Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)
план-конспект занятия по обж (старшая группа)

Зямилева Алсу Рафаэлевна

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uram_tuly_mogzhiza.docx25.03 КБ

Предварительный просмотр:

                                                

Бурычлар:

1.Балаларның  юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту .

2. Балаларны һәм әти-әниләрне  яктылыкны кайтаручы элементлар - фликерлар белән таныштыру.

3.Балаларда бер-берсенә ярдәмгә килү теләге, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: юл билгеләре, светофор, утны кайтаручы элементлар , фликерлар, яктылыкны  кайтаручы кәгазьләр , кайчылар, курчаклар силуэтлары, “Мин шофёр” җырының аудиоязмасы, магнитофон, ноутбук, проектор, презентация

Алдан үткәрелгән эш: әңгәмәләр үткәрү, картиналар, презентацияләр карау, җыр өйрәнү, шигырьләр уку, кичке якта юлдагы хәрәкәтне күзәтү.

Методлар һәм алымнар: аңлату, күрсәтү, уен һәм  практик алымнар, күрсәтмә материаллар куллану.

Интегральләштерү: аралашу, нәфасәти сәнгать, танып белү.

Сүзлек өстендә эш: фликер, яктылыкны  кайтаручы элементлар, Әлмәндәр бабай, брелоклар.

                                   Эшчәнлек  барышы:

Тәрбияче:    -Балалар! Бүген безгә кунакка әти-әниләребез килгәннәр, әйдәгез алар белән матур итеп исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн!

Тәрбияче: -Бүген минем кәефем бик әйбәт. Мин яхшы кәефемне сезнең белән дә бүлешәм. (Ишек шакыган тавыш ишетелә).

-Балалар, ишетәсезме, кемдер ишеккә шакый. Кем бар икән анда, әйдәгез барып карыйк. (балалар ишекне ачалар, җитәкләп бабайны алып керәләр).

Бабай: -Исәнмесез, балалар! (исәнләшү). И  ничек үсеп җиткәннәр, танымый да торам үзләрен! Мин  балалар, Әлмәндәр бабагыз булам, менә шәһәргә улым янына барырга чыккан идем, юл кагыйдәләрен онытып җибәрдем бит әле, балалар. Бер янып, бер сүнеп торучы багананың да исемен оныттым.

Сезнең янда утырып, мин дә белемнәремне ныгытыйм әле. Сез каршы түгелме, балалар?  

Балалар:  -Юк,без каршы түгел, әйдә уз, рәхим ит! ( урын бирәләр.)

Тәрбияче: -Әйдә, Әлмәндәр бабай менә монда утыр, эшчәнлегебездә  катнашып, юл йөрү кагыйдәләрен  исеңә төшерерсең. Балалар, онытып торам икән, мин бүген балалар бакчасына барганда бер хат таптым бит әле.Ул безнең бакчабызга килергә тиеш булган икән. (хатны ачып укыйм).

“Кадерле балалар! Сезне җәяүлеләр патшалыгына сәяхәткә чакырам. Сезнең Светофор абыегыз!”  

-Балалар, бу чакыру Светофор абыйдан. Сез сәяхәткә барырга ризамы? Ә сезнең ул патшалыкка нинди транспорт төре белән барасыгыз килә?

Балалар:  -Минем очкычта очып барасым килә.

                   -Ә мин көймәдә йөзеп барыр идем.

                   - Мин машина  белән барыр идем.

                   - Минем дә машина белән барасым килә.

Тәрбияче:  Әйдәгез алайса машина белән барабыз. (балалар урындыклардан машина төзиләр). Кемнең шофёр буласы килә? Юлда күңелсез булмасын өчен җырлап барыйк.

                                     Җыр “Мин шофёр”

Тәрбияче: Балалар, рәхим итегез, без җәяүлеләр патшалыгында. (Музыка яңгырый, светофор абый чыга).

Светофор: Исәнмесез, балалар! Сезне күрүемә мин бик шат. Ә сез мине таныдыгызмы? Мин- Светофор, ә кечкенә дусларым миңа Светофор абый дип эндәшәләр. Балалар, сез беләсездер инде, юлларыбыз һәрчак имин булсын өчен безгә юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк. Ә иң мөһим кагыйдә кайсысы дип уйлыйсыз? (балалар җавабы).

-Дөрес, балалар! Имгәнүне булдырмау, сәламәтлекне саклау, безнең үзебездән тора. Без һәрвакытта да игътибарлы, бер-беребезгә юл бирергә, комачауламаска, ашыкмаска, юл кагыйдләрен төгәл үтәргә тиешбез!

Ә хәзер мин сезгә бер сынау үткәрәм, ул “Табышмак миннән-җавап сездән” дип атала. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын әйтерсез.

  1. Ат түгел ул, кешнәми,

Йөз аттан  ким эшләми.

Үзе тыр да тыр килә,

Йә, нәрсә ул, кем белә?

  1. Нинди гаҗәп  өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле,

Аягында резин,

Бар ашаганы бензин.

