Главные вкладки

    « Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)
    консультация (младшая группа)

    Лейсан Гарипова

    Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы

     

    Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.

    Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.

    Максат.  Ата-аналарда, сәламәтлеккә карата актив педагогик караш тәрбияләү.

    Бурычлар:
    1)    белем бирү: ата - аналарга баланың  сәламәтлеге,  тәрбия процессын оештыру буенча педагогик белем, күнекмә үстерү  шартлары тудыру.
    2)    тәрбия: гаиләдә балага тәрбия бирү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен уңайлы шартлар тудыру, балага  физик тәрбия  бирү өчен җиһазларны мөстәкыйль рәвештә ясарга өйрәтү.
    3)    оештыру: белем һәм тәрбия бирү процессы сыйфатын яхшырту буенча коллектив карар кабул итү,  төркемдә һәм гаиләләр арасында элемтәне ныгыту.
    4)    мәгълүмати: балаларның  уңышлары һәм проблемалары турында мәгълүмат бирү. 

    Структура.

    а) Консультация. “Бала сламәтлеген бергә кайгыртыйк, көндәлек режимны һәм чыныктыру чараларын үтик”.

    б) Практик өлеш. Әти-әниләр белән физкультура – мавыктыргыч хәрәкәтле                   уеннар оештыру.

    в) Күргәзмә. Физик тәрбия бирү өчен кулланылган җиһазлар  белән танышып үтү.

    Җыелышка карата әзерлек. Балалар һәм ата-аналар арасында  анкета (сорашып белешү) үткәрү һәм аны  анализлау.

    Ата-аналар җыелышының барышы. Зал физик тәрбиягә кагылышлы плакатлар белән бизәлгән. 

    Тәрбияче. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр. 22 гаиләдән  20 гаилә эгъзасы теркәлгән.

    Җыелышыбызны башларга рөхсәт итегез. Җыелыш нәтиҗәсе итеп балалар сәламәтлегенә кагылышлы сорауларны ачыклап бердәм карарга килербез. Хәзер сезгә консультация тыңлап китергә тәгъдим итәм: “Бала сламәтлеген бергә кайгыртыйк, көндәлек режимны һәм чыныктыру чараларын үтик”.

       Сәламәт һәм шат күңелле. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Сәламәт шат һәм көр күңеллелектән, оптимизмнан башка була алмый кебек. Физик һәм психик сәламәтлек арасындагы бәйләнеш балаларда аеруча нык күренә. Күңел күтәренкелеге, һичшиксез, физик сәламәтлектән, организмдагы барлык физиологик функцияләрнең нормаль агышыннан туа. Сәламәт балага аралашучанлык, яшьтәшләренә якынаю, дуслары арасында була белү һәм шуны теләү хас.

          Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!

         Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен без нәрсә эшли алабыз?      

     1.Табигатьнең файдалы факторларын актив куллану: чиста су, кояш нурлары, саф һава, үләннең файдалы төнәтмәләре.

    2. Балага тыныч, уңай психологик климат кирәк. Бала булганда талашу, кычкырышу балада психологик авырулар булдыра, невроз барлыкка килә.

    3. Зурлар , баланың сәламәтлеген саклау өчен  мөмкинчелекләр булдырырга тиеш.          Иң мөһиме булып, баланың көнен дөрес итеп оештыру тора.

    Бала вакытында ашарга, йокларга, уйнарга тиеш. Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен дүшәмбе иң авыр көн. Чөнки бала шимбә һәм ял көннәрендә режимны саклдамаган.

         Көнне ничек дөрес оештырырга? Кайчан бала ашарга, уйнарга, йокларга  тиеш? Безнең киңәшләр сезгә ярдәмгә килер. (Приложение №1 таратыла).

    Баланың режим белән яшәгәндә генә, сәламәт булырга мөмкинлекләре зур.

    4. Дөрес  туклану. Ризык A,B,C,D витаминнарына, минераль тозларга (кальций, фосфор, тимер, магний) һәм белокка бай булырга тиеш. Ашау рационы төрле, ризык матур итеп бизәлгән булырга тиеш. Баланың кашыгы, тәлинкәсе, чокыры шулай ук матур булырга тиеш.

