Методическая разработка Сөйләм телен үстерүдә артикуляцион гимнастика, тел шомарткыч һәм тизәйткечләрнең әһәмияте.
методическая разработка по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Методическая разработка на тему использование артикуляционной гимнастики, скороговорок и чистоговорок  на занятиях по развитию речи на татарском языке.  

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belgechlrnen_tiksherulrennn_kurengnch.docx38.76 КБ

Предварительный просмотр:

 

Муниципаль автономлы мәктәпкәчә белем учреждениясе

 “Балаларны үстерү өлкәсе балалар бакчасы №98 “Балачак планетасы”

   

Методик кулланма

Сөйләм телен үстерүдә артикуляцион гимнастика, тел шомарткыч һәм тизәйткечләрнең әһәмияте.

                                               

                                                              Тәрбияче: Валиуллина Г.Ф.

  Якупова Г.Ш.

               

             

Яр Чаллы 2018

    Белгечләрнең тикшерүләреннән күренгәнчә, авазларны дөрес әйтү шәхес булып формалашу өчен зур роль уйный. Сөйләм теле дөрес, аңлаешлы булган балага яштәшләре һәм олылар белән контактка керү җиңелрәк. Алар үзләренең фикерләрен һәм теләкләрен дөрес итеп җиткерә беләләр.

Ә сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларга контактка керү кыенрак. Еш очракта сөйләм үсешендәге кимчелекләр баланың тирә-юньне танып белүенә комачаулый, акыл үсешен тоткарлый.

      Сөйләм үсеше дөрес,авазлар куелган булу мәктәпкә кергәндә дә бик зур роль  уйный. Тел дәресләрендә артка калу, тиешлесен аңлатып бирә алмау, шулай ук әйткәнне дә аңламау, сөйләмнең грамматик ягы һәм авазларның дөрес әйтелеше формалашмаганлыктан килеп чыга. Мондый балаларга сүздәге авазлар санын билгеләргә, бирелгән авазлар белән сүзләр төзергә бик кыен була һәм сөйләм дәрәҗәсенең түбәнлегенә китерә. Фонематик яктан ишетеп аеру сәләте формалашмаган балаларга дөрес язу күнекмәләре кыен бирелә.

      Белгечләрнең әйтүенчә, мәктәпкә кергәндә, күпчелек балалар сөйләм үсешендә кимчелекләр белән киләләр. Шуңа күрә балаларның сөйләмендәге ул кимчелекләрне тизрәк ачыклап, тәрбия чаралары ярдәмендә төзәтү һәм булдырмый калу өстендә эшләргә кирәк. Моның өчен балалар аваз иҗатына һәм язучыларыбыз әсәрләренә нигезләнеп авазларның  дөрес әйтелешен ныгыту, сүзлек байлыгын арттыру,сөйләм кимчелекләрен төзәтү күнекмәләренә таяну бик әһәмиятле була. Шундыйлардан булып

 -артикуляцион гимнастика һәм күнекмәләр

 -тел төзәткечләр

 -тизәйткечләр тора.

     

     Артикуляцион гимнастика, тел төзәткечләр Һәм тизәйткечләрнең әһәмияте:

-сөйләм аппаратын дөрес формалаштыру өчен артикуляцион гимнастика һәм күнекмәләрне тиешлечә куллансаң балалар үзләре дөрес һәм чиста итеп сөйләшергә өйрәнәләр.

-Авазларны дөрес әйтә, ләкин  “авызында ботка” пешерә торган балаларга да артикуляцион гимнастикалар бик файдалы.

-артикуляцион гимнастикалар балаларны дөрес, чиста һәм матур сөйләшергә өйрәтүнең нигезе булып тора.

 Максат: Артикуляцион гимнастикалар, тел төзәткечләр,тизәйткечләр кулланып балаларның сөйләм телен камилләштерү.

 Бурычлар:

-Барлык авазларны да ишетү, чиста, аңлаешлы итеп әйтү.

-Сүз байлыгын арттыру һәм урынлы кулланырга өйрәнү.

-Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү, дөрес һәм чиста итеп сөйләшергә өйрәтү

   

    Артикуляцион гимнастика. Аларны ничек дөрес итеп кулланырга соң?

-Башта балаларга ирен һәм телне иң гади халәттә тотарга өйрәтергә кирәк. Моның өчен Тел турында күңелле хикәяләр куллансаң бик урынлы була. Бу күнекмәләрне 2-3 тапкыр кабатларга кирәк.

-Тавыш, тын алу, әйткәнне ишетә белү өстендә дә эшләргә онытырга ярамый.

Артикуляцион аппарытны камилләштерү өчен кулланыла торган барлык күнекмәләр дә алларына 3 бурыч куялар:

-Тел хәрәкәтчәнлеге өстендә эшләү күнекмәләрен куллану (телне киң һәм тар итеп ясый белү, киң телне аскы тешләр янында тоту, өске тешләр янына китерү, артка һәм тирәнгә күчерә белү).

-Балалар белән күнекмә һәм гимнастикалар ясаганда  аскы казналыкны бер халәттә тота белү, авазларны дөрес әйтү дә зур роль уйны.

-Иреннәрнең җитешле дәрәҗәдә хәрәкәтләнүе ( аларны алга сузу, түгәрәкләндерү, елмаю,аскы ирен һәм өске тешләр белән якын ясау).

Шуны истә тотарга кирәк: иң башта статистик күнекмәләрдән башларга кирәк (тел бик күп хәрәкәт ясамый, ә теге яки бу урынны гына алып тора), ә динамик күнегүләргә бала беренче этапны үзләштергәннән соң гына күчәләр.

Алга таба артикуляцион аппарат өчен уен формасында күнегүләр китерелә. Алар авазларны дөрес һәм чиста итеп әйтергә этәргеч булып торалар. Тел шөгыльләрендә аларны куллану бик әһәмиятле була.

Тел турында әкиятләр:

      1хикәя  “Телнең өе”:

Яшәгән ди булган ди Тел. Ул бик моңсу булган. Ә ничек шатлансын соң ул, аның бит өе булмаган. Ул урамда яшәгән. Менә көз җиткән, яңгырлар башланган, ә кыш көне – кар. Тел бик интеккән, салкын тидереп чирләгән. Көннәрдән бер көнне Тел үзенә өй тапкан. (Нинди өй икән ул?)-Авыз. Тел бик сөенгән, өенә ишекләр куярга уйлаган.Нинди ишекләр икән ул? Беренчесе-иреннәр, икенчесе-тешләр.Телнең өендә тәрәзәләр булмаган, ләкин стеналары булган: алар шарлар кебек кабара белгәннәр. Нинди стеналар икән ул?-Дөрес, битләр. Ә түшәм каты булган – аның исеме Аңкау.Телнең өе җылы булган һәм җил-яңгыр керетмәгән.

      2хикәя: “Тел ремонт ясый”.

Өендә гел дымлы булганга Телгә ремонтны еш ясарга туры килгән. Иң башта ул үзенең өен җилләткән, моның өчен ул башта беренче ишекне- иреннәрне, аннары икенче ишекне- тешләрне  ачкан. Шуннан соң ул аларны тырышып- тырышып, башта тышкы ягыннан, аннары эчке ягыннан сөрткән (балалар тәрбияче белән бергә күнегүләрне эшлиләр, тел белән иреннәрнең һәм тешләрнең эчке һәм тышкы якларыннан йөртәләр). Аннары Тел зур пумала алып түшәмне буяган-аңкау. Ул бик тырышып буяган, пумаланы нык ышкыган (авызны зур итеп ачып бала телен алга һәм артка йөртә. Бу эшен “Маляр” эшләп бетергәч Тел стенага- битләргә обой ябыштыра башлаган. Тел бик тырыш булган (балалар битнең эчке ягыннан телләрен аска һәм өскә йөртәләр). Ремонтны ясап бетергәч Тел идән юган. Балалар телнең аскы ягы һәм алгы тешләр буйлап телнең очы белән йөртәләр. Авыз ачык тора.

