Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы
рабочая программа на тему

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Эш программасы165 КБ

Предварительный просмотр:

Буа шәһәре “Ак каен” балалар бакчасы

Сәләтле балалар белән эшләү өчен

эш программасы

“Уйный-уйный өйрәнәбез”

Буа-2015

 Эчтәлек

Кереш сүз...........................................................................

3

“Ак каен” балалар бакчасында сәләтле

балалар белән эшләү үзенчәлекләре.,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,

4-6

Диагностика,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,

7-8

Уеннарны үткәрү алымнары,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,

9

Яшь үзенчәлекләре буенча уеннар бүленеше............................................................................

10

Уртанчылар төркеме өчен дидактик уеннар.................................................................................

12

Зурлар төркеме өчен дидактик уеннар.....................................

13-14

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен дидактик уеннар.................................................................................

15-18

Кулланылган әдәбият...............................................................................

19

Кереш сүз

Бу программа нигезендә сәләтле балаларны ачыклау һәм аларны татар телен югары дәрәҗәдә үзләштерүләре  өчен каралган. Программаның тәп өлешен 4 яшьтән 7 яшькә кадәрле рус һәм татар телле балаларга  татар теле өйрәткәндә, программа материалын югары дәрәҗәдә үзләштергән балалар белән эш алып бару өчен дидактик өстәл уеннары (настольно печатные дидактические игры) тәшкил итә.

 Уеннарны куллануның иң мөһим бурычы: Программа материалын югары дәрәҗәдә үзләштергән балалар белән телне тирәнтен өйрәнү  эшен алып бару.

   Тәзелеше буенча программаны 2 өлешкә бүлеп карау дәрес булыр.

1.        “Ак каен” балалар бакчасында сәләтле балалар бедән эшләү үзенчәлекләрен билгеләү.

2.        Программаның икенче өлешен яшь үзенчәлекләре буенча бүленгән дидактик уеннар тәшкил итә.

Программаның максаты: Сәләтле балалар белән эшләү  – һәр балада табигый сәләтне мөмкин кадәр ачу һәм аны үстерүдә ярдәм күрсәтү.

Бурычлары: 4-7 яшьлек балаларның сәләтен ачыклау һәм алар белән телне өйрәнү буенча индивидуаль якын килеп эш алып бару.

Иң беренче итеп балаларның программа материалын үзләштерүләрен тикшерү өчен  татар теле өйрәтү буенча программа материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен  мультимедия дидактик уеннар эшкәртмәсе алынды.

I өлеш- балаларның  программа материалын үзләштерүләрен тикшерү өчен  мультимедиа дидактик уеннары (4-7 яшь).

II өлеш –  балаларның программа буенча татар теле өйрәткәндә дидактик өстәл өсте уеннары (4 - 7 яшь)

 Дидактик өстәл өсте уеннары диагностика үткәрүдән килеп чыккан нәтиҗәләрдән чыгып, программа материалын югары дәрәңәдә үзләштерүче балалар белән эшләү өчен тәгъдим ителә.

Программада тәгъдим ителгән уеннар УМК программасына нигезләнеп эшләнде.

Түбәндәге таблицалар үрнәге диагностика үткәргәндә балаларның татар телен үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен тәгъдим ителә. Куелган баллар суммасы биремнәр санына (5кә) бүленеп, уртача балл чыгарыла һәм балаларның программа материалын үзләштерүләренең дәрәҗәсен билгели.

“Ак каен” балалар бакчасында сәләтле

балалар белән эшләү үзенчәлекләре.

Балаларның аерым бер сәләткә ия булулары – табигатьнең иң кызыклы һәм серле күренешләреннән берсе. Сабыйның мәктәпкәчә яшьтәге чоры сәләтне үстерүнең “сензитив” чоры санала. «Сензитив» сүзе латин теленнән кергән. Sēnsus – хис, тоемлау, аңлау кебек мәгънәләрне белдерә. Сензитив үсеш чоры дәвамында организм әйләнә-тирә мохиткә карата югары сизгерлеккә ия, шул ук вакытта физиологик һәм психологик яктан да үз-үзеңне тота белү һәм аң-белемнең яңа формаларын үзләштерергә әзер.

Һәр бала, дөньяга килгәндә ук, билгеле бер потенциалга ия була. Уңай шартлар тудырылган очракта, ул, нәтиҗәле үсеш алып, балага зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора, шулай ук дәүләт мәгариф сәясәтенең дә өстенлекле юнәлешләреннән санала.

Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында яшьтәшләреннән үсешенең бик нык алга китүе белән аерылып торганнары була. Гадәттә, алар тәкъдим ителгән яңа материалны тиз үзләштереп алалар, яшьтәшләре белмәгән вакыйга һәм проблемалардан хәбәрдар, ишеткән яисә укыганны тиз истә калдыралар, акыл хезмәте таләп иткән катлаулы мәсьәләләрне чагыштырмача җиңел хәл итәләр, күп сорау бирәләр, кызыксынучан булалар, үзенчәлекле, ягъни оригиналь фикер йөртәләр һәм көтелмәгән җаваплар тәкъдим итәләр, тиз төшенүчән, күзәтүчән булалар һәм барлык яңа төшенчәләрне отып алалар. Болар барысы да – сәләтле бала сыйфатлары.

Мәктәпкәчә чорны шартлы рәвештә берничә этапка бүлеп чыгарырга мөмкин:

Беренче этап (2-3 яшь). Хис-тойгы, эмоцияләр җыю чоры. Бу этапта иң мөһиме – хисне уяту. Сәнгать алымнары бу яшь аралыгында бары үсеш фоны буларак кулланыла.

Икенче этап (3-4 яшь). Табигый сәләтнең беренчел сыйфатлары күзәтелә. Әлеге яшьтәге бала шактый актив, теләсә кайсы эшчәнлеккә теләп, яратып алына. Шушы фактны истә тотып, балаларга берничә өлкәгә караган эш төрләрен тәкъдим итәргә һәм һәр баланы күзәтергә кирәк.

Өченче этап (4-5 яшь). Кызыксыну, теләк, иҗади эзләнү хас чор. Бу этапта сәләтләре бертөрлерәк булган балаларны өстәмә дәресләр өчен төркемнәргә берләштерергә ярый.

Дүртенче этап (5-6 яшь). Табигый сәләтенең ачык күренеп торуы белән характерлана. 5-6 яшьтәге бала бу чорда эшне уңышлы һәм нәтиҗәле итеп башкарырга омтыла.

Бишенче этап (6-7 яшь). Профессиональ сәнгатькә беренче адым ясау вакыты. Бу этапта аерым бер балаларның сәләтләре, ачык күренеп, зур үсеш ала. Шуңа күрә аларга өстәмә шөгыль-чаралар тәкъдим итү, башлыча, төрле түгәрәкләр оештыру зарур. Аерым бер балалар белән индивидуаль эш итү дә бик үтемле бу чорда. Болар барысы да баланың табигый сәләтен үстерү өчен ярдәмче фактор. Баланың сәләтләре үсешендә бишенче этап – мәктәпкә әзерлек төркеме. Аерым бер балаларның үсеш дәрәҗәсе шактый югары була. Аларга балалар бакчасында «кысан» була башлый, алар дөньяга беренче адымнарын ясарга әзерләр. Бу вакытта балаларның эшчәнлек даирәсен киңәйтеп, алга таба эстетик һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар булдыру мөһим.

Буа шәһәрендәге «Ак каен» балалар бакчасында сәләтле балалар белән эш нәкь югарыда күрсәтелгәнчә берничә юнәлештә алып барыла.

“Әкияттә кунакта”, “Табигатьнең нәни дуслары”, “Уңган куллар”, “ Нәни математик” һәм җыр-бию түгәрәге “Шаян үкчәләр” эшләп килә. Түгәрәкләрнең һәрберсендә 15 ләп бала шөгыльләнә. Алар бирегә бик яратып һәм теләп йөриләр. Балаларының эшләрен, түгәрәкләрдә нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен ата-аналар да презентацияләр аша җыелышларда, гаилә бәйрәмнәрендә бик шатланып карыйлар.

Югарыда күрсәтелгән эш еллык план буенча башкарыла. Әлеге эшчәнлек төрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади һәм индивидуаль мөмкинлекләрен үстерүдә зур ярдәм булып тора. Төрле түгәрәкләр эше баланың индивидуаль үсеше өчен шартлар булдыру, иҗади продуктив фикер йөртү алшартларын үстерү (абстракт, ягъни гомумиләштереп күзаллау; образлы хәтер, “ассоциатив” һәм аналогия буенча фикерләү һ.б.), коллектив фикер йөртү эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру, үз фикереңне җиткерә белү һәм интеллектуаль көчеңә ышаныч формалаштыру кебек мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм булып тора.

Шулай итеп, балаларның сәләтләрен үстерү буенча тәрбия һәм белем бирү системасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1) тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм ата-аналар хезмәттәшлеге барышында тормышка ашырыла торган күчүчәнлек;

2) мәктәпкәчә яшьтә “сенситив”лыкны исәпкә алу;

3) эшне вакытында башлау;

4) балага индивидуаль якын килү;

5) сайлау мөмкинлеге булдыру;

6) комплекслы якын килү;

7) балалар бакчасының мәгариф, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре белән хезмәттәшлек итүе.