    5. Балада сәламәт яшәргә омтылыш тәрбияләу дөрес. Ул  кешенең төзелеше, сәламәтлекне саклау алымнарын накадәр иртә булса, шулкадәр әйбәт. Физкультура белән шөгелләнү кызык һәм мавыктыргыч быларга тиеш. Киресенчә булса, бала бик тиз физик күнегүлүргә кызыксынуын югалта.

    6. Йөгерү һәм йөрү баланың сәламәтлегенә  аеруча яхшы тәэсир итә. Ул йөрәк, баш мие эшчәнлеген яхшырта, сулыш органнарын ныгыта, чыныктыра. Нәрсә ул чыныгу?  Чыныгу -  табигатьнең кайбер тискәрү күренешләренә, шул ук күренешләрнең аз микъдәрдә организмга тәэсир итүе нәтиҗәсендә организмның ныгыу.

      Чыныктыру ул чыныктыру процедурасы гына түгел ә комплекслы , көн дәвамында алып барыла торган чара. Ул шулай ук һава режимын, бүлмәне эзлекле җилләтүне, һава температурасын нормада тотуны саклауны үз эченә ала. Без балалар бакчасында төрле чыныктыру чаралары үткәрәбез.  Мәсәлән, йокларга ятканда йодалы – тозлы су һәм массажлы юл аша үтәбез. Бу балаларга бик ошый һәм файдасы да бар.

      Чыныгу  иммунитетны арттырта. Чыныгуның төп максаты - организмны суыкка ияләштерү. Сез балагыз белән чыныгуның кайбер элеменнтларын булса да кулланасызмы? Сез өйегездә чыныгу процедурасы белән якыннан таныша аласыз ( Приложение №2  таратыла).

     

    Значение режима дня для ребёнка

        Правильный, соответствующий возрастным возможностям ребенка режим укрепляет здоровье, обеспечивает работоспособность, успешное осуществление разнообразной деятельности, предохраняет от переутомления. У ребенка, приученного к строгому распорядку, потребность в еде, сне, отдыхе наступает через определенные промежутки времени и сопровождается ритмическими изменениями в деятельности всех внутренних органов.

       Режим дня - это залог здоровья. Правильное физическое воспитание в сочетании с отвечающим гигиеническим требованиям режимом дня, достаточной продолжительностью сна и разумным питанием - залог нормального роста и развития ребенка. У детей, воспитывающихся в детском саду, день подчинен строгому распорядку с предусмотренными прогулками и подвижными играми на свежем воздухе, занятиями гимнастикой, ритмикой и т. д. Родителям остается следить за тем, чтобы дома, в выходные дни, режим не отличался от установленного в детском саду и ставшего для ребенка привычным. Если сын или дочь воспитываются дома, также надо выработать строгий режим и следить за его неуклонным выполнением. Они должны в одно и то же время ложиться спать и вставать, ходить гулять, заниматься, трудиться. Вот почему так справедливо отмечал выдающийся советский педагог В. А. Сухомлинский: «Я не боюсь еще и еще раз повторить: забота о здоровье - это важнейший труд воспитателя. От жизнерадостности, бодрости детей зависит их духовная жизнь, мировоззрение, умственное развитие, прочность знаний, вера в свои силы».

         Җыелышыбызны дәвам итеп, балаларны һәм әти - әниләрне мавыктыргыч хәрәкәтле уеннар уйнарга чакырам.

    1. Балалар белән гимнастика ясап алырбыз. Теләсәгез сездә рәхим итегез.

    2. Бу хәрәкәтле уенга бер әни яки әти кирәк булачак. (аю)

    3. “Кем җитез”, тупны сикертеп йөгерү. (әти – әниләрне ярыштыру)

    4. Нәтиҗә ясау.

         Ә хәзер сезне,  өйдә балаларга физик тәрбия бирү өчен, мөстәкыйль рәвештә ясалган кайбер җиһазлар белән таныштырып китәсем килә. Сезнең игътибарыгызга күргәзмә тәкъдим итәм. Балаларның җитезлеген арттыру максатыннан, менә шундый тасманы җыя торган әйбер ясарга мөмкин, монысы киндер савытына пластилин салынды авыррак булсын өчен. Ераклыкка атуда күнектерүдә  менә шундый төрле төстәге тукымалардан тегелгән туплар ярдәмгә килә. Ә бу бутылка савытыннан ясалган җиһаз нинди максаттан кулланыла дип уйлыйсыз?

    Әти-әниләр. Савытка төгәл эләгүе өчен.

    Тәрбияче. Бик дөрес. Бу җиһазларны сезгә өйдә дә ясарга һәм кулланырга  тәкъдим итәм.

       Хөрмәтле әти-әниләр, җыелышыбыз ахырына якынлаша, хәзер без сезнең белән бүген каралган сораулар буенча бергә карар кабул итәрбез. Иң элек без сезнең белән консультация тыңлап үттек һәм бер карар тәкъдим итегез.

    1.Балалар бакчасы һәм әти-әниләр белән берлектә, балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен чыныктыруның күп төрләрен кулланырга.

    2. Балалар белән мавыктыргыч уеннар ешрак оештырырга.

    3. Физик тәрбия бирү өчен өйдә кызыклы җиһазлар булдырырга.

     

       Хөрмәтле әти-әниләр, сез бу карарлар белән ризамы? Тавыш бирәбез. Бертавыштан карарлар кабул ителә. Җыелышыбыз бик кызыклы, файдалы булды.  Балагызның сәламәтлеге сезнең кулларда. Өлкәннәр азрак авырткан өйдә, бала да азрак авырта. Көндәлек режимны саклагыз, ул – сәламәт булу өчен бик мөһим. Сәламәт булыгыз. Катнашуыгыз, игътибарыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    Файл ti-nilr_ochen_chygysh_2ml.gr_.docx1018.27 КБ

    Предварительный просмотр:

    Муниципаль үзидарә мәктәпкачә белем учреждениясе «83 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы»

    « Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә»

    темасына әти –әниләр җыелышы конспекты.

    (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

                                                                                    Төзеде: тәрбияче

                                                                                 Гарипова Л. Н

    Түбән Кама

    2016 ел

    Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы

    Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.

    Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.

    Максат.  Ата-аналарда, сәламәтлеккә карата актив педагогик караш тәрбияләү.

    Бурычлар:
    1)    белем бирү: ата - аналарга баланың  сәламәтлеге,  тәрбия процессын оештыру буенча педагогик белем, күнекмә үстерү  шартлары тудыру.
    2)    тәрбия:
     гаиләдә балага тәрбия бирү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен уңайлы шартлар тудыру, балага  физик тәрбия  бирү өчен җиһазларны мөстәкыйль рәвештә ясарга өйрәтү.
    3)    оештыру:
     белем һәм тәрбия бирү процессы сыйфатын яхшырту буенча коллектив карар кабул итү,  төркемдә һәм гаиләләр арасында элемтәне ныгыту.
    4)    мәгълүмати: балаларның  уңышлары һәм проблемалары турында мәгълүмат бирү. 

    Структура.

    а) Консультация. “Бала сламәтлеген бергә кайгыртыйк, көндәлек режимны һәм чыныктыру чараларын үтик”.

    б) Практик өлеш. Әти-әниләр белән физкультура – мавыктыргыч хәрәкәтле                   уеннар оештыру.

    в) Күргәзмә. Физик тәрбия бирү өчен кулланылган җиһазлар  белән танышып үтү.

    Җыелышка карата әзерлек. Балалар һәм ата-аналар арасында  анкета (сорашып белешү) үткәрү һәм аны  анализлау.

    Ата-аналар җыелышының барышы. Зал физик тәрбиягә кагылышлы плакатлар белән бизәлгән.  

    Тәрбияче. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр. 22 гаиләдән  20 гаилә эгъзасы теркәлгән.

    Җыелышыбызны башларга рөхсәт итегез. Җыелыш нәтиҗәсе итеп балалар сәламәтлегенә кагылышлы сорауларны ачыклап бердәм карарга килербез. Хәзер сезгә консультация тыңлап китергә тәгъдим итәм: “Бала сламәтлеген бергә кайгыртыйк, көндәлек режимны һәм чыныктыру чараларын үтик”.

       Сәламәт һәм шат күңелле. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Сәламәт шат һәм көр күңеллелектән, оптимизмнан башка була алмый кебек. Физик һәм психик сәламәтлек арасындагы бәйләнеш балаларда аеруча нык күренә. Күңел күтәренкелеге, һичшиксез, физик сәламәтлектән, организмдагы барлык физиологик функцияләрнең нормаль агышыннан туа. Сәламәт балага аралашучанлык, яшьтәшләренә якынаю, дуслары арасында була белү һәм шуны теләү хас.

          Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!

         Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен без нәрсә эшли алабыз?      

     1.Табигатьнең файдалы факторларын актив куллану: чиста су, кояш нурлары, саф һава, үләннең файдалы төнәтмәләре.

    2. Балага тыныч, уңай психологик климат кирәк. Бала булганда талашу, кычкырышу балада психологик авырулар булдыра, невроз барлыкка килә.

    3. Зурлар , баланың сәламәтлеген саклау өчен  мөмкинчелекләр булдырырга тиеш.          Иң мөһиме булып, баланың көнен дөрес итеп оештыру тора.

    Бала вакытында ашарга, йокларга, уйнарга тиеш. Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен дүшәмбе иң авыр көн. Чөнки бала шимбә һәм ял көннәрендә режимны саклдамаган.

         Көнне ничек дөрес оештырырга? Кайчан бала ашарга, уйнарга, йокларга  тиеш? Безнең киңәшләр сезгә ярдәмгә килер. (Приложение №1 таратыла).

    Баланың режим белән яшәгәндә генә, сәламәт булырга мөмкинлекләре зур.

    4. Дөрес  туклану. Ризык A,B,C,D витаминнарына, минераль тозларга (кальций, фосфор, тимер, магний) һәм белокка бай булырга тиеш. Ашау рационы төрле, ризык матур итеп бизәлгән булырга тиеш. Баланың кашыгы, тәлинкәсе, чокыры шулай ук матур булырга тиеш.

    5. Балада сәламәт яшәргә омтылыш тәрбияләу дөрес. Ул  кешенең төзелеше, сәламәтлекне саклау алымнарын накадәр иртә булса, шулкадәр әйбәт. Физкультура белән шөгелләнү кызык һәм мавыктыргыч быларга тиеш. Киресенчә булса, бала бик тиз физик күнегүлүргә кызыксынуын югалта.

    6. Йөгерү һәм йөрү баланың сәламәтлегенә  аеруча яхшы тәэсир итә. Ул йөрәк, баш мие эшчәнлеген яхшырта, сулыш органнарын ныгыта, чыныктыра. Нәрсә ул чыныгу?  Чыныгу -  табигатьнең кайбер тискәрү күренешләренә, шул ук күренешләрнең аз микъдәрдә организмга тәэсир итүе нәтиҗәсендә организмның ныгыу.

      Чыныктыру ул чыныктыру процедурасы гына түгел ә комплекслы , көн дәвамында алып барыла торган чара. Ул шулай ук һава режимын, бүлмәне эзлекле җилләтүне, һава температурасын нормада тотуны саклауны үз эченә ала. Без балалар бакчасында төрле чыныктыру чаралары үткәрәбез.  Мәсәлән, йокларга ятканда йодалы – тозлы су һәм массажлы юл аша үтәбез. Бу балаларга бик ошый һәм файдасы да бар.

      Чыныгу  иммунитетны арттырта. Чыныгуның төп максаты - организмны суыкка ияләштерү. Сез балагыз белән чыныгуның кайбер элеменнтларын булса да кулланасызмы? Сез өйегездә чыныгу процедурасы белән якыннан таныша аласыз ( Приложение №2  таратыла).

    Значение режима дня для ребёнка

        Правильный, соответствующий возрастным возможностям ребенка режим укрепляет здоровье, обеспечивает работоспособность, успешное осуществление разнообразной деятельности, предохраняет от переутомления. У ребенка, приученного к строгому распорядку, потребность в еде, сне, отдыхе наступает через определенные промежутки времени и сопровождается ритмическими изменениями в деятельности всех внутренних органов.

