Яңа ел бәйрәме. Икенче кечкенәләр төркеме.
материал (младшая группа) на тему

сценарии

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2016_gruppa_no5.docx40.33 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Яңа ел-2016                     5 группа

Куңелле музыка уйный. Залга алып баручы чыга.

Алып баручы:   Әйдә, килегез, балалар,

                           Чыршы янына чыгыйк.

                           Бергәләшеп уйнап-көлеп,

                           Яңа елны каршылыйк.

Музыка астында балалар чыгалар.

А.б.: Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

        Төсен узгәртми бер дә,

         Гел яшел кулмәк кия.

         Матур бизәнеп, һәр елны

         Безгә кунакка килә.

         Кем ул?

Балалар: Чыршы, чыршыкай.

А.б.: Әйе. Бик дөрес. Менә ул безнең чыршыбыз. Бигрәк матур! Балалар, ә сез чыршы турында шигырьләр беләсезме?

Балалар: Әйе, беләбез.

А.б.: Әйдәгез, сөйләп күрсәтегез әле.

Самина:

Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Адилә:

Яшел чыршы урманнан

Безгә кунакка килгән.

Кызыл, сары, яшел, зәңгәр

Матур шарлар ул элгән.

А.б.:  Бигрәк матур сөйләдегез, балалар. Ә хәзер чыршы тирәли әйләнеп бер җырлап алыйк.

Песня №1  “Чыршы”.

  1. Яратабыз чыршыбызны.                      (хоровод)

Бар анда уенчыклар.

Фонарьлар да, йолдызлар                                   (мигают звезды)

Бар, бар, бар.                                                       (хлопают)

  1. Кыш бабайның капчыгы бар,               (показ мешка)

Анда күчтәнәчләр бар.                                       (наклон, заглядывают в мешок)

Прәннекләр дә, конфетлар                                (повороты ладошек)

Бар, бар, бар.                                                       (хлопают)

А.б.:  Балалар, чыршының бит утлары янмаган. Төрле төсләргә кереп балкыган чыршы тагын да матурырак була бит ул. Әйдәгез әле, тылсымлы сүзләрне әйтик.

Күзләрен каплап басалар.

А.б.: Чыршыны без күрмибез!

Балалар: Күрмибез!

А.б.: Әйдәгезче эзлибез!

Балалар: Эзлибез!

А.б.: Яшел чыршы, менә син!

Балалар:  Менә син!

А.б.: Утларыңны кабыз син!

Балалар: Кабыз син!

Чыршының утлары кабына.

Стихи:

Ясмина:

   Здравствуй, елка, как мы рады,

   Что ты снова к нам пришла.

   И в зелененьких иголках

   Свежесть леса принесла.

Элина:

    Елочка, елочка,

    Зеленая иголочка.

    Елочка пушистая,

    Елочка душистая!

Р.Амина:

   Наша елка- велика,

   Наша елка- высока.

   Выше мамы, выше папы,

   Достает до потолка.

Ралина:

   Праздник мы встречаем,

   Елку наряжаем,

   Вешаем игрушки,

   Шарики, хлопушки.

Тимур:

   Елочка, елочка,

   Вот она какая,

   Стройная, красивая,

   Яркая, большая!

Песня №2 “Елочка-елка”

Елочка-елка, колкая иголка          (хоровод)

В гости к малышам пришла,

В гости приглаша.

Огоньки сверкают,

В круг нас приглашают.

Детям танцевать пора!

   Наши ножки топ-топ-топ,     (топают)

   Наши ручки  хлоп-хлоп-хлоп.    (хлопают)

   Возле елочки танцует               (присяд.)

   Замечательный народ.

Елочка-елка, колкая иголка  

В гости к малышам пришла,

В гости приглаша.

Смех, веселье, пляски,

Чудеса из сказки

Детям нашим принесла.

Танец №1 «Полька»

(Поворачиваются, друг за другом бегут по кругу.

