Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге
материал (младшая группа)

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Скачать:


Предварительный просмотр:

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Максат: язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында башлангыч төшенчә бирү.

Тәрбияви бурыч: Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Урманда булганда  куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау.

Белем бирү бурычлары:

1. Балалар сөйләменә яңа сүзләр кертү һәм кирәк урында куллана белергә өйрәтү:  яз җитте, кояш җылыта, карлар эри, гөрләвекләр ага, агачларда бөреләр, үләннәр чыга;

Үстерелеш бурычы: Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү эшен дәвам итү, сөйләмнәренең грамматик төзелешен үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм теле.

Интеграль белем бирү өлкәсе: социальләшү,

Җиһазлау:    

    урман күренеше: кояш, агачлар, үләннәр, умырзая чәчәкләре;

  • магнитофон язмасы: “Урман тавышы”, “Кошлар сайравы”.
  • магнитлы тактага куяр өчен рәсемнәр: кояш, тамчы тама, бөре, умырзая рәсемнәре.

Барышы:

Музыка астында балалар төркемгә керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр.

Тәрбияче: кадерле кунаклар, хәерле көн!

Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез аның җавабын әйтерсез.

Карлар эреде,

Сулар йөгерде,

Көннәр озая,

Бу кайчак була?

Балалар: Яз.

(1-2 баладан аерым әйттерелә).

Тәрбияче: дөрес, балалар, табигатьнең матур ае – яз җитте. Балалар яз җиткәч безнең кояшыбыз ныграк җылыта башлый, әйдәгез кояшны чакырыйк.

Бармак уены:

Кояш чык, чык, чык!

Тәмле ботка бирербез,

Тәмле ботка казанда,

Тәти кашык базарда,

(Магнитлы тактага кояш рәсеме куела).

Тәрбияче: Кояш чыккач түбәләрдән нәрсәләр тама? (Тамчылар)

(1-2 баладан аерым әйттерелә).

Тәрбияче: Тамчыны кунакка чакырыйк.

Туктап сана

Тамчы тама:

Тып, тып, тып

Төшә, төшә

Бозны тишә:

Тып, тып, тып

Яз, бу ишет

Ишек кага:

Тып, тып, тып.

(Магнитлы тактага тамчы тамган рәсем куела)

Тәрбияче: Яз көне кояш җылыта, түбәләрдән тамчылар тама, карлар эри, сулар ага, беренче чәчәкләр- умырзаялар чыга.

(Магнитлы тактага шушы рәсемнәр куела)

Тәрбияче: Ә  хәзер, без сезнең белән язгы урманга барып, андагы үзгәрешләрне күреп кайтабыз. Тик урман еракта , анда ничек барып җитәрбез, нәрсәгә утырып барырбыз? (машина, ат, самолет)

Тәрбияче: Без сезнең белән поездга утырып барырбыз, мин булам паровоз, ә сез вагоннар. Кузгалдык, юлда күңелсез булмасын өчен әйдәгез сөйләп барыйк.

“Паровоз”.

Алга таба барабыз

Гөрләп чаба паровоз.

Ак төтен артта кала

Вагоннар җырлап чаба.

Карагыз әле, без зур авыллар аша узабыз, монда бик күп кешеләр яши. Әйдәгез аларга сәләм җибәрик (балалар кулларын селкиләр).

Алга таба юл юк, көннәр җылы торгач карлар эрегән һәм бик күп гөрләвекләр барлыкка килгән, әйдәгез без алар аша сикереп чыгыйк.

“Гөрләвек аша сикерү” уены  (10 см араны ике аякта сикереп чыгу)

Тәрбияче: менә урманга да килеп җиттек. Карагыз әле бу гүзәллекне, матурлыкны. Кошлар сайрый ( магнитофонда кошлар тавышы), үләннәр, умырзаялар калкып чыккан. Ә һавасы нинди, сулап туймаслык.

Сулыш алу гимнастикасы.

Борын аша тирән сулыш алу һәм авыз аша чыгару.

Тәрбияче: яз исе, урман, бөре исе килә. Ә күктә кояш . Кояш нинди ул? (түгәрәк, сары, җылы). Ягез, балалар,  без дә шул кояшта кулларыбызны җылытып алыйк.

“Кояшта җылыну” уены (физкультминут)

Кулларны кояшка сузабыз, (аяк очларына басып кулларын кояшка сузалар)

Җылытабыз кулларны, (кулларын артка яшерәләр)

“Бармаклар уены”

Яз, яз, яз җитә, (кулларны чәбәклиләр)

Тәрәзәне ачтылар (йодрыкларны бер ачалар, бер ябалар)

Тып-тып итә, (идәнгә чүгәләп, бармаклар белән тукылдыйлар)

Балалар, урманда чүп калдырырга,  учак кабызырга, агачларны сындырырга ярамый икән. Ә без бу чүпләрне менә бу пакетка  салып, үзебез белән алып кайтыйк, чүп савытына салырбыз.

Тәрбияче: балалар, урманда яз килгәнен җәнлекләр дә көтеп алалар. Нинди җәнлекләр икән алар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез аның җавабыннан белерсез:

Җәен соры,

Кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

Балалар: куян.

Тәрбияче: дөрес, менә куян, (рәсеме күрсәтелә), ул кыш көне ак төстә, ә хәзер соры төстә. Куянның соры төскә керүе – дошманнарыннан саклану өчен кирәк. Ул үлән арасында да качып кала ала.

Тәрбияче:  минем сезгә тагын бер табышмагым бар, сез аның җавабын әйтерсез.

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

Балалар: аю. (рәсеме күрсәтелә)

Тәрбияче: дөрес, аю. Ул урманда иң зур җәнлек. Аю кыш көне йоклый, ә яз җиткәч уянып өненнән чыга. Яз көне аюлар өчен азык җитәрлек түгел, алар  нәрсә табалар, шуны ашыйлар. Әйдәгез, аю өненнән тыныч кына китик. Ул комачаулаганны яратмый. Аю бик ерткыч җәнлек. Бик сак булырга кирәк.

Тәрбияче: балалар, безнең урманнан кайтыр вакыт та җиткән. Әйдәгез, җәнлекләрне, кошларны куркытмыйча, тыныч кына урманнан төркемебезгә кайтыйк.

Музыка астында балалар төркемнәренә кайталар.

Тәрбияче: балалар, без шөгыльдә кая бардык? Нинди җәнлекләрне күрдек? Сезгә шөгыль ошадымы?

Балалар: урманга бардык. Урманда без куян белән аю күрдек. Ә хәзер кунаклар белән саубуллашыйк.

Балалар: сау булыгыз.

Балалар төркемнән чыгалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

Конспект занятия "Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эше".

Максат: Балаларның  камка турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Камканы тышкы кыяфәте буенча тану,  исемен атау, табигатьәге әһәмиятен җиткерү.Бурычлар: -тәрбияләү :бөҗәкләргә карата сакчыллык, ихт...

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Көзге урманнга сәяхәт"

     Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Көзге урманга сәяхәт”Максат:.  Табигатьтәге  матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү.Тәрбия бурычы:...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...

1 нче кечкенәләр төркемендә “Көзге урман аланында” темасына белем бирү эшчәнлеге

ldquo;Көзге урман аланында” танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты...