Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында
материал

Валиева Гульназ Камилевна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл artikulyatsionnaya_gimnastika.docx413.25 КБ

Предварительный просмотр:

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында

Артикуляция гимнастикасы – ул сөйләмдә авазның катлаулы хәрәкәт күнекмәсе әйтелеше.

Сабыйлык чорыннан ук бала тел, ирен, казналык ярдәмендә күптөрле артикуль-мимик хәрәкәтләр башкара. Бу хәрәкәтләрне ул диффуз авазлар, ягъни мыгырдау, бытылдау белән озата бара. Мондый хәрәкәтләр инде баланың сөйләм үсешендә беренче баскыч булып тора: алар гадәти тормыш шартларында сөйләм органнары өчен гимнастика ролен үтиләр. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, көче һәм дифференциялелеге балада акрынлап үсеш ала. Ачык һәм төгәл артикуляция өчен көчле, сыгылмалы хәрәкәтчән сөйләм органнары – тел, ирен, аңкау кирәк.

Артикуляция күптөрле мускулларның эшчәнлегенә бәйле, шул җәһәттән чәйнәү, йоту, мимика хәрәкәтләренә. Тавыш ясалу процессы сулыш органнары (йоткылык, трахея, бронхлар, үпкә, диафрагма, кабырга ара мускуллар) катнашында башкарыла. Шулай итеп, махсус логопедия гимнастикасы турында сөйләгәндә, күптөрле мускулларның йөз, авыз куышлыгы, кулбашы, күкрәк читлеге мускулларының катнашы турында истән чыгармаска кирәк. Сөйләм авазларының формалашуы нигезендә артикуляция гимнастикасы тора. Артикуляция аппараты органнарның хәрәкәтчәнлеген тәэмин итә торган күнегүләр, сүзләрне дөрес әйтү өчен иреннәрнең, телнең, йомшак аңкауның торышын көйли, теге яки бу группа авазларны күпләп тә, берәмләп тә әйтергә мөмкинлек бирә.

 Артикуляция гимнастикасының максаты - авазларны дөрес әйтү өчен артикуляция аппараты органнарының аерым бер торышының тулы кыйммәткә ия булган хәрәкәтен тәэмин итү.

 

Артикуляция гимнастикасы күнегүләре үткәрү өчен тәкъдимнәр.

  • Балаларда барлыкка килгән артикуляция гимнастикасы күнекмәләре тагын да ныгысын өчен күнегүләрне көн саен үткәрергә кирәк. Иң яхшысы көнгә 3-4 тапкыр, 3-4 минуттан. Балаларга бер вакыт эчендә 2-3 күнегү эшләргә тәкъдим итмәскә.
  • Һәр күнегү 5-7 тапкыр ясала.
  • Статик күнегүләр 10-15 секунд дәвамында эшләнә (артикуляция позасын бер хәлдә үзгәртмичә тотып тору).
  • Артикуляция гимнастикасына күнегүләр сайлаганда, гади күнегүләрдән катлаулы күнегүләргә бару эзлеклелеген истән чыгармаска. Күнегүләр эмоциональ һәм уен формасында алып барылса яхшырак.
  • 2-3 эшләнгән күнегүнең бары берсе генә яңа булырга мөмкин, икенчесе һәм өченчесе кабатлау һәм ныгыту өчен бирелә. Әгәр бала нинди дә булса күнегүне бик үк яхшы башкара алмаса, яңа күнегүләр өстәү кирәкми, алдан өйрәнелгән материалны кабатласаң яхшырак. Аны ныгыту өчен яңа уен алымнары уйлап табу отышлы була.
  • Артикуляция гимнастикасы утырган хәлдә эшләнелә, чөнки бу халәттә баланың аркасы туры, гәүдәсе киеренке түгел, кул-аяклар тыныч хәлдә.
  • Эшли торган күнегүләрен үзлегеннән игътибарда тоту өчен, бала зурларның да, үзенең дә йөзен яхшы күрергә тиеш. Ә аның өчен стена көзгесе булуы отышлы, ул булмаганда якынча 9*12 см кул көзгесе баланың каршында булу зарури.
  • Гимнастиканы иреннәр өчен күнегүләрдән башлау хәерлерәк.

Артикуляция гимнастикасын үткәрүне оештыру.

1. Өлкәннәр алда торган күнегү турында уен алымнары белән сөйлиләр.

2. Өлкәннәр күнегүне эшләп күрсәтәләр.

3. Бала күнегүне эшли, өлкәннәр аны күз уңында тота.

Артикуляция гимнастикасын алып баручы кеше бала тарафыннан эшләнгән хәрәкәтләрнең сыйфатын: төгәллеген, салмаклыгын, башкаруның темпын, тотрыклылыгын, бер хәрәкәттән икенчесенә күчүен күзәтергә тиеш. Артикуляция күнегүләре симметрияле алып барылырга тиеш. Йөзнең уң ягына үткәрелгән күнегү эзлекле рәвештә сул як йөзгә дә эшләнелә.

4. Әгәр бала нинди дә булса күнегүне булдыра алмаса, аңа шпатель, бал кашыгының сабы яки чиста бармак белән ярдәм итсәң ярый.

5. Бала телнең дөрес торышын тапсын өчен, әйтик, өске иренне яласын өчен варенье яки шоколад, яки бала яраткан башка нәрсә буяп юнәлеш бирергә була. Күнегүләрне эшләтүгә иҗади якын килергә кирәк.

Күнегүләрнең башында балаларның артикуляция аппараты әгъзаларында киеренкелек сизелә. Алга таба киеренкелек югала, хәрәкәтләр иркен һәм координацияләнгән була башлый.

6. Балага “Телең хәзер ни эшли? Ә иреннәр? Телең хәзер кайда, өстәме әллә астамы?” – дигән сораулар белән юнәлеш бирергә кирәк.

7. Истә тотарга кирәк: һәр баланың яңаны үзләштерүдә үз темпы, үз мускул әзерлеге. Әгәр дә күнегүләр эшләүдә кыенлыклар туса, баланы ашыктырмагыз, битәрләмәгез.

Артикуляция моторикасын үстерү системасы күнегүләре статик күнегүләр белән бер рәттән сөйләм хәрәкәтләренең динамик координацияне үстерү юнәлешен дә үз эченә ала.

 

Тәкъдим ителгән күнегүләр:

1. “Су үгезе” (Бегемот)

 Авызны тыныч кына зур итеп ачарга һәм ябарга. Күнегүне 4-5 тапкыр кабатлыйбыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә вакыт бирәбез. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

1 бегемот

2. “Елмаю”

Кысылган тешләр күренерлек итеп ирен почмакларын җәябез. Иреннәрне янә үз хәленә кайтарабыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә мөмкинлек бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

2 Елмаю

 

3. “Фил борыны” (Хобот)

Үбәргә теләгән кебек иреннәрне алга торба итеп сузабыз, шул рәвешле 4-5 секунд тотабыз. Иреннәрне кире тыныч торышка кайтарабыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

3 фил

 

4. “Әрлән баласы”

Балага авызны япкан килеш яңакларны кабартырга тәкъдим ителә. Шул рәвешле 4-5 секунд тотканнан соң һавасын чыгара. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

4 Әрлән 

5. “Көрәк”

Авызны киң итеп ачарга. Йомшак һәм тыныч телне аскы иренгә куябыз. 3-4 секунд тоткарлагач, телне кире алабыз. Балага хәл җыярга һәм ял итәргә вакыт бирәбез. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

5 Көрәк

6. “Песи баласы сөт ялый”

Авызны киң итеп ачабыз, песи баласы сөт эчкән кебек телнең киң өлешен 4-5 тапкыр өскә хәрәкәт иттерәбез. Телне эчкә алабыз, авызны ябабыз. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне янәдән кабатлыйбыз.

6 Песи

 

7. “Касә”

Авызны киң итеп ачабыз, киң телне аскы иренгә куябыз, телне касә сыман итеп өскә каратып бөгәбез һәм салмак кына өске тешләргә күтәрәбез. Алга таба балага телне төшерергә, авызны ябарга, хәл алырга, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга.

