Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак (76 нчы балалар бакчасының зурлар төркемендә региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Закирова Венера Мидхатовна

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак

(76 нчы балалар бакчасының  зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әдәп төбе - матур гадәт46 КБ
Файл dp_tobe_-_matur_gadt.pptx756.02 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак

(76 нчы балалар бакчасының 1нче санлы зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Тема: “Әдәп төбе – хөрмәт”  

Үткәрү вакыты: 4 нче октябрь, 2011 нче ел

Үткәрү урыны: Түбән Кама шәһәре, 76 нчы гомуми үстерелешле балалар бакчасы.

Залның бизәлеше: сәхнә уртасына арткы планга  татар милли бизәге төшерелгән

банер эленгән. Анда тәрбия турында сүзләр язылган: “ ”

Тәрбияче : Һәр заман эш башланыр бисмилләһтән,

           Һәрвакыт эш башланыр бисмилләһтән,

           Яхшылар бисмилләһсез эш кылмаган

           Бисмилләһсез эш камил булалмаган.

Мөхтәрәм  кунакларыбыз , хөрмәтле җитәкчеләребез, һәм дә имам-хәзрәтләребез

сәлам булсын барчагызга!

(Абдрахман Кайаның "Иман вә гыйбадәт"китабынннан хикәя.Экранда орлык шыту

күренеше, аның үсеше).

1 бала: Мин бер кечкенә орлык идем. Мине туфракка күмделәр. Вакыт-вакыт су сип-

теләр. Бервакыт, бер кечкенә агач булып үсеп җиттем. Аннары чәчәкләр атып, татлы

тәмле җимешләр бирдем.

(Экранда табигать күренешләре.)

 2 бала: Мин бер агач булсам да, файдаларым бик күп иде. Чәчәкләремнән умарта

кортлары бал җыйдылар. Кошлар, ботакларым арасында оя ясап, яшеренделәр һәм

 балаларын үстерделәр. Кешеләр кипкән ботакларымны утын итеп, утта яндырып

җылындылар.

3 бала: Мине вакытсыз кискән, мине сакламаган кешеләр зарар күрерләр, мине

вакытсыз кисүдән, сындырудан сакланыгыз! Минем һәр нәрсәм файдалы. Бал -

миннән, утын - миннән, күмер- миннән, җиһаз - миннән, көймәләр - миннән. Минем

  кешеләргә бик күп  файдаларым  бар.

1 бала : Ләкин, мин шуны да беләмен: боларның барысы да миңа Аллаһының бер

нигъмәтедер. Кечкенә бер орлыктан мине бу хәлгә китергән,  Аллаһым!  Син бөек-

Олугъ!  Мине син яраттың!  Мине кешелеккә файдалы кылдың! Син- Бер!

Тәрбияче:  Орлык шытып чыкты... Балалар, без орлыкны бала итеп күз алдына

 китерик. Аның киләчәге нинди булыр? Тәрбияле булып үсү өчен нинди сыйфат-

ларга ия булырга кирәк? Күренекле татар галиме Ризаэтдин Фәхретдиннең тәрбияле

 бала турында бик матур сүзләре бар: "Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олугъ

байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык

китерер."

4 бала: "Тәрбияле бала иртә йокысыннан зур кешеләр белән бер вакытта торыр.

Чөнки бар кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага һөнәрсез, эшлексез,

ялкау дияләр."

5 бала:  "Тәрбияле бала үзенә әзерләнгән ризыкны яхшы итеп утырып ашар, икмәкне

кадерләп кенә кабар. Аяк өстендә ашап йөргән кешенең икмәк валчыклары җиргә төшеп, аяк белән таптарлар. Тәрбияле бала һичбер вакытта да аяк өстендә ашап йөрмәс.

6 бала: "Тәрбияле бала иптәшләренә каты һәм яман сүз әйтмәс һәм аларны һич тә

кыйнамас. Уйнаган вакытта ишеткән әдәпсез сүзләрне кешегә сөйләмәс".

7 бала: "Ул үзеннән кечкенәләргә бик шәфкатьле булыр, аларны кызганыр, үзеннән

зурларга, бигрәк тә ата - анасына, үзен тәрбия итүче тәрбиячеләргә, хәтта ки үзеннән

олыларның барсына да һәрвакытта хөрмәт күрсәтер."

Тәрбияче: Әйе, тәрбияле бала әти-әнисенә карата рәхмәтле, итагәтьле була.

Аллаһ тәгалә Коръәндә әйткән: "Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа тиңдәш

кылмагыз, ә ата-аналарыгызга карата игелекле булыгыз." (Ниса сүрәсе36 аять)

Аллаһ тәгалә янә әйткән: "Аларның берсенә, я икесенә дә картлык килсә, аларга:

"Уф!" - дип тә әйтмә һәм аларга кычкырма, ә күркәм сүзләр белән эндәш, мәрхәмәт-

лелек күрсәт, һәм: "Әй Раббым, мине кечкенәдән тәрбияләп үстергәннәре

өчен аларга рәхмәтеңне иңдерсәң иде!" - дип әйт".

8 бала:  "Ата-анасын тыңлаган адәм булган, тыңламаган - әрәм булган,"- диелә татар

халык мәкалендә дә.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, фикерегезне дөрес, тулы итеп үз ана телебездә  әйтеп

бирдегез. Ләкин сөйләшкән вакытта кимчелекләребез дә бар бит. Сүз байлыгыбыз,

кайвакыт, ифрат түбән, ярлы, әдәби тел нормаларын бозып сөйләшәбез.Телнең

мәгънәсе, байлыгы мәкальләрдә. Без тел турында нинди мәкальләр беләбез?

- "Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә"

- "Сүз сөйләү - һөнәр, сөйли белмәгән - үләр!"

- "Йөрәктән чыккан сүз йөрәккә керә, йөрәктән чыкмаган - колакка да керми!"

- "Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә!"

Тәрбияче: Яхшы, балалар, без сезнең белән мөнәҗәтләр әйтүнең дә сүзлек байлы-

гын арттыруга, телнең чисталыгына йогынтысын яхшы беләбез. "Ак мәчет" –

мөнәҗәтеннән өзек башкарып үтик.

Ак мәчеткә кереп барам, пакълыклар дөньясына,

Их сүрәләр укыр идем- белмим бит "Ясин"ендә.

Җан йөрәгемнән телим мин Коръәннән нурланырга

Һәр сүрәсен яттан укып йөрәгемә салырга.

Ак мәчеткә кереп кереп барам, уй-хисләргә бирелеп,

Иманыма кайтып киләм, дәһрилектән сүрелеп.

Иманыма кайтып барам, туктаталмас беркем дә,

Калдырмамын намазымны, уразамны беркөн дә!

Тәрбияче: Әдәпле, тәрбияле, әти-әнисенә, туганнарына рәхим-шәфкатьле, үз ана

телен өйрәнүче, яратучы, халык авыз иҗаты әсәрләрен белүче балалар кемнәр алар?

Мөхтәрәм кунаклар, бу сорауга балалар  Аксубай районы Иске Кыязлы авылыннан

Әхмәдулла Сафиуллинның "Ике гает" шигыреннән өзек белән җавап бирерләр.

Без - мөселман өммәтенең

Уллары һәм кызлары.

Иң саф, иң пакъ, кодрәтле

Исламның йолдызлары.

Без моселман Ватанының

Кызлары һәм уллары.

Ислам диненә таба

Туры салдык юлларны!

Тәрбияче: Балалар узләренең чыгышларын, пәйгамбәребез Мөхәммәд  (с.г.в.с.)

хәдисе белән тәмамларлар.

9 бала: "ИттәкыйЛләһ хәйсумә күнтә! Вәтбигый сәййиәтә хәсәнәтә тәмхухә. Вә

халикыйннәс бихулукыйн хәсән!"

"Кайда гына булсаң да Аллаһыдан курык! Әгәр бер начарлык кылсаң, артыннан ук

яхшылык кыл - ул начарлыгыңны сөртер. Кешеләр белән яхшы мөгамәлә кыл!"

Тәрбияче: Хөрмәтле килгән кунаклар, әфәнделәр, хәзрәтләр, кадерле сабый балалар!  

Аллаһ Раббыбызга һәрвакыт тугры, халкыбызга һәрчак инсафлы, өлкәннәргә ихти-

рамлы, кечкенәләргә шәфкатьле, галимнәргә игътибарлы, фәкыйрьләргә юмарт,

мохтаҗларга ярдәмчел, һәркем өчен йомшак куңелле булыйк! Балаларыбызны

сабый чактан ук Раббыбыз кушканча, пәйгамбәребез өйрәткәнчә  тәрбиялик! 

10 бала:  Бер-беребезгә хәерлек сорап, көндә догалар кылыйк. Изгелектә һәрчак

дәвамлы булыйк. Очрашу истәлеге итеп, бүләкләребезне кабул итегез!  Әссәләмү

галәйкум вә рәхмәтуллаһи ва бәракәтүһ!

   

   

                                                                       

   

   

                                                                       


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Әдәп төбе – матур гадәт” Республиканская конференция заместителей глав администрации и имам-мухтасибов муниципальных районов 4 октября 2011 год.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән "Күңелле сәяхәт" исемле шөгыль конспекты

Шөгыль конспекты әктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен төзелгән. Ел ахырында кабатлау өчен кулланып була....

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...