Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте.
консультация (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Маркова Ирина Павловна

                                  Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл artikulyatsion_gimnastikanyn_hmiyate.docx102.03 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте.

Артикуляцион гимнастика-ул артикуляцион органнарның мускуллар хәрәкәтен яхшырту,ныгыту өчен,күнегүләр комплексы.Артикуляцион гимнастиканың максаты:артикуляцион аппаратның (аваз ясалганда катнашкан органнарның) хәрәкәтен активлаштыру,гади күнегүдән катлаулыга таба өйрәнү.Артикуляцион гимнастика баланың дөрес әйтмәгән авзына карап,һәр балага индивидуаль төзелә һәм уен формасында уздырыла.Артикуляцион гимнастиканы һәрвакыт көзге каршында бала белән бергә утырып ясыйлар.Җилкәләр туры һәм тигез булырга,куллар һәм аяклар иркен халәттә булырга тиеш. 

Артикуляция гимнастикасы – ул сөйләмдә авазның катлаулы хәрәкәт күнекмәсе әйтелеше.

Сабыйлык чорыннан ук бала тел, ирен, казналык ярдәмендә күптөрле артикуль-мимик хәрәкәтләр башкара. Бу хәрәкәтләрне ул диффуз авазлар, ягъни мыгырдау, бытылдау белән озата бара. Мондый хәрәкәтләр инде баланың сөйләм үсешендә беренче баскыч булып тора: алар гадәти тормыш шартларында сөйләм органнары өчен гимнастика ролен үтиләр. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, көче һәм дифференциялелеге балада акрынлап үсеш ала. Ачык һәм төгәл артикуляция өчен көчле, сыгылмалы хәрәкәтчән сөйләм органнары – тел, ирен, аңкау кирәк. Артикуляция күптөрле мускулларның эшчәнлегенә бәйле, шул җәһәттән чәйнәү, йоту, мимика хәрәкәтләренә. Тавыш ясалу процессы сулыш органнары (йоткылык, трахея, бронхлар, үпкә, диафрагма, кабырга ара мускуллар) катнашында башкарыла. Шулай итеп, махсус логопедия гимнастикасы турында сөйләгәндә, күптөрле мускулларның йөз, авыз куышлыгы, кулбашы, күкрәк читлеге мускулларының катнашы турында истән чыгармаска кирәк. Сөйләм авазларының формалашуы нигезендә артикуляция гимнастикасы тора. Артикуляция аппараты органнарның хәрәкәтчәнлеген тәэмин итә торган күнегүләр, сүзләрне дөрес әйтү өчен иреннәрнең, телнең, йомшак аңкауның торышын көйли, теге яки бу группа авазларны күпләп тә, берәмләп тә әйтергә мөмкинлек бирә.

 

 Артикуляция гимнастикасының максаты - авазларны дөрес әйтү өчен артикуляция аппараты органнарының аерым бер торышының тулы кыйммәткә ия булган хәрәкәтен тәэмин итү.

Артикуляция гимнастикасын

үткәрүне оештыру.

1. Өлкәннәр алда торган күнегү турында уен алымнары белән сөйлиләр.

2. Өлкәннәр күнегүне эшләп күрсәтәләр.

3. Бала күнегүне эшли, өлкәннәр аны күз уңында тота.

Артикуляция гимнастикасын алып баручы кеше бала тарафыннан эшләнгән хәрәкәтләрнең сыйфатын: төгәллеген, салмаклыгын, башкаруның темпын, тотрыклылыгын, бер хәрәкәттән икенчесенә күчүен күзәтергә тиеш. Артикуляция күнегүләре симметрияле алып барылырга тиеш. Йөзнең уң ягына үткәрелгән күнегү эзлекле рәвештә сул як йөзгә дә эшләнелә.

4. Әгәр бала нинди дә булса күнегүне булдыра алмаса, аңа шпатель, бал кашыгының сабы яки чиста бармак белән ярдәм итсәң ярый.

5. Бала телнең дөрес торышын тапсын өчен, әйтик, өске иренне яласын өчен варенье яки шоколад, яки бала яраткан башка нәрсә буяп юнәлеш бирергә була. Күнегүләрне эшләтүгә иҗади якын килергә кирәк.

