Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Шафигуллина Зиля Рафисовна

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркемендә

танып белү (математика) эшчәнлеге буенча йомгаклау чарасы.

Тема: “ Яшелчәләр бездә кунакта”

Максат: Балаларның көз, табигатьтәге үзгәрешләр, яшелчәләр турындагы күзаллавын баету нигезендә сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру;

Балаларның игьтибарын, аңга алуларын, хәтерен, сенсорик күнекмәләрен, артикуляция аппаратын үстерү.

Җиһазлау: кыяр, помидор, кишер, сарымсак, суган, бәрәңге, чөгендер, кәбестә муляжлары, төсле карандашлар, раскраскалар,  кәрзин, зур һәм кечкенә тәлинкәләр, тылсымлы капчык.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунак киләчәк. Кем килгәнен беләсегез киләме?(Әйе).  Табышмакның җавабын әйтсәгез, беләсез!

Җәен соры, кышын ак -

Аңа шулай яхшырак.

Нәрсә икән ул, балалар?

Балалар: Куян!

Тәрбияче: Бик дөрес балалар! Безгә кунакка куян килгән! Карагыз әле, ул буш кул белән килгәнме? (Юк. Аның кулында тылсымлы капчык бар). Капчык буш түгел. Капчыкта ниләр бар икәнен беләсегез киләме? (Беләсебез килә). Безгә моның өчен ярдәмгә кулларыбыз килер!

(Балалар, чиратлап капчык янына киләләр, сиземләп капчык эченнән бер яшелчәне алалар, нәрсә икәнен, төсен, формасын әйтәләр, өстәлдәге тәлинкәгә куялар).

Тәрбияче: Боларны бер сүз белән ничек атап була?

Балалар: Яшелчәләр!

Тәрбияче: Тәлинкәдә ничә яшелчә бар?

Балалар: Күп.

Тәрбияче: Барлык яшелчәләрдә тәлинкәгә сыйдымы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Ни өчен сыймады? Тәлинкә зурмы әллә кечкенәме?

Балалар: Кечкенә.

Тәрбияче: Барлык яшелчәләрдә сыйсын өчен нинди тәлинкәгә бушатырга кирәк?

Балалар: Зур тәлинкәгә.

Бер бала чыгып барлык яшелчәләрне зур тәлинкәгә бушата.

Тәрбияче: Зур тәлинкәдә ничә яшелчә булды?

Балалар: Күп.

Тәрбияче: Ә кечкенә тәлинкәдә ничә яшелчә калды?

Балалар: Берәүдә калмады.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, ә хәзер яшелчәләрне формалары буенча ике кәрзингә аерыйк әле. Яшел кәрзингә түгәрәк формадагы яшелчәләрне салыгыз, ә кызыл кәрзингә озынча формадагыларын. (Һәр кәрзингә предметның контурлы формасы ябыштырылган).

Балалар чыгалар, үзләре сайлаган яшелчәне атыйлар һәм тиешле кәрзингә салалар.

Тәрбияче: Молодцы, балалар, булдырдыгыз! Ә хәзер куянкай белән бераз ял итеп алыйк.

Физкультминутка

Куян күзне ачуы,

Төпкә менеп басуы.

Бер, ике, өч – утыра,

Бер, ике, өч – ул тора,

Я ботакка тотынып

Ала таган атынып.

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп...

Кинәт читкә тартыла –

 Һәм урынга утыра.

Балалар күзләрен йомалар

күзләрен ачалар

урыннарыннан торалар

чүгәлиләр

торалар

кулларын алга, артка хәрәкәтләндерәләр

сикерәләр

Д/уен “ Дүртенчесен әйт”

Тәрбияче: Балалар,  тактага игътибар белән карагыз әле, анда нәрсә рәсемнәрен күрәсез?

Балалар: Помидор, кыяр, кишер, туп.

Тәрбияче: Әйтегез әле нәрсә артык монда?

Балалар: Туп

Тәрбияче: Ни өчен туп дип уйлыйсыз?

Балалар: Чөнки туп ул уенчык, ә помидор, кыяр кишер-яшелчәләр.

Тәрбияче: Туп нинди формада?

Балалар: Түгәрәк.

Тәрбияче: Тагын нәрсәләр түгәрәк формада була ала?

Балалар: Помидор, алма, чөгендер...

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар,  уенчыклар күпме әллә яшелчәләрме?

Балалар: Яшелчәләр – күп, уенчык – берәү генә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бу куянкай раскраска буяган, ләкин ул мондагы рәсемнәрне дөрес төсләргә буяганмы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Нәрә рәсемнәрен буяган ул?

Балалар: Җиләк, кыяр, кишер.

Тәрбияче: Беренче баганада куян ңиләкне, кыярны, кишерне нинди төскә буяп чыккан?

Балалар: Зәңгәр.

Тәрбияче: Урта баганада җиләкне нинди төскә буяган?

Балалар: Сары.

Тәрбияче: Кыярны нинди төскә буяган?

Балалар: Кызыл.

Тәрбияче: Кишерне нинди төскә буяган?

Балалар: Яшел.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез куянкайга бу җиләкләрне Һәм яшелчәләрне дөрес төсләргә буяп бирик әле.

Балалар өченче баганада сурәтләнгә рәсемнәрне дөрес төсләргә буилар.

Тәрбияче: Балалар, молодцы, булдырдыгыз! Сезнен өстәлдә нинди фигуралар ята?

Балалар: Түгәрәк һәм квадрат.

Тәрбияче: Мина түгәрәкне күрсәтегез әле? Ул зурмы әллә кечкенәме? Нинди төстә?

Балалар: Кечкенә, кызыл.

Тәрбияче: ә хәзер квадратны күрсәтегез. Ул зурмы әллә кечкенәме? Нинди төстә?

Балалар: Зур, сары.

Тәрбияче: Балалар, Куяннын икенче группагада керәсе килә икән, ләкин ул юлны белмим ди, әйдәгез алдыбызда яткан фигуралардан куянга сукмак салып озатып калыйк әле. Хәзер мин шушы түгәрәк һәм шакмактан сукмак сала башлыйм, ә сез сукмакны дәвам итәрсез. (Тәрбияче чиратлаштырып, шакмак, түгәрәк, шакмак, түгәрәк тәртибендә паласка фигураларны тезер “сукмак” сала башлый, балалар да, берәм-берәм килеп, дөрес тәртиптә фигураларын куеп, урыннарына утыралар) .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...

Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"

—Һәр бала үзенчә сәләтле. Ләкин баланың сәләте кечкенә орлык кебек. Әлеге орлыктан көчле һәм матур чәчәк үсеп чыксын өчен күп көч куярга кирәк. Әлеге проект ярдәмендә минем балаларны буяулар иленең ты...