  1. Алда да бар,

Артта да бар.

Борылган да , сырылган,

Озын булып сузылган.

  1. Канаты бар-җилпеми,

Эче җылы-җил тими.

  1. Ике көпчәкле арба

Утсыз да алга чаба.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, без сезнең белән Әлмәндәр бабай белмәгән сихерле утлар -бер янып, бер сүнеп торган светофор утлары белән уйнап алыйк.

                      ( Светофор балаларга уен уйната.)

Светофор:  Минем кулда өч төсле түгәрәк. Кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер-берегезгә бармак янагыз, сары түгәрәк күрсәгез- урында туктап торыгыз. Яшел түгәрәкне күтәрсәм- бүлмә буйлап атларсыз. Бер, ике, өч-уен башланды.

                                     Уен “светофор”

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Светофор абый белән Әлмәндәр бабайга биеп тә күрсәтик әле.

                            Балалар башкаруында “Светофорлар” биюе

Әлмәндәр бабай: Балалар, сезнең янга килгәнче кибеткә кергән идем. Күзем менә шушы ялтыравык түгәрәкләргә төште бит. Күп итеп алдым шуларны, менә карагыз әле. Матур бит име, балалар!

Тәрбияче: Әлмәндәр бабай, бу ялтыравык түгәрәкләрне  яктылыкны кайтаручы элементлар-фликерлар дип атыйлар. Элек юл билгеләре булмаган, кешеләр юл кырыена каеннар утыртканнар, чөнки каенның кәүсәсе ай яктысында яктылыкны кайтара. Соңрак кешеләр юл билгеләрен уйлап тапканнар. Көндез бу билгеләр бик яхшы күренәләр, ә менә караңгы төшкәч аларны бары тик фара яктысында гына күреп була. Кешеләр җәяүлеләрне имгәнүләрдән ничек саклап калып була икән дип баш ватканнар һәм яктылыкны кайтаручы элементлар уйлап тапканнар. 2015 нче елның 1 июленнән һәр җәяүле тәүлекнең караңгы вакытында киемендә шушындый фликерлар тагып йөрергә тиеш.

-Балалар, фликерлар төрле  булалар. Аларны браслет, значок, брелок, наклейкалар итеп чыгаралар. Фликерларны дөрес куллана белергә кирәк. Һәр кешенең киемендә 4 фликер булырга тиеш: кулларында, киеменең алдында һәр артында.

                                    Видеопрезентация карау

Әлмәндәр бабай: Алайса мин боларны юкка алмаганмын икән. Улыма кунакка баргач оныгыма бүләк итәрмен. Әй сөенер инде, балакаем!

Тәрбияче: -Балалар, телисезме мин сезне фликерлар ясарга өйрәтәм? Хәзер менә шушы яктылыкны кайтаручы кәгазьләрдән курчакларга фликерлар ясарбыз. Безгә әти-әниләребездә булышырлар.

Эшне башлар алдыннан бармакларны уйнатып алыйк.

Бармак уены “Сәяхәткә җыендык”

Автобуска утырдык

Сәяхәткә җыендык.

Би-би-би-би-би

Сәяхәткә җыендык.

Барабыз урам аша,

Безгә кояш елмая

Би-би-би-би-би

Безгә кояш елмая

 (балалар әти-әниләр белән төрле формадагы фликерлар кисеп курчак силуэтларына ябыштыралар).

Тәрбияче:  Рәхмәт сезгә, балалар, әйдәгез без Светофор абый белән саубуллашыйк. Ә үзебез машинага утырып кире бакчабызга кайтыйк. Менә сәяхәтебездән дә кайттык. Балалар, без бүген нинди яхшылыклар эшләдек? Мин сезгә һәрвакытта да  иминлек телим, әти-әниләрегезне тыңлап, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп исән –сау яшәргә язсын.

Әлмәндәр  бабай : Рәхмәт, балакайларым, сезнең ярдәм белән мин бик күп нәрсәләр белдем. Хәзер курыкмыйча юлга чыгам инде. Оныгым  көтә

торгандыр. Сезгә күчтәнәч калдырам, мин киткәч тәрбияче апагыз сыйлар үзегезне.  Сау булыгыз, балалар! (Әлмәндәр бабай чыгып китә)

                                   Балтач муниципаль районы

                           МБМББУ «Сәрдек балалар бакчасы”

      Җәяүлеләр иленә сәяхәт

(зурлар төркеме балалары һәм  аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

               

                                                                                         

                                                                                       Тәрбияче: Җәмилева А.Р.

                                                                                                         I кв.категория

                                       

                                   

                                        2017-2018 нче уку елы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы

Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги  для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Зурлар төркеме балалары өчен "Карга боткасы" бәйрәм сценарие.

Матур бизәлгән залга кара каргалар очып керә. Балалар ярымтүгәрәккә кереп басалар. Өйдән-өйгә йөреп сый җыю, җырлар, төрле биюләр башкару, шигырьләр сөйләү, татар халык уеннары уйнау. Шул арада әби, б...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...