Күнегүләрнең башында балаларның артикуляция аппараты әгъзаларында киеренкелек сизелә. Алга таба киеренкелек югала, хәрәкәтләр иркен һәм координацияләнгән була башлый.

6. Балага “Телең хәзер ни эшли? Ә иреннәр? Телең хәзер кайда, өстәме әллә астамы?” – дигән сораулар белән юнәлеш бирергә кирәк.

7. Истә тотарга кирәк: һәр баланың яңаны үзләштерүдә үз темпы, үз мускул әзерлеге. Әгәр дә күнегүләр эшләүдә кыенлыклар туса, баланы ашыктырмагыз, битәрләмәгез.

Артикуляция моторикасын үстерү системасы күнегүләре статик күнегүләр белән бер рәттән сөйләм хәрәкәтләренең динамик координацияне үстерү юнәлешен дә үз эченә ала.

 

Тәкъдим ителгән күнегүләр:

1. “Су үгезе” (Бегемот)

              Авызны тыныч кына зур итеп ачарга һәм ябарга. Күнегүне 4-5 тапкыр кабатлыйбыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә вакыт бирәбез. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

1 бегемот

2. “Елмаю”

Кысылган тешләр күренерлек итеп ирен почмакларын җәябез. Иреннәрне янә үз хәленә кайтарабыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә мөмкинлек бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

2 Елмаю

 

3. “Фил борыны” (Хобот)

       Үбәргә теләгән кебек иреннәрне алга торба итеп сузабыз, шул рәвешле 4-5 секунд тотабыз. Иреннәрне кире тыныч торышка кайтарабыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

3 фил

 

 4. “Әрлән баласы”

           Балага авызны япкан килеш яңакларны кабартырга тәкъдим ителә. Шул рәвешле 4-5 секунд тотканнан соң һавасын чыгара. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

4 Әрлән

 

5. “Көрәк”

Авызны киң итеп ачарга. Йомшак һәм тыныч телне аскы иренгә куябыз. 3-4 секунд тоткарлагач, телне кире алабыз. Балага хәл җыярга һәм ял итәргә вакыт бирәбез. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

5 Көрәк

 

6. “Песи баласы сөт ялый”

Авызны киң итеп ачабыз, песи баласы сөт эчкән кебек телнең киң өлешен 4-5 тапкыр өскә хәрәкәт иттерәбез. Телне эчкә алабыз, авызны ябабыз. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне янәдән кабатлыйбыз.

6 Песи

 

7. “Касә”

Авызны киң итеп ачабыз, киң телне аскы иренгә куябыз, телне касә сыман итеп өскә каратып бөгәбез һәм салмак кына өске тешләргә күтәрәбез. Алга таба балага телне төшерергә, авызны ябарга, хәл алырга, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга.

7 Касә

 

   

8. “Таган”

Авызны киң итеп ачабыз, аскы иренгә тыныч, йомшак телне куябыз, өске иренгә күчерәбез. Шулай итеп 6-8 тапкыр кабатлыйбыз. Алга таба телне авыз эченә алабыз, авызны ябабыз. Балага ял итәргә, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

8 таган


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методические рекомендации к проведению артикуляционной гимнастики.Нетрадиционные упражнения для совершенствования артикуляционной гимнастики.

Мы правильно произносим различные звуки благодаря хорошей подвижности органов артикуляции, к которым относятся язык, губы, нижняя челюсть, мягкое нёбо. Цель артикуляционной гимнастики - выработка...

МАСТЕР – КЛАСС «Артикуляционная гимнастика» с показом обучения детей упражнениям артикуляционной гимнастики по средствам показа мультимедийной презентации (для родителей и педагогов)

Разнообразить работу логопеда помогают средства ИКТ. Предлагаю это сделать  при разучивании и проведении артикуляционной гимнастики....

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында...

Методическая разработка Сөйләм телен үстерүдә артикуляцион гимнастика, тел шомарткыч һәм тизәйткечләрнең әһәмияте.

Методическая разработка на тему использование артикуляционной гимнастики, скороговорок и чистоговорок  на занятиях по развитию речи на татарском языке....

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында

Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте балалар бакчасында...