Балалар үсешендә нейропсихологик уен әһәмияте.
консультация

Бадретдинова Рамиля Салихяновна

 Балаларның нерв системасына фундамент салынганда нәкъ менә мәктәпкә әзерләү чорында нейропсихологик метод куллану отышлы.Мәктәп алдыннан баланы психологик яктан әзерләү баланың игътибарлылыгын арттыруны,күзаллау сәләтен үстерүне, эмоциональ яктан әзерлеген , хәтерен,уйлау сәләтен, сөйләмен, чыдамлы булуын үстерүне күз алдында тота. Бу сыйфатларны тәрбияләүдә тәрбиячеләргә ярдәмгә нейропсихологик уеннар ярдәмгә килә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_useshende_uen_ehemiyate.docx15.02 КБ

Предварительный просмотр:

                       Балалар үсешендә нейропсихологик  уен әһәмияте.

    Мәктәпкәчә яшь ул-баланың көчле үсү һәм камилләшү,беренчел белемнәр алу чоры. Әлеге әһәмияте чорда бала үзен чолгап алган тирәлекне, тирә-юньдәге күренеш һәм предметларны танып белә:анда әйләнә-тирә дөнья турында башлангыч белемнәр системасы формалаша. Бу чор- баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор.

   Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша.Ул организмны дөрес һәм тулы үсеше өчен кирәк булган төп физиологик факторлар белән бер рәттә тора. Бала өчен уен ул-белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен аша бала җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус-ишләре белән мөгамәлә кора. Олыларга карата мәрхәмәтле булып үсә, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала.

     Димәк, баланың нинди булып үсүе, алдагы тормышында нинди һөнәр сайлавы, кешеләр белән мөнәсәбәте ничек булуы, нинди гаилә коруы бик күп мөһим факторлар формалашу аның нинди уеннар уйнавы, уен барышында үзен ничек тотуы,иптәшләренә нинди мөнәсәбәттә булуы белән дә бәйле. Шуна күрә уенның дөрес оештырылуы бик мөһим.Балаларның яшь үзенчәлекләренә, кызыксынуларына туры килгән уеннар ярдәмендә аларны аңлы, зыялы, зирәк, җаваплы. Бер-берсенә һәм олыларга карата мәрхәмәтле, физик яктан чыныккан, җитез, тырыш, көчле ихтыярлы, сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкин.

    Хәзерге вакытта уеннарны төркемләүдә В.Всеволодский-Гернгросс квалификациясе гамәлдә йөри. Ул барлык  уеннарны өч типологик төркемгә: драматик, спорт һәм орнаменталь (җырлы-биюле) уеннарга бүлә. Бу барлык төр уеннар да балалар бакчаларында яратып уйналучы уеннар.  

Җырлы-биюле уеннар балалар репертуарында сан ягыннан бик күп булмаса да. Аларны яратып уйныйлар. Бу төр уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный.  Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләрдә чагылыш таба.

       Уеннарның популяр бер төре-драматик уеннар.Драмалаштыру яисә шуңа омтылу нәниләрнең бөтен уеннарына да хас. Бу бала психологиясенең үзенчәлегеннән килә.Нәниләр, әйләнә-тирәлектән күп тәэсирләр алсалар да, аны сүз белән тулаем тасвирлап бирә алмыйлар һәм үзләре күргән нәрсәләрне драмалаштырырга, уйнап күрсәтергә тырышалар.

       Балалар репертуарында спорт һәм зиһен салыш уеннары зур урын алып тора. Беренчеләре балаларның физик яктан чыныгулары өчен әһәмиятле булса,  икенчеләре исә акыл, зиһен байлыгын үстерүгә юнәлдерелгән.

 Балаларның нерв системасына фундамент салынганда нәкъ менә  мәктәпкә әзерләү чорында  нейропсихологик  метод куллану отышлы. Мәктәп алдыннан баланы психологик яктан әзерләү  баланың игътибарлылыгын арттыруны, күзаллау сәләтен үстерүне, эмоциональ яктан әзерлеген, хәтерен, уйлау сәләтен, сөйләмен, чыдамлы булуын үстерүне  күз алдында тота. Бу сыйфатларны тәрбияләүдә тәрбиячеләргә ярдәмгә нейропсихологик уеннар ярдәмгә килә. Нейропсихологиядә комплекслы эш отышлы була. Төрле төр кабул итү:  күрүгә, ис-тәм тоюга, ишетү сәләтләренә  багышланган күнегүләр максималь рәвештә нерв системасы элементларына үсеш алырга ярдәм итә.

Берничә күнегү:

1.Балага  төсле сан  рәсеме күрсәтелә – бу күз күрү анализаторын үстерә һәм хәтерне ныгыта;

2.Балага 4 предмет ясарга тәкъдим итү-  сулагай балаларда минең уң як  өлешен эшләтә, күрү анализаторын чыныктыра;

3.Баланың күзләрен йомдырып аның аркасында, кулында цифрларны язу, аларны танып әйтү буенча күнегүләр дә  физик аруны киметергә, тактиль тоемлауны, тән өлешләрен аеруны, вистибуляр аппаратны чыныктыруга булыша.

4. Капчыктан  йомык күзләр белән  билгеле бер предметны эзләү  хәтерне ныгыта.

Кулланылган әдәбият:

1.Материал онлайн мәктәп  “Фоксфорд”тан алынды.

2.Татар балалар фольклоры. Төзүчесе: Рәшит Ягъфәров, Казан “Раннур” нәшрияты,  1999ел. 18-19 битләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында...

Тикшеренү-экспериментлаштыру үзәгенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендәге роле

Тикшеренү-экспериментлаштыру эшчәнлегенең балаларның үсешенә тагын бер уңай ягы – ни дә булса эшләргә мотив булу. Ягъни, тәрбияләнүчеләр нинди дә булса нәтиҗәгә килергә кирәклеген аңлап эшлиләр,...

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында...

Тема «Балалар үсешендә хәрәкәтле уеннарның роле »

Хәрәкәтле уенннарХәрәкәтле уеннар  яшь буынны физик яктан нык һәм сәламәт тәрбияләү , аның хәрәкәт итү мөмкинлекләрен үстерү һәм сәләтләрен камилләштерү кебек  бер-берсенә тыгыз бәйләнгән...