Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"
проект по рисованию (младшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна
—Һәр бала үзенчә сәләтле. Ләкин баланың сәләте кечкенә орлык кебек. Әлеге орлыктан көчле һәм матур чәчәк үсеп чыксын өчен күп көч куярга кирәк. Әлеге проект ярдәмендә минем балаларны буяулар иленең тылсымы белән таныштырасым, рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбиялисем, аларның сәләтләрен ачасым һәм үстерәсем килде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_buyaular_ilende.pptx560.63 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

. Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы " Кызылъяр балалар бакчасы " мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе Танып – бел ү проекты « Тылсымлы буяулар илендә» (( икенче кечкенәләр төркеме ) « Кызылъяр балалар бакчасы » тәрбичесе Нурутдинова Г.Р. 2017 год

Слайд 2

Педагогик проектның паспорты Тулы исеме : « Тылсымлы буяулар илендә ». Проектта катнашучылар : икенче кечкенәләр төркеме балалары , аларның ата-аналары , тәрбияче. Максаты : Буяулар белән эшләүнең төрле методларын практикага кертү; балаларның иҗади-сәнгать мөмкинлекләрен үстерү. Бурычлары : 1. Балаларда иҗади эшчәнлек белән кызыксыну уяту . 2. Балаларны буяулар ярдәмендә төрле экспериментлар ясау белән таныштыру . 3. Балаларны традицион булмаган рәсем ясау ысуллары белән таныштыру . 4. Ата-аналарга балаларның сәләтләрен үстерү өчен нинди алымнар кулланып булуын күрсәтеп бирү. Проектны тормышка ашыру вакыты : 3 ай (16 гыйнвардан 14 апрель га кадәр) Проектның төре. Танып белү- иҗадый. Нәтиҗәсе. Балаларны рәсем сәнгате белән кызыксындыру .

Слайд 3

Проектның эчтәлеге. 1) Кереш өлеш . 1.1. Актуальлеге . Һәр бала үзенчә сәләтле . Ләкин баланың сәләте кечкенә орлык кебек . Әлеге орлыктан көчле һәм матур чәчәк үсеп чыксын өчен күп көч куярга кирәк. Безнең тынгысыз вакытта күп кенә ата-аналарның үз балаларының сәләтләрен күрү һәм үстерү өстендә эшләр өчен түземлелекләре дә, вакытлары да җитеп бетмәскә мөмкин . Шуңа зур җаваплылык без – тәрбиячеләр өстенә төшә . Әлеге проект ярдәмендә минем балаларны буяулар иленең тылсымы белән таныштырасым , рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбиялисем , аларның сәләтләрен ачасым һәм үстерәсем килде . 1.2 Проблема. Балаларның традицион булмаган рәсем ясау ысуллары белән таныш булмаулары һәм буяуларны катнаштырып яңа төсләр табу юлларын белмәүләре . 1.3 Пректның гипотезасы. Әгәр проект барышында без рәсем ясауның кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыл ь булуын күрсәтә алсак, бу балаларда рәсем сәнгатенә мәхәббәт уятыр, аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итәр. 1.4 Проектны чынга ашыру шартлары. 1) Балаларны сынлы сәнгат ь әсәрләре белән таныштыру. 2) Табигат ьнең төсләре һәм матурлыгын күзәтү. 3) Дидактик уеннар куллану. 4) Әлеге эшкә гаиләне дә тарту.

Слайд 4

1.5 Проекттан көтелгән нәтиҗәләр. Прект барышында түбәндәге нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйбыз: Балаларда тради ц ион булмаган рәсем ясау ысуллары турында күзаллау туар. Балалар әлеге ысулларны үзлектән кулланырга өйрәнерләр. Балаларда рәсем сәнгате белән кызыксыну уяныр. Балаларның кул моторикасы үсәр. Балалар төсләрне яхшы аерырга өйрәнерләр. Ата-аналарның рәсем ясау ысуллары буенча белемнәре артыр, алар балалар белән шөгыл ь ләнергә кирәклекне төшенерләр. План 1. Танып белү үсеше буенча. 1.1 “Табигат ь төсләре” темасы буенча картиналар карау. Максаты: Балаларны табигат ь тәге төсләр байлыгы белән таныштыру, аның матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Слайд 5

1.2 Экспериментал ь эшчәнлек Экспериментларның атамалары : «Т өсләрне катыштырабыз”, “Яңа төсләр ясыйбыз”, “Шешәдәге дулкыннар”, “Сөттәге рәсем”. Максаты: Балаларны буяуларны үзара катнаштырып яңа төсләр табарга өйрәтү; буяуларның суда эрүен, май һәм сөтнең буяулар белән катышкач нинди формага керүен күрсәтү .

