Балалар тормышында уенның роле.
проект на тему

Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна

Балалар тормышында уенның роле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uen.docx399.27 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында уен һәм предметлы үсеш

бирүче тирәлекнең әһәмияте.

        Балаларның бай рухлы, сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Уен эшчәнлеге мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес булып формалашуында мөһим урын алып тора. Бала уен вакытында төрле вакыйгаларны чагылдыра. Бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул. Бала мөстәкыйль һәм иптәшләре белән уйный белсен өчен, аңа кечкенәдән үк ярдәм итеп, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Әгәр ул кечкенәдән үк уйный өйрәнмәсә, аның уены бер максатсыз булып, машина тәгәрәтү, курчак селкетеп уйнауга кайтып калачак.

         Уен ул – катнаш сәнгать һәм мәдәният төре, аның байтагында көй, бию, махсус җайланмалар катнаша. Уенны аңламау, аны танымау – баланы бәяләп бетермәү дигән сүз.

        Мәктәпкәчә яшь – бала тормышында иң мөһим этап булып тора. Уен, хезмәт, уку эшчәлегендә баланың активлыгы үсә, балада мөстәкыйль уйнау эшчәнлеге барлыкка килә. Уенның теориясе белән практикасы үз эченә күпкырлы проблема һәм сораулар комплексын ала. Төп нигезе булып балалар уенын классификацияләү һәм алар белән методик җитәкчелек итү тора.

        Балалар уенын ике төп өлешкә бүләбез:

- балаларның иҗади сюжетлы-рольле уеннары;        

- кагыйдәле уеннар.

        1. Иҗади сюжетлы-рольле уеннар үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- тормыш-көнкүреш темасына уеннар;

- производство темасына багышланган уеннар;

- төзү һәм табигать материаллары белән уеннар;

- театральләштерелгән уеннар;

- мавыктыргыч күңел ачу уеннары.

        

2. Кагыйдәле уеннарга дидактик һәм хәрәкәтле уеннар керә.

        Дидактик уеннар:

- предмет һәм уенчыклар белән;

- сүзле дидактик уеннар;

- печатьле өстәл уеннар;

- музыкаль дидактик уеннар.        

        Хәрәкәтле уеннар:

- сюжетлы;

- сюжетсыз;

- спорт уены элементлары белән.

        Балаларның уеннары тәрбиячедән тора: ул аны ничек оештыра, күңел күтәренкелеге ничек, уен ахыры ничек тәмамлана, балаларның кәефе, аларның мөнәсәбәте. Уеннар барышында тәрбиячеләр бик төгәл уенның кагыйдәсен, аның барышын күзәтеп анализларга тиешләр.

        Белем һәм тәрбия бирүдә балалар бакчасында төп форма булып - уен эшчәнлеге тора. Алар уен аша тормышка әзерләнәләр. Уен эшчәнлеген яктыртып, яшь аермалыкларын искә алып без эш тәҗрибәсен гомумиләштердек. Һәр уенның максаты, аның атрибутлары, уенның барышы алдан ук уйлап эш ителде. Уеннар өчен маскалар, киемнәр, матур уенчыклар әзерләдек. Дәресләрдә уен формаларын киң кулландык, ата-аналар җыелышларында чыгышлар ясалды.

        Бакча тормышында уен эшчәнлеге аерым урын алып торды, чөнки бала һәм уен бербөтен. Бала бакчада үзен иркен тотсын, ирекле шөгыльләнсен өчен һәм һәрьяклап үсеше өчен без группада үсеш бирүче зоналар булдырдык. Зоналар буенча план нигезендә үсеш бирүче үзәкләр җиһазладык. Ата – аналар белән тыгыз элемтәдә булып, проект нигезендә эш оештырдык. Балаларның активлыгы, иҗадилыгы артты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект эше. Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле.

Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле....

5-6 яшьлек балаларның тормышында уенчыкларның роле (әти-әниләр җыелышында чыгыш).

Уенчыкның бала өчен күңел ачу чарасы гына түгел, эффектив үсеш инструменты да, хәрәкәтләрне камилләштерүче, сөйләмне активлаштыручы ярдәмлек булуы турында әйтелә....

Бала тормышында уенның әһәмияте

воспитательная работа...

«Бала тормышында уенның әһәмияте».

laquo;Бала тормышында уенның әһәмияте»....

Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уенның әһәмияте.

Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный  тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый....

Тикшеренү-экспериментлаштыру үзәгенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендәге роле

Тикшеренү-экспериментлаштыру эшчәнлегенең балаларның үсешенә тагын бер уңай ягы – ни дә булса эшләргә мотив булу. Ягъни, тәрбияләнүчеләр нинди дә булса нәтиҗәгә килергә кирәклеген аңлап эшлиләр,...

Проект эше Тема:”Әкиәттәр һуҡмағынан” (балаларҙың телмәрен үҫтереүҙә театр эшмәкәрлегенең роле уртансы төркөм балалары өсөн

театраль уйын эшмәкәрлеге менән таныштырыуҙы дауам итеү(бармаҡ һәм ҡурсаҡ театры;Ауыҙ –тел ижадына ҡыҙыҡһыныу тәрбиәләү;Ҡурсаҡтар ҡулланып ,баланың төрлө һәләттәрен асыу күнекмәләрен нығытыу;Уйы...