Останавливаются, хлопки+прыжки.

Бегут по кругу.

Останавливаются, топают ногой+прыжки.)

***Балалар урыннарына утыралар. 

Боек Кар бабай керә.

Алып баручы: Исәнме, Кар бабай!

Кар бабай: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, нәниләр! (елый башлый)

Алып баручы: Кар бабай, нәрсә булды? Нигә елыйсың?

Кар бабай: 

Яңа яуган җепшек кардан,

Ак төстәге өч шардан

Ясады мине Кар кызы.

Кишердән борын куйды,

Башлыгым чиләк булды.

Әллә кайдан гына килеп,

Тәрбиясез җирән төлке

Кишеремне тартып алды.

Мине кайгыга салды. (елый)

Алып баручы: Ай-яй, бер дә яхшы булмаган икән шул, Кар бабай. Төлкене без күрмәдек. Килмәде ул монда. Кар бабай, син борчылма, без сиңа икенче кишер бирербез.

Кар бабай: Юк, рәхмәт, кирәкми. Миңа үземнен борыным кирәк! Кар кызы үзе ясады бит мине!                          

Алып баручы: Кар бабай, кара әле безнең чыршыбызга.

Кар бабай: Ай-яй матур чыршы! Үзе зур, хуш исле, матур итеп бизәлгән!

Алып баручы: Әйе, тиздән Яңа ел. Чыршы бизәп, шигырьләр-җырлар өйрәнеп Кыш бабай белән Кар Кызын көтәбез. Үзең турында да бер матур шигырь сөйлик әле, Кар бабай.

Ләйлә:

Җыелышып җепшек кардан

Кар бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен,

Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа, дип,

Кичен уйлап тордык та —

Каравылга дип калдырдык

Бер таяк тоттырдык та.

Кар бабай: Иии,  матур шигырь! Рәхмәт, балам. Кеше күңелен күрү өчен

бер җылы сүз җитә бит ул! Ай-яй, сездә бигрәк эссе, нәкъ Африкадагы төсле.

Алып баручы: Балалар, алыгыз әле кар йомгакларын - кышкы урамга чыгып, бергәләшеп биеп алыйк. Кар бабай, әйдә безнең белән!

Танец №2 « Со снежками»

Дети во дворе гуляли, и снежки они катали.

И вот этак, и вот так; и вот этак, и вот так.

Дети со снежком плясали, высоко его подняли.

И вот этак, и вот так; и вот этак, и вот так.

Друг за другом побежали, и снежок всем показали.

И вот этак, и вот так; и вот этак, и вот так.

А потом в снежки играли, и в друзей снежки бросали.

И вот этак, и вот так; и вот этак, и вот так.

Все снежочки собирем, к елке их мы отнесем.

И вот этак, и вот так; и вот этак, и вот так.

Алып баручы:  Кар бабай, безнең белән уйнап та ал инде.

Танец  №3 «Снежная Баба»

На прогулку пойдем гулять.

Снег пушистый будем собирать.

Снег пушистый будем собирать.

И снега корки катать.

Бабу Снежную слепили мы.

Что за Баба вышла, посмотри!

Баба Снежная ты покружись,

И ребятам нашим поклонись.

Раз, два, три; раз, два, три – нас скорее догони!

***Балалар урыннарына утыралар. 

Кар бабай: Сезнең белән күңелле, балалар. Әмма китәргә кирәк. Төлкене табып, ничек тә борынымны-кишеремне алырга тырышырмын. Бәлки Кыш Бабайны да очратырмын юлымда. Кыш Бабай миңа булышыр. Аннары бергәләп сезнең янга, бәйрәмгә килербез.    Кар бабай китә.

Алып баручы:  Урманнан бүген бәйрәмгә

                          Нәни куяннар килгән.

                          Яңа яуган кардай ак,

                          Матур туннарын кигән.

Куянкайлар, чыгыгыз бирегә – матур итеп биергә!

