Беренче кече яшьтәге төркем балаларында ана теле һәм сөйләм телен устерүдә музыкаль - дидактик уеннар
материал (младшая группа) на тему

Фатыхова Гулия Дамировна

Выступление на секционном заседании музыкальных руководителей

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы                                                                                                         Баулы муниципаль районы

"№ 2 нче санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы"                                                     мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Беренче кече яшьтәге төркем балаларында                             ана теле һәм сөйләм телен устерүдә                             музыкаль - дидактик  уеннар                                                           һәм уен әсбапларының роле

Гөлия Дамир кызы Фатыйхова-                                                                     Баулы муниципаль районы                                                                                    "2 нче санлы "Рябинка"                                                                             балалар бакчасы"                                                                                  мәктәпкәчә белем бирү                                                                                   муниципаль бюджет                                                                  учреждениесенең                                                                                      музыкаль җитәкчесе

2016 ел

Музыкаль-дидактик  уеннарның төп билгеләнеше– балаларда музыка сәләтен формалаштыру, уңайлы уен формасында музыкаль авазларның төрле биеклектә тәңгәл килүен ачыклау, ритм хисен үстерү, тембр һәм динамик ишетү сәләтен үстерү һәм мөстәкыйль рәвештә  музыка дәресләрендә алган белемнәрне гамәлләргә куллану. Музыкаль-дидактик уеннар балаларда үз- үзенә ышаныч уята, хис- тойгыларын баета, аларның сәлатен, музыкага карата теләген үстерә, мөстәкыйллек,  фикерләү сәләтен баета, музыкаль авазларның төп үзенчәлекләрен  аерырга ярдәм итә. Музыкаль уеннарның  педагогик кыйммәте шунда, алар балага алган белемнәрен тормыш практикасында куллану өчен юл ача.

Безнең бүгенге заманча тормышта, төп проблема булып ясле-бакчага килгән баланың үз ана телендә, татар телендә сөйләшә, аралаша алмавы тора. Сабыйлар күңеленә татар милләтенең милли моңнары, җырлы- биюле уеннары аша туган телгә, татар теленә карата мәхәббәт уяту безнең төп бурычыбыз. Һәм шушы уңайсызлыклардан арыну өчен без балаларны кечкенәләр төркеменнән үк “Ана теле программасы буенча” бирелгән музыкаль уеннар белән таныштырабыз. “Тып- тып итеп”, “Чәп- чәп чәптеки”, “Чәбәкәй”, “Шома бас”, “Аю”, “Куян”, “Чыпчыклар”, “Без бердәм атлыйбыз”, “Кайда безнең кулларыбыз”, “Поезд”, “Бу - мин”, “Туп- туп, тубыбыз” “Шалтыравык”, “Бармаклар биюе”, “Атлыйбыз, йөгерәбез, биибез”, “Әкрен- көчле”, “Күрсәт әле үскәнем” уеннары балаларның музыкаль эшчәнлеген, эмоциональ хәләтен һәм телләре ачылу өчен яхшы репертуар булып тора.

Балаларда музыкаль-дидактик уеннарга карата кызыксындыруны арттыру өчен без бакчабызда мәгълүмәти- коммуникатив технологияләр кулланабыз. Компьютер, видео, DVD, CD, аудиовизуаль җиһазлар  балаларның музыкаль эшчәнлеген арттыру өчен зур мөмкинлекләр ача.  

  Без үз бакчабызда балаларның адаптация чорында кызыксындыру чарасы буларак бик матур уенчык- курчак уйлап таптык. Безнең курчак музыка дәресләрендә төп актив катнашучы һәм арадашчы булып тора. Курчагыбызны кечкенәләр көтеп ала,ул музыка дәресләрендә аеруча яхшы мөхит тудыра. Бер кергәндә балалар төрле бию хәрәкәтләре ясап, өйрәнсә, икенче кергәндә курчак балаларга кунакка үзенең дусларын, уен кораллары: шалтыравык, кыңгырау, бубен алып килергә мөмкин. Бу чорда балалар хәрәкәтләрне күберәк өлкәннәргә карап башкарса, безнең очракта алар курчакны дуслары урынына күреп барлык уен хәрәкәтләрен аның белән башкара һәм уен кагыйдәләрен тизрәк үзләштерә.

 Безнең курчагыбыз балаларны активлаштыру, музыкаль  уеннарга, халкыбызның моңлы көйләренә, җырлы- биюле уеннарына карата кызыксындыру уяту өчен төп персонаж булып тора.  Безнең әлеге алым узебез өчен дә яңалык. Әгәр ел башында балаларны кызыктыра алганбыз икән, димәк ел дәвамында алда бирелгән музыкаль- дидактик уеннар һәм курчагыбыз аша без балаларда милли музыкага һәм ана теленә карата мәхәббәтне уята алырбыз дип ышанып калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Яшелчәләр” (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)

    (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме  өчен оештырылган әшчәнлек)...

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...

Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".

Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Кү...

Тема:“Чебиләр” физкультура эшчәнлеге. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме

Максат: тигезлек саклап билгеле бер мәйданда тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп йөрү,сибелеп йөгерү; билгеле юнәлештә тар сукмак буйлап алга таба бару,гәүдәне төз тотып туры атлап барырга өйрәтү...

Беренче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль “Алмалар”

Әйләнә тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияченең гади сорауларына балаларның җавап бирә белү сәләтләрен үстерү. Кулларның вак моторикасын үстерү....