“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)
календарно-тематическое планирование по развитию речи (младшая группа) по теме

Назмутдинова Гульнара Гайсовна

"Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_teld_soylshbez.docx39.92 КБ

Предварительный просмотр:

 “Туган телдә сөйләшәбез” укыту методик  комплекты буенча

  беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшьлек ) өчен

2016-2017 нче уку елына

комплекслы – тематик план

Танып –белү эшчәнлеге

Бүлек тема-лары

Тема

Бурычлар

Эшчәнлек саны

Үткәрү вакыты

1.

Безнең балалар бакчасы

Чишенү бүлмәсен карау

1) балаларны чишенү бүлмәсе, андагы җиһазлар белән таныш-тыру, төркемдәге (группадагы) бүлмәләрдә ориентлашу тәҗрибәсе туплау; 2) балалар-ның кабул итү сәләтен, игътибарын, диалогта катнашу теләген үстерү; 3) җиһазларга сакчыл караш тәрбияләү.

1

6 сентябрь

2.

Йомшаккай бездә кунакта

1) балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү, тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру, уенчык исемнәрен һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру;

2) тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү;

3) сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу)

кулланырга гадәтләндерү, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

1

13 сентябрь

3.

Йомшаккай тагын  бездә кунакта

1) уенчыкларны карарга һәм аларның аерым өлеш ләрен билгеләргә өйрәтү, уенчыкларның исемнәрен, өлешләрен әйтү; төсен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләрне актив сүзлеккә кертү;

2) тәрбияче соравына кычкырып җавап бирү осталыгын үстерү;

3) сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, кызыклы уенчыклар белән уйнаудан

тәм табу, шатлык хисләре тәрбияләү.

1

20 сентябрь

4.

Тупны коткарабыз

1) рәсемнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү;2) балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, тәрбияче артыннан аерым сүзләрне һәм фразаларны актив кабатлауларын үстерү;3) башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

1

27 сентябрь

5.

Юыну бүлмәсен карау

1) балаларны юыну бүлмәсендәге предметлар (сабын, сөлге, кран, су, теш щёткасы, теш пастасы) белән таныштыру, функциональ билгеләнешләре турындагы күзаллауларын ачыклау;2) сүзләрне төрле грамматик формаларда (сабын, сабынны, сабын белән һ.б.) куллану осталыгына ирешү, балаларның сөйләм активлыгын, инициативасын үстерү; 3) балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү)

1

4 октябрь

6.

Көз

Көзге табигать

1)балаларның көз (табигатьтәге үзгәрешләр, кешеләрнең киеме һ.б.) турында гади күзаллауларын формалаштыру; 2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, тәрбиячене тыңлый белү осталыгын үстерү;3) көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.

1

11 октябрь

7.

Җиләк-җимешләр

1) тышкы билгеләре һәм тәме буенча җиләк-җимешләрне аерырга өйрәтү, җиләк-җимешләр һәм аларның уңышын җыеп алу турын да күзаллауларын киңәйтү, җиләк-җимешләрнең исемнәре һәм алар ның билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү;2) балаларның игътибарын, кабул итү һәм сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3) балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) куллана белергә гадәтләндерү, әйләнә-тирә табигать объектларына кызыксыну тәрбияләү.

1

18 октябрь

8

 “Безнең Алсу” ресиясеннән рәсем

1) рәсемдәге предметларны таный һәм исемен әйтә белергә, рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү, сүзлекне активлаштыру;2) балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен ишетә һәм үти белүләренә ирешү;3) рәсемне кызыксынып карау теләге тәрбияләү.

1

25 октябрь

9

Яшелчәчеләр: помидор, кыяр, кишер

1) балаларның помидор, кыяр, кишер турындагы белемнәрен ныгыту; помидор, кыяр, кишернең форма, төс, тәм үзенчәлекләре (кызыл, йомшак, шома, тәмле, сусыл, шар формасындагы помидор; яшел, каты, шома, кытыршы кыяр; шома, кызыл, тәмле, каты кишер) белән таныштыру;2) балаларның сенсор тою сәләтен, тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;3) балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, зурлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

1

1 ноябрь

10-11

Мониторинг

2

8,15 ноябрь

12

Мин дөньяның бер кешесе

Минем исемем бар.