Куян:

Ак куян, йомшак куян,

Безгә кунакка килгән.

Койрыгы нәни генә,

Колагы җиргә тигән.

Танец №4 «Куяннар»              Бию ахырында төлке керә, куяннарны тотмакчы була.

Төлке:

Эй, куяннар, сез кайда?

Килегез тизрәк монда!

Кишер белән сыйлармын)

Үзегезне ашармын.

Алып баручы: Ах, хәйләкәр төлке. Безнең үзебезнең кишерләребез бар.  

Төлке: Ой, исәнмесез! Әллә мине көтмәгән идегезме?

Алып баручы: Юк, көтмәгән идек.

Төлке: Әйе шул, мине берәү дә көтми…

Алып баручы: Төлке, нишләп Кар Бабайның кишерен алдың? Ул хәзер шундый боек йөри. Ә бит тиздән Яңа ел! Яңа елны елмаеп, шатланып, җырлап-биеп каршы алалар бит инде! Бир кишерне!

Төлке: Бирмим.

Алып баручы:  Нишләп бирмисең?

Төлке: Чөнки… чөнки минем үземә дә биииик күңелсез(  

Мине кунакка чакырмыйлар, миңа кунакка килмиләр.

Минем белән уйнамыйлар, бәйрәм белән котламыйлар(

Алып баручы:  

Әйдә, төлке, кушыл безгә.

Бәйрәм итик бергәләп.

Ә кишерне хуҗасына бир!

Бәйрәм булсын түгәрәк!

Карагыз эле, кара, бүрәнәләр күтәреп урманнан аюлар килә бәйрәмгә.

Танец №5  «Аюлар биюе»

Төлке: Ярар, кишерне сезгә бирәм. Тик… Кар бабай Кыш Бабайны эзләп киткән иде, зарлангандыр инде. Тиздән килеп җитәрләр, мине «мәк-мәк» итәрләр. Ой, качырга кирәк миңа. (әти-әниләр арасына кереп утыра)

Алып баручы: Нишләптер безнең Кыш Бабай белән Кар кызы күренми. Әллә адашканнар микән?

Балалар, әйдәгез, кыңгыраулар белән биеп алыйк. Кыңгырау тавышын ишетеп, килеп җитәрләр безнең зарыгып көткән кунакларыбыз!

Танец №6  «Кыңгыраулар белән бию»

1.Тыныч кына утырабыз,

Кыңгыраулар чылт(ы)рамый.

Ә хәзер йөгерәбез,

Кыңгыраулар чылт(ы)рый.

2.Тыныч кына торабыз.

Кыңгыраулар чылт(ы)рамый.

Ә хәзер йөгерәбез,

Кыңгыраулар чылт(ы)рый.

3.Кыңгырауны куябыз.

Без аны йоклатабыз.

Ә хәзер тизрәк-тизрәк

Чәбәклик күңеллерәк!

***Балалар урыннарына утыралар. 

Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.

Кыш бабай:

Яңа ел белән, дуслар, тәбриклибез без сезне,

Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне!

Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Килдем ерак-ерактан.

Салкын, карлы төньяктан.

Көтүегезне белдем,

Бик тә сагынып килдем.

Кар кызы: 

Бөтен кеше ашкынып,

Сагынып көткән бәйрәм бу!

Кешеләргә Яңа ел

Алып килгән бәйрәм бу!

Котлы булсын Яңа ел!

Бәйрәм булсын мөбәрәк!

Тотышыгыз кулга-кул,

Ясап бәйләм-түгәрәк.

Җырлап-биеп әйләник

Яшел чыршы тирәли.

Ап-ак кар бөртекләре

Тирә-юньдә сибәли.

Песня №3  «Ап-ак кар»

1.Кар бөртекләре әйләнеп,

Һавада уйныйлар.

Җиргә төшкәч, бар дөньяны

Ап-акка буйыйлар.