7 Касә

8. “Таган”

Авызны киң итеп ачабыз, аскы иренгә тыныч, йомшак телне куябыз, өске иренгә күчерәбез. Шулай итеп 6-8 тапкыр кабатлыйбыз. Алга таба телне авыз эченә алабыз, авызны ябабыз. Балага ял итәргә, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

8 таган

9. “Инә”

Авызны киң итеп ачабыз, тар телне күтәреп алга таба сузабыз. Бу халәттә 4-5 секунд вакыт үтә. Телне авыз эченә алабыз, авызны ябабыз. Балага ял һәм хәл алу өчен вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

9 Инә

10. “Маятник”

Авызны ачабыз, иреннәрне елмаюга сузабыз, киеренке телне алга таба сузып, очын иреннәрнең йә бер, йә икенче почмагына тидерәбез. Телнең аскы иренгә тиеп түгел, ә һавада хәрәкәт итүен күзәтәбез. Аскы казналык селкенергә тиеш түгел. Балага ял һәм хәл алу өчен вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

10 Маятник

11. “Тәмле”

Авызны зур итеп ачабыз, телнең очы белән өске ирендә сулга уңга хәрәкәт итәбез. Шул ук вакытта аскы казналыкның урынында калуын да күзәтәбез. 6-8 тапкыр эшлибез. Телне авыз эченә алабыз, авызны ябабыз. Балага ял һәм хәл алу өчен вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

 

12. “Күперчек”

Авызны ачабыз, телне бөгеп очын аскы тешләрнең эчке өлешенә терибез. Шул халәттә 4-5 секунд тотып торабыз. Тешләрне акрын гына якынайтабыз, кысабыз һәм авызны ябабыз. “Күперчек” ябык авыз эчендә кала. Алга таба балага телне турайтырга, хәл алырга, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга.

12 Күперчек

Тәрбияле бала җанга – шатлык, йөзгә аклык китерер

http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2012/11/s1_377205_33-300x191.jpg

Ата-аналарның, тәрбиячеләрнең алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.

Кеше гомеренең беренче җиде елы бала үсешендә аеруча җаваплы. Нәниләр һәрнәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм әдплелек сыйфатларын да тиз отып үзләштерәләр. Кечкенәләрне үз-үзләрен әдәпле тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренә өйрәтү бала туган көннән үк башланырга тиеш.

Ә нәрсә сөң ул әдәп яисә әдәпле булу? Әдәп ул – җәмгыятьтә үз-үзеңне төта белү кагыйдәләре дигән сүз, ягъни аралашу осталыгы, кешеләргә игътибарлы, инсафлы мөгамәлә, табигатьне ярату һәм аңа сакчыл мөнәсәбәт һ.б. Шуңа күрә, укырга-язарга яисә санарга өйрәтү белән беррәттән, нәниләргә әдәплелек күнекмәләре бирү дә бик мөһим. Бала күпме генә уку-язу күнекмәләренә ия булмасын, әгәр ул әдәплелек кагыйдәләрен үзләштермәсә, аңа тормышта үз урынын табу авыр булачак.

Ә  халык авыз иҗаты тәрбия турында  нәрсә сөйли? Татар халык мәкальләре:

- Баланы бишектән өйрәт.

- Баланы караватта аркылы ятканда тыңлата алмасаң, буй яткач тыңлатырмын димә.

- Баланы тәрбия – үзеңне тәрбия.

- Балаңнан кадер күрергә өмет итсәң, тәрбиясен җиткереп ит!

- Баланың үскән бишеге киң дөньяның ишеге.

- Тал чагында бөкмәсәң, таяк булгач бөгә алмассың.

- Баланы яшьтән тый.

- Баланы яшьтән эшкә бөк!

- Баланы яшьтән өйрәт,  хатынны баштан өйрәт.

- Баланы табуына караганда, тәрбияләү кыен.

- Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.

- Улың яшьтә тәрбияче бул, улың үскәч, туган бул.

- Бала чагында алынган тәрбия чәч агарганчы үзе илә бергә булыр.

- Бала чагында алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас.

Димәк, никадәр иртәрәк без баланы үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә башласак, шулкадәр җиңелрәк ул аларны кабул итәр.

һәр ата-ана баласының яхшы кеше булып үсүен тели. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген тәлап итә торган дәвамлы эш ул. Ә без, өлкәннәр, бала өчен һәрнәрсәдә үрнәк булырга тиешбез.

Ата – аналар өчен киңәшләр:                                               “Баладагы таркаулыкны ничек җиңеп чыгырга?”

1

Таркаулык – психик халәт. Таркаулы бала күзәтүдә мөһимен аера алмый, төгәл тәртиптә яхшы эшли алмый.

