Проект эше. Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле.
проект (средняя группа) по теме

Бикбова Венера Минсалиховна

Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe2.docx23.66 КБ

Предварительный просмотр:

Дәүләт автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты

Проект эше

Тема: “Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле”

Эшләде: Бикбова Венера Минсалих кызы

Эш урыны: Түбән Кама шәһәре “77 нче аллергияле

авыру балаларны карау һәм сәламәтләндерү

 балалар бакчасы”ның

 татар теле тәрбиячесе

Казан шәһәре - 2014

Теманың актуальлеге: 

Икетеллелек турында закон кабул ителүгә шактый вакыт үтүгә дә карамастан, рус милләтеннән булган кешеләр тарафаннан әлеге канун бик авыр кабул ителә. Рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү өчен аның актуаллелеген арттырырга, индидер стимул булдырырга, кызыксыну булдырырга кирәк. Рус телендә сөйләшүче тәрбиячеләр өчен педагогик эшчәнлекне оештыру бик авыр бирелә. Алар үзләренең көндәлек эш планнарында һәр көн саен УМК буенча ниндидә булса эшчәнлекне күрсәртергә бурычлы. Моны тормышка ашыру күпчелек балалар бакчасында бик акырынлык белән бара. Әлеге проблеманы чишү, телгә карата кызыксыну уяту, тәрбиячеләрнең эшен җиңеләйтү максатыннан мин әлеге темага тукталырга булдым.

Максат: уртанчылар төркемендә татар телен кызыклы һәм җиңел иттереп өйрәнү өчен, дидактик уеннар тупланмасын булдыру һәм практик яктан нәтиҗәлелеген билгеләү.

Гипотиза: Балалар бакчасында ничек итеп җиңел генә икетеллелекне тормышка ашырып була?

Тема: Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле.

Бурычлар:

Үстерелешле:

- логик фикерләүне үстерү;

- пространствода ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү;

- синтез һәм анализ ясый белү күнекмәләрен үстерү;

-  коммуникатив сыйфатларны үстерү.

- танып белү сәләтен үстерү

-  иҗади күзаллау сәләтен үстерү;

- иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

Тәрбияви:

  • иптәшләренә, олыларга карата хөрмәт хисе тзрбияләү;
  • коллективта итәгатьле  итеп аралаша белү сыйфатлары булдыру;
  • үз фикереңне төгәл, матур җөмләләр белән белдерә белү сыйфатлары тәрбияләү.

Гамәли:

  • уен аша сүзләрнең тәрҗемәсен истә калдыру;
  • тәрбияче сөйләме аша татар теленең җөмлә төзелешендәге гади конструкцияләрне абстракт күзаллау;
  • диалогта аңлы рәвештә җавап бирүгә ирешү (ясалма калаплар булдырмау).

Проектта катнашучылар: МБМББУ «Түбән Кама шәһәренең 77 нче аллергияле авыру балаларны карау һәм сәламәтләндерү балалар бакчасы” нда тәрбияләнүче   7 нче төркем (Тәрбиячеләр: Бреднева Н. И. Михеева Т.В.)

Проектның тибы:  иҗади эзләнү

Проектның дәвамлылыгы: 3 ай (октябрь – декабрь)

I. ӘЗЕРЛЕК ЭТАБЫ

- Проектның  темасын  сайлау.

- Проблема  кую.

- Проект буенча материал җыю.

- Әти-әниләр өчен  инфармацион   папкалар ясау.

-  Проект өчен кирәкле рәсемнәр җыю;

-  Әти-әниләр белән  берлектә  дидактик уеннар өчен кирәкле атрибутлар ясау  (Һәр ягына рәсем төшерелгән  кубиклар, махсус сумка-рюкзаклар һ.б. ясау).

- Дидактик уеннар тупланмасын булдыру (папка);

- Дидактик уеннар тупланмасының электрон вариантын ясау.

- Дидактик уеннар тупланмасының кәгазь һәм электрон вариантын төркем тәрбиячеләренә тапшыру;

- Дидактик уеннарны үткәрү буенча аңлатма уздыру.

II. ТӨП ЭТАП

  • Шөгыльләр вакытында балалар белән дидактик уеннар уйнау;
  • Проектны тормышка ашыру вакытында балаларның кызыксыну дәрәҗәләрен һәрдаим күзәтү астында тоту.
  • Төркемнәрдә эшләүче тәрбиячеләрнең көн дәвамында кәгазъ яки электорн вариантта дидактик уеннарны үткәрүләрен күзәтү.

III. ЙОМГАКЛАУ ЭТАБЫ

  • Өлкән тәрбияче, актив әти-әниләр, төркем тәрбиячеләре катнашында киңәшмә үткәрү;
  • Проектның уңай һәм кимчелекле якларын билгеләү;
  • Проект уңышлы дип табылганда, башка төркем тәрбиячеләрен дә бу эшкә тарту.

IV. ПРОЕКТНЫҢ ПРИЗЕНТАЦИЯСЕ.

Өлкән тәрбияче, актив әти-әниләр, төркем тәрбиячеләр проектны уңышлы дип санаган очракта, балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләрне җыеп, зурлар төркеме өчен әзер дидактик уеннар тупланмасын тәкъдим итү.