      Ап-ак кар, ап-ак кар - ява да ява ул.

      Ап-ак кар, ап-ак кар - бик матур була ул!

2.Куяннар ап-ак булган,

Төлкедән качалар.

Кар бөртекләре уйныйлар,

Һавада очалар.

Кыш бабай:

Бик матур җыр! Булдырасыз икән үзегез! Җырлап-биеп тирләп тә киттегез бугай. Кая әле, әзрәк өшетеп алыйм  үзегезне.

Уен №1  “Өшетәм”.

Алып баручы: Кыш бабай, түгәрәк эчендә калдың бит. Чыгалмыйсың инде менә.

Уен №2  «Чыгармыйбыз»

Кыш бабай: Кая әле, берәрегезне капчыгыма салыйм әле.

***Балалар йөгерешеп урыннарына утыралар. 

Кыш бабай: Таракандай качтылар да беттеләр.

Мин сезне үземә кунакка чакырам. Барасы юлыбыз ерак, арырсыз дип,  капчыгыма салып барырга уйлаган идем үзегезне. Я, кем минем белән бара?

Уен №3 «Тишек капчык»

Кыш бабай: Арып киттем бугай, яше дә бара.

Кар кызы: Кил, бабакай, утырып ял итеп ал.

Кыш бабай: Кызу…  Тирләп чыктым. Бигрәк эссе үзегездә.

Кар кызы: Балалар, Кыш бабайга карап өрегез әле. Җил чыксын. Булдырасыз. Тагын әзрәк, көчлерәк.

(Кар кызы кыңгырау шалтырата)

Очыгыз, кар бөртекләрем,

Минем газиз сеңелләрем.

Сез - кышның бизәкләре,

Энҗе кар бөртекләре.

Көне-төне биисез,

Һич аруны белмисез.

Танец №7  «Кар бөртекләре биюе»  

Кыш бабай: Нинди рәхәт саф һава! Тәңкә-тәңкә кар ява… Хәзер инде шигырьләр тыңласак та була. Ох, люблю стихи слушать, как сосульки кушать.

Инаят:

Кто в нарядной теплой шубе,
С длинной белой бородой,
В Новый год приходит в гости,
И румяный, и седой?

Он играет с нами, пляшет,
С ним и праздник веселей!
Дед Мороз на елке нашей
Самый главный из гостей!

Самина:

Дедушка Мороз - добряк.

Улыбается вот так...

Борода совсем седая,

А над нею красный нос.

Шуба мягкая такая...

Здравствуй, Дедушка Мороз!

Ильдар:

К нам на елку, ой-ой-ой,

Дед Мороз пришел живой.

Ну и Дедушка Мороз!

Что за щеки, что за нос.

Борода то, борода,

А на шапке то- звезда!

На носу то- крапины,

А глаза то- папины.

Асилә:

Безгә Кыш Бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

Әмир:

Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.

Көтә, кем генә чыгар дип өйдән.

Чыксан-чеметә, битне өшетә.

Менә шул аның бөтен эше дә.

Камил:

Көттек сине сагынып,

Исән-саумы, Кыш Бабай.

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, бабай.

Ислам:

Дед Мороз, Дед Мороз,

Попляши, погрейся.

Не отпустим мы тебя!

Даже не надейся.

Кыш Бабай:  Болай ук булгач, биемичә ярамас. Кызым, әйдәле, бер биеп алыйк.

Кыш бабай белән Кар кызы бииләр.

Алып баручы: Булдырдың бит, Кыш бабай!  Безнең сиңа дип әзерләгән шигырьләребез бетмәде әле, Кыш бабай.

Самир:

Салкын кыш килде.

Ак карлар яуды.

Буран уйнады.

Таулар ясады.

Искәндәр:

Урамда- буран. Мин өйдә торам.

Буран өйгә керсә - колагын борам.

Айнур:

Салкын саф һава, йомшак кар ява.