    Авазларны дөрес әйтүгә нигезләнгән артикуляцион гимнастика һәм  күнекмәләр:

  • Калын кыңгырау (ла-ла-ла), нәзек кыңгырау(ля-ля-ля).
  • Шар (т-ссс).
  • Пароход (ч-ч-ч).
  • Солдат (та-та-та), солдатлар (да-да-да).
  • Җил (в-в-в, ф-ф-ф).
  • Чәйнүк (пых-пых).
  • Мамыкны өреп төшерәбез (ф-ф-ф).
  • Машина (пи-пи-пи).
  • Пароход сызгыра (ы-ы-ы-калын тавыш белән-зур пароход, ы-ы-ы- нечкә тавыш белән- бәләкәй пароход).
  • Зур чүкеч (д-д-д), бәләкәй чүкеч (мь- мь-мь).
  • Зур поездның тәгәрмәч тавышы (т-т-т), бәләкәй поездның тәгәрмәч тавышы (ть-ть-ть).
  • Сәгать суга (тик-так, тик-так).
  • Зур мотор тавышы (р-р-р), бәләкәй мотор тавышы (рь-рь-рь).
  • Зур черки җыры (з-з-з), бәләкәй черки җыры (зь-зь-зь).
  • Зур насос җыры (с-с-с), бәләкәй насос җыры (сь-сь-сь).
  • Җил җыры (ш-ш-ш).
  • Жукның җыры (ж-ж-ж).
  • Салкында өшибез (в-в-в).
  • Табибта (а-а-а).
  • Балалар чебиләр ашаталар (цып-цып).
  • Кош балалары (ти-ти-тис).
  • Каз ачулана (ш-ш-ш).
  • Елан (щ-щ-щ).
  • Тавыклар (ко-ко-ко).
  • Песине чакырабыз (кис-кис).
  • Ат чаба (тел шартлату).
  • Чеби (пи-пи-пи).
  • Каз (га-га-га).
  • Кукушка (ку-ку-ку).
  • Песи (мяу-мяу-мяу).
  • Аш кешнәве (и-го-го).
  • Бака бакылдавы (ква-ква-ква).
  • Кәҗә баласы әнисен чакыра (ме-е-е- әкрен генә), әнисе җавап бирә (ме-е-е- катырак тавыш белән).
  • Сарык баласы әнисен чакыра (бе-е-е-әкрен генә), әни сарык җавап бирә (бе-е-е- катырак тавыш белән).
  • Бозау (му-у-у-әкрен тавыш белән).
  • Әтәч читәнгә менеп (ку-ка-ре-ку).
  • Бүре улый (у-у-у).
  • Эт өрә ( аф-аф-аф).

    Күз алдына китерә белүгә нигезләнгән артикуляцион гимнастикалар:

  • “Футбол” ( футбол уйныйбыз - тупны я уң, я сул капкага кертәбез. Тел белән чиратлаштырып уң һәм сул капкага туп кереткән сымак итеп бәрәбез).
  • “Гөмбә” (Телне гөмбә дип күз алдына китерәбез. Моның өчен телне аңкауга ябыштырып куябыз һәм озак итеп тотарга тырышабыз. Шул вакытта авыз киң итеп ачылган булырга, ә тел аңкауда торырга тиеш).
  • “Баллы варенье” (тел белән башта аскы иренне, аннары өске иренне ялыйбыз. Берничә тапкыр кабатлыйбыз).
  • “Энә” (телне энәгә әйләндерәбез. Аны алга таба очлы итеп сузарга тырышабыз).
  • “Сәгать” (тел-сәгать теленә әйләнә. Аны алга таба сузабыз һәм уңга-сулга йөртәбез).
  • “Юан-нәзек” (бер юанга, бер нәзеккә әйләнәбез. Моның өчен башта иреннәрне нык итеп алга сузабыз, соңыннан эчкә таба кертәбез).
  • “Койма - дудочка” (башта иреннәрне як-якка сузабыз, тешләрне күрсәтәбез. Бу забор. Аннары иреннәрне алга таба сузабыз һәм “у-у-у” дибез).
  • “Көрәк” (киң җәелгән тел бер хәрәкәтсез аскы ирендә ята, очы аз гына аска караган).
  • “Теш чистарту” (эчке яктан аскы тешләрне тел белән чистартырга).
  • “Кәсә” (авыз ачык, киң җәелгән тел уртада, кәсә формасын ала).
  • “Бытылдык” (телне алга чыгарып, алга-артка һәм як-якка тиз-тиз йөртергә).
  • “Куян кишер кимерә”  (киң җәелгән телне тешли-тешли чыгарырга, шулай ук кире кертергә).

     Сюжетлы-рольле уеннарга нигезләнгән артикуляцион гимнастикалар:

“Кар бөртекләре”. Хәрбер баланың учында кәгазьдән киселгән кар бөртекләре ята. Кул өши, кар бөртекләрен өреп төшерергә кирәк. Ә кар бөртеге бик бәләкәй һәм җиңел булганга күрә, аны өргәндә бик сак булырга кирәк. Шуңа күрә менә болай өрәбез: иреннәрне тоташтырып “п” авазын әйтәбез. Очып китмәде. “П” авазын берничә тапкыр әйтәбез һәм кар бөртеген очырып җибәрәбез: п-п-п.

“Кулларны җылытабыз”. Без кар бабай ясадык һәм кулларыбыз бик өшеде. Аларны җылытырга кирәк. Кулларны авызга таба китерәбез һәм аларга өрәбез: х-х-х – “Шарга өр”. Безнең кулларда шар бар дип күз алдына китерик. Ә хәзер ярышып карыйк, кем аны беренчерәк өреп төшерә ала.

“Атлар”. Балалар атлар сымак “азбарда” басып торалар.Тәрбияче “таң атты” дигәч, атлар “урамга” чыгып китәләр. Аякларны өскә күтәреп атлыйлар. “Атлар өйгә кайта!” дигәнне ишеткәч, балалар “и-го-го” дип “азбарга” таба йөгерәләр.

“Машиналар”. Балалар ике төркемгә бүленеп бер-берсе артыннан басалар. “Кузгалып киттек!” дигән сигналга балалар куллары белән руль тоткан сымак баралар. Бер- берсе белән очрашканда, бәрелешмәс өчен, “би-би, би-би” дигән сигнал бирәләр.

Тел төзәткечләр бер үк авазларны еш кабатлап артикуляцион аппаратны камилләштерүне һәм аерым авазларны дөрес әйтүне күз алдында тота торган шигырьләр. Бу шигырьләрне иреннән укый белгән, саңгырау кешегә әйткән шикелле һәрбер авазны ап-ачык итеп,әкрен генә кабатлыйлар. Алга таба тизлекне арттыралар, ә авазларны һаман да ап-ачык итеп әйтәләр. Тел төзәткечләрне башта пышылтап, ә аннары кычкырып әйтергә дә була, тешләрне кысып сөйләп тә карарга була.  Алга таба сөйләм телен үстерү эшчәнлеге барышында куллану өчен тел төзәткечләр җыелмасы китерелә.

    Билгеле бер авазны кабатлауга нигезләнгән, мәгънәгә ия булмаган тел төзәткечләр:

