Мастер-класс “Дидактик уеннарның тәрбияви роле” на педагогическом совете “Мәгарифтә яңа программалар”
учебно-методический материал на тему

Яббарова Гульнара Раисовна

мастер-класс Дидактик уеннарның тәрбияви роле” на педагогическом советеМәгарифтә яңа программалар”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл didaktik_uennarnyn_tbiyavi_role.docx14.28 КБ

Предварительный просмотр:

Дидактик уеннарның тәрбияви роле зур

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе-уеннар.

Мин, тәрбияче буларак, уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбиялим.

Барыбыз да беләбез, уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышка кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:

  1. предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;
  2. өстәл уеннары;
  3. сүзле уеннар.

Мәсәлән, “Нәрсә нинди була?” дигән уенны алыйк. “Нәрсә биек була?” дигән сорауга бала: агач, багана, кеше дип җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Кайсы биегрәк – агачмы, әллә кешеме?” – дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә, “биеклек” сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлый.

Өстәл уеннары – парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

    Кисәкләрдән картиналар төзү балаларның логик фикерләүләрен үстерүгә булышлык итә. Кечкенә төркемнәрдә картина 2-4 өлешкә, ә уртанчылар, зурлар төркемнәрендә 8-10 өлешкә бүленә. Кечкенә төркемнәргә бер предметтан торган рәсем бирелә, ә зурларга  таныш булган сюжетлы рәсемнәр кулланыла.

    Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы.

Игътибарлылыкны, түземлелекне, зирәклекне үстерүгә юнәлтелгән уеннар 4нче төркемне тәшкил итә. Болар “Ватык телефон”, “Буяулы”, “Очты-очты”, “Ак карага тимәскә” һ.б. уеннар.

      Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер – класс как успешная технология, используемая в работе с педагогическим коллективом ДОУ

Сегодня одним из основных способов быстрого освоения новых технологий и повышения профессионального мастерства является мастер – класс. Мастер-класс – хорошо...

Мастер – класс «Метод проекта в деятельности педагога как инновационная педагогическая технология»

  Основной целью моей педагогической деятельности считаю - помочь детям проявлять и развивать их личную заинтересованность в приобретении знаний. Проектную деятельность я рассматриваю как...

Мастер- класс: " Нетрадиционные техники рисования и их роль в развитии детей дошкольного возраста"

Мастер- класс: "Нетрадиционные техники рисования и их роль в развитии детей дошкольного возраста" ( текст)...

Консультация мастер- класс для педагогов ДОУ на тему : "Роль физкультминуток и музыкальных пауз в снятии эмоциональной и мышечной усталости дошкольников"

Консультация  мастер- класс для педагогов ДОУ на тему : "Роль физкультминуток и музыкальных пауз в снятии эмоциональной и мышечной усталости дошкольников"...

Мастер-класс "Бурятские народные игры и их роль в воспитании детей дошкольного возраста"

Данный материал направлен на то, чтобы познакомить педагогов с бурятскими народными играми (таалсалга, хумнаара, шагай и другие бурятские народные игры)....

Мастер-класс для родителей первой младшей группы «Роль мелкой моторики в развитии речи детей 2-3 лет» по теме « Роль мелкой моторики в развитии речи детей 2-3 лет»

Цель: Показать методы и приемы работы с детьми по развитию мелкой моторики рук.Задачи: (обучающие: развивающие: воспитательные): Образовательная: Повысить педагогическую грамотность родителей о р...