Урамга чыксаң, битләр кызара.

Замира:

Ап-ак карлар әкрен генә явалар.

Чаналар тартып балалар тау шуарга баралар.

Алып баручы: Әйдәгез, балалар, түгәрәк ясап Кыш бабай, Кар Кызы белән җырлап, биеп чыршы тирәли әйләник.

Песня №4:  “Кыш бабай”

Кыш бабай, Кыш бабай безгә бүләкләр бирә.

Бик күп, бик күп куяннар, аюлар, машиналар.

Кыш бабай, Кыш бабай безгә бүләкләр бирә.

Бик күп, бик күп алмалар,прәннекләр, конфетлар.

Танец №6  «Бир кулыңны »

  1. Бир кулыңны, бир кулыңны

Булсын әле түгәрәк.

Әйе шул, әйе шул,

Булсын әле түгәрәк.

  1. Ә хәзер күтәреп кулларны

Чәп-чәп итик, чәп итик.

Әйе шул, әйе шул,

Чәп-чәп итик, чәп итик.

  1. Ә хәзер бергәләшеп

Тып-тып, тып-тып, тып итик.

Әйе шул, әйе шул,

Тып-тып, тып-тып, тып итик.

***Балалар урыннарына утыралар. 

Кар бабай керә.

Кар бабай:  Ниһаять, таптым үзегезне.  Кыш бабай, җирән төлке кишер-борынымны алып качты бит. Нишләргә инде хәзер миңа? Ярдәм итегез, зинһар.

Кыш Бабай:  Төлке борынны алып качты дисеңме? Кара әле син аны, ә! Кызым, син күрмәдеңме төлкене? Балалар, сез күрмәдегезме төлкене? Кайда, кайда дисез?

Кар бабай: Әнә, әнә ул! Тотыгыз! (куышалар)

Алып баручы: Тукта, Кар бабай, тынычлан. Төлке, син дә туктап тор. Менә синен кишер, Кар бабай, безгә аны Төлке бирде.

Кыш Бабай Төлкене оялта, Төлке гафу үтенә.

Кыш Бабай:  

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Алып баручы: 

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кыш Бабай:  

Ай, кызым, оятлы була яздык бит. Кайда соң безнең капчык? Шушында гына куеп торган идем бит.

Төлке: Шундый тәмле булды, кәнфит белән корсак тулды. Ярар, ярар, ачуланмагыз, иң тәмлесен калдырдым. Мәгез, иң тәмле, иң баллы бер кәнфит!

Кар кызы: 

Кыш Бабай, хәзер нишлик,

Бүләкне кайдан эзлик?

Кыш Бабай: Төлке дус, шулай ярыймы?

Төлке: Мең гафу. Башка алай эшләмәм.

Кыш Бабай бер конфетны капчыгына салып, тылсымлы сүзләр әйтеп, бер конфеттан күп бүләкләр ясый.

Бердән - ике, икедән – өч!

Минем кулда тылсым, көч!

Яхшыдан – яхшы теләкләр,

Тәмле, татлы бүләкләр

Капчыгымда күп булсын!

Бетмәсен, артып торсын!

Бүләкләр тарату.

Кыш Бабай:

Сезнең белән күңелле булды безгә.

Бәхетләр генә телим һәммәгезгә.

Бүгенгедәй һәрчак булыгыз көләч.

Күрешербез Яңа елда, нәкъ бер ел үткәч.

Кар кызы:

Яңа ел, яңа бәхет.

Яңа карлар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп,

Тузынып йөри буран.

Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел!

Яңа җиңүләре белән

Котлы булсын Яңа ел!

Кыш бабай: Ярый, дуслар, безгә китәргә вакыт. Безне бүген һәр бакчада, һәр мәктәптә, һәр өйдә көтәләр. Сау булыгыз, оланнар!

Яңа ел белән сезне! Яңа бәхетләр белән!

Бергә: Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!

