Беренче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль “Алмалар”
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Рамазанова Венера Раиловна

Әйләнә тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияченең гади сорауларына балаларның җавап бирә белү сәләтләрен үстерү. Кулларның вак моторикасын үстерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_almalar.docx15.88 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бирү эшчәнлеге, яше

Беренче кече яшьтәгеләр төркеме

Тематик атнага туры китерелгән

Нәфис –эстетик үсеш

Максат

Пластилиннан алмалар ясау

Тема

“Алмалар”

Бурычлар

Әйләнә тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияченең гади сорауларына балаларның җавап бирә белү сәләтләрен үстерү. Кулларның вак моторикасын үстерү. Әкият геройлары аша дөрес сөйләм формалаштыру. Сары, яшел, кызыл төслэрне ныгыту. Түгәрәкләп әвәләргә өйрәтүне дәвам итү.

Көтеп алынган нәтиҗә

Керпене таный һәм аера белү . Сорауларга җавап бирү. Түгәрәк формада алманы китреп чыгару

Эшчәнлек төрләре

Танып белү, физик үсеш , нәфис-эстетик үсеш,

сөйләм үсеше

Методик алымнар ысуллар

Эзләнү, әңгәмә, иҗади эшләү эшчәнлеге

Аерым эш

  • Артём белән Сафинага түгәрәкләр ясарга булышу

Алдан эшләнгән эш

күзәтү, әңгәмә үткәрү.

Җиһазлаү

уенчык керпе, алма, пластилин, тәлинкә.

Оештыру

Кереш өлеш: оештыру моменты, керпене карау

Төп өлеш: программа бурычларын үтәү.

Йомгаклау : әвәләгән алмаларны карау.

Кереш өлеш :

  • Балалар әйдәгез әле карыйк, кем бу?
  • Керпе
  • Керпе нәрсәләр ашарга ярата?
  • Гөмбә, алма....
  • Карагыз әле балалар, керпенең алмасы берәү генә, әйдәгез без аңа күп итеп алмалар ясыйк

Төп өлеш:

Платилиннан яшел, сары, кызыл төстә алмалар әвәләү.

Йомгаклау :

Менә бит күпме алмалар ясадык (әвәләдек) керпегә, ул сезгә рәхмәт әйтеп, сезнең белән саубуллаша. Барыгызга да рәхмәт.

Татарстан Респубикасы

Түбән Кама муниципаль бюджет мәктәпкәчә яшьтәге

балаларга белем бирү учреңдениясе

47 нче гомумиүстерелешле балалар бакчасы

“Алмалар” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлегенең

технологик картасы.

Беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалар өчен

Әзерләде һәм үткәрде:

Тәрбяче Рамазанова В.Р.

2020


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)

Максат:                        Танып белу. 1.   балаларга язгы куренеш...

2 нче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль конспекты

Конспект: “Серле капчык”2  нче кече яшьтәгеләр  төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыльМаксат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, пре...

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...