Слайд 6

Сөйләм үсеше буенча эш Әкиятләр уку. В.Сутеев “Әтәч һәм буяулар”, “Тычкан баласы һәм карандаш”; И.Полякова “Кызыл буяу хакында әкият”; Н.Горяев “Яшәгән ди булган ди ике төс – Кара һәм Ак”. Максаты: Балаларны буяулар хакындагы әкиятләр белән таныштыру; аларда матур әдәбият белән кызыксыну уяту. 2) Буяулар хакындагы табышмаклар белән таныштыру. Максаты: Балаларны табышмакларны иг ъ тибар белән тыңларга һәм эчтәлеген аңларга өйрәтү.

Слайд 7

Сәнгати -эстетик үсеш Рәсем ясау. “Алмалар һәм җимешләр” Максаты: Түгәрәк формадагы штамп белән кулланып рәсем ясарга өйрәтү. “Чуар эшләпәле гөмбә”, “Диңгез асты патшалыгы” Максаты: Тради ц ион булмаган ысулларның берсе – бармак белән рәсем ясау техникасы белән таныштыру. 3) ”Тылсымлы чәчәк”, “Керпекәй”, “Кояшкай” – учлар ярдәмендә рәсем ясау ысулы белән таныштыру.

Слайд 8

4) “Чебиләр”, “Песекәй” – каты кыллы пумала белән төрткеләр ясап рәсем төшерү ысулы белән таныштыру. 5) “Чебиләргә җим”, “Кына гөле”.,“Ал ъ япкычым бизәкле” – мамыклы таякчыклар ярдәмендә рәсем ясау ысулы белән таныштыру. 6) “Тузганак” – поролон ярдәмендә рәсем ясау ысулы белән таныштыру. 7) “Кичке офык” – юеш кәгаз ь гә рәсем төшерү ысулы белән таныштыру. 8) “Юллар-юллар” – уенчык машиналарның тәгәрмәчләренә буяу сөртеп, рәсем төшерү ысулы белән таныштыру.

Слайд 9

Социаль – коммуникатив үсеш. “Әтәч һәм буяулар” мультфильмын карау. Максаты: балаларның кәефләрен күтәрү, төсләрне аера белүләрен ныгыту. 2) Дидактик уеннар: “Нинди төс югалды”, “Бу предмет нинди төстә?”, “Гирлянданы җый”, “Төрле төстәге кер юу машиналары”, “Куяннарны киендер”, “Тычканнарны качыр”. Максаты: балаларның төсләрне аера белүләрен ныгыту. Физик үсеш. Хәрәкәтле дидактик уеннар: “Төсе буенча үз өеңне тап”, “Төрле төстәге машиналар”, “Төрле төстәге флаглар” Максаты: балаларның иг ъ тибарлыкларын үстерү; төрле якка йөгерү күнекмәләрен ныгыту; төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү. Ата- аналар белән эш. Консультация :“Балаларга иҗат итү өчен шартлар булдырыйк”. “Төсләр иленә сәяхәт” темасы буенча ата-аналар җыелышы.

Слайд 10

Йомгаклау өлеше Ата-аналар һәм балаларның бергәләп ясаган рәсемнәре күргәзмәсе. Темасы: “Туган ягым төсләре” Максаты: Рәсем сәнгатенә кызыксыну уяту; ата-аналарда балалар белән бергәләп иҗат итү теләге булдыру; балаларда үз эшләре белән горурлану хисе тәрбияләү; туган ягыбызның матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Проект эшенең нәтиҗәсе Проект нәтиҗәле үтте дип әйтергә була. Балалар да, ата -аналар да зур кызыксыну белән катнаштылар. Алда көтелгән нәтиҗәләргә ирештек дип уйлыйм. Әлбәттә, әлеге тема буенча эшне алга таба да дәвам итәрбез традицион булмаган рәсем ысулларын кулланырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...

Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...