"Балалар бакчасының гаилә белән иҗтимагый хезмәттәшлек контекстында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән нәсел шәҗәрәсен өйрәнү"
консультация

Консультация для родителей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsultatsiya.docx16.23 КБ

Предварительный просмотр:

 Балалар бакчасының гаилә белән иҗтимагый хезмәттәшлек контекстында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән нәсел шәҗәрәсен өйрәнү

       Борынгы заманнарда ук туганлык җепләрен саклаганнар, кадерләгәннәр һәм “Үзенең нәсел-нәсәбен белмәгән кеше үз-үзен хөрмәт итми, ә туганнарыннан оялган кеше үзе үк хурлыкка кала” дигәннәр. Үз шәҗәрәңне җиде буын бабаңа кадәр белү күркәм гадәтләрдән саналган. Әмма моны бай аксөяк гаиләләре генә эшли алган. Ә ярлы катламга үз нәселен белә алу бәхете тәтемәгән.

       Хәзерге заман балалары түбәндәге иҗтимагый проблема белән күзгә-күз очраша: алар үз нәсел шәҗәрәсен, генеологик агачын белми. Ә бит үз нәсел җепләрен белмәгән килеш лаеклы кеше тәрбияләп үстереп булмый. Һәр кеше дә үз нәселе (борынгы бабайлары) эшләгән изге гамәлләрне  белергә тиеш. Кызганычка каршы, бүгенге көндә шәҗәрәләрне өйрәнү, тикшерү тәҗрибәсе югалып бара, ә бит бу буыннар арасындагы җепне ныгыту, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне нәсел дәвамчыларына тапшыру мөмкинлеге бирә. Гаиләнең шәҗәрәсен белү, өйрәнү теләге  арту нәтиҗәсендә үзара аралашу ешая һәм  кызыклырак була башлый. Гаиләнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, рухи кыйммәтләрен өйрәнүгә кызыксыну туа.

       Күпләр әлеге белем (нәсел шәҗәрәсен өйрәнү белеме) мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен артык катлаулы дип әйтергә мөмкин. Ләкин нәкъ менә шушы яшьтә балада үз гаилә әгъзалары турында күзаллау киңәя һәм ул үзенең билгеле бер нәселгә караганын аңлый башлый.

      Гаилә тарихын өйрәнүне нәрсәдән башларга кирәк соң? Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны нәсел шәҗәрәсе белән таныштыру, генеологик агач төзү (кечкенә балалар белән эшләгәндә элеге терминны кулланмыйча нәсел агачы дигән сүзне куллану да җитә) барлык гаилә әгъзаларын берләштерүче, зур кызыксыну тудыручы эш булып тора. Гаилә белән бергәлектә эшләнә торган уртак эш балаларга һәрвакыт уңай тәэсир итә. Бала гаилә әгъзаларының терәген тоя башлый , ә бу исә анда бердәмлек һәм күмәклек хисләрен тәрбияли, алга таба тормыш авырлыкларын җиңел хәл итәргә ярдәм итә. Е.К. Ривина фикеренчә, шәҗәрә төзүнең  2 төре бар: үсүче һәм килүче сызыклары буенча. Беренче очракта ул баладан нәсел очына таба, икенче очракта исә борынгы буыннан башлана. Шәҗәрәләр әни ягыннан, әти ягыннан һәм катнаш та булырга мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шәҗәрә төзүне катнаш үсүче сызык буенча башлау уңайлы. Әлеге ысул балалар өчен аңлаешлы һәм кулай. Шәҗәрәне агач рәвешендә төзү мәҗбүри түгел. Аны таблицага теркәргә, схема итеп сурәтләргә мөмкин. Шулай ук җиде буын бабайны да шәҗәрәдә күрсәтү мәҗбүри түгел. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча да фотосурәтләр белән төзелгән шәҗәрәләр якын, ләкин анда ике-өч буыннан артык күрсәтелмәскә тиеш.

          Балалар белән генеологик эш алып баруның билгеле бер бурычлары бар:

  • гаилә турында күзаллау булдыру һәм аны үстерү (гаилә тарихы, гореф-гадәтләре бар);
  • туганлык мөнәсәбәтләре турында күзаллау тудыру (абый, апа, икетуган абый, икетуган апа);
  • шәҗәрә турында күзаллау булдыру;
  • якыннарга карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тудыру;
  • туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту;
  • “педагог-бала-ата-ана” мөнәсәбәтләре системасын ныгыту.  

    Балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гаиләләре белән үзара хезмәттәшлек контекстында бу эш аеруча да мөһим булып тора. Шәҗәрәне өйрәнү, генеологик агач төзү – педагог белән ата-аналар арасында тыгыз элемтә урнаштыру мөмкинлеге бирә, чөнки бала әле мөстәкыйль рәвештә мәгьлүмат туплый алмый. Бу исә, үз чиратында, белем һәм тәрбия бирү процессында катнашучы барлык кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен аеруча ныгыта.

       Шулай да төп урын педагогка бирелә, чөнки нәкъ менә ул генеологик эшне контрольдә тота һәм алып бара, ата-аналарга терәк булып тора. Шәҗәрә төзү балаларда гына түгел, барлык гаилә әгъзаларында да зур кызыксыну уята. Әти-әниләр, әбиләр, бабайлар һәм башка туганнар мәгълүмат туплый, бала чакларын, үсмер вакытларын искә төшерә, фамилияләренең каян барлыкка килүе белән кызыксына, гаилә архивы, фотографияләр эзли башлый. Әлеге эш шуның кадәр барлык гаилә әгъзаларын берләштерә ки, хәтта бер-береңә бөтенләй башка күзлектән карарга мәҗбүр итә. Балалар үзләре өчен әти-әниләре , әби-бабайлары һәм башка туганнары тормышында булган кызыклы мизгелләрне ачалар. Алар үз туганнары белән горурлана башлыйлар. Шунысы да бик мөһим: балалар һәр гаиләнең төрле, үзенчәлекле, бер-берсенә охшамаганлыгына төшенергә тиеш. Аларда үз гаиләләре турында сөйләү, аның генеологиясен күрсәтү ихтыяҗы туа икән - бу аларның гаиләләре белән проект эшчәнлеге алып бару мотивы булып тора. Генеологик агач төзү белән беррәттән гаилә гербын да ясап була. Шулай ук якын һәм ерак туганнар кергән фотосурәтләрдән  “Безнең гаилә”, “Безнең шәҗәрә” дип аталган гаилә альбомнарын тупларга мөмкин. Гаилә фотосурәтләре һәм гаиләнең истәлекле әйберләре кергән күргәзмәләр ясап була. Балаларда шәҗәрәгә карата кызыксынуны сүндермәс өчен ”Безнең фамилия”, “Әти-әниемнең әти-әнисе”, “Минем әти-әниемнең һөнәре” кебек тематик биремнәр бирергә мөмкин. Ата-аналарга балалар белән гаилә гәҗите төзергә тәкъдим итеп була. Гаилә тормышының кызыклы мизгелләрен чагылдырган, фамилиянең килеп чыгышы тарихын сурәтләгән “Минем гаиләнең гербы”, “Гаиләмнең шәҗәрәсе” кебек иҗади конкурслар оештырырга була.

        Балалар бакчасы белән ата-аналарның тыгыз элемтәсе нәтиҗәсендә балаларда “гаилә образы” формалаша, үзенчәлекле гаилә үзаңы туа. Педагоглар һәм ата-аналарның уртак көче балаларга гаиләнең кешенең тормышында нинди урын тотканын аңларга, гаилә һәм туганлык кыйммәтләре турында беренчел күзаллау тудырырга, үз нәселеңә карата хөрмәт хисләре тәрбияләргә, гаиләңне яратырга өйрәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасының җәйге мәйданчыгын җиһазлау

Күпчелек вакытларын балалар-балалар бакчасында үткәрәләр. Балалар бакчасын көндә нинди дә булса яңалык өстәлеп торучы, аңлаешлы, уңайлы итеп планлаштырылган уен зоналарын булдырырга кирәк.. Бу у...

“Чулпан”балалар бакчасының 2013-2014 нче уку елына укыту–тәрбия планы

“Чулпан”балалар бакчасының 2013-2014 нче уку елына укыту–тәрбия планы...

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак (76 нчы балалар бакчасының зурлар төркемендә региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак(76 нчы балалар бакчасының  зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )...

Балалар бакчасының һәм ата-аналарның бергә эшләүнең инновацион формалары

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру  балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе . ФГОС кагыйдәләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән...

Халык фольклоры - кечкенә яшьтәге балаларны балалар бакчасына нәтиҗәле ияләштерү юлы.

Балаларны балалар бакчасына ичләштерүдә татар халык иҗаты әсәрләренең роле. Аларны теге яисә бу ситуациядә ничек кулланып булуы....