Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатында үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyl_kalfak_3.docx15.98 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы”

Дәрес конспекты: Кызыл калфак белән сәяхәт

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

Кызыл калфак белән сәяхәт.

Бурычлар: 1) Уен эшчәнлегендә балаларның танып белү процессларын үстерү. Балаларга гендер тәрбия бирү.

2) Балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен, активлыгын, уңай эмоцияләрен үстерү.

3)Бер-берләренә игътибарлы булу, зурларга ярдәм итү һәм гади хезмәт хәрәкәтләре үтәү теләге тәрбияләү. Әкият персонажларына карата кызыксыну уяту.

Җиһазлар: телефон, курчак, кәрзин, кабартмалар, картоннан ясалган кызыл һәм зәңгәр төстәге чәчәкләр, яулык, чиләкләр, уенчык савыт-саба, эш кораллары, уенчык бүре.

Эшчәнлек барышы

Телефон шалтырый.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, безнең тылсымлы телефоныбыз шалтырый. Бүген нинди әкият герое шалтырата икән? Әйдәгез, сөйләшеп карыйк әле. (Тәрбияче телефонны ала)

Тәрбияче.(телефоннан сөйләшкән кебек итеп) Алло. Исәнмесез. Әйе, бу “Каенкай” балалар бакчасы. Шулай мени?Хәзер балалардан сорыйм әле.

Балалар, Кызыл калфакның әнисе шалтырата. Аның әбисе авырып киткән икән. Әнисе, кабартмалар пешергән. Тик Кызыл калфак әбисе янына үзе генә бара алмый, бүредән курка икән. Әнисе, аның белән бара алмассызмы, ди. Барабызмы, балалар?

Балалар. Әйе, әйе.

Тәрбияче.(телефонны алып) Балалар риза булдылар. Кызыл калфак бирегә килсен дә, бергәләп барырбыз. Ярый, сау булыгыз.(Телефонны куя).

(Тәрбияче Кызыл калфак курчагын алып чыга. Аның кулында буш кәрзин).

Тәрбияче. Исәнме, Кызыл калфак. Син нишләп бик моңсу? Курыкма, безнең малайлар бик көчле, кыю сине якларлар, бүредән дә сакларлар. Әйеме, малайлар?

Кызыл калфак. Исәнмесез, балалар. Юк, сезнең белән булгач, мин бүредән курыкмыйм. Монда башка күңелсез хәл килеп чыкты әле. Әбиемә чәчәкләр җыярга дип кәрзинемне җиргә куеп торган идем, бер көчек килеп, кабартмаларымны ашап бетергән. Хәзер нәрсә алып барам инде әбиемә?!

Тәрбияче. Кайгырма, Кызыл калфак, безнең балалар бик оста, хәзер пешереп бирерләр кабартмаларны. Малайлар хәзер утын кисәрләр һәм мичкә ягарлар, кызлар камыр басарлар, кабартмалар ясарлар.(Малайлар белән утын кискән, кызлар белән камыр баскан кебек хәрәкәтләр ясау).

Тәрбияче. Менә, шул арада кабартмалар әзер дә булды. Бигрәк көчле, бигрәк тырыш инде безнең малайлар.Шул арада утын кистеләр. Кызлар, әйдәгез аларга рәхмәт әйтик әле.

Кызлар. Рәхмәт, малайлар. Сез бигрәк көчле!

Тәрбияче. Бигрәк оста, уңган инде безнең кызларыбыз. Нинди тәмле кабартмалар пешерделәр. Малайлар, әйдәгез аларга рәхмәт әйтик әле.

Малайлар. Рәхмәт, кызлар.Сез бигрәк уңган!

Тәрбияче. Кабартмаларны кәрзингә салыйк та, юлга кузгалыйк. Анда әби көтә торгандыр.Әйдәгез, бер кыз- бер малай итеп, җитәкләшеп басыйк әле. Юлда бүре килеп чыга калса, малайларыбыз кызларны саклап барырлар.

(Җитәкләшеп бүлмәне урыйлар. Тәрбияче чәчәкләр сибә.)

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар, нинди матур чәчәкле алан. Әбигә бүләккә чәчәкләр җыеп алсак инде. Кызлар безнең кызыл төсне бик яраталар. Алар кызыл чәчәкләрне җыйсыннар. Малайлар да тик тормасыннар, зәңгәр чәчәкләрне җыеп, кызларга бүләк итсеннәр.(Чәчәк җыю уены).

Тәрбияче. Менә күпме чәчәкләр җыйдык. Әбиебез сөенер, мөгаен. Әйдәгез, юлыбызны дәвам итик. (Әз генә атлыйлар).

Тәрбияче. Менә әбинең өенә дә килеп җиттек. Малайлар,кызларны ишектән алдан кертергә кирәк, шулай бит?

(Уенчык өйгә кызлар алдан, алар артыннан малайлар керәләр).

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, әби белән исәнләшик инде.(Үзе тиз генә яулык бәйли.

Балалар. Исәнмесез, әби.

Әби. Исәнмесез, балалар.Исәнме, Кызыл калфак кызым.Әллә миңа тәмле кабартмалар китергәнсез инде?! Рәхмәт яусын үзегезгә. Менә мин авырып киттем бит әле. Бер нәрсә дә эшли алмыйм. Ярдәм итмәссезме икән миңа. Малайлар, минем коймаларым ватылган иде, сез шуларны рәтләгез һәм суга барып килегез әле, рәхим итеп. Ә сез, кызлар, савытларымны юып, өйләремне җыештырып бирсәгез әйбәт булыр иде.

(Балалар әлеге эшләрне башкарган кебек уйныйлар).

Әби. И,рәхмәт яусын, балалар.Бик уңган булып чыктыгыз әле сез.Әйдәгез хәзер бергәләшеп чәй эчеп алыйк. Малайлар сез утырыгыз, кызлар чәй ясарлар.

(Балалар уйныйлар. Тәрбияче яулыгын сала)

Тәрбияче. Менә, балалар, Кызыл калфакка да булыштык, әбигә дә ярдәм иттек. Хәзер кайтыйк  инде, шулай бит? Саубуллашыйк та юлга чыгыйк.

(Җитәкләшеп бүлмәне әйләнәләр).

(Тәрбияче бүре уенчыгы алып чыга).

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле ,юлыбызга бүре чыккан түгелме? Кит бүре юлыбыздан. Безнең малайлар бик көчле, кызларны синнән кыерсыттырып тормаслар.

Бүре. Юк-юк, курыкмагыз. Мин бит хәзер бер дә усал түгел. Миңа бары тик бик күңелсез. Көннәр буе берүзем урман эчендә утырам. Минем белән бераз уйнап алмассызмы икән?

Тәрбияче. Балалар, уйныйбызмы?

Балалар. Әйе, уйныйбыз.

 (“Бүре һәм куяннар” хәрәкәтле уенын уйнау)

Бүре.Рәхмәт, балалар,миңа бик күңелле булды. Тагын килегез урманга. Мин сезне икенче юлы тәмле җиләкләр белән сыйлармын.

Тәрбияче. Ярый, бүре, сау бул.(Бүре уенчыгын чыгарып куя).

Тәрбияче. Бүгенге сәяхәтебез ошадымы сезгә, балалар? Кызыл калфак инде хәзер өенә кайтып китәр. Әйдәгез аның белән саубуллашыйк.

Балалар. Сау бул, Кызыл калфак.

Кызыл калфак. Сау булыгыз, балалар. (Тәрбияче курчакны чыгарып куя. Әкияти сәяхәт тәмамлана).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...

Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде....

« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...