлы рәвештә оештырылган аралашу мохитенә кую һәм шул ситуациядә һәр баланың үзенә тапшырылган рольне башкаруы формасында бара. Мондый сөйләшүләрне, билгеле булганча, “рольле уеннар” дип тә, “биремле уеннар” яки “тематик сөйләшүләр”, “ситуацияле сөйләшүләр” дип тә йөртәләр. Һәрбер проект өчен иң отышлы, коммуникатив принципны тулысынча кәнәгатьләндергән уеннарны белү минем эшемдә бик нык ярдәм итә.

“Минем өем” өчен:

-уен ситуациясе «Кем анда?»;

-уен ситуациясе: «Кунак килгəн»;

– уен ситуациясе: “Күчтəнəч»;

– уен ситуациясе: « Кунак сыйлау»;

-сюжетлы-рольле уен: «Уенчыклар кибете».

 “Уйный-уйный үсәбез” проекты өчен:

-уен ситуациясе: «Сыйла!»;

– уен ситуациясе: “«Салат өчен нəрсə кирəк?»;

– уен ситуациясе: « Яшелчә ю!»;

– сюжетлы-рольле уен: «Кибет» (өйрәнелгән темага карап сатылган әйбер үзгәрә);

– сюжетлы-рольле уен «Ашханə»;

– уен ситуациясе «Курчакларны киендер (йоклат, юындыр, ашат, эчерт, уйнат)!»;

-уен ситуациясе “Аш вакыты”;

– уен ситуациясе “Сабантуйга барабыз”.

 “Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча:

– уен ситуациясе «Телефоннан сөйләшәбез»;

-уен ситуациясе: «Командир»;

– уен ситуациясе: “Кафеда»;

– уен ситуациясе: « Интервью»;

-сюжетлы-рольле уен: «Туган көн»;

– сюжетлы-рольле уен: «Күңелле сәяхәт».

 Бу уеннарның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә балалар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәтән, балаларның шөгыль белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак  була. Рольле уенда парлап  һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда,  табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

 Рольле уеннар куллану нәтиҗәле булсын өчен аларның үсеше берничә этап үтәргә тиеш :

1нче этап: тел тәрбиячесе белән уенны оештыру;

2нче этап: төркемдә ныгыту;

3нче этап: балаларның мөстәкыйль уеннары этаплары.

Бер генә этап төшеп калса да, куелган максактка ирешеп булмаячак. Төркемдә кабатлау этабы эшләсен өчен төркем тәрбиячеләренә шартлар тудыру мөһим. Шушы максаттан чыгып, мин төркем тәрбиячеләре белән ел дәвамында эш алып барам:

1. Уку елы дәвамында безнең балалар бакчасында  2 төр семинар үткәрелә:

– барлык тәрбиячеләр өчен “Татарча сөйләшәбез” проектының методик нигезләрен аңлату өчен;

– рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү өчен.

2. Лексик доза һәм мөһим диалоглар күрсәтелгән айлык перспектив планнар өләшелә.

3. Дәфтәрләр белән әшләү үзенчәлекләре һәм диагностика нәтиҗәләре буенча консультацияләр уздырыла.

Уенны оештырганда тәрбияче берничә факторны истә тотарга тиеш:

-балаларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

-үзләштерү дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

-уенның нәтиҗәсе балаларның хисси халәтенә бәйле булу;

-балаларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

-үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыру.

Ситуация-аралашуда балаларлар актив катнашсыннар өчен, кирәкле сүзләрне дөрес итеп әйттереп карау зарури. Аралашу темасы таләп иткән эмоциональ атмосфера тудыру да гаять мөһим. Сөйләшү белән бәйләп үзләштерергә кирәк булган тел материалларын да алдан ук ачыклап, аларны кулланышка кертү чараларын күрү кирәк.