1) баланы үзенең һәм иптәшләренең исемен әйтергә өйрәтү, исем нәрне истә калдырырга, оялчанлыкны җиңәргә ярдәм итү; 2) тәрбияче әйткәнне ишетергә һәм аңларга, кайбер фразаларны (Минем исемем — Алсу) кабатларга күнектерү; балаларның хәтерен, игътибарын үстерү;3) балаларда зурларга һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү

1

8 ноябрь

13

Бу – мин.

1) организм һәм аның өлешләре турында балаларда күзаллау формалаштыру, үзләрен бербөтен итеп кабул итәргә өйрәтү, гәүдә өлешләре турында белемнәрен ачыклау һәм ныгыту;2) гәүдә өлешләренең атамалары (баш, күзләр, колаклар, борын, авыз, тешләр, чәч, куллар, аяклар) хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; 3) үзеңне, гәүдә өлешләреңне ярату, игътибарлы булу, культура-гигиена күнекмәләрен үтәү теләге тудыру.

1

15 ноябрь

14

Минем әйләнә-тирәм

Яраткан уен бүлмәбез.

1) балаларны балалар бакчасы шартларына ияләндерүне дәвам итү, төркемдәге уен бүлмәсе, андагы махсус почмаклар белән таныштыру, «һәр әйбернең үз урыны» дигән төшенчәне аңлату һәм ныгыту;2) сүзләрне һәм кыска фразаларны ачык әйтүләренә ирешү, сүз байлыгын үстерү;3) җиһазларга сакчыл караш һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык тәрбияләү

1

22 ноябрь

15

КамАЗ машинасы.

1) балаларны КамАЗ машинасын һәм аның өлешләрен танырга, исемен әйтергә өйрәтү; уенның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясау осталыгы булдыру; 2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, хәтерен, сөйләмен, уңай эмоцияләрен үстерү; 3) балаларда йөк транспортына, өлкәннәр хезмәтенә карата кызыксыну уяту

1

29 ноябрь

16

“Безнең урам”

1) балаларны урам, андагы объектлар, күренешләр белән таныштыру, аларга карата кызыксыну тудыру;2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сүз байлыгын үстерү;3) урамга соклану хисе тәрбияләү

1

6 декабрь

17

Яңа ел бәйрәме

Электр лампасы белән таныштыру

1) электр турында балаларга гади төшенчә бирү (электр тогы электр чыбыкларында «яши»; утны яндыру өчен, өзгечкә (выключательгә) басарга кирәк, шуннан соң электр чыбыкларыннан ток йөри башлый); электр, ток, чыбык, өзгеч (выключатель) сүзләре хисабына сүзлекне үстерү һәм активлаштыру;2) балаларның игътибарын, хәтерен, кабул итү сәләтен үстерү; ток белән бәйләнешле булган куркынычсызлык ка гый дәләрен балаларга җиткерү;3) сакчыллык тәрбияләү.

1

13 декабрь 

18

Гирлянда

1) балаларга гирлянда турында башлангыч белемнәр бирү, электр тогы турындагы күзаллауларын ныгыту; кызыл, яшел, сары төс ләрне таный һәм аера белергәкүнектерү;2) балаларның игътибарын, кызыксынучанлыгын, шатлык хисләрен үстерү, сүз байлыгын киңәйтү;3) күмәк эшчәнлектә катнашу теләге тәрбияләү

1

20 декабрь

19

Яшел чыршы

1) балалар белән чыршыны бергәләп карау, Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм баету; 2) балаларның «Яңа ел бәйрәме» темасы буенча сүз байлыгын активлаштыру, тәрбияче соравына җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстерү;3) матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре, чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү

1

27 декабрь

20

Кыш

Ап-ак кар ява

1) балаларны кар һәм аның үзлекләре (ак төстә, эри, йомшак, салкын, җиңел) белән таныштыру, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү; 2) балаларның сүз байлыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү; 3) кышкы табигатькә соклану хисе, бергәләп уйнау теләге тәрбияләү.

