Балалар бакчасы һәм ата-аналарның бердәм эшчәнлеген оештыру аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гаилә һәм тәрбия учреждениясенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
статья (старшая группа) на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

Гаилә һәм балалар бакчасының бердәм эшчәнлегенең балалар тәрбияләүдә уңай йогынтысы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балалар бакчасы һәм ата-аналарның бердәм эшчәнлеген оештыру аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гаилә һәм  тәрбия учреждениясенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Сәхапова Г.С.

Татарстан республикасы Тукай районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Таңбатыр” балалар бакчасы

Балалар бакчаларында мәкәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү программалар эшчәнлеге  тормышка ашырылганда, педагоглар төрле алымнарга таянып эш итәләр. Никадәр генә эзлекле, эчтәлекле эш алып барылсада,  буыннардан –буыннарга таралган тәрбия чаралары, аларның бакчалар тормышында кулланылуы,  ата-аналар белән бер фикердә булып, заман таләпләренә җавап бирердәй бурычларны чишеп, тәрбия эшчәнлеге алып барылмаса, тәрбия эшенең сыйфаты да бик сай булыр.

Бүгенге көндә Федераль дәүләти белем бирү стандартына нигезләнеп биш белем бирү өлкәсе аерылып күрсәтелә. Кайсы гына белем бирү өлкәсе бурычларын алсак та, ата- аналар авторитеты, гаилә традицияләре сакланышы, буыннар арасындагы бәйләнеш,  беренче урынга баса. Чөнки, беренчел тәрбияне бала гаиләдә ала. Максатчан, программаларга таянып тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге бакчада дәвам итә. Бу очракта ата - аналарның бар эштә дә хәбәрдәр булуы кирәк. Бәйрәмнәр, әңгәмәләр үткәрү белән генә чикләнеп, чын заман таләпләренә җавап бирердәй шәхес тәрбияли алмаячакбыз икәне билгеле. Бүгенге көндә мөстәкыйль рәвештә фикер йөртердәй, үз-үзенә ышанучан  балалар тәрбияләү, аларга чын шәхес итеп карау таләбе килеп баса.

Ата-аналар балалар өчен беренче педагоглар. Физик, интелектуаль, әхләки тәрбиягә нигезне беренчеләрдән булып ата-аналар салырга бурычлы. Тәрбиячеләр шул юнәлештә эшчәнлекне дәвам итүчеләр. Бу очракта ата -

аналар белән бердәм эшчәнлек тыгыз элемтәдә булу һәм үзара ышанычка юнәлтелгән.

Һәр гаиләнең үз проблемалары, балалар тәрбияләүдә үз авырлыклары туа. Шунлыктан киңәш бирүләр, тәрбия алымнары, бар гаиләгә дә бер төрле була алмый.

 Катнаш төркемдә тәрбияләнүче балалар психологиясен исәпкә алу да мохим. Ниндидер чаралар бар төркемнәр   өчен дә күмәк була алса, кайбер очракта төркемчәләрне аерырга, бары тик шул төркем балаллары  белән генә эш итү каралган. Үсү тәртибендә эш төрләре катлауландырыла, максатлар да тулырак итеп куела.

 Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәм эшчәнлеге нигезендә түбәндәге прициплар ята:

  • Балаларны тәрбия һәм белем бирүдә ата-аналар һәм педагоглар партнёрлар булып торалар;
  • Белем  һәм тәрбия өлкәсендәге максат һәм бурычларны бер фикердә булып кабул итү;
  • Ата – аналар һәм педагоглар тарафыннан балаларга карата ышаныч белдерү, хөрмәт итү, ярдәм күрсәтү;
  • Ата-аналар һәм педагогларның бердәм эшчәнлеген даими рәвештә анализлау, нәтиҗә ясау;
  • Ата-аналар белән эшчәнлек алып баруда максатчан, эзлеклелек, системалылык.

 Ата-аналарның эшенә бәя бирү төрләре:

- Администрация исеменнән рәхмәт хатлары тапшыру;

- Уку елы азагында “Үрнәк гаилә”, “Иң актив әти - әниләребез” номинациясендә бүләкләү;

- Гаиләләр турында вакытлы матбугатка язып чыгу;

- Тәрбия алымнарын коференцияләрдә чыгыш ясап тәкъдим итү: “Безнең гаилә традицияләре”;

- “Үрнәк алыйк” гаиләләр дуслыгы, тәрбия алымнары  турында стенд эшләү.

Педагоглар һәм ата-аналарның бердәм башкарыласы эш төрләре:

Ата-аналар һәм педагогларның бердәм эшчәнлеге

Педагог, балалар һәм ата-аналарның бердәм эшчәнлеге

Ата-аналар җыелышы

Ачык ишекләр атналыгы

Конференцияләр

Түгәрәкләр

Тематик күргәзмәләр

Бәйгеләр

Әңгәмәләр

Бәйрәм – кичәләр

Педагогик киңәшмәләр

Күргәзмәләр

Күчмә папкалар

Гаилә бәйгеләре

Ата –аналар мәктәбе

Төркемне җиһазлау

Семинарлар

Ярышлар

Ата-аналар комитеты

Газета чыгару

Өйләрдә булу

Мәйданчыкны җиһазлау

Бәхәс - киңәшмәләр

Альбомнар ясау

Түгәрәк өстәл

Атрибутлар ясау

Мәгълүмати стендлар

Гаилә гәҗите булдыру

Буклетлар

Проект эшчәнлеге

Экскурсияләр маршрутын ясау

Гаилә театры

1.Закирова К.В. Гаиләдә, балалар бакчасында әдәплелек тәрбияләү программасы.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру.

       Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль арал...

Әти-әниләр өчен консультация "Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса"

Әти-әниләр өчен консультация "Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса"...

Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге

Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге темасына доклад....

«Балаларның интеллектуаль һәи иҗади үсүендә уен куллану- балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәм эше»

Главными воспитателями своих детей являются родители.Подрастающее поколение будет таким, какой будет семья. Но, как писал А.С. Макаренко "семьи бывают хорошие и семьи бывают плохие. Поручиться за...

Әти-әниләр өчен консультация: Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса.

ХХI гасырга аяк бастык. Аның нинди булуы билгеле, безгә дә, педагогларга, һәм ата-аналарга бәйле. Чөнки балалар бакчасы белән гаиләнең бурычы бер үк. Без физик яктан, әхләкый һәм рухи яктан хасил, шәф...

"Өлкән яшьтәге балаларда экскурсияләр вакытында табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү"

     Җитәмени  безнең  туган  якка.       Җәен-яңгыр,  кышын-кар  исен       Күкрәгеңә...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...