Уртанчылар (уку елы ахырында) һәм зурлар(уку елы башында) төркеме балаларының “Минем өем” проекты буенча татар телен үзләштерү

дәрәҗәләрен билгеләү

Баланың исем фамилиясе

биремнәр

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

Балл

Дәрәҗә

“Минем өем”проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. “Бу кем? Бу нәрсә? Сорауларына җавап бирү

Ягымлы  сүзләр куллану

(“исәнме”,”Исәнмесез”,”Саубул”,”Саубулыгыз”,”Хәлләр ничек?”, ”Рәхмәт”)

Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү(кил, утыр, эч, уйна, сикер,

аша, ю)

Тирә-юньдәге предметларның сыйфатын, күләмен белдерә торган

сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану. “Нинди?”соравына җавап бирү

Аралаша белү ( ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәгъдим итү, инкар итү, раслау).

1

2

Нәтиҗәләрне билгеләү:

Югары дәрәҗә(2,7-3кә кадәр) - бала сөйләмдә актив, сорауларга җавап бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә (2- 2,6 кадәр) – Сүз байлыгы бар аралашуда бик үк актив түгел.

Уртачадан түбән (1-1,9 га кадәр) – Аңлый, русча җавап бирә.

Зурлар (уку елы ахырында) һәм мәктәпкә әзерлек төркеме (уку елы башында)  балаларының “Уйный – уйный үсәбез” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү

Баланың исем фамилиясе

биремнәр

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

Балл

Дәрәҗә

“Уйный – уйный үсәбез” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча  биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

Ягымлы сүзләр куллану

(“исәнме”, “сау бул”, “рәхмәт”. “исәнмесез”, “ саубулыгыз”)

Боерыкны аңлап үтәү

(кил, утыр, эч, уйна, сикер,

аша, ю)

Тирә-юньдәге предметларның сыйфатын, күләмен белдерә торган

сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану. “Нинди?”соравына җавап бирү

Аралаша белү, ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәгъдим итү, инкар итү, раслау.

1

2

Нәтиҗәләрне билгеләү:

Югары дәрәҗә (2,7 - 3кә кадәр) - бала сөйләмдә актив, сорауларга җавап бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә (2- 2,6 кадәр) – Сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә  аралаша.

Уртачадан түбән (1-1,9 га кадәр) – Аңлый, русча җавап бирә.

Уку елы ахырында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының “Без инде хәзер зурлар, - мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү

Баланың исем фамилиясе

биремнәр

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

Балл

Дәрәҗә

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

Ягымлы сүзләр куллану

(“исәнме”, “исәнмесез”, “сау бул”,  “сау булыгыз”, “рәхмәт”, “зур рәхмәт”, “хәерле көн”,“хәлләр ничек?”, “әйбәт”)

Боерыкны бирә белү

 (кил, утыр, сикер, уйна, ю, аша, эч, ки, сал, бие, җырла, йөгер, йокла)

Уен ситуацияләрендә  үзлектән сорау куя белү.

(Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Кая барасың?),Ничә яшь?( Сиңа ничә яшь?)

Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкарь иү, раслау)

1

2

Нәтиҗәләрне билгеләү:

Югары дәрәҗә (2,7 - 3кә кадәр) - бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә (2- 2,6 кадәр) – Сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә  аралаша.

Уртачадан түбән (1-1,9 га кадәр) – Аңлый, русча җавап бирә.

Нәтиҗәләргә карап,  бала белән эшләү өчен бурычлар билгеләнә. Программа материалын югары дәрәҗәдә үзләштергән балалар белән эшләү өчен эш планы төзелә. Бу эшне татар теле өйрәтүче тәрбиячеләр белән беррәттән төркем тәрбиячеләре дә алып барса, нәтиҗә әйбәтрәк була. Шул ук вакытта, әти – әниләрне дә читтә калдырмыйча , алар белән берлектә эшләү зарур.

Әлеге уеннарны төркемнәрдә татар теле мөхиты булдыру өчен кулланганда да отышлы булыр дип уйлыйм. Рус телендәге өстәл өсте уеннарын кибетләрдән төрлесен сайлап алырга була, әмма татар теле өйрәтү өчен мондый уеннар юк. Шуңа күрә, әлеге уеннар балаларга татар телен өйрәнү өчен зур ярдәмлек булыр дип ышанам.

Түбәндәге таблица үрнәгендә эшене теркәп бару кирәк.

