Тикшеренү-экспериментлаштыру үзәгенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендәге роле
статья по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Тикшеренү-экспериментлаштыру эшчәнлегенең балаларның үсешенә тагын бер уңай ягы – ни дә булса эшләргә мотив булу. Ягъни, тәрбияләнүчеләр нинди дә булса нәтиҗәгә килергә кирәклеген аңлап эшлиләр, аларның кызыксынулары иң  югары дәрәҗәдә була

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сайфутдинова Лилия Фирдусовна

Тикшеренү-экспериментлаштыру  үзәгенең

мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендәге роле

МАДОУ “Детский сад 393 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения”Ново-Савиновского района г. Казани

        Тирә-юнь белән аралаша белү, үзалдыңа төрле максатлар куеп шуларга ирешү адәм баласын иң яхшы яктан сыйфатлый. Бала исә тумышыннан алып әйләнә-тирәне өйрәнә.  Балалар нәкъ менә үзләре тотып караган, нинди дә булса әйбер белән үзләре эш итеп билгеле бер нәтиҗәләргә  мөстәкыйль килгән чакта гына аны исләрендә калдыралар. Шушы күзаллаулардан чыгып әйтә алабыз: безнең балалар бакчасында күзәтү-тикшеренү, экспериментлаштыру эшчәнлеге мөhим урыннарның берсен алып тора. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә бергәләп эшчәнлеккә кушылалар. Чөнки әлеге өлкәгә никадәр ешрак мөрәҗәгать иткән саен, тәрбияләнүчеләрнең дисеңме, аларның әти-әниләренең дисеңме  кызыксынуы шулкадәр арта гына бара. Шулай булгач, тәрбияченең яңадан-яңа алымнары үзеннән-үзе әлеге төр эшчәнлеккә барлык катнашучыларны җәлеп итеп тора.

        Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тирә-юньдәге бар нәрсә кызыклы булып тоела. Мавыктыргыч формада бирелгән белемнәрне алар бик тиз отып калалар. Яңа белемнәргә омтылу белән беррәттән аларның иҗади сәләтләре ачыла. Димәк,  мөстәкыйль үсеш юлына басалар. Нинди дә булса проблеманы чишкәндә балалар төрлечә фикер йөртәләр, эзләнәләр, уйланырга мәҗбүр булалар.

        Тикшеренү-экспериментлаштыру эшчәнлегенең балаларның үсешенә тагын бер уңай ягы – ни дә булса эшләргә мотив булу. Ягъни, тәрбияләнүчеләр нинди дә булса нәтиҗәгә килергә кирәклеген аңлап эшлиләр, аларның кызыксынулары иң  югары дәрәҗәдә була. Эшчәнлекнең ахыры нәкъ менә уңышлы тәмамлану өчен алар барлык тырышлыкларын куялар. Әлбәттә инде эшчәнлек азагында нәтиҗә ясый белергә өйрәнү дә бик мөhим.

        Балалар бакчаларында төркемнәрдә тикшеренү-экспериментлаштыру үзәкләре булдыру тәрбияче алдында мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балалар бик теләп әлеге үзәктәге предметлар белән танышалар, эш итәргә өйрәнәләр, үсә төшкәч экспериментларны башыннан алып азагына кадәр үзләре дә башкарып чыга алалар.

Шушы максаттан чыгып, үзалдына төрле бурычлар да килеп баса. Танып белү бурычы булып балаларның экологик hәм табигый күзаллауларын киңәйтү, булган белемнәрен системалаштыру тора.  Тәҗрибә ясау почмагында элементар тикшеренүләр ясау да белемнәрне арттыра.

Үстерү бурычы: балаларның үзләре эзләнеп, аңлап нәтиҗәгә килү теләге экспериментлар ясауга төп сәбәпче - мотив булып тора. Тирәлегебездәге предметларны көндәлек тормышта куллану ысулларын күрсәтү дә балаларның кызыксынуын арттыра. Уйлау, күзәтү, анализлау, нәтиҗә ясау сәләтен үстерү дә төп бурычлар рәтендә керә.

Тәрбияви бурычка исә әйләнә-тирәне өйрәнүгә кызыксыну булдыру, тәҗрибәләр үткәрүгә теләкләрен сүрелдермәү керә. Балаларның яшьтәшләре белән үзара аралашу күнекмәләрен формалаштыру да бик мөhим.

Тикшеренү-экспериментлаштыру эшчәнлеген оештыру эше танып белү эшчәнлегенең әлеге өлкәсенә караган махсус әдәбиятны җентекләп өйрәнүдән башлана.

Икенче адым булып әлеге үзәкне төркемдә урнаштыру өчен билгеле бер урын сайлау тора.  Әлеге почмак балаларга якын килеп эш итү өчен уңайлы урында булырга тиеш. Тәрбияче куркынычсызлык таләпләрен дә куз алдында тотып эш итәргә тиеш.

        Билгеле бер темалар буенча картотека төзү эшне төгәлләштерә. Әти-әниләр белән бергәләп тәҗрибәләр үзәген ничек оештыру темасы күтәрелергә тиеш. Алар тәрбияченең сүзләренә тулысынча ышанып, аның булышчысы ролендә катнашалар. Тикшеренү-экспериментлаштыру үзәгендә нәрсәләр булырга тиеш соң? Төрле предметларны атап үтәргә мөмкин:

1) күрсәтмә материаллар (китаплар, энциклопедияләр, табигать күренешләре белән альбомнар).

2) Экологик пазллар, лотолар, төрле дидактик уеннар тәрбияләнүчеләрнең кызыксынуларын тагын да арттыра төшә, алган белемнәрне ныгыту өчен дә уңайлы.

3)  Тәҗрибәләр үткәрү өчен төрле җиhазлар:

- махсус савытлар (стаканнар, поднослар, трубочкалар, үлчәү өчен калаклар h.б.);

- табигый материаллар (ташлар, ком, төрле җимеш төшләре, кипкән үләннәр, мүк, тере бүлмә гөлләре h.б.);

- утильләштерелгән материал (бәйләү җепләре, кәнфит кәгазьләре, тимерчыбык h.б.);

- ярдәмчел җиhазлар (лупалар, компаслар h.б.);

- медицина өлкәсенә караган әйберләр (энәсе алынган шприцлар, тамызгычлар, термометр h.б.);

- материал төрләре (кәгазь, тукыма төрләре, агач hәм тимердән ясалган предметлар);

- төзелеш өлкәсенә караган предметлар (кадак-шөрепләр, тимер беркеткечләр h.б.);

- hава белән тәҗрибәләр ясау өчен  предметлар (полиэтилен капчыклар, кабарту өчен шарлар, сабынлы куыклар, буяулар, тегермәнчекләр, төрле музыка кораллары h.б.);

- магнитның үзлекләрен өйрәнү өчен таратма предметлар (магнитлар, кыстыргычлар h.б.);

- туфракның составын өйрәнү өчен материаллар (ком, төрле ташлар, балчыкның үрнәкләре).

        Югарыда бирелгән мисалларга таянып шуны әйтеп була: мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тикшеренүләр төрледән төрле булырга мөмкин.  Балалар белән Танып белү үсеше өлкәсенең иң аңлаешлы, үтәрлек, балалар өчен иң кызыклы бүлеме. Тикшеренүләрне,  гомумән, кайда телисең, кайчан телисең – шунда үткәрергә мөмкин: әйтик, төрле әңгәмәләр үткәргәндә,  күзәтү, уен барышында да экспериментлаштыруны оештытырга була.  Ә инде тикшеренү темаларына килгәндә, аларның төрлелеген тәрбияче үзе хәл итә: “hава үзлекләре”, “Су үзлекләре”, “Тылсымлы тоз”, “Ком hәм балчык”, “Серле ташлар (эксперимент барышында ташлар, акбур, күбек таш белән таныштыру, үзлекләрен ачыклау)”, “Үсемлекләр тормышы”, “Баллы тәҗрибәләр(шикәр комы турында белемнәрен арттыру)”, “Серле электрлау”, “Магнит магнит” h.б. Әлеге  тикшеренүләр алдан әзерләнеп үткәреләләр. Ә инде уйламаганда оештырылган экспериментларга күп очракта урамда йөрү вакытында төрле күзәтүләрне атарга мөмкин: кар, яфраклар, гөрләвекләр, боз сөңгеләре, җил, үләннәрне тикшерү, ничек җылыну ысуллары белән танышу, тукыма, пластмасса сыйфат-үзлекләре  h.б. Бала көтелмәгән сорау бирә калса, тикшеренү эшенең эчтәлеге кисәк үзгәрергә дә мөмкин. Шулай да эшчәнлекнең әлеге төре билгеле бер структурага буйсына, димәк, бер-берсен алыштыручы этапларны билгеләп үтәргә була:

- теге яисә бу тикшеренү алдыннан үзалдына бурычлар кую;

- үткәрү формасын сайлау;

 - катгый инструкция,

күрсәтмәләр белән танышу;

 - нәтиҗәне күзаллау;

 - тикшеренү-эксперименлаштыруны үткәрү;

 - нәтиҗәне тикшерү hәм билгеләп кую, анализ ясау; күзәткән күренешкә нәтиҗә ясау. Нинди генә тикшеренү эше булмасын, куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәү иң беренче урында тора. Чөнки балаларның гомере өчен тәрбияче турыдан-туры җаваплылык тота.

        Тикшеренү-экспериментлаштыру эшчәнлеге балалар өчен иң кызыклы өлкәләрнең берсе. Балалар бик теләп үзләрен “кечкенә галимнәр” дип хис итәләр, төрледән-төрле тәҗрибәләр ясыйлар. Иң мөhиме – кызыксындырган сорауларга җаваплар алу өчен аларга шартлар тудыру. Эшчәнлекнең дәвамын өйдә дә күзәтергә мөмкин: алар әти-әниләренә бик теләп бакчада өйрәнгәнне күрсәтәләр, яисә үзләре үк яңадан-яңа ачышлар да ясыйлар. Мөстәкыйль рәвештә бурычлар куеп, аларга ирешүләре генә дә ни тора. Ә инде алган белемнәрен “кечкенә галимнәр” уен вакытында кулланалар (мәсәлән, ком белән уйнаганда, шар кабартканда, компас, магнит белән эшләгәндә h.б.). Тикшеренү эшчәнлеген башлар алдыннан балаларга карата  күзалдына куелган нәтиҗәләр тулысынча тормышка ашырыла: балаларның эксперименлаштыруга кызыксынулары арта, алган белемнәрен көндәлек тормышта кулланалар, өлкәннәргә, яшьтәшләренә сорау бирергә, бер-берсен тыңлый, ишетергә өйрәнәләр, тирә-юньдәге төрле бәйләнешләрне аңлыйлар hәм аңлата беләләр, тәртип сакларга, түземле булырга күнегәләр. Әти-әниләрдән көтелгән нәтиҗә булып аларның балалары, тәрбияче белән мөнәсәбәтләре яхшыра, бер-берсенә якынаялар, балаларының көчле hәм йомшак якларын ачыклыйлар, аларны белем бирүдә турыдан-туры катнашалар, бергә төрл проектлар планлаштырып тормышка ашыралар, горурлык хисләре арта.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

Балалар үсешендә нейропсихологик уен әһәмияте.

Балаларның нерв системасына фундамент салынганда нәкъ менә мәктәпкә әзерләү чорында нейропсихологик метод куллану отышлы.Мәктәп алдыннан баланы психологик яктан әзерләү баланың игътибарлылыгын а...

Тема «Балалар үсешендә хәрәкәтле уеннарның роле »

Хәрәкәтле уенннарХәрәкәтле уеннар  яшь буынны физик яктан нык һәм сәламәт тәрбияләү , аның хәрәкәт итү мөмкинлекләрен үстерү һәм сәләтләрен камилләштерү кебек  бер-берсенә тыгыз бәйләнгән...