Тема:“Чебиләр” физкультура эшчәнлеге. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме
план-конспект занятия по физкультуре

Гатина Гулия Минхарисовна

Максат: тигезлек саклап билгеле бер мәйданда тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп йөрү,сибелеп йөгерү; билгеле юнәлештә тар сукмак буйлап алга таба бару,гәүдәне төз тотып туры атлап барырга өйрәтү;тарттырып сузылган җеп астыннан дөрес итеп үрмәләп чыгу, уеннар ярдәмендә балаларның хәрәкәт  активлыгын үстерү,эшчәнлектә күтәренке кәеф тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:“Чебиләр” физкультура эшчәнлеге. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме

Кулланылган әдәбият: “Перспективное планирование по программе “От рождения до школы”под редакцией Н.Е.Вераксы,Т.С.Комаровой,М.А.Васильевой  первая млд.группа,«Уйный-уйный үсәбез” Закирова К.В.

Алдан эшчәнлек: иртәнге гимнастикада гомуми үсеш күнегүләре өйрәнү,хәрәкәтле уеннар уйнау “Тавык һәм чебиләр”, “Төлке 1әм чебиләр”,ял минуты “Тавык чыккан урамга”

Материал: бубин,чеби уенчыгы,чеби,тавык маскасы,дуга,сукмак.

Максат: тигезлек саклап билгеле бер мәйданда тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп йөрү,сибелеп йөгерү; билгеле юнәлештә тар сукмак буйлап алга таба бару,гәүдәне төз тотып туры атлап барырга өйрәтү;тарттырып сузылган җеп астыннан дөрес итеп үрмәләп чыгу, уеннар ярдәмендә балаларның хәрәкәт  активлыгын үстерү,эшчәнлектә күтәренке кәеф тәрбияләү.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру өлеше:

Тәрбияче:-Балалар  бүген безгә кечкенә генә чеби баласы кунакка килгән.Ул сезне үзе белән уйнарга чакыра.Чеби баласы белән уйныйбызмы.Хәзер сез дә кечкенә чебиләр буласыз,ә мин сезнен әниегез-тавык булам (балаларга маскалар киертелә).

-Чебиләрем,бер-бер артлы тезелдек,алга таба киттек

Тәрбияче  артыннан  алга таба тезелешеп йөрү,кулларны янга чыгарып селкетеп йөрү-“Канатларны кагабыз”,йөгерү,тыныч йөрү.

Тәрбияче:-Ә хәзер түгәрәк ясап басыйк,зарядка ясый чебиләр.

Гомуми үсеш күнегүләре:

  1. “Исәнме кояш”- Аяклар әз генә аерылган,куллар төшкән. Кулларны күтәрәбез,аяк очларына басабыз “Исәнме,кояш”,төшерәбез \3-4 тап.\
  2.  “Чебиләр су эчә”-Аяклар әз генә аерылган, куллар артта. Алга иеләбез-“Су эчәбез”, баштагы торышка кайтабыз.\3-4 тап.\
  3.  “Чебиләр җим чүпли”-Аяклар бергә,куллар билдә. Чүгәлибез,идәнгә бармаклар бн шакылдыйбыз “Җим чүплибез”-баштагы торышка кайтабыз. \3-4 тап.\
  4. “Чебиләр канатларын чистарта” -Аяклар әз генә аерылган,куллар төшкән. Башта бер кулны янга чыгарабыз-тирән сулыш алып өрәбез кулга,аннан икенче кулны янга чыгарабыз,тирән сулыш алып өрәбез кулга \4-5 тап.\
  5.  “ Чебиләр шатлана” -Ямь-яшел болында чебиләр уйнап сикерәләр-сикерү \3-4 тап.\

Төп хәрәкәт:

1.“Сукмак  аша барабыз”-гәүдәне төз тотып сукмак буйлап алга таба атлап бару.

2. “Койма астыннан чыгабыз”-дуга астыннан үрмәләп  чыгу(50-40см)

Хәрәкәтле уен: “Тавык һәм чебиләр”

Тавык чыккан урамга,

Яшел чирәм чүпләргә.

Аннан чыкты чебиләр,

Йомшак сары бәбиләр.

Ко-ко- ко.

Китмәгез сез еракка,

Бөртекләр чүпләгез!

Тәмле бөҗәкне каптык,

Аннан соң без су эчтек,

Йөгереп өйгә качтык

Йомгаклау өлеше.

Тыныч йөрү.Балаларны мактау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Яшелчәләр” (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)

    (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме  өчен оештырылган әшчәнлек)...

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...

« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...

Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.

Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерүТәрбия бурычы: әкият геройлары  белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уятуҮстерү бурычы: Балаларның...