“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).
план-конспект занятия по логопедии (подготовительная группа) по теме

Колпакова Татьяна Поликарповна

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы максатларга ирешү өчен, мин үземнең эшемдә төрле сөйләм күнегүләре, бармак уеннары, җырлы – биюле уеннар, хәрәкәтле уеннар, сынамышлар, эндәшләр,шигырьләр кулланам.

Шөгыльләрдә тирә – юньгә дустанә мөнәсәбәт, узара мәрхәмәтлелек  тәрбияләүгә дә игътибар итәм. Сезнең игътибарыгызга шөгыльләремнең берсенең конспектын тәгъдим итәм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы максатларга ирешү өчен, мин үземнең эшемдә төрле сөйләм күнегүләре, бармак уеннары, җырлы – биюле уеннар, хәрәкәтле уеннар, сынамышлар, эндәшләр,шигырьләр кулланам.

Шөгыльләрдә тирә – юньгә дустанә мөнәсәбәт, узара мәрхәмәтлелек  тәрбияләүгә дә игътибар итәм. Сезнең игътибарыгызга шөгыльләремнең берсенең конспектын тәгъдим итәм.

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Максат:

-Балаларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

-Сөйләмне хәрәкәтләр белән баету;

-Бәйләнешле сөйләм телендә халык аваз иҗаты куллану;

-Балаларда игътибарлылык, мөрхәмәтлелек , кешелеклелек хисләре тәрбияләү;

-Балаларны активлаштыру, темага кызыксыну уяту.

Җиһазлау: уенчыклар, плакатлар, кисек хәрефләр, “серле тәгәрмәч”, магнитофон язмасы.

-Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз әле. Без бүген сезнең белән сәяхәткә барырбыз. Нәрсәләргә утырып барырбыз икән? (балалар транспорт  төрләрен атыйлар).Мин  “тылсымлы келәмгә” утырып барырыга тәкъдим итәм.Очкан вакытта күңеллерәк булсын өчен уйнап та алыйк әле.Уен (хәрәкәтләр белән).

Ямьле илдә без иң матур гөлләр,

Гөрләп үсәбез без бәхетлеләр.

Алсу гөлләргә күмелгән безнең тирә – як,

Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл безнең балачак.

Менә килеп тә җиттек. Ләкин  “келәмнән” чыгар өчен бер бирем үтәргә кирәк.Уен  “Сүз уртасында нинди сузык аваз ишетелә?”

-Тирә – як нинди матур! Без бик гүзәл илдә икән бит. Карагыз әле, монда нәрсә язылган?(балалар укыйлар). “Күңелле уеннар һәм белем иле” диелгән анда. Ә бу илдә безгә барыбызгада күңелле булыр дип ышанам.Балалар, тәрәзәгә борылып карыйк әле, бу гүзәл илдә нинди матур табигатъ!Әйдәгез, бер – беребезгә, табигатъкә хәерле иртә телик. (хәрәкәтләр белән).

Хәерле иртә, агачлар!

Хәерле иртә, кошлар!

Хәерле иртә, табигатъ!

Хәерле иртә, дуслар! (балалар утыралар).

-Тыңлагыз әле, бу илдә радиотапшыру башланды (магнитофон язмасына язылган сүзләр ишетелә).

-Хәерле иртә! Уңганнар, шатлар иленә рәхим итегез!Бу илдә бар да уянды. Эшләребез уң, телләребез көр булсын өчен күнегүләр ясыйбыз.

Һәр көнне иртән син күнегүләр ясыйсың икән:

Аякларың тып – тып басып тора,

Кул – канатларың гел талпынып очып тора.

Уянсын тел дә! Тыңла син, көлмә:

Күнегелгәнме, күнегелмәгәнме, күнегелмәгәнне күнектерергә,

Күнеккәннәргә күмәкләп бергә тел күнектерергә

Кирәк тернәкләндерергә!

-Әйе шул, дөрес. Матур сөйләшү өчен телне күнектерергә кирәк.(тел һәм иреннәр өчен күнегүләр ясау).Телебез матур итеп сөйләшсен өчен бармакларны да уйнатып алыйк әле.

Бармакларымны саныйм, берәнләп бүлеп карыйм:

Баш бармак – бер, әтигә – әти өйдә баш кеше.

Имән бармак – монысы – әнкәемнең өлеше.

Бер булды. Ике булды. Урта бармак – өченче.

Бусы инде билгеле – әбиемә тиешле.

Дүрткә абый чиратта – аңа атсыз бармагым.

Ай, үзем иң азакта, чәнти булып калганмын.

Чәнти – чәнти – чәнтекәй – ул да мин дә бәләкәй!

Бишебезгә биш тиде – һәркемгә өлеш тиде!

-“Тырышкан табар – ташка кадак кагар” ди татар халык мәкале. Сез бик тырышып күнегүләр ясагач, дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәндегез. Тел көрмәкләндергечләр дә әйтеп карыйк әле.

-Кара карга кардан бара канатларын кага – кага.

-Таулар биек таулардан тал бөресе балланган.

-Көчле кеше өчлы шөшле белән шушы төшне тиште.

-Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Бераз телебез дә, бармаклар да арып китте, ял итеп алыйк әле(хәрәкәтләр белән).

-Хәзер бераз ял итик, тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк, сикергәләп тә алыйк.

Уңга – сулга күз салыйк, муеннарны боргалыйк.

Ишкәкләрне нык тотыйк, беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк, үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк, тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

-Балалар, карагыз әле, нинди зур имән агачы үсеп утыра,ә яфраклар астында бик күп рәсемнәр күмелгән. Мин аларны берәм – берәм алам, ә сез игътибар белән карагыз һәм рәсемдә нәрсә сүрәтләнгәнен сөйләп бирерсез.(ТРИЗ элементлары кулланып балалар сөйләп бирәләр).

-Инде “Күңелле уеннар һәм белем иле” белән хушлашу минутлары да килеп җитте.Балалар, сезгә бу гүзәл илдә ошадымы? Нәрсәләр ошады? Ни өчен? (балалар җавабы).

- Әйдәгез бер уйнап та алыйк әле. Татар халык уены “Түбәтәй”. (түбәтәй кемдә кала, шул бала шигырь сөйли).

Марат: (хәрәкәтләр белән)

-Рәхмәт сиңа, җылы кояш, якты нурлар сибәсең.

Рәхмәт сиңа, кара туфрак, безгә байлык бирәсең.

Айсылу:

-Без бәхетле, шат балалар, без кайгыны белмибез,

Эх, ямьле соң, күңелле соң,безнең туган илебез.

“Куңелле балачак” җыр көенә кисек хәрефләрдән  “Сау булыгыз!” дип язып куялар.

Кулланылган әдәбият.

1. ЮнусоваФ.Ш. Кашапова З.Ф”Гөлбакча”. Балалар бакчасы өчен хрестоматия. Казан 1990 ел.

2.  “Раушан көзге”. Татар балалар әдәбиятеннән хрестомотия. Казан 1996 ел.

3. Маьярова. “Кызыклы шигырьләр”. Казан, 1992 ел.

4. Ягъфаров Р.  “Кәҗә мәкәрҗә”, Казан, 1994 ел.

5.Исмагыйлова С.Г.  “Туган тел – очар канат”. Яр чаллы, 1994 ел.

6. Дәрзәман Җ.  “Безнең әлифба”. Казан, 1990 ел.

7. Мәгәриф.1997 ел, №11


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты.

. Гади предметларны сурәтләгәндә тиешле сурәтләү чаралары  кулланып үз-үзеңә һәм мөмкинчелекләреңә ышаныч формалаштыру....

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

Сценарий "Көз матур бер көндә". Урта яшьтәге балалар төркеме өчен.

Көз матур бер көндә. (Урта яшьтәге балалар төркеме өчен) ...