Ри-ри-ри – Ришат кар көри

Рә-рә-рә – Әбига дару бирә

Ир-ир-ир – Рәискә туп бир

Әр-әр-әр – Дилбәр бик чибәр

Эр-эр-эр – анда бар бер сер

Ча-ча-ча – чыпчыклар оча

Чы-чы-чы – Чулпан укучы

Ач-ач -ач – бакча артына кач

Әч-әч-әч – кикриксез әтәч

Чә-чә-чә – Хәдичә апа чәй эчә

Ич-ич-ич – мичтә кызу ич

Чи-чи-чи – җылы урында сөт әчи

Че-че-че – кечкенә мәче

Җе-җе-җе – Җәмилә белән Энҗе

Җи-җи-җи – Наҗия белән Таҗи

Җә-җә-җә – көтәләр кәҗә

Җә-җә-җә – бакчада кәҗә

Җә-җә-җә – Җәмилә җиләк җыя

Җы-җы-җы – җәй көне җылы

Ка-ка- ка – күлдә бер бака

Ку-ку-ку – ул баканы ку

Кы-кы-кы – күл бит аныкы

Ук-ук-ук – кадакка сук

Ак-ак-ак – кадак бик тә вак

Әк-әк-әк – кесәле күлмәк

Үк-үк-үк – суны җиргә түк

Па-па-па – бусы Әлфия апа

Ап-ап-ап – бу бик кызыклы китап

Пи-пи-пи – әби пешерде ипи

Ап-ап-ап – югалган рәсемне тап

Би-би-би – бу минем әби

Бы-бы-бы – бу көрәкнең сабы

Бы-бы-бы – күлмәктә кара табы

Ба-ба-ба – кармакка балык каба

Та-та-та – бу озын такта

Ты- ты-ты – чикләвек төше каты

Ит-ит-ит – тавы текә бит

Өт-өт-өт – бигрәк тәмле сөт

Ат-ат-ат – тугызынчы кат

Да-да-да – казлар елгада

Дә-дә-дә – үрдәкләр күлдә

Де-де-де – Мәдинә көлде

Ды- ды- ды – Әдип елады

Ма-ма-ма – басмага басма

Мә-мә-мә – кечкенә бүлмә

Ми-ми-ми – бәбигә мәми

Ам-ам-ам – бу безнең урам

Ма-ма-ма – алманы алма

Ни-ни-ни – минем энем бик нэни

Нә-нә-нә – керпедә ничә энә

Ән-ән-ән – буялган идән

Ын-ын-ын – нинди матур бу колын

Аң-аң-аң – әнә ата таң

Иң-иң-иң – безнең басу киң

Ңа-ңа-ңа – бу чаңгы сиңа

Ңы-ңы-ңы – кыңгырау чыңы

Һә-һә-һә – һәйкәл

Һа-һа-һа – һава

Һа-һа-һа – Һади

Һө-һө-һө – һөнәр

Һи-һи-һи – Һидият

Һи-һи-һи – даһи

Ха-ха-ха – хата

Хә-хә-хә – хәбәр

Их-их-их – ихтирам

Ай-ай-ай – май

Өй-өй-өй – көй

Ю-ю-ю – аю

Әй-әй-әй – җитте ямьле җәй

Өй-өй-өй – нинди матур көй

Ю-ю-ю – бит-кулыңны ю

Ый-ый-ый – чыршы энәсе кадый

Ай-ай-ай – бу – минем бабай

Ва-ва-ва – яхшы сүз үзе дәва

Ва-ва- ва – урманда бик саф һава

Вы-вы-вы – бигрәк тә биек тавы

Ра-ра-ра – Сара, бар, кара

Ру-ру-ру – әбигә дару

Ры-ры-ры – сап-сары тары

Ран-ран-ран – урамда буран

Ур-ур-ур – бу карбыз бик зур

Ыр- ыр-ыр – тап-такыр кыр

Ар-ар-ар – урамда ява кар

Зә-зә-зә – күлдә каз йөзә

Үз-үз-үз – әз генә түз

Өз-өз-өз – килеп җитте көз

Зи-зи-зи – Зәйнәп матур өй төзи

Зә-зә-зә – Зәйтүнә бизәк тезә

Өз-өз-өз – алтын көз

Үз-үз-үз – зәңгәр күз

Зә-зә-зә – зәңгәр күлдә каз йөзә

За-за-за – боза

Зу-зу-зу – кызу

Зы-зы-зы – казы

Зый-зый-зый – казый

За-за-за – утта таба тиз кыза

Зу-зу-зу – бүген көне бик кызу

Зы-зы-зы – бу кемнең казы

Сә-сә-сә – Әнисә

Си-си-си – песи

Се-се-се – эссе

Сө-сө-сө – сөт

Сү-сү-сү – сүтә

Ис-ис- ис – Фәнис

Әс-әс-әс – Әнәс

Үс-үс-үс – Гөлүс

Се-се-се – кәбестә үсә

Се-се-се – бүлмәдә эссе

Си-си-си – сөйкемле песи

Са-са-са – салны су баса

Су-су-су – бу нинди басу

Ас-ас-ас – Саниягә бас

Сый-сый-сый – Сания рәсем ясый

Ус-ус-ус – Самат минем дус

Ос-ос-ос – Сафия ашны сос

Лә-лә-лә – Ләлә

Ли-ли-ли – Лилия

Лә-лә-лә – көлә

Лү-лү-лү – көлү

Өл-өл-өл – гөл

Әл-әл-әл – шәл

Лә-лә-лә – Әдилә бик күп белә

Ли-ли-ли – Ләлә бияләй бәйли

Ша-ша-ша – шат

Шу-шу-шу – шук

Шы-шы-шы шыта

Шо-шо-шо – шома

Аш-аш-аш – баш

Уш-уш-уш – буш

Ош-ош-ош – кош

Эш-эш-эш – бәлеш

Әш-әш-әш – миләш

Ыш-ыш-ыш – Шамил, кил, булыш

Ша-ша-ша – Шамил булыша

Аш-аш-аш – шунда иде таш

Шә-шә-шә – башка таш төшә

Уш-уш-уш – машина гел буш

    Билгеле бер авазларны кабатлауга нигезләнгән, мәгънәгә ия булган шигырь формасындагы тел төзәткечләр:

Исәнмесез , саумысыз,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

 Нигә чыгып алмыйсыз?

Төп шикелле Тимершаны

Күтәреп алды Сабир,

Туп шикелле итеп кенә

Китереп салды Сабир!

Ә Тимерша, Тимерша

Еламаска тырыша.

Акыллы кыз Гөлфия

Чебиләрне бик сөя.

Әнисе эштә чагында,

Ул аларга җим сибә.

                                 (Ә.Кари)

Кышкы беркөн Биктимер

Тимергә тел тидергән,

Теле тимергә ябышып,

Алалмыйча тилмергән.

Аңлый алмый Биктимер:

Телне тешли ник тимер?

Бакчадагы алмагач

Корый, яңгыр яумагач.

Бакчалардан ни файда –

Алма пешеп тормагач.

Чынада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыжлап тора шома боз.

                            (Н. Мадьяров)

Җилфердәп торган сакал

Йөртә безнең кәҗә дә.

Ул ак сакал кәҗәгә,

Әлбәттә, зур дәрәҗә.

Бака кебек бак та бак,

Бак та бак килә үрдәк.

Менә шулай була ул,

Бакадан алсаң үрнәк.

Белдем әле яңалык –

Төн кошы бит ябалак.

Караңгыда оча ул,

Төнлә генә күрә ул.

                             (Р. Миңнуллин)

Югалган таба,

Кайсыгыз таба?

Әллә очканмы

Кояшка таба?

                            (Җ. Тәрҗеманов)

Салкын тигән Талипка.

Талип барган табибка.

Табиб әйткән Талипка:

“Дару эч йөз таблетка!”

                          (Р. Корбан)

Тубым, тәгәрисеңме?

Тәгәрәп йөрисеңме?

Минем кебек тәпиләп

Йөри дә белмисеңме?

                          (Ф. Зиннурова)

Тимераяк тимердән,

Шуа бары тигездән.

Тимераяк кидем дә

Шуып карыйм идәндә.

Әни әйтә: “Тимердән

Эз кала, ди, идәндә.

Шугалакка бар син, ди,

Бозда яса рәсем”, - ди.

                           (Ф. Зиннурова)

 

  Минем абыем Хәмит –

Бик мактаулы механик.

                         (М. Садри)

“Мин матур”, - дип

Мактанмагыз,

Матурлар.