Кыш бабай белән Кар кызы китәләр.

Алып баручы: Шушының белән бүгенгә Яңа ел бәйрәмен йомгаклап торыйк. Бик күп бәйрәм мизгелләре көтә әле үзебезне! Яңа ел белән Сезне! Яңа ел белән Безне!

Вход, табышмак, стихи.

1. Чыршы.

Чыршының утын кабызу. Стихи.

2. Елочка.

3. Полька.  утыралар

Кар бабай керә. Ләйлә.

2. Со снежинками.

3. Снежная Баба. Утыралар Кар бабай китә.

4. Куяннар.

Төлке керә.

5.Аюлар.

Төлке китә.

6. Кыңгыраулар белән.  утыралар

Кыш бабай бн Кар Кызы керә.

7. Ап-ак кар.

Уен “Өшетәм”

“Чыгармыйбыз” утыралар

“Тишек капчык”

8. Кар бөртекләре.

Стихи.

Кыш Бабай бн Кар Кызы бии.

Стихи.

9. Кыш Бабай.

10. Бир кулыңны.  Утыралар

Кар бабай керә. Төлкене тоталар.

Тылсымлы сүз.

Бүләкләр тарату.

Вход, табышмак, стихи.

1. Чыршы.

Чыршының утын кабызу. Стихи.

2. Елочка.

3. Полька.  утыралар

Кар бабай керә. Ләйлә.

2. Со снежинками.

3. Снежная Баба. Утыралар Кар бабай китә.

4. Куяннар.

Төлке керә.

5.Аюлар.

Төлке китә.

6. Кыңгыраулар белән.  утыралар

Кыш бабай бн Кар Кызы керә.

7. Ап-ак кар.

Уен “Өшетәм”

“Чыгармыйбыз” утыралар

“Тишек капчык”

8. Кар бөртекләре.

Стихи.

Кыш Бабай бн Кар Кызы бии.

Стихи.

9. Кыш Бабай.

10. Бир кулыңны.  Утыралар

Кар бабай керә. Төлкене тоталар.

Тылсымлы сүз.

Бүләкләр тарату.

Вход, табышмак, стихи.

1. Чыршы.

Чыршының утын кабызу. Стихи.

2. Елочка.

3. Полька.  утыралар

Кар бабай керә. Ләйлә.

2. Со снежинками.

3. Снежная Баба. Утыралар Кар бабай китә.

4. Куяннар.

Төлке керә.

5.Аюлар.

Төлке китә.

6. Кыңгыраулар белән.  утыралар

Кыш бабай бн Кар Кызы керә.

7. Ап-ак кар.

Уен “Өшетәм”

“Чыгармыйбыз” утыралар

“Тишек капчык”

8. Кар бөртекләре.

Стихи.

Кыш Бабай бн Кар Кызы бии.

Стихи.

9. Кыш Бабай.

10. Бир кулыңны.  Утыралар

Кар бабай керә. Төлкене тоталар.

Тылсымлы сүз.

Бүләкләр тарату.

Вход, табышмак, стихи.

1. Чыршы.

Чыршының утын кабызу. Стихи.

2. Елочка.

3. Полька.  утыралар

Кар бабай керә. Ләйлә.

2. Со снежинками.

3. Снежная Баба. Утыралар Кар бабай китә.

4. Куяннар.

Төлке керә.

5.Аюлар.

Төлке китә.

6. Кыңгыраулар белән.  утыралар

Кыш бабай бн Кар Кызы керә.

7. Ап-ак кар.

Уен “Өшетәм”

“Чыгармыйбыз” утыралар

“Тишек капчык”

8. Кар бөртекләре.

Стихи.

Кыш Бабай бн Кар Кызы бии.

Стихи.

9. Кыш Бабай.

10. Бир кулыңны.  Утыралар

Кар бабай керә. Төлкене тоталар.

Тылсымлы сүз.

Бүләкләр тарату.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...

Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....