Таркаулык – дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсе. Бала тәртипкә, башлаган эшен тәмамларга өйрәнгән булса, ул таркаулы була алмый. Ә ата – анасы балага көн тәртибен бозарга рөхсәт бирсә,  аның онутычан, тәртипсезлек якларына игътибар бирмәсә, ул әкрен генә таркаулыга әйләнә.

Бу сыйфатлар мәктәптә уку вакытында бигрәк тә ачыклана.

Таркаулы балага укырга авыр, ул укытучының аңлатуын тыңламый, биремнәрне җиренә җиткерә алмый. Таркаулы бала үкенечле һәм көлкеле ситуацияләргә еш очрый.

Баладагы таркаулыкны ничек җиңергә? Җиңеп чыгу өчен нәрсә эшләргә?

Беренче чиратта, баланы әрләргә, җәзаларга ярамый. Ашыкмыйча, сабырлык белән җитесезлекләрне җиңеп чыгырга өйрәтергә. Аның өчен көн тәртибен бозмаска өйрәтергә кирәк.

Игътибарны туплау тәрбияләү өчен шартлар төзергә мөһим, һәм баланың игътибарын читкә боручы моментларны юк итергә кирәк.

Мәсәлән: ата- ана баланы игътибарын читкә юнәлдеруе өчен шелтәли, ә үзләре икенче бүлмәдә магнитофоннан  музыка тыңлыйлар. Шул арада бала, музыка тавышын ишетеп, укуларын калдыдып, икенче бүлмәгә керә.

Баланы игътибарын читкә юнәлдермәскә өйрәтү иң мөһим шарт. Кайчакта, комачаулыкларга җайларга өйрәнергә кирәк. Балаларда, комачауга ныклык тәрбияләргә кирәк.

Игътибарлылыкны, туплаулыкны уен аша күнектереп була.

Мәсәлән, күп итеп вак әйберләрне алып өстәл өстенә тегегез. Бала нинди әйберләр өстәл өстендә булганың истә калдырырга тырышсын. Аннары бу әйберләрнең өстенә кәгазь ябыгыз. Исеме дөрес әйтелгән предмет кәгазь астыннан чыгарыла.

Тагын бер уен. 5 – 6 уенчыкны рәттән куегыз. Бала күзен йомгач, нинди булса да үзгәреш ясагыз. Күзен ачкач, нәрсә үзгәргәнен бала әйтергә тиеш.

Тәкъдим иткән уеннар өчен күп вакыт кирәкми, ләкин аларның таркаулылыкны җинеп чыгу өчен  файдасы бик зур.

Кайчакта баланың таркаулыгын авыру тудыра. Бу очракта сәламәтлекне ныгытырга, ашату – эчертүне, ялны җайларга кирәк.

Таркаулык начар кәеф белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу очракта барысы да гаилә хәле, ата-ананың үзара мөнәсәбете белән бәйле.

Туган телем – әткәм-әнкәмнең теле

Туган телне саклау һәм үстерү – көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле.

Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

 Татар халкының мәшһүр шагыйре, бөек әдип Габдулла Тукай үзенең туган телгә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул әти-әнитуган җир, Ватан сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек сүз.

Туган телгә баланы аның иң газиз кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. Баланың ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып тора.

 Татар халык авыз иҗаты

Салкын су, чиста су,

Баламның битләрен юсын,

Баламның күзләрен юсын.

Күзләре ялкынлансын,

Үзе нык, таза булсын!

***

Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме – Чәнти

***

Туп (Әминә Бикчәнтәева)

Әминә елый үкереп,

-Тубым суга төште,- дип.

-Чү, Әминә, елама:

Туп батмый ул елгада.

2

 

Мияу! (Роберт Миңнуллин)

 Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

3

***

Курчагым (Җәвад Тәрҗеманов)

Минем кызым-курчагым

 Әй акыллы курчагым,

Йом күзеңне, бәлли-бәү.

Башка бер сүз дә дәшмим,

Йоклап алыйк без икәү.

4

 

“Чәбәк” уены

Чәп-чәп чәбәкәй

Безнең куллар бәләкәй!

Ә хәзер тизрәк-тизрәк

Чәбәклик күңеллерәк!

5

***

Әй куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел -

Мамыктай гына.

7

Җырлы-биюле уен “Карусель”

Әллә-лә, әллә-лә,

Карусель  әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.

Әллә-лә, әллә-лә,

Карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.

 

  

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....