Монда тагын бер үзенчәлеккә тукталмый булмый, ул да булса-сөйләшү-аралашуларның, реаль тормыш күренешләренә якынайтылса да, уен тәртибендәрәк баруы. Димәк, шөгыльгә предметларның нәкъ үзләрен генә түгел, бәлки алар ролен үти торган әйберләрдән дә файдалану: микрофон урынына ручкага, линейкага сөйләү, телефон трубкасын кебек каләмне колакка якын китерү. Менә шулай итеп балаларда өйрәнгән сүзләрне куллана белү, аралашу күнекмәләрен формалаштырабыз.

Минем шөгыльләр генә түгел, гомумән бакчабызда, телне аралашу чарасы итү процессы интенсив (тиз арада өйрәнү, истә калдыру һәм үзләштерү) рәвештә, уеннар белән алып барыла, шуңа күрә балалар татар телен бик теләп өйрәнәләр .

Муниципальное Бюджетное Дошкольное

Образовательное учреждение-Детский сад №1

«Золотой ключик» г.Агрыз Агрызского района

Республики Татарстан

 «Татар телен үстерүдә сюжетлы уеннарның  роле»

Әзерләде: Давлетшина Н.Н.

татар телен өйрәтүче

 I категорияле тәрбияче

2015 ел

   Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеннары

“Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып  “Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте”

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте турында сезгә якыннан таныштырып китәсем килә. Бу төр эшебездә без УМК материалларында киң куллана алабыз.  Монда без УМК га кагылышлы рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, бармак театрларын кулланабыз. Безгә дидактик материал буларак бик отышлы дип саныйм. Үз эшемдә бу материалларны еш кулланам.

Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүләрне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр.

Әкияттерапия – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора.  Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак. Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкияттерапия шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар.

Әкияттерапия психологларның, психотерапевтларның, педагогларның эшендә бик зур урын ала һәм психолог ярдәм техникасы булып кулланыла.

Әкиятне өлкән кеше сөйли ала яисә бала белән бергәләшеп тә сөйләнелә. Әкияттерапияне берничә төрле ысул белән эшләп була:

–         Әзер әкият белән эшләү;

–         Балалар яки өлкәннәр тарафыннан уйлап чыгарылган әкият белән эшләү.

Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкият аша тормыш һәм үлем, ярату, мәхәббәт һәм ачу,  күралмау, кайгыртучанлык хисләрен белән таныштыра алабыз. Бу хисләр балалар өчен әкияти, аларның аңнары өчен аңлаешлы, әммә дә ләкин әхлак тәрбиясе чынбарлык булып кала.

Әкияттерапияне балалар һәм өлкәннәр өчен дә куллана алабыз, чөнки аның яшь чиге юк: һәрбер яшькә карап үз әкиятләре, миф, легенда (риваятьләр), мәсәл, җырлар һ.б бар.

Без биш төрле әкият белән эш итә алабыз:

1. әдәби әкиятләр (борын заманнан тупланган әкиятләр)

2. дидактик әкиятләр (педагоглар иҗат итә, анда абстракт символлар кулланыла: саннар, хәрефләр, авазлар һ.б, анда алар чыбарлыкка әйләнәләр, әкияти тормышта яшиләр).

3. психокоррекцион әсәрләр (баланың үз-үзенең тотышына йомшак йогынты булдырыла).

4. психотерапевтик әкиятләр (монда кешеләрнең проблемалары турында сөйләнелә һәм бу әкиятләрдә бала үзен таный ала. Бу әкиятләрне без үзебез яза алабыз.)

5. медиатив әкиятләр (бу әкиятләрдә уңай образлар гына кулланыла, башка әкиятләрдән аермалы буларак монда тискәре образлар, геройлар, конфликлар юк.)

Һәрбер шартлар, ситуацияләр өчен кирәкле әкиятләр сайланыла яки махсус әкият языла. Төрле әкиятләр төрлечә балага җиткерелә: ул әкиятне анализлау, сөйләү, курчак театры, драматизацияләү, рәсем ясау һәм башкаларны куллана алабыз.

Әкиятләрне төрле вакыйгаларга, ситуацияләргә каратып сөйләп була. Мәсәлән: мәктәпкә адаптация, урлау, ашарга теләмәү, сүз тыңламау һ.б.

Әкиятне укыганда балага игътибар итәргә кирәк, тыңлыймы ул, әкият ошыймы, укып бетергәннән соң әкият турында сөйләшергә кирәк. Сораулар бирәбез, үзебезнең мөнәсәбәтебезне белдерә алабыз. Шулай ук бала да үзенең фикерен әйтергә тиеш, бала күбрәк үзе сөйләргә теләсә, без аңа мондый мөмкинлек бирергә тиешбез. Әгәр дә бала сөйләргә теләмәсә, без каршы килергә тиеш түгел. Соңрак ул үз халәтенә кайта, үзе сөйли, без кирәкле моментны эләктереп алырга тиешбез. Шуннан соң әкияткә карата рәсем ясарга тәкъдим итәбез, үзебез дә ясый алабыз. Бу чара баланы тынычландыра, киеренкелек халәтен күтәрә. Аннары без рәсем турында фикер алышабыз. Бу рәсемдә без әкиятнең эчтәлегенә карап баланың үзенә якын, актуаль булган проблемасын күрә алабыз, шуңа карата сорауларыбызны бирәбез. Соңгы этап ул әкиятне драматизацияләү. Балаларга роль бирәбез, бала рольне үзе сайласа бигрәк тә әйбәт була.

Соңыннан нәтиҗәләр чыгарабыз, анализлыйбыз.

Шулай итеп әкияттерапия безгә бик күп мөмкинлекләр ачырга мөмкин, моннан без дөрес итеп файдаланырга тиешбез, балага әкиятләр аша чынбарлык белән танышырга булышырга тиешбез.

Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр “бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була” дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлеге күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытты башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен ике-өч минут дәвам итәргә тиеш. Күнегүләр дә бик гади – турайтып уйнау. Алар һәр көн 2-3 минут дәвамында ясарга кирәк.  Балага ун айдан соң, бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга

ярамый. Әйтик, сабыйларга төрле диаметрдагы агач шарларны тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк. Шарларны шулай ук пластилиннан да әвәлиләр. Кубиклардан әйберләр төзергә, пирамидалар җыярга, мәрҗән, шырпы кебек нәрсәләрне өемнәрдән-өемнәргә күчерергә кушарга да мөмкин. Яшьярымлык балалар өчен биремнәр катлаулырак: төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ.б.

Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора.

Баш бармак – баш кашый

Имән бармак – имән ташый,

Урта бармак – утын яра

Атсыз бармак – ат куа

Чәнчи бармак – чәй эчә.

Шуңа үсмәгән дә ул!

Балаларның бармакларын ныгыту өчен “Бармак театры” оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармак уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән. Монда без татар теле тәрбиячесе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. УМК га бирелгән бармак театрлар материалларыннан файдаланам.

Кул чукларының хәрәкәтен үстерү язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек эше дә әле ул. Кул һәм бармаклар хәрәкәтләрен үстерү өчен үз массаж, сурәтләү сәнгате шөгыльләре (әвәләү; рәсем; аппликация; кул хезмәте; кәгазьдән, картоннан, агачтан, тукымадан, җептән кул эшләре), шнурлау, төймәләү кебек эшләр уңай йогынты ясый. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча эшне даими рәвештә алып барырга кирәк, чөнки шул вакытта гына ул файдалы була. Күнегүләр балаларны ардырмаска һәм күтәренке кәеф белән эшләнергә тиеш.

Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен  үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.

Шулай итеп үземнең чыгышымны тәмамлыйм, бу төр эшләрне сезгә дә яратып кулланырга теләп калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

"Ана телен өйрәнүдә уеннарның йогынтысы" тәрбиячеләр өчен консультация

ldquo;Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә”, -  дип язган галим – педагог...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә татар халык уеннарының роле

Проект-эшчәнлек, барлык яштәге балалар өчен, 1елга исәпләнгән....