Матурлыкны тик

Матур эшләр

Матурлар.

                       (Х. Халиков)

Сәгать суга:  Даң! Даң!

Хәбәр бирә таңнан.

Бакчага барырга

 Тагын соңга калган.

Куян салкыннан

Туңган, куырылган.

Башы салынган,

Колагы шиңгән.

Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

Иң матур сүз, иң якын сүз,

Ул  матур сүз – әнкәем.

                        ( Н.Исәнбәт)

Һәрвакыт булсын кояш!

Һәрвакыт булсын һава!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин!

 

Тел шомарткычлар – беренче карашка әйтелешләре авыр булган, бер-берсенә охшаш сүзләр җыелмасы. Тел шомарткычларны беренче тапкырдан гына дөрес әйтеп булмый. Аларны укымыйлар, ә кеше әйтүе буенча кабатлыйлар. Шуңа күрә тел шомарткычлар – авазларны дөрес әйтү өчен, баланың  дикциясе өчен бик файдалы күнекмәләр булып тора. Алар артикуляцион аппаратны бер халәттән икенчесенә тиз кучерә белергә, авызларында “ботка” пешерә торган балаларга авазларны ап-ачык әйтергә ярдәм итәләр, һәм шул ук вакытта кызыклы уен формасы да булып торалар. Тел шомарткычларны дөрес әйтер өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

  • Тел шомарткычларны башта әкрен генә, ап-ачык, хатасыз итеп әйтергә өйрәнергә кирәк.
  • Тел шомарткычларны ятлаганда гади сөйләм белән, ашыкмыйча ятлыйлар.
  • Иң ахырда гына тел шомарткычларны тиз итеп әйтә башлыйлар.

Тел шомарткычлар балаларда кызыксыну уятсын өчен, аңлаешлырак булсын өчен ,сюжет буенча төрле рәсем һәм картиналар куллану әһәмиятле була.

“Тиз әйт! Тиз әйт!

Тизрәк! Тизрәк!

Тиз! Тиз! Тиз!” – ди

Тизәйткеч.

Тизәйткеч ул, -

Тиз әйттереп,

Телебезне шомарткыч.

Шомырт, шомырт,

Шомырт шомыртланганда,

Шомыртлар да матур була,

Яңгыр шыбырдаганда.

Алисә алган алманы,

Алсуга алма калмады.

Алма апа бакчасыннан

Алия алма алды,

Алма алды да югалды.

Кайсыгыз куреп калды?

Алмасы нинди иде?

Ләйлә, Ләлә, Наилә,

Гали, Вәли, Шәвәли,

Әйлән-бәйлән уйныйбыз.

Әйләнәбез, биибез.

Егылабыз да көләбез,

Тагы әйләнә башлыйбыз,

Их, күңелле уйныйбыз.

Саран Сара сарыгына,

Саный-саный, салам сала.

Саран гына сарыгына

Саламны да санап сала.

Тор-тор торналар

Торкылдашып торалар.

Торганнары очып китә,

Тормаганны оралар.

Кара карга баскан карга,

Карга баскан ак карга.

Шул карганы карар өчен,

Карга җыелган карга.

Кара, кара, кап-кара,

Караган карап кала.

Карамаган, карга кебек,

Авызын ачып кала.

Син әйт әле, җилме син?

Җилләт әле җирне син.

Әйбәт түгел лә җилсез,

Җилсез безгә күңелсез.

                        (Р. Миңнуллин)

Коңгыз каядыр чапкан,

Коңгыз чикләвек тапкан.

Төшен капкан, ә тышын

Өстенә ябынып яткан.

                          (А. Нигъмәтуллин)

Бака-бака бакырган,

Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган.

Абагага бага-бага,

Башым бәрдем баганага.

Хава чыкмый һавага,

Аңа һава алама.

Белмим, һава гаепле,

Белмим, Хава гаепле.

Калын юкә, юка юкә,

Төядек юкка йөккә.

Тавы, тавы биек икән,

Тавыклары симез икән.

