Уртанчылар төркеме балалары белән Воскобович уеннары аша тирә – як белән танышу буенча шөгыль конспекты.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Марданова Ильзиря Табрисовна

Шәмәхә урманга сәяхәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_respublikasy_zelenodol_munitsipal_rayonynyn.docx14.7 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының “Гомуми төрдәге № 31 “Чишмә” балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе”

Уртанчылар  төркеме балалары белән Воскобович уеннары аша тирә – як белән танышу буенча шөгыль конспекты.

ТЕМА:

“Шәмәхә урманга сәяхәт”

Әзерләде:

Тәрбияче Марданова И.Т.

Зеленодол шәһәре, 2014 ел.

Максат:

- балаларны В.В. Воскобович уеннары белән таныштыру һәм шул уеннар белән уйнарга өйрәтү;

- танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерү;

- төс һәм форманы  тоемлап үзләштерү сәләтен үстерү;

- уен ситуациясе барлыкка китерү, кызыксынучанлык  үстерү.

Җиһазлар: “Фиолетовый лес”, “чудо крестики”.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген бал корты Жужа янына  кунакка барырбыз.  Барабызмы?

Балалар: Әйе, барабыз.

Тәрбияче: Менә Жужа үзе дә. Исәнме, Жужа.

Жужа: Исәнмесез, балалар. Мин сезне бик сагынып көттем. Сез килгәнне белгәч, камыр басып куйдым, пирог пешереп, сезне сыйлыйсым килгән иде. Тик менә минем камырыма эчлек юк икән. Ә эчлек ясар өчен миңа 4 алтын җимеш кирәк. Тик ул җимешләр тылсымлы урманда гына үсә һәм кыш җитәр алдыннан гына өлгерә икән. Балалар, шул  урманга барып, биремнәргә җавап табып, җимешләр алып кайтырга булыша алмассызмы икән. Минем үземнән генә булып чыкмас шул. Булышасызмы?

Балалар: Әйе.

Жужа: Рәхмәт, балалар. Әйдәгез, без хәзер паравозикка утырыйк та, тылсымлы урманга юл тотыйк.         Уен: Паравозик.

Менә килеп тә җиттек.

Тәрбияче: Балалар, безне бу урманда ворон Метр каршы ала. Балалар, игътибар белән карагыз әле тылсымлы урманда нинди ел фасылы? Әйе, дөрес көз, тик бу әле иртә көз, яфраклар әле коелып бетмәгән. Әйдәгез әле яфраклар тизрәк коелып бетсен өчен җилгә әверелеп, җил булып исәбез. Яфраклар тизрәк коелып бетсен өчен, әйдәгез аларны җыеп алабыз. (Балалар һәрберсе 4 әр яфракны төсен әйтеп өзеп алырга тиеш).

Жужа: Рәхмәт балалар булдырдыгыз. Ворон Метр безгә беренче алтын җимешне бирде. Ә хәзер икенче бирем. Менә шушы урман алачыгында  хайваннар калтырап утыралар. Ни булган икән аларга? Дөрес балалар, алар туңганнар. Ни өчен? (балалар белән хайваннарның исемнәрен әйтү һәм аларга өй сайлау).  Куянга иң кечкенә өй, төлкегә иң тар, тиенгә түгәрәк ишеклесе, аюга иң зурысы.

Тәрбияче:  Булдырдыгыз балалар. Менә икенче алтын җимешне дә алдык. Ә хәзер әйдәгез, өстәл артына утырып башка хайваннарга да өй ясап бирик (конструкторлар һәм схемалар белән эш).

Жужа : Юлны дәвам итәбез. Әйдәгез кабат тылсымлы урманга юл тотабыз. Уен: Тигез юл буйлап.

Тәрбияче: Тылсымлы урманда безне яңа бирем көтә. Капитан Гусьның мачтасындагы флажокларны көчле җил таратып ташлаган. Ул бездән ярдәм сорый. Ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: (Балаларны чакырып һәрберсенә төсне атап флажокларны кирәкле мачтага урнаштырырга әйтә).

Менә өченче алтын җимешне дә алдык. Саныйбыз ничә алтын җимеш алдык без? Ничәне табасы калды?

Жужа: Балалар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.Физкультминутка - Көз.

Яфраклар коелды, хайваннар өйле булды, кошлар җылы якларга киттеләр- балалар урманда нәрсә җитми? Әлбәттә –кар. Мин  үзебезнең шәһәребездән берничә кар бөртеге алып җибәргән идем. Әйдәгез, тылсымлы урманда кар яудырабыз. Һәрбер бала кар бөртеге элеп чыга. Беренче кечкенә кар бөртекләрен, икенче уртача зурлыктагыларын, соңыннан зурлар тезәбез.

Тәрбияче: Менә без 4 алтын җимешне дә җыеп алдык һәм аны Жужага бирәбез. Ул безгә тизрәк тәмле пирог пешереп бирсен.

Жужа: Камырым инде әзер, эчлек ясап пешереп кенә аласы калды. Мин киттем.

Ниһаять пирог пешеп чыкты. Бу сезгә миннән күчтәнәч. Хәзер, төркемегезгә кайтып, тәрбияче апаларыгыз беләп тәмләп чәй эчеп алыгыз! Саубулыгыз, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .Эшне башкарды : Сарман №3 "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Лилия Ф....

Танып - белү, эзләнү белем өлкәсе буенча шөгыль конспекты: «Беренче чәчәкләр».

Беренче чәчәкләр темасына багышланган шөгыль конспекты....

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...