Көтелгән нәтиҗә: Рус телендә  сөйләшүче тәрбиячеләр һәм балалар дидактик уеннарны җиңел итеп, аңлы рәвештә уйныйлар, телгә карата кызыксыну арта.

            ПРОЕКТНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУНЫҢ ПЛАН-СХЕМАСЫ.

Т/С

Эш төре

Үткәрү вакыты

      Җаваплы

I. ӘЗЕРЛЕК ЭТАБЫ

1.1.

Проект буенча материал җыю

Октябрь

Татар теле тәрбиячесе Бикбова В.М.

1.2.

Әти-әниләр белән  берлектә  дидактик уеннар өчен кирәкле атрибутлар ясау (Һәр ягына рәсем төшерелгән  кубиклар, махсус сумка-рюкзаклар һ.б. ясау).

Октябрь

(1,2 атна)

Чазова Дарья һәм Ермакова таираның әти - әниләре җитәкчелегендәге төркем.

1.3.

 Проект өчен кирәкле рәсемнәр җыю;

Октябрь

(3,4  атна)

Төркем тәрбиячеләре Бреднева Н. И. Михеева Т.В.

1.4.

Дидактик уеннар тупланмасын булдыру (папка);

Ноябрь

(1,2 атна)

Татар теле тәрбиячесе Бикбова В.М.

1.5.

Дидактик уеннар тупланмасының электрон вариантын ясау.

Ноябрь

(3,4 атна)

Татар теле тәрбиячесе Бикбова В.М.

1.6.

Дидактик уеннар тупланмасының кәгазь һәм электрон вариантын төркем тәрбиячеләренә тапшыру, аңлатма бирү;

Декабрь

(1 атна)

Татар теле тәрбиячесе Бикбова В.М

II. ТӨП ЭТАП

2.1.

Шөгыльләр вакытында балалар белән дидактик уеннар уйнау;

8, 11. 15, 18 декабрь

Татар теле тәрбиячесе Бикбова В.М

2.2

Проектны тормышка ашыру вакытында балаларның кызыксыну дәрәҗәләрен һәрдаим күзәтү астында тоту

Декабрь

Бреднева Н. И. Михеева Т.В.

Бикбова В.М

2.3

Төркемнәрдә эшләүче тәрбиячеләрнең көн дәвамында кәгазъ яки электорн вариантта дидактик уеннарны үткәрүләре.

Декабрь

Бреднева Н. И. Михеева Т.В.

Бикбова В.М

III. ЙОМГАКЛАУ ЭТАБЫ

3.1

Өлкән тәрбияче, актив әти-әниләр, төркем тәрбиячеләре катнашында киңәшмә үткәрү

22 декабрь

Бикбова В.М.

Өлкән тәрбияче Горшкова Е.В.

IV. ПРОЕКТНЫҢ ПРИЗЕНТАЦИЯСЕ.

4.1.

Проектны уңышлы дип санаган очракта, балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләрне җыеп, уртанчылар төркеме өчен әзер дидактик уеннар тупланмасын тәкъдим итү.

26 декабрь

Татар теле тәрбиячесе Бикбова В.М

ДИДАКТИК УЕННАР

“Серле рюгзак”

Балалар түгәрәккә басалар. Музыка уйный балалр рюгзакны бер – берсенә бирәләр. Музыка туктагач, рюгзак кемдә кала, шул бала рәсем ала һәм нинди рәсем икәнлеген әйтә. Рюгзакка әби, бабай, әти, әни. малай, кыз рәсемнәре салына.

“Серле кубик”

Балаларга һәр ягына сөт, чәй, ипи, алма, кашык, тәлинкә рәсемнәре ясалган кубик бирелә. Бала кубикны тәгәрәтеп җибәрә, кубик кайсы ягы белән төшә, шуны әйтергә тиеш. Һәр бала кубикны тәгәрәтеп чыкканчы уен дәвам итә.

 “Кем юк?”

Балаларга әти, әни, кыз, малай рәсеме күрсәтелә һәм әйтелә. Рәсемнәрне истә калдырырга кушыла, балалар борылалар, тәрбияче бер рәсемне яшереп куя. Балалар, кайсы рәсем юклыгын белеп, әйтергә тиеш.

Тәрбияче: Кем юк?

Балалар: Әти (әни, кыз, малай).

“Мин малай. Мин кыз”.

Балалар түгәрәктә басып тора. Тәрбияче балага туп биреп, сорый.

Тәрбияче: Син кем?

Малай: Мин малай.

Тәрбияче: Син кем?

Кыз: Мин кыз.

Дустың белән исәнләш”.

Балалар бер берсенә туп биреп “Исәнме” сүзен әйтәләр.

Оля: Исәнме, Коля.

Коля: Исәнме, Оля.

Уен “Әйе-юк”.

Рәсемнәр күрсәтеп (әти, әни, эт, песи).

Тәрбияче: Әти?

Бала: Юк (тәрбияче ярдәмендә).