1

10 январь

21

Алсу урамга җыена

1) балаларның кышкы киемнәр турындагы белемнәренә төгәллек кертү; урамга чыкканда киенү эзлеклелеген һәм киемнәрне истә калдыру, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү;2) балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, сүз байлыгын үстерү;3) башкаларга ярдәм итү теләге булдыру, киемнәргә сак караш тәрбияләү.

1

17 январь

22

Ләйлә суыктан курыкмый

1) рәсемне карарга, рәсемдә ясалган предметларны танырга, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү; предметларны, эш-хәрәкәтне, төсне белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүзлекне активлаштыру, рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә күнектерү; 2) кабул итү сәләтен, игътибарны, хәтерне үстерү; 3) сюжетлы рәсемнәр карарга теләк уяту.

1

24 январь

23

Күгәрченнәр, чыпчыклар – безнең нәни кошчыклар

1) мәйданчык тагы җимлеккә килгән кошларны күзәтү, исемнәрен әйтү; гөр-гөр, чырык-чырык, кар-кар аваз ияртемнәрен ачык итеп әйтер гә күнектерү; томшык, сикерә, гөрлиләр, җим, чүплиләр, чырыл дый, җитез, өлгер сүзләре хисабына сүзлекне баету;2) балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;3) кошлар турында кайгырту, аларга ярдәм итү теләге тәр-бияләү.

1

31 январь

24

Әтиләр һм әниләр, бабайлар һәм әбиләр

Безнең әтиләр

1) балаларны әтиләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәрне карарга, аларның эчтәлеген аңларга өйрәтү; эш-га-

мәлләрне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү;74

2) балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, сүз байлыгын үстерү;3) төрле һөнәр кешеләренә һәм әтиләр хезмәтенә карата кызыксыну уяту.

1

7 февраль

25

Безнең апа

1) тәрбияче ярдәмчесе хезмәте белән бәйле эш-хәрәкәтләрне әйтергә өйрәтү (савыт-саба юа, ашарга алып килә, сөлгеләрне ал-маштыра, бүлмәне җыештыра һ.б.);сүзлекне активлаштыру, яңа сүзләр белән баету; уенчыкларны күләмнәре (зур, кечкенә) буенча классификацияләргә өйрәтү;2) балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү, тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү, катлаулы булмаган биремнәрне үтәү осталыгын үстерү;3) әйләнә-тирәдәге кешеләр хезмәтенә кызыксыну һәм тыңлау-чанлык тәрбияләү.

1

14 февраль

26

 “Алсу бәйрәмгә җыена” дидактик уен

1) өс киемнәре, аларның төсе һәм материалы белән таныштыруны дәвам итү, сүзлекне активлаштыру: ефәк, ак, чәчәкле кебек яңа сүзләр кертү; 2) балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, сорауларны ишетә һәм аларга бер сүз яки кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын үстерү; 3) курчаклар белән уйнарга теләк уяту, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү

1

21 февраль

27

Безнең әниләр.

1) балаларны әниләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәрнең эчтәлеген аңларга өйрәтү; эш-хәрәкәтне белдерә тор-ган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү;2) балаларның кабул итү сәләтен, куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, игътибарын үстерү; 3) төрле һөнәр кешеләренә һәм әниләр хезмәтенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.

1

28 февраль

28

Халык иҗаты

Матрешкалар (ачу, җыю).

1) балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матрёшкалар) белән таныштыруны дәвам итү; матрёшканы ачарга һәм дөрес итеп 81

җыярга өйрәтү, сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру, балаларны үзләренә әйтелгән (мөрәҗәгать ителгән) сүзләрне тыңларга күнектерү;

2) игътибарны, хәтерне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3) уенчыкларга сакчыллык, халык иҗатына кызыксыну тәрбияләү

1

7 март

29,30,31

Мониторинг

3

14, 21, 28  март

32

Яз

Яз, яз килә...