       Режим дня - это залог здоровья. Правильное физическое воспитание в сочетании с отвечающим гигиеническим требованиям режимом дня, достаточной продолжительностью сна и разумным питанием - залог нормального роста и развития ребенка. У детей, воспитывающихся в детском саду, день подчинен строгому распорядку с предусмотренными прогулками и подвижными играми на свежем воздухе, занятиями гимнастикой, ритмикой и т. д. Родителям остается следить за тем, чтобы дома, в выходные дни, режим не отличался от установленного в детском саду и ставшего для ребенка привычным. Если сын или дочь воспитываются дома, также надо выработать строгий режим и следить за его неуклонным выполнением. Они должны в одно и то же время ложиться спать и вставать, ходить гулять, заниматься, трудиться. Вот почему так справедливо отмечал выдающийся советский педагог В. А. Сухомлинский: «Я не боюсь еще и еще раз повторить: забота о здоровье - это важнейший труд воспитателя. От жизнерадостности, бодрости детей зависит их духовная жизнь, мировоззрение, умственное развитие, прочность знаний, вера в свои силы».

         Җыелышыбызны дәвам итеп, балаларны һәм әти - әниләрне мавыктыргыч хәрәкәтле уеннар уйнарга чакырам.

    1. Балалар белән гимнастика ясап алырбыз. Теләсәгез сездә рәхим итегез.

    2. Бу хәрәкәтле уенга бер әни яки әти кирәк булачак. (аю)

    3. “Кем җитез”, тупны сикертеп йөгерү. (әти – әниләрне ярыштыру)

    4. Нәтиҗә ясау.

         Ә хәзер сезне,  өйдә балаларга физик тәрбия бирү өчен, мөстәкыйль рәвештә ясалган кайбер җиһазлар белән таныштырып китәсем килә. Сезнең игътибарыгызга күргәзмә тәкъдим итәм. Балаларның җитезлеген арттыру максатыннан, менә шундый тасманы җыя торган әйбер ясарга мөмкин, монысы киндер савытына пластилин салынды авыррак булсын өчен. Ераклыкка атуда күнектерүдә  менә шундый төрле төстәге тукымалардан тегелгән туплар ярдәмгә килә. Ә бу бутылка савытыннан ясалган җиһаз нинди максаттан кулланыла дип уйлыйсыз?

    Әти-әниләр. Савытка төгәл эләгүе өчен.

    Тәрбияче. Бик дөрес. Бу җиһазларны сезгә өйдә дә ясарга һәм кулланырга  тәкъдим итәм.

       Хөрмәтле әти-әниләр, җыелышыбыз ахырына якынлаша, хәзер без сезнең белән бүген каралган сораулар буенча бергә карар кабул итәрбез. Иң элек без сезнең белән консультация тыңлап үттек һәм бер карар тәкъдим итегез.

    1.Балалар бакчасы һәм әти-әниләр белән берлектә, балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен чыныктыруның күп төрләрен кулланырга.

    2. Балалар белән мавыктыргыч уеннар ешрак оештырырга.

    3. Физик тәрбия бирү өчен өйдә кызыклы җиһазлар булдырырга.

       Хөрмәтле әти-әниләр, сез бу карарлар белән ризамы? Тавыш бирәбез. Бертавыштан карарлар кабул ителә. Җыелышыбыз бик кызыклы, файдалы булды.  Балагызның сәламәтлеге сезнең кулларда. Өлкәннәр азрак авырткан өйдә, бала да азрак авырта. Көндәлек режимны саклагыз, ул – сәламәт булу өчен бик мөһим. Сәламәт булыгыз. Катнашуыгыз, игътибарыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.

    C:\Users\1\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\IMG-20170707-WA0093.jpg

    Кулланылган әдәбият:

    Михайлов В.С., Палько А.С “Саулыгым байлыгым”

    Студенкин М.Я. “Балалар сәламәтлеге турында китап”

    Т.И.Осокина “Физическая культура в детском саду”


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

    3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

    Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

    Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

    Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

    Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

    Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

    Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

    Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

    Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

    Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

    Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....