Тау-тау итеп, тавыклары

Кукәй салып йөри икән.

Алты алма алган ул,

Алсу алма булган ул,

Баллы алма булган ул,

Алма тәмле була шул.

Алисә алган алманы,

Алсуга алма калмады.

Өйдә калдым берүзем,

Берүзем дә мин түзем

                          (Р. Корбан)

“Ути-ути” дип чакырам  

Күлдәге үрдәгемне.

Күлдә күренми үрдәгем,

Гүзәл, син күрмәдеңме?

                                (Ф. Зиннуров)

Үчти, үчти, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үгезегез үзегезнеке,

Мөгезе үгезегезнеке.

Күпер башында күк күркә,

Күк күркәдән кем курка?

Озын-озын озын юл,

Озын юлга чыкты ул.

Озын юлда озак йөреп,

Очына барып чыкты ул.

Тукта, тотыйм тырманы!

Торна туктап тормады.

Тотып торам тырманы,

Торна тишкән торманы.

Быел көзен көпә-көнднз

Күрдек без җирән төлке.

Төлкебез булмады төлке,

Үзебез булдык көлке.

                            (Ф. Зиннурова)

Кыт-кытак та кыт-кытак,

Кытаклыйдыр тавыгым,

Күккә менәр, җиргә төшәр,

Ни кушсаң, шуны эшләр.

                             (Ф. Зиннурова)

-Эшеңне эшлисеңме,

Телеңне тешлисеңме?

Әллә, телең тешли-тешли,

Эшеңне эшлисеңме?

-Эшемне мин эшләдем,

Ә телем тешләмәдем.

Беркайчан да, эшләгәндә,

Телемне тешләмәмен.

                               (Ф. Зиннурова)

                                  Файдаланылган  әдәбият

Зиннурова Ф.М.  Үз илемдә, үз телемдә. – Казан : Мәгариф, 2009.

Зиннурова Ф.М.  Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2014.

Хәйруллина А. Х. Тел күрке – сүз. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1978.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка по развитию и совершенствованию моторики органов артикуляционного аппарата у детей младшего дошкольного возраста "Весёлый язычок"

Профилактика нарушений звукопроизношения у детей младшего дошкольного возраста посредством проведения специальных артикуляционных упражнений, направленных на укрепление и развитие мышц артикуляционног...

“Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте.”

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте....

08.05.2019 Методическая разработка для воспитателей и родителей "Пальчиковые игры и гимнастика"

laquo;Пальчиковая гимнастика для детей»Движение пальцев и кистей рук ребенка имеют особое развивающее воздействие. Уровень развития речи детей находится в прямой зависимости от степени сформиро...

Методическая разработка «Роль игры в формировании и развитии артикуляционной моторики, дыхания, фонематического слуха и лексико-грамматического строя у детей с общим недоразвитием речи»

Родительское собрание в старшей группе компенсирующей направленности «Роль игры в формировании и развитии артикуляционной моторики, дыхания, фонематического слуха и лексико-грамматического строя...

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА ДЛЯ ВОСПИТАТЕЛЕЙ ДОШКОЛЬНЫХ ОРГАНИЗАЦИЙ ПО ИСПОЛЬЗОВАНИЮ ЗРИТЕЛЬНОЙ ГИМНАСТИКИ, КАК СРЕДСТВА ЗДОРОВЬЕСБЕРЕЖЕНИЯ ДЕТЕЙ ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА

Для педагогов важно прививать дошкольникам осознание необходимости заботы о своем здоровье, о важности зрения, как составной части сохранения и укрепления здоровья детей. Зрительная гимнастика — эф...

Методическая разработка к игровому дидактическому посо-бие для артикуляционной гимнастики у детей с об-щим недоразвитием речи Игрушка – рукавичка «Мишка -Топтышка» Для детей 5-7 лет.

Важную роль в формировании правильного произношения звуков играет чёткая, точная, координированная работа артикуляционного аппарата (губ, языка, нижней челюсти, мягкого нёба).Для выработки полноценных...