Тәрбияче: Әти? (әни рәсеме күрсәтелә). 

Бала: Юк (тәрбияче ярдәмендә).

Тәрбияче: Әти? (әти рәсеме күрсәтелә).

Бала: Әйе (тәрбияче ярдәмендә).

Уен һәр рәсем белән дәвам ителә.

Уен “Хатаны төзәт!”

Тәрбияче: Поиграем в игру. Если верно, говорите – “әйе”, если не верно – “юк”.

Әйе – юк сүзенең мәгънәсен аңлату.

Тәрбияче: Син Коля?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Син Оля?

Бала: Юк.

Уен “Дөрес әйт”.

Тәрбияче балаларга таратма рәсемнәр тарата һәм әйтә:

  • Әни.
  • Әти.
  • Кыз.
  • Малай.
  • Эт.
  • Песи.

Таратып бетергәч, сорый:

Тәрбияче: Әни?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Әти?

Бала: Юк.

Тәрбияче: Малай?

Бала: Юк.

Тәрбияче: Кыз?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Песи?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Эт?

Бала: Әйе.

Уен “Әйе-юк”.

Рәсемнәр күрсәтеп (әти, әни, малай, кыз, эт, песи).

Тәрбияче: Әти?

Бала: Юк (тәрбияче ярдәмендә).

Тәрбияче: Әти? (әни рәсеме күрсәтелә). 

Бала: Юк (тәрбияче ярдәмендә).

Тәрбияче: Әти? (әти рәсеме күрсәтелә).

Бала: Әйе (тәрбияче ярдәмендә).

Уен һәр рәсем белән дәвам ителә.

Уен: “Кил монда”

Тәрбияче чакыра, рәсеме туры килгән бала өй янына килә: Әби, кил монда. Бабай, кил монда. (Әни,әти, кыз, малайны да чакырабыз).

Әйткәнне күрсәт”.

Тәрбияче баларга сөт. ипи, чәй, алма муляжлары тарата һәм  сүзне әйтә: “Алма”, бала муляжны күрсәтә, сүзне кабатлый.

Рәхмәт әйт”.

Балалар түгәрәктә ашамлык муляжын (алма, ипи) бер-берсенә бирәләр, сүзтезмәне әйтәләр.

-Мә ипи.

-Рәхмәт.

Иптәшеңне ашат!”

Коля: Оля, кил монда. Утыр. Мә, ипи аша.

Оля: Рәхмәт. Ипи тәмле.

Оля: Коля, кил монда. Утыр. Мә, алма аша.

Коля: Рәхмәт. Алма тәмле.

Шул үрнәктә балалар бер-берсен сыйлыйлар.

 “Серле тартма”.

Аудио (40 нчы кисәк)

Тәрбияче: Акбай и Мияу принесли “Чудесную коробку”. Давайте, посмотрим, что лежит в этой коробке.

Тәрбияче: Что это? Бу нәрсә? Акбай, бу нәрсә?

Акбай: Туп.

Тәрбияче: Мияу, бу нәрсә?

Акбай: Туп.

Тәрбияче: Оля, бу нәрсә?

Оля: Туп.

Шул үрнәктә башка балалар белән уен дәвам итә.

Мә, туп”.

Балалар түгәрәктә бер берсенә тупны бирәләр.

Тәрбияче: Мияу, мә туп.

Мияу: Рәхмәт. Акбай, мә туп.

Акбай: Рәхмәт. Оля, мә туп.

Оля: Рәхмәт. Коля, мә туп.

Шул үрнәктә башка балалар белән уен дәвам итә.

Һ.б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мини-проект "Знакомство с праздником Белого месяца"

Мини- проект «Знакомство с праздником Белого месяца». Цели:·         Знакомство детей с культурой, бытом и обычаями  бурятского народа;·...

Мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка ашыруда танып белү эшчәнлегенең урыны

Бала туган ягы турында тулырак күзалласын өчен,  бүгенге көнге  методик таләпләр белем бирүгә тематик яктан комплекслы якын килергә тәкъдим итә, ул балаларның яшь мөмкинлекләренә һәм...

Заманча мәктәпкә белем бирүне тормышка ашыруда алдынгы идея буларак интеграция

Интеграцияләнгән шөгыльләр аша балаларны системалаштыру, гомумиләштерү, белемнәрен-осталыкларын төрле ситуацияләрдә куллана белүне булдыру....

"УМК проектларын тормышка ашыруда иҗади кулланулар"

“УМК проектларын тормышка ашыруда иҗади кулланулар”темасына Баулы муниципаль районы буенча татар теле һәм татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен уздырылган семинар-практикумда “Төсле чынаяклар”т...

Балалар тормышында уенның роле.

Балалар тормышында уенның роле....

"Балаларның физик һәм психологик үсешендә дидактик уеннарның роле"

Уен – балаларның төп эшчәнлеге hәм тәрбия бирүнең төп чыганагы да булып тора. Балалар уены уенчык белән аерылгысыз бәйләнештә. Уеннар ижади, сюжетлы-рольле, сүзле-хороводлы була. Уен бик күптәнн...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....