Бикбова Венера Минсалиховна

Балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе сайты.

Профессия: воспитатель по обучению детей татарскому и русскому языкам

Профессиональные интересы: творческая деятельность

Увлечения: рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Нижнекамск

Место работы: Муниципальное бюджетное дошкольное общеобразовательное учреждение «Детский сад присмотра и оздоровления для детей с аллергическими заболеваниями №77»

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/bikbova-venera-salikhovna
Мин тормышны сөям шау наратлар Яктылыкны сөйгән шикелле. Тормыш бит ул алга дәшеп торган Зур эшләре белән күңелле !
Ф.Яруллин

Киләчәгең матур булсын дисәң, эшне бүгеннән үк башла!

 

 

О себе

Мин - ике апамның эшен дәвам иттереп, Укытучы булачагыма алдан ук ышанган кеше. Минем ике апам да озак еллар буена мәгариф өлкәсендә хезмәт итәләр. Мин аларның  изге күңелле, ярдәмчеллегенә һәрвакыт сокланап карыйм. Минемчә, бары тик укытучылар гына шундый сыйфатка ия дип уйлый идем. Яшь чагымдагы идеаллар мине Татар дәүләт гуманитар педагогика университетына алып килде.   2006 елда кулыма диплом алып зур хыяллар белән мәктәпкә килеп кердем. Белем бирүдәге традицияләрне яңа технологияләр белән баетып, белем бирүнең яңа юнәлешләрен эшләргә омтылдым. Ләкин тормыш миңа  яңа сынаулар әзерләгән икән. Мин балалар бакчасына эшкә урнаштым. Бакча бит ул - самимилек, киләчәкнең фундаменты.

Буш вакытларымда әдәби китап укырга, сканвордлар чишәргә, кечкенә матур кызларыма күлмәкләр тегергә һәм бәйләргә бик яратам. Бүгенге көндә тормыш иптәшем белән ике кыз тәрбиялибез.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мин Фәнис Яруллин иҗатына гашыйк кеше. Бик еш Фәнис абый шигырьләре белән үз күңелем ;арасында паралелльләр үткәрәм, Мин аның киң күңеллегенә, батырлыгына, сәләтенә карап сокланам. Аның тормыш юлыннан гыйбрәт, иҗатыннан рухи байлык алып яшим. Бүгенге көндә күп укучылар даирәсендә бик популяр булган Зифа апа Кадыйрованың әсәрләрен дә бик кызыксыну белән яратып укыйм.

Мой взгляд на мир

Мин тормышны сөям шау наратлар

Яктылыкны сөйгән шикелле.

Тормыш бит ул алга дәшеп торган

Зур эшләре белән күңелле ! (Ф.Яруллин)

Мои достижения

      Татарстан Республикасы мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты, Г.Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессының бөек шагыйрь Габдулла Тукайга 125 яшь тулуга багышланган "Сөйкемле Шүрәле" бөтенроссия иҗат бәйгесендә Дипломант, 2011 ел.

       Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының "Габдулла Тукай - публицист" республикакүләм иҗади конкурсында  Җиңүче Дипломы, 2011 ел.

      "Татар авыллары тарихы"  Халыкара иҗат һәм эзләнү конкурсының "Авылым тарихына минем карашым" номинациясендә катнашучы Сертификаты, 2014 ел.

Моё портфолио

Татар теле укытучысы заман белән бергә атларга тиеш. Бу  - республикада телне пропагандалау, аның үсешен тэмин итүнең бер шарты! Уку - укыту процессын яңа технологияләр белән баету, дәресләрдә ТСО куллану - уңышка ирешүнең бер ысулы. Телне өйрәнүне  дәрес эчендә генә калдырмыйча, дәрестән тыш чараларга да зур урын бирергә кирәк. Әлеге чараларда бала  белән тәрбияче арасындагы мөгамәләләр еш кына уңай якка үзгәрә һәм баланың төрле юнәлештә сәләтләре ачылуга да башлангыч бирә. Шул максаттан, мин дәрестән тыш чараларга зур игътибар бирәм. Бөек шагыйрьләребезнең туган көннәрен, тел көненә караган кичәләрне сәнгатьнең төрле тармакларын кертеп үткәрергә тырышам.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: