Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Нуруллина Фания Фаридовна

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару".

"серле агач"белән очрашу.

ял иту.

"серле капчык"

җәнлекләрне сыйлау.

бүлмәгә кайту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urmanga_seyakhet.docx13.75 КБ

Предварительный просмотр:

                               Урманга сәяхәт

                            (Икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Максат:

1.Җиләк-җимеш,яшелчәләр һәм урман җәнлекләре турында булган белемнәрне  ныгыту һәм   системалаштыру.
2.Сөйләм телен үстерү.
3.Геометрик фигураларны танып-белүне ныгыту.
4.Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сакчыл караш булдыру.


Җиһазлау:
Җиләк-җимеш,яшелчә ,агач,җәнлекләр рәсемнәре, макетлары,магнитафон,кәрзин.

1.Кереш өлеш.

-Балалар,безгә  бүген кунаклар килгән,әйдәгез алар белән матур итеп исәнләшик   әле.
-Исәнмесез!
-Әйтегез әле балалар,барыгызның да  кәефе яхшымы?Күңелләре күтәренкеме?
-Әйе
-Алай булса,әйдәгез,бүген без сезнең белән урманга сәяхәт ясыйк.(Слайд-урман)
2.Төп өлеш.
1.
-Менә без сезнең белән урман буена килеп җиттек.Балалар,безне монда нәрсә каршы алды?(Слайд-чыршы)
-Чыршы агачы.
-Балалар,игътибар белән карагыз әле,бу гади чыршымы?
-Юк гади түгел.
-Ни өчен шулай уйлыйсыз?
-Монда яшелчә,җиләк-җимешләр үскән.(Слайд җиләк-җимешләр)
-Әйе,дөрес.Балалар,бу-тылсымлы агач.Шуңа күрә бу агачта яшелчәләр дә,җиләк-җимешләр дә ускән.

-Әйдәгез әле,сезнең белән агачтагы яшелчәләрне,җиләк-җимешләрне җыеп алабыз.(Һәр өзгән әйбер өчен сорау бирелә,җавап дөресләнә,балалардан кабатлатыла).
Мисал:
-Алма нинди?
-Ул тәмлемә?
-Син нәрсә өздең?
-Аның турында нәрсә әйтә аласың?
-син кишер яратасыңмы?
-Кишер нинди?
-...
җыйган яшелчәләр кәрзиннәргә салына бара.

2. Физкултьминутка.
-Инде хәзер  юлны дәвам итик.Менә урман аланына килеп чыктык.Монда аз гына ял итеп алыйк.
-Тигез атлап,тәртип саклап
Без урманга барабыз.
Агач төбе,түмгәк аша
Сикергәләп алабыз.
Тәмле-тәмле җиләкләрне
Кәрзиннәргә салабыз.
Эреләрен,тәмлеләрен
Авызларга кабабыз.
Монда җиләк күп икән
Аю-бүре юк микән?

3.  Серле капчык.    (Слайд-капчык)
-Балалар,карагыз әле мин серле капчык таптым.Серле капчык кем янында туктый,шул капчыкта нәрсә икәнен карый.(Слайд -геомретрик фигуралар)
-Айназ ,әйт әле,син капчыктан нәрсә алдың?
-Өчпочмак.
-Ул нинди төстә?(Уен шулай  дәвам итә)

4.Уен “Җәнлекләр сыйлыйбыз”
-Хәзер урманның эченәрәк керик.Сез нинди урман җәнлекләрен беләсез әле?
-Куян,аю,төлке,бүре,керпе,тиен,һ.б.
-Балалар,минем кәрзинемдә урман җәнлекләренә күчтәнәчләр бар икән.Менә кишер.Аны кайсысына бирәбез,Зәринә?
-Куянга.
-Куян нинди?Аның турында нәрсәләр әйтә аласыз?
-Аюга нэрсэ бирәбез икән Илшат?
-Җиләк.
-Зөләха,керпегә нәрсә бирик?
-Гөмбә.
-
..(Слайд-кәрзин)
-балалар,карагыз әле,монда бер кәрзин бар.Эчендә нәрсә икән?
-Конфетлар.
-Әйе.Урман җәнлекләре сезгә дә күчтәнәч әзерләгәннәр икән.Конфетлар белән группага кайткач чәй эчәрбез.

2.Йомгаклау.
1.Әйдәгез,балалар,кайтырга вакыт җитте.Урман җәнлекләре белән саубуллашыйк.
-Сау булыгыз,без кунакка тагын килербез.
2.
-Урындыкларга утырышыйк.
-Без бүген кая сәяхәт иттек?
-Урманга.
-Урман матурмы?
-Матур.
-Балалар,сез бүген урманда йөрдегез,аны чүпләмәдегез,бик әдәпле булдыгыз.Киләчәктә дә шундый булырсыз дип уйлыйм.Бүгенге сәяхәт сезгә  ошадыма,балалар?
-Әйе.


       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...

Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...