Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.
статья на тему

Зиатдинова Раиля Рифкатовна

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдә

дидактик уеннарның роле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktpkch_yashtge_balalarny_tatar_telen_oyrtudstatya.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зиатдинова Р.Р.

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдә

дидактик уеннарның роле.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының “78 нче номерлы катнаш төрдәге тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирүче муниципаль бюджет учреждениясе

И,туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!

(Г.Тукай "Туган тел")

Бу асыл юллар татар әдәбиятына нигез салучы,бөек халык шагыйре булып күңелләргә кереп калган Габдулла Тукай шигыреннән.Барлык телләрне ихтирам итү-ул дөньяда иминлек саклауга ачкыч булып тора.Дөньядагы һәр халыкның үзенең кабатланмас мәдәнияте,борынгы һәм якты тарихы,дини традицияләре, яшәү рәвеше һәм үз туган теле бар.Ул шул телдә беренче тапкыр "әти","әни" сүләрен әйтә.Туган телне саклап калу һәрбер милләт вәкиленең изге бурычы."Яхшы" һәм "начар" милләт булмаган кебек, "яхшы" һәм "начар" телләр булмый.Һәр тел-ул халыкның көзгесе,аның җәмгыятьтәге һәм шәхси  үсеше. Шулай ук  бу халыкның бүтән халыклар белән бәйләнешенең чагылышы..

Мәктәпкәчә яшькә кадәр ана  телен ойрәнүнең әһәмиятлелеге,хәзерге җәмгыятьтә бара торган һәм мәгариф өлкәсенә кагылган җитди үзгәртүләргә бәйләнгән.Татар телен үстерү өчен уңай шартлар тудыру, халыкның тарихка, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә игътибарын арттыра.Татар теленә ойрәтү барышында баланың эчке кичерешләрен, шәхси сыйфатларын киңрәк ачарга мөмкин.

Шөгыль алдыннан мин үземә түбәндәге максатларны куям:үз туган ягың белән горурлану хисе тәрбияләү, татар теленә мәхәббәт уяту;балаларны тарихи вакыйгалар, татар халкының мәдәнияте, бәйрәмнәре белән таныштыру.Ана теленә ойрәткәндә әкренләп сөйләм теленә яңа сүзләр кертергә, төрле типтагы җөмләләр кулланырга тырышам.Үз эшемнән чыгып шуны әйтергә була,әгәр дә бала көндәлек тормышта һәм эшчәнлектә татар телен кулланса гына,балалар бакчасында татар телен өйрәнү шул вакытта гына уңышлы була.

Безнен балалар бакчасында укыту һәм тәрбия эше татар  һәм рус телләрендэ  алып барыла.Шуңа күрә балалар татар телендә әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар белән танышалар;җырлар тыңлыйлар, ,биюләр өйрәнәләр,халык уеннары уйныйлар

Уен ярдәмендә балаларда  зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар

Уен- татар теленә өйрәтүдә иң кирәкле формаларның берсе.Уен баланың эчке дөньясын кузаллаулар һәм  һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. Балалар өчен уен- ул белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да.

Минем үзбелемемне күтәрү планының темасы "Татар( ана) телен өйрәтүдә уеннарның роле" булганлыктан, шогыль барышында күбрәк дидактик уеннар кулланырга тырышам. Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала  күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

Мәктәпкәчә яшьтәге чор, психологлар фикеренчә, татар телен өйрәнү өчен иң кулай чор. Икетеллелек баланың  үсешенә уңай ойгынты ясый. Берничә тел белгән баланың яхшы укуы һәм абстракт фәннәрне,әдәбиятны,чит телләрне әйбәт үзләштерүе галимнәр тарафыннан расланган.

 Телгә өйрәткәндә дидактик уеннарны кулланып, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылам.

Дидактик уеннар-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту формасы.Бу уеннар  вакытында бала яна белемнәр ала яки алган белемнәрен ныгыта. Дидактик уеннар балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен булдырылган.

Дидактик уеннарның төп үзенчәлеге шунда,бу уеннарда ике бурыч куела.Беренче бурыч-укыту.Аның барлыгын бала сизми дә (мәсәлән,сүләрне ныгыту,баланыү хәтерен, игътибарын,фикерләвен үстерү).Икенче бурыч-уйнау.Тәрбияче балага уенны тәкъдим итә,уйнау тәртибен аңлата.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дидактик уеннарда эш итү өчен уенчыклар,рәсемнәр, сүзләр җыелмасы булу мөһим.Шуннан чыгып дидактик уеннар торкемнәргә  бүленәләр: 1)предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) өстәл уеннары; 3) сүзле уеннар.

  Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль  предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.Мәсәлән,"Серле капчык"-уртанчылар төркемендәге балалар гади сүзләрне әйтергә өйрәнәләр,сүзлек запасын баеталар,ә зурлар төркемендәге балалар исем белән сыйфатны бергә кулланырга өйрәнәләр (мәсәлән,кызыл алма,зур песи).

Предметлар белән дидактик уеннарны берничә төргә бүләргә мөмкин:

-сюжетлы дидактик уеннар,балалар ниндидә булса бер роль башкаралар.

Мәсәлән,"Уенчыклар кибете","Яшелчәләр кибете" уенында сатучы һәм сатып алучы.

-сәхнәләштерелгән уеннар.,бу уеннар балаларга төле тормышчан ситуацияләрне күзалларга,уз-узеңне тоту нормаларын ачыкларга ярдәм итә.Мәсәлән,"Аюны сыйла","Курчакны урамга киендер"

        Өстәл уеннары- боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

Өстәл уеннары балаларның хәтерен,игътибарын,күзаллауларын,фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә.

        Дидактик уеннарның өченче төре-сүзле уеннар. Бу уеннар бүтән төр уеннардан шунысы белән аерылып тора, монда күргәзмә материаллар юк.Бала бөтен эшчәнлекне уйлап кына башкара.Шуна күрә бу уеннарны 5-6 яшьтән башлап кулланырга мөмкин.Сүзле уеннар түбәндәге максатларны чишә:уйлау,

ишетү сәләтен устерү,сүзлек запасын баету,сөйләмне үстерү. Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш.

        Дидактик уеннарны коллаж ярдәмендә уздырсаң да була.Төрле сораулар һәм биремнәр ярдәмендә балаларның белемнәрен тикшерергә мөмкин. Бөтен биремнәр дә татар телендә үтәлә.

Хәзерге вакытта балалар бакчасында компьютер дидактик уеннар аерым урын алып тора. Мәсәлән,”Кем нәрсә ярата?”.Башта балага “Бу нәрсә?” дип сорау бирәбез,ә бала “Бу аю” дип җавап бирә.Аннары яңадан сорау бирелә “Аю нәрсә ярата?”.Экранда төрле рәсемнәр чыга һәм бала шулар арасыннан дөресен сайлап алырга тиеш була. Мондый уеннар баланың сүзлек запасын баета,хәтер,күзаалау сәләтен үстерә.

Дидактик уеннар белән җитәкчелек итү зур педагогик осталык таләп итә. Ул 3 төрле юнәлештә алып барыла: дидактик уенга әзерлек, уеннны үткәрү һәм анализ. Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булса яхшырак. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны катнаштырырга да мөмкин. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.

Йогаклап шуны әйтергә була,дидактик уеннар балаларның сүзлек запасын арттыру белән генә чикләнми,программа материалын яхшы үзләштерергә ярдәм итә,татар теленең лексикасын,сөйләм материалын уен формасында үзләштерергә мөмкинлек бирә,телгә карата кызыксыну уята.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект эше. Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле.

Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле....

Выступление на тему "Татар телен үстерүдә сюжетлы уеннарның роле"

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкән...

"Балаларның физик һәм психологик үсешендә дидактик уеннарның роле"

Уен – балаларның төп эшчәнлеге hәм тәрбия бирүнең төп чыганагы да булып тора. Балалар уены уенчык белән аерылгысыз бәйләнештә. Уеннар ижади, сюжетлы-рольле, сүзле-хороводлы була. Уен бик күптәнн...

Консультация "Танып белү эшчәнлегендә уеннарның роле"

танып белү эшчәнлегендә уеннарның роле...

Мастер-класс “Дидактик уеннарның тәрбияви роле” на педагогическом совете “Мәгарифтә яңа программалар”

мастер-класс “Дидактик уеннарның тәрбияви роле” на педагогическом совете“Мәгарифтә яңа программалар&rdquo...

Тема «Балалар үсешендә хәрәкәтле уеннарның роле »

Хәрәкәтле уенннарХәрәкәтле уеннар  яшь буынны физик яктан нык һәм сәламәт тәрбияләү , аның хәрәкәт итү мөмкинлекләрен үстерү һәм сәләтләрен камилләштерү кебек  бер-берсенә тыгыз бәйләнгән...