2015-2016 нчы уку елында сәләтле балалар  белән

 зшләү түбәндәге таблицага (акынча )салынган .

Балалар исемлеге

Төркеме

Бурычлар

Уеннар һәм күнегүләр

вакыты

Ата- аналар белән эш

Тәрбиячеләргә тәгъдимнәр

Мазилина Сабина

Уртанчылар

төркеме

Уеннар ярдәмендә баланың белемнәрен ныгыту

“Зур кечкенә”

“Минем гаиләм”

Һәр атнаның чәршәм-бесе

Әти әниләр өчен тәгъдимителгән эш дәф. биремнәр үтәү

Режим вакытларында уеннарны кабатлау.

Ашимов Риназ

Зурлар

 төркеме

Уеннар ярдәмендә баланың белемнәрен ныгыту

“Курчакны киендер”

”Нәрсә артык?”

“Әйт , ул нинди?”

“Тылсымлы төсләр”

Һәр атнаның сишәмбесе

Әти әниләр өчен тәгъдимителгән эш дәф. биремнәр үтәү

Режим вакытларында уеннарны кабатлау.

Мифтахова Рамина

Зурлар

 төркеме

Уеннар ярдәмендә баланың белемнәрен ныгыту

“Курчакны киендер”

”Нәрсә артык?”

“Әйт , ул нинди?”

“Тылсымлы төсләр”

Һәр атнаның сишәмбесе

Әти әниләр өчен тәгъдимителгән эш дәф. биремнәр үтәү

Режим вакытларында уеннарны кабатлау.

Салихова Ильвина

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Уеннар ярдәмендә баланың белемнәрен ныгыту

“Сыйлыйбыз”

“Домино”

”Кем, нәрсә эшли?”

 “Нәрсә яши?”

Һәр атнаның җомгасы

Әти әниләр өчен тәгъдимителгән эш дәф. биремнәр үтәү

Режим вакытларында уеннарны кабатлау.

Садыкова Самира

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Уеннар ярдәмендә баланың белемнәрен ныгыту

“Сыйлыйбыз”

“Домино”

”Кем, нәрсә эшли?”

 “Нәрсә яши?”

Һәр атнаның җомгасы

Әти әниләр өчен тәгъдимителгән эш дәф. биремнәр үтәү

Режим вакытларында уеннарны кабатлау.

Адыгезалов Сахил

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Уеннар ярдәмендә баланың белемнәрен ныгыту

“Сыйлыйбыз”

“Домино”

”Кем, нәрсә эшли?”

 “Нәрсә яши?”

Һәр атнаның җомгасы

Әти әниләр өчен тәгъдимителгән эш дәф. биремнәр үтәү

Режим вакытларында уеннарны кабатлау.

Уеннарны үткәрү алымнары:

1.Тәрбияче үзе уеннарны өйрәнә.

2.Балаларны эш алымнары белән таныштыра, нинди максат куелганын аңлата, юнәлеш бирә.

3.Проблема һәм максат балаларның яшь үзенчәлекләренә туры  килергә тиеш. Тәрбиячегә максатны кыска, аңлаешлы итеп аңлатырга кирәк. Бала үзенең ни эшләргә тиеш икәнен аңласын.

4.Балалар кайбер урында ялгышса, тәрбияче балага әйтеп җибәрә.

5.Уен тәмамлангач пауза ясарга, нәтиҗә ясарга.

6.Анализ вакытында баланың игътибарын эмонациональ халәтенә карап билгелиләр (нәрсә ошады, нәтиҗә нинди?) Иң мөһиме бала уеннан зур канәгатьләнү алырга тиеш.

Сәләтле балалар белән эшләү өчен дидактик өстәл уеннарының

яшь үзенчәлекләре буенча бүленеше

Уртанчылар төркеме

Зурлар төркеме

Мәктәпкә әзерлек төркеме

1.”Бу кем? Бу нәрсә?”

2. “Зур – кечкенә”

3.”Нәрсә артык?”

1.“Әнигә булышабыз”

2. “Кем, нәрсә ярата?”

3. “Киемнәр”

4. “Курчакны киендер”

5.”Нәрсә артык?”

6.“Әйт , ул нинди?”

7.“Тылсымлы төсләр”

1. “Сыйлыйбыз”

2. “Домино”

3.”Кем, нәрсә эшли?”

4. “Нәрсә яши?”

5. “Лото”

6. “Нәрсә артык?”

7. “Ничә?”

8. “Ул нишли?

Мин нишлим?”

