Сценарий "Көз матур бер көндә". Урта яшьтәге балалар төркеме өчен.
методическая разработка

Муллагулова Лилия Альфировна
Көз матур бер көндә. (Урта яшьтәге балалар төркеме өчен)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Көз матур бер көндә

(Урта яшьтәге балалар төркеме өчен)

Алып баручы. Балалар, без бүген сезнеӊ белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигатьтә барлык үсемлекләр әйтерсеӊ лә берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән: агачларда сары-кызыл яфраклар.

Залга кулларына көзге яфраклар тоткан балалар керә.

«Яфраклар бәйрәме» дигән җырлы бию башкарыла.

1. Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле

- Кушыл син яңа җырга.

Кушымта:

Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак –

Көзнең матур чаклары

2. Оча яфрак, уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме!

Кушымта.

Җыр бетүгә, балалар яфраклар артына качалар. Алып баручы яфракларны җыя.

Алып баручы. Күпме матур яфраклар. Мин  аларны җыеп, вазага зур букет ясап утыртыйм әле.

1 нче бала. Менә көз килде.

Салкынча җилле.

Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

2 нче бала. Бездәге кошлар

Көньякка китте.

Сизелмичә дә

Җылы җәй үтте.

3 нче бала. Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга:

Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга.

«Көз килде» җыры башкарыла.

4 нче бала. Көзге матур бер көндә

Куян йөгергән өенә.

Аланнар буйлап та,

Болыннар буйлап та.

Кәрзинендә булган, ди,

Төрледән-төрле гөмбә.

Кулына кәрзин тотып, зур Куян керә.

Куян.        Бүген иртән әни миӊа

Кушты гөмбә җыярга.

Һәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

Матур көй яӊгырый. Сикергәләп, җырлый-җырлый, ике нәни Куян керә.

Куяннар (җырлыйлар).

Без дә бит сезнеӊ кебек

Табигатьнеӊ баласы.

Дөнья киӊ ул, һәркемгә

Җитәр аныӊ һавасы.

Кушымта:

Ал да булаек әле,

Гөл дә булаек әле.

Без җырламый, кем җырласын,

Без дә җырлаек әле.

Аланда төрле-төрле гөмбәләр баш калкыта.

2 Ак гөмбә (бергә).

Без – ак гөмбә,

Без – батыр гөмбә.

Курыкмыйбыз беркемнән дә,

Менә шундый кыю гөмбә.

2 Гөреждә (бергә).

        Без - г


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...

“Яшелчәләр” (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)

    (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме  өчен оештырылган әшчәнлек)...

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...

Тема:“Чебиләр” физкультура эшчәнлеге. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме

Максат: тигезлек саклап билгеле бер мәйданда тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп йөрү,сибелеп йөгерү; билгеле юнәлештә тар сукмак буйлап алга таба бару,гәүдәне төз тотып туры атлап барырга өйрәтү...