1) балаларга язгы күренешләр (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела) турында башлангыч белемнәр бирү, сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру;

2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын үстерү; 3) табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксындыру.

1

4 апрель

33

Җәнлекләр урманда яшиләр

1) җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү; 2) балаларның диалогик сөйләмен активлаштыру, фикерләвен,

мөстәкыйльлеген үстерү; 3) җәнлекләр белән кызыксындыру.

1

11 апрель

34

Сыерчыклар, карлыгачлар килде

1) балаларны үзләренә таныш кошларны рәсемнән танырга һәм исемнәрен әйтергә өйрәтү; балаларның сүз байлыгын арттыру, сүзлеккә сыерчык, сыерчык оясы, карлыгач сүзләрен кертү; 2) игътибарны, күзәтүчәнлекне, тәрбияче белән аралашу, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3) кошлар һәм табигать белән кызыксынуларына ирешү, кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү.

1

18 апрель

35

Песиле тал бөреләрен карау

1) балаларны песиле тал, аның өлешләре (ботаклар, бөреләр) белән таныштыру, табигатьтәге язгы күренешләр турында белемнәр формалаштыруны дәвам итү; сүз байлыгын киңәйтү һәм песиле  тал, ботак, бөре, йомшак, хуш исле сүзләре исәбенә сүзлекне активлаштыру; 2) балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген, хәтерен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;3) табигать белән кызыксыну, табигать матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү.

1

25 апрель

36

Җәй

Тузганак чәчәген карау

1) балаларны үсемлекләр белән таныштыруны дәвам итү; тузганак чәчәген күрсәтү, аны танырга, исемен әйтергә, төзелеше (чәчәге, сабагы, яфраклары) буенча аера белергә өйрәтү; сүз байлыгын үстерү; тузганак, чәчәк, сабак сүзләрен сөйләмдә активлаштыру;2) балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзә түчәнлеген үстерү;3) табигать белән турыдан-туры аралашудан шатлык хисләре уяту, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү

1

2 май

37

Йорт хайваннары

1) балаларның йорт хайваннары (сыер, ат, песи, эт) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар) киңәйтү, хайваннарның исемнәрен, хәрәкәтләрен әйтергә күнектерү; 2) сүзлекне баету, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү; 3) йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү.

1

16 май

38

Балалар тавык һәм чебиләр ашата

1) балаларны рәсемне карарга, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә, тәрбияче һәм иптәшләренең сөйләгәннәрен тыңларга

өйрәтүне дәвам итү;

2) сөйләмне томшык, тавык, чебиләр, табак кебек сүзләр хисабына баету, игътибарны, хәтерне, образлы фикерләүне үстерү;

3) йорт кошларына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү

1

23 май

39

Ком һәм аның үзлекләре

1) балаларны комны тикшерергә (комны учка алырга, йомарларга һәм сибәргә), төсе буенча аның дымлылыгын билгеләргә өйрәтү; 2) коры, дымлы, юеш, сибелүчән, сибелә, әвәләү сүзләре хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү, игътибарны, сенсор тою сәләтен үстерү;  3) ком белән уйнарга кызыксындыру.

1

30 май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Яшелчәләр” (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)

    (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме  өчен оештырылган әшчәнлек)...

Тема:“Чебиләр” физкультура эшчәнлеге. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме

Максат: тигезлек саклап билгеле бер мәйданда тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп йөрү,сибелеп йөгерү; билгеле юнәлештә тар сукмак буйлап алга таба бару,гәүдәне төз тотып туры атлап барырга өйрәтү...

« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...

Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.

Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерүТәрбия бурычы: әкият геройлары  белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уятуҮстерү бурычы: Балаларның...

Беренче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль “Алмалар”

Әйләнә тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияченең гади сорауларына балаларның җавап бирә белү сәләтләрен үстерү. Кулларның вак моторикасын үстерү....