2 нче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль конспекты
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Конспект: “Серле капчык”

2  нче кече яшьтәгеләр  төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыль

Максат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, предметларны дөрес әйтергә йөрәтүне дәвам итү, аның кулланышын әйтеп бирүне ныгыту, төсләрне аера белү һәм дөрес әйтүне камилләштерү, гади җөмләләр төзүне формалаштыруны дәвам итү, сүз байлыгын үстерү

Җиһазлар: курчак, капчык, уенчыклар (тарак, шалтыравык, шакмак, куян, туп, әтәч, машина, аю).

Сүзлек өстендә эш: кызыл, яшел, зәңгәр, тарыйлар, сикерә, почмак.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: уенчыклар белән уйнау, уен аша кулланышын билгеләү, әңгәмә үткәрү.

Шәхси эш: пассив балаларны шөгыльгә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.

Методик алымнар: ситуация, сорау – җавап, д/уен “Бу нәрсә?”, физминутка, йомгаклау.

Шөгыльнең структурасы:

Кереш өлеш – ситуация “Безгә бүген кунакка куян килгән”.

Төп өлеш.

Д/ уен “Бу нәрсә?”

Физминутка “Ак куянкай”

Йомгаклау.

Балаларны оештыру:

Шөгыль барышында балалар ярым түгәрәктә утыралар.

Шөгыль барышы.

1. Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунакка Куян килгән. Әйдәгез әле аның белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, куянкай.

Тәрбияче: Балалар, куян нинди?

Балалар: Куян матур.

Тәрбияче: Ул безгә буш кул белән килмәгән, ә “серле капчык” алып килгән. Хәзер без сезнең белән капчыкта   ниләр барын белербез.

2. Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Тарак

Тәрбияче: Ә аның белән нишлиләр?

Балалар: Чәч тарыйлар.( курчак чәчен тарау)

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу шакмак.

Тәрбияче: Ул нинди төстә?

Балалар: Кызыл төстә.

Тәрбияче: Шакмак тәгәриме?

Балалар: Юк аның почмаклары бар.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу куян.

Тәрбияче: Куян нишли?

Балалар: Куян сикерә.

Тәрбияче куян турында шигырь сөйли.

“Куянкай” (Н. Исәнбәт)

Әй, куян, куян,

Кечкенә генә.

Бик куркак кына

Ике колагы

Озынкай гына

Аягы җиңел

Мамыктай гына.

Тәрбияче: “Бу нәрсә?”

Балалар: Туп.

Тәрбияче: Туп нишли?

Балалар: Туп сикерә, туп тәгәри.

Тәрбияче туп турында шигырь сөйли:

“Туп”

Туп-туп, матур туп,

Сикер,сикер матур туп!

Бер, ике.бер,ике.

Сикер.сикер матур туп!

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу әтәч.

Тәрбияче: Әтәч ничек кычкыра?

Балалар: Кикрикүк-кикрикүк.

Тәрбияче әтәч турында шигырь сөйли.

“Әтәч”

Иртән бик иртә тора

Канат кагып кычкыра

-         Кикрикүк, кикрикүк.

-         Тор иртәрәк : эшең күп.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – машина.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – аю.

Тәрбияче: Аю ничек йөри?

(Балалар күрсәтергә тиешләр)

Бергәләп басыйк әле

Түгәрәк ясыйк әле

Аюлар ничек йөри

Бергәләп ясыйк әле.

1.Физминутка: “Ак куянкай”.

Ап-ак куян утыра

( балалар чүгәләп утыралар)

Колакларын селкетә,

( куллары белән башларын тотып селкетәләр)

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен

( кулларын сыпыралар, уалар)

Һап,һап,һап

( кулларын чәбәклиләр)

Куян тик торса туңа

Сикергәли ул шуңа

(сикергәлиләр куян кебек)

Кем куянны куркытты

Куян сикереп качты.

Ай качты,ай качты,

Куян сикереп качты.

Тәрбияче: булдырдыгыз балалар,сез бик җитез куннар икән.

2. “ Бу  нәрсә?” (Капчыктагы уенчыкларны балалардан сорау һәм исемнәрен әйтү.)

3. Йомгаклау.

- Балалар, безгә бүген кем кунакка килде?

Балалар: – Куян килде.

Тәрбияче: – Ул безгә нәрсә алып килде?

Балалар: – “Серле капчык” һәм уенчыклар.

Тәрбияче: – Нинди уенчыклар? (Куян, әтәч, туп, шакмак, машина, аю, тарак).

Әйдәгез куян белән саубуллашабыз.

Балалар: Сау бул, куян.

 Кулланылган әдәбият:

1. К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова “Уйный-уйный үсәбез” – Казан: Мәгариф, 2005.

2. Закирова К.В. “ Әхлак нигезе – матур гадәт” (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбияләү): Методик кулланма/ К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова. – Казан : Мәгариф, 2004

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_achyk_shogyl.docx18.42 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты.

. Гади предметларны сурәтләгәндә тиешле сурәтләү чаралары  кулланып үз-үзеңә һәм мөмкинчелекләреңә ышаныч формалаштыру....

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "Әбиемнең истәлекләр саклаган сандыгы".

Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру,...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...

« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...

Беренче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль “Алмалар”

Әйләнә тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияченең гади сорауларына балаларның җавап бирә белү сәләтләрен үстерү. Кулларның вак моторикасын үстерү....