"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) на тему

Тлякова Зульфида Кафиловна

 

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү, төсләрне, куян кзының итеген чагыштыру, куян кызынын итеген бизәү, пумала белән эшләү күнекмәсен ныгыту, эшнең чиста итеп эшләүләренә ирешү. Эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, мактау сүзләре әйтү,ягымлы,тәмле телле булуларына ирешү, балаларның кәефләрен күтәрү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_kyzy.docx16.21 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль райаны Нөнәгәр балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесе

                             

“Куян кызы”

(Сөйләм телен үстерү + рәсем )

Тәрбияче Тлякова З.К.

Әти-әниләргә күрсәткән ачык шөгыль конспекты (сөйләм телен үстерүһәм рәсем )

Тема:  “Куян кызы”

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү, төсләрне, куян кзының итеген чагыштыру, куян кызынын итеген бизәү, пумала белән эшләү күнекмәсен ныгыту, эшнең чиста итеп эшләүләренә ирешү. Эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, мактау сүзләре әйтү,ягымлы,тәмле телле булуларына ирешү, балаларның кәефләрен күтәрү.

Методик алымнар: Сораулар бирү, сорауларга тулы җавап алуга ирешү, фикерләрен тыңлау, белдерү, әйтү, аңлату, күрсәтү. Сюрприз момент.

Материал:  Гөлбакча китабы, куян ,куянның әнисе, куян баласы, Айболит, тиен рәсемнәре, аю, төлке, куяннар битлекләре,һәр балага итек итеп кискән альбом битләре, чагыштыру өчен төрле төстәге, зур. Кечкенә итек рәсемнәре. пумала, су,  салфеткалар, төрле төстәге буяулар, күрсәтмә эш.

Эшчәнлек барышы:

  1. Урнашу, оештыру.

(Сюрприз момент)  Буген мин бакчага килгәндә балалар карагыз әле нинди матур тартма таптым. Аны сезгә күрсәтмичә булдыра алмадым. Ача да алмадым бу бик серле тартма. Табышмакка җавап таба алсак бу тартма ачыла. Балалар минем янга килегез әле. Миңа булышасызмы?

  1. Озын колаклы, үзе куркак, кышын ак, көзен соры, аңар шулай яхшырак (балалар җавабын тыңлау)
  2. Балалар ачыпкарый ачылмый. Куян нинди соң ул?(Балалар сөйли, тыңлау)
  3. Менә сезне ишетеп куян чыкты.ләкин ул бик моңсу нигә микән?

(куянны колакка куеп тору, аның кичерешләрен балаларга аңлату)

Куян безгә кайсы әкияттән килгә микән. Аның тыңламый торган кызы булган.

(Алдан укыган әкиятне искә төшерүсораулар аша әкиятнең эчтәген кабаттан искә төшерә.

Куян баласының ни өчен аягы шешкшн?

Кәршесе нәрсә ярдәмгә килә?

Айболит куян баласына ничек ярдәм итә?

Балаларга куян кызы әкитенең рәсемнәрен кәрсәтү, рәсем аша кабаттан сөйләп чыгу?

_ балалар сез әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйсызмы?(балалар сөйләве)

-Балалар хәзер куян безне уйнарга чакыра.”Ак куян” уены уйнау.

Ап-ак куян утыра.(балалар чүгәләп утыра)

Колакларын селкетә( куян колаклары ясап, кулларын башка куялар һәм селкетәләр)

Менә шулай менә шулай

Колакларын селкетә.

Аңа тик тору кыен

Җылыта ул тәпиен.

(кулларын сыйпыйлар, уалар)

Һап,һап,һап, һап (кулларын чәбәклиләр)

Җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса туҗа

(кулларын билгә куеп, куян кебек сикерәләр)

Сикергәли ул шуҗа.

Һап, һап, һап, һап

Сикергәли ул шуҗа.

Куянны кем куркытты?

Куян сикереп качты.

(балалар куян кебек сикереп)
ай качты, ай качты, качты

(тәрбияче янына киләләр)

Куян сикерде качты.

  1. Булдырдыгыз балалар сез бик өлгер, җитез куяннар булдыгыз. Куян качкан монда тартмага кереп.куянны урындыкка утыртып кую.
  2. Балалар менә Айболит куян гаиләсенә итекләр калдырып киткән карагыз әле. ( кызыл , сары, зәҗгәр, яшел итекләрнеҗ төсләрен әйтү, зурлыклары бунча чагыштыру)
  3. “Бу кем итеге?” дидактик уен уйнау.
  4. Балалар куян үзенә калдырган итекләрне миҗа балалар бизәп бирсә бик шат булыр идем ди. Әйдәгез куянны сөендерик әле. (балаларга алдан әзерләнгән  кәгаздән киселгән итекләр бирелә, буяулар, пумалалар, су, салфеткалар бирелә.үрнәк итеп берничә эшне тактага кую)
  5. Балаларның эшләренә анализ. Нәтиҗә ясала.(Айнур син ничек бизәдең? Кем итеге күбрәк ошый? Кем чиста итеп эешләгән? Балаларны мактау.Һ.б.)
  6. Балалар куян күрдегезме ничек сөенгән? Ул сезгә күчтәнәч алып килгән кем аңар матур сүз әйтә ул үзенең күчтәнәчен һәм алып килгән битлекләрен бирә.(мәсәлән: матурым, йомшагам, акыллым, чибәрем, һ.б. балалар ның фикерләрен тыңлау әйткән һәр балага битлекләр кидерү, конфетлар бирү, бию көенә күмәк биюле уеннар уйнау, балаларның кәефен күтәрү.
  7. Балаларның эшләрен әти-әниләр почмагына элеп кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куян кызы

Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...

Куян кызы

Театрализованная деятельность в средней группе....

Куян кызы

Абдулла Алишнын «Куян кызы» экияте буенча сценарий....

Презентация : А.Алиш "Куян кызы"

В презентации заданы разные задания для детей, С помощью этих заданий легко запомнить сказку....

«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ

«Куян кызы » АБДУЛЛА  АЛИШ,  Воспитатели Мязитова З.С., Зарипова Д.М., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү( грамотага өйрәнү). Тема: "Куян кызы"

Мәктәпкә әзерлек төркеме Сөйләм үстерү грамотага өйрәнү Тема: “Куян кызы” Максат: 1. Балаларга сүзләрдә хәрефнең урынын билгеләргә , хәрефләрне дөрес итеп язарга өйрәтү. 2. Балаларның уйла...