юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль конспекты
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

юл йөрү кагыйдәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yul_yoru_kagyydlre.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

   Юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль конспекты  .

Тема: “Светофор нәрсә ул?”

Максат: 1)Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

               2)Светофор белән таныштыру.

               3)Алган белемнәрен куллануларына ирешү.

Җиһазлар: Светофор, төсле карандашлар, альбом бите.

 Шөгыль барышы:

    Тәрбияче: “Исәнмесез, балалар.  Хәзер мин сезгә әкият сөйлим. Борын-борын заманда яшәгән ди бер малай. Ул малайның исеме Светофор булган, ди. Көн саен иртән әнисе белән бакчага барганда ул юл аркылы чыга алмыйча бик озак торган,ди. Чөнки юлда машиналар йөриләр дә йөриләр, бер дә туктамыйлар,ди. Светофор: “Эх шушы машиналарны туктатып торып булса иде”,- дип хыялланган. Һәм бер көнне ул бик матур төш күргән. Имеш, Светофор бик матур урманда йөри икән, аңа бер тылсымчы очраган. Тылсымчы Светофордан нинди теләкләрен бар, дип сораган. Светофор үзенең теләген аңа әйткән: “Урам аркылы чыкканда, машиналарны туктатып тора торган әйбер булсын иде”,- дигән. Тылсымчы аңа бер таяк биргән. Таякның башында өч төстәге күзе бар икән. Тылсымчы әйткән: “Менә бу кызыл төс янса, кешеләр дә, машиналар да туктап торсыннар; сары төс янса, кузгалырга әзерләнсеннәр; ә яшел төс янса, барысы да кузгалып китсеннәр.” Светофор уянып киткән дә, төшен әтисенә сөйләп биргән. Әтисе шуннан соң шундый утлар ясап, урамнарга тезеп чыккан. Бу өч төсле утларга светофор дип исем биргәннәр.Кызык әкиятме балалар?”

Балалар: “Әйе.”

Тәрбияче: “Ә хәзер, әйдәгез светофор белән якыннанрак танышыйк инде. Менә ул безнең. Димәк, Кызыл төс туктарга, сары төс әзерләнергә, яшел төс китәргә куша. Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Мин кызыл төстәге түгәрәк күрсәтсәм, чүгәләп утырасыз,  сарыны күрсәтсәм, торып басасыз, яшелне күрсәтсәм,урында таптанасыз. Әйдәгез, башладык.”

    Уен уйнала.

Тәрбияче: “Кызык уенмы, балалар?”

Балалар: “Әйе,кызык.”

Тәрбияче: “Без сезнең белән шулай светофор әмерләрен үтәргә өйрәндек. Әйдәгез, хәзер буяу карандашларын алыйк та кәгазьләргә светофор рәсеме ясыйк.”

Балалар рәсемнәр ясыйлар. Тәрбиячегә күрсәтәләр.

Тәрбияче: “Булдырдыгыз, балалар. Бик матур рәсемнәр ясадыгыз. Бу рәсемнәрне әниләрегезгә бүләк итегез һәм аларга да юл аркылы ничек чыгарга икәнлеген аңлатыгыз. Килештекме?”

Балалар: “Килештек.”

Тәрбияче: “Алайса, бүгенгә дәрес тәмам.”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .Эшне башкарды : Сарман №3 "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Лилия Ф....

Танып - белү, эзләнү белем өлкәсе буенча шөгыль конспекты: «Беренче чәчәкләр».

Беренче чәчәкләр темасына багышланган шөгыль конспекты....

Рәсем ясау һәм дөрес туклану буенча шөгыль конспекты: «Яшелчәле аш».

Программа эчтәлеге:1.     Дөрес туклану турындагы белемнәрне киңәйтү.2.     Дөрес туклану теләген булдыру.3.     Өстәл артында үз – үз...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...