“Яшелчәләр” (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Мухамедрахимова Альбина Фаилевна

      (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме  өчен оештырылган әшчәнлек)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yashelchlr_konspekt.docx17.69 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

        

         

   

“Яшелчәләр”

          (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме  өчен оештырылган әшчәнлек)

                                                                      Беренче категорияле тәрбияче

                                                                      Мухамедрахимова А.Ф.

Тәрбия бурычы: табигатькә уңай караш тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, игътибарларын, аңга алуларын, логик фикерләү сәләтен, сенсорик күнекмәләрен үстерү .

Белем бирү бурычы: балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту, яшелчәләрне тышкы күренеше,формасы буенча аера белүләренә ирешү.

Төп белем бирү өлкәсе: “Танып белү үсеше”.

Интеграль белем бирү өлкәләре: “Сөйләм үсеше”, ”Нәфис-нәфасәти үсеш”, “Физик үсеш”,”Социаль- коммуникатив үсеш”.

Методик  алымнар һәм чаралар: күргәзмә материаллар, бармак уены, дидактик  уен, сорауларга жавап бирү, әңгәмә, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү,техник чаралар куллану, мактау.

Җиһазлар: көз темасына предметлы-үстерелешле мохит, яшелчәләр маскасы,  кәрзиндә яшелчәләр, проектор.

Алдан эшләнелгән эш: яшелчәләр темасына багышланган рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку, төсләрне,геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту.

Кулланылган әдәбият:

  1. Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге: балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма /З.М.Зарипова;
  2. Туган телдә сөйләшәбез: 2-3 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек /Төз.: З.М.Зарипова;

 Эшчәнлек төзелеше.

I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.

II. Төп өлеш.

  1.  Яшелчәләрне карау, әңгәмә үткәрү.
  2. Хәрәкәтле уен:   “Яшелчәләр”.
  3. Өстәлдә яшелчәләрне карау, төсләрен аеру.
  4. Проектордан логик фикерләүгә уен “Яшелчәне тиешле геометрик фигурага карап сайла”.
  5.  Бармак уены:  “Кәрзингә яшелчә тутырабыз”.
  6. Дидактик уен:  “Яшелчәләрне төсе буенча аер”.

    III. Йомгаклау. 

 

Эшчәнлек барышы:

 Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Тирә-юнебезгә карагыз әле, без нинди ел фасылында кунакта? (Көз).

Тәрбияче. Дөрес, көз. Көз- елның бик матур вакыты. Агачларда яфраклар саргайды, коелды. Яңгырлар ява. Кошлар җылы якка киттеләр. Шулай ук бакчалардан яшелчәләр дә җыелды.

Балалар,  минем бик матр кәрҗинем бар иде, күрмәдегезме? Бүлмә буйлап балалар кәрҗин эзлиләр). Менә таптык. Кәрҗинем буш түгел минем. Анда төрле яшелчәләр маскалары  бар. Аларны киеп, “Яшелчәләр”  уенын уйнап алырбыз. (Балаларга маскалар киертәм,аннан шигырь укып үзем янына чакырам).

Помидор һәм кыярлар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер, суган, чөгендер,

Тик җыеп кына өлгер.

Балалар, өстәлдә ниләр бар? Болар нәрсәләр?

Балалар. Яшелчәләр.

Тәрбияче. Дөрес, болар – яшелчәләр. Яшелчәләр кайда үсәләр?

Балалар. Яшелчә бакчасында.

Тәрбияче. Нинди яшелчәләр бар монда? (Подностагы яшелчәләрне карыйлар, исемнәрен атыйлар): кыяр, кишер, суган, помидор, чөгендер.

Тәрбияче. Балалар бу нәрсә? Кыяр нинди төстә? Ул нинди формада?

Балалар бу нәрсә? Кишер нинди төстә? Ул нинди формада?

Балалар бу нәрсә? Суган нинди төстә? Ул нинди формада?

Балалар бу нәрсә? Помидор нинди төстә? Ул нинди формада?

Балалар бу нәрсә? Чөгендер нинди төстә? Ул нинди формада? (Геометрик формаларны искә төшерү, сүзлек өстендә эш).

Бармак уены  “Кәрзингә яшелчә тутырабыз

Балалар, бармаклар белән яшелчәләрне кәрҗингә   җыябыз.

Бу бармак-кыяр,

Бусы-помидор

Бу бармак кишер

Монысы- чөгендер.

Ә бусы суган булды

Минем кәрзинем тулды.

Дидактик уен ” Яшелчәне тиешле геометрик фигурага карап сайла”

(проектор аша күрсәтелә).

 Дидактик уен ” Яшелчәләрне төскә карап сайла”.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген яшелчәләр белән таныштык, төрле биремнәр үтәдек, сез яшелчәләр турында күп нәрсәләр белдегез. Булдырдыгыз, балалар, бүген сез аеруча тырыштыгыз!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...

Тема:“Чебиләр” физкультура эшчәнлеге. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме

Максат: тигезлек саклап билгеле бер мәйданда тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп йөрү,сибелеп йөгерү; билгеле юнәлештә тар сукмак буйлап алга таба бару,гәүдәне төз тотып туры атлап барырга өйрәтү...

« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...

Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.

Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерүТәрбия бурычы: әкият геройлары  белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уятуҮстерү бурычы: Балаларның...