9. “Парын тап”

10.”Портфельне тутыр”

Сәләтле балалар белән  эшләү өчен дидактик өстәл уеннары

(Настольно – печатные дидактические игры для одаренных детей)

Уртанчылар төркеме балалары өчен дидактик өстәл уеннары 

1.“Бу кем ? Бу нәрсә?”

Максат. Гаилә әгъзаларының, ашамлыкларның, уенчыкларның исемнәрен хәтердә ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү, игътибарлыкларын арттыру.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда 4-5 бала катнаша ала. Балаларга буш карточкалар

бирелә. Уенчылар өләшмә карточкадагы рәсемнәр белән буш карточкаларны тутырырга тиешләр. Алып баручы рәсемне күрсәтә , балалар карточкадагы рәсемне атыйлар һәм үзләренең карточкасындагы буш урынга куялар. Кемнең карточкасы тиз тула, шул җиңүче була.

2.“Зур кечкенә”

Максат. Предметларның исемнәрен дөрес итеп әйтүгә ирешү, билгеләрен дөрес билгеләү күнекмәләре өстендә эшләү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда 5-6 бала катнашырга мөмкин. Балалар үзләренә зур рәсемнәр төшерелгән карточкалар сайлап алалар. Алып баручы кечкенә рәсемнәрне күрсәтә, балалар андагы сүрәтләрнең исемнәрен әйтәләр, билгесен атыйлар һәм үзләренең карточкасына тезәләр.

Кем беренче буш шакмакларны тутыра, шул җиңүче була.

3.Нәрсә артык?

Максат.Предметларны төркемләү күнекмәләрен, гомумиләштерүче сүзләрне һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Уен барышы.Уенда 4 бала катнаша ала. Уенчыларга дүрт рәсем төшерелгән карточкалар өләшелә. Балалар шуның кайсы артык икәнен аерып әйтергә һәм буш карточка белән каплап куярга тиешләр.

Зурларлар төркеме балалары өчен дидактик өстәл уеннары

1.“Әнигә булышабыз”

Максат. Яшелчә - җимешләрнең исемнәрен хәтердә калдыру, алган белемнәрен ныгыту. Сыйфатлар ярдәмендә җөмләләр төзү,  бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы.Уенда 2-3 кеше катнаша. Ике зур карточка барелә. Берсендә салат савыты сүрәтләнгән, икенчесендә - кәстрүл. Өстәлдә кечкенә карточкалар таратылган.Алып баручы кечкенә карточкаларны ала һәм күрсәтә. Балалар яшелчә - җимешнең исемен әйтергә тиешләр. Яшелчә булса, салат савыты рәсеме өстенә куя, җиләк – җимеш рәсеме булса, кәстрүл  рәсеме өстенә куя.

2.“Кем нәрсә ярата?”

Максат. Яшелчәләрнең һәм ашамлыкларның исемнәрен ныгыту,сыйфатларын һәм билгеләрен әйтүгә ирешү;исем белән фигыльне бәйләп җөмлә төзү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда 6-7 бала катнаша ала. Балалар үзләренә зур карточкалар сайлап алалар. Анда гаилә әгъзалары, йорт һәм кыргый хайваннар сүрәтләнгән. Балалар ашамлык, җиләк -җимеш белән аларны сыйларга тиеш. Кечкенә карточкаларда ашамлыклар һәм яшелчә рәсемнәре.

1 вариант. Алып баручы кечкенә карточкаларны күрсәтә “Бу кем?” “Бу нәрсә?” соравын бирә. Җавап биргән бала карточканы үзенә ала.

2 вариант.Балалар рәсемнәр ярдәмендә үзләренең нәрсә яратулары турында сөйлиләр.

2 вариант. Рәсемнәргә карап балалар өйдә әниләренә ничек булышуларын сөйлиләр.

3.“Киемнәр

Максат. Төрле ел фасылларына һәм һава торышына карап киенә белергә икәнен аңлату. Киемнәрнең исемнәрен ныгыту. Киемнәргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Балаларга дүрт ел фасылы сүрәтләнгән зур карточкалар таратыла. Кечкенә карточкаларда киемнәр сүрәтләнгән.Алып баручы кечкенә карточкалар күрсәтә. Балалар киемнәрнең исемнәрен әйтәләр, кайсы ел фасылында киергә мөмкин икәнен ачыклыйлар.Дөрес җавап тапкан бала җиңүче була.

4. “Курчакны киендер”.

Максат. Киемнәр турында белемнәрен камилләштерү.Киемнәрнең төсләрен, билгеләрен, зурлыкларын әйтү.Сыйфатлар ярдәмендә тиңдәш кисәкләр кулланып җөмләләр төзү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы.Уенда  8 бала катнаша ала. Балаларга малай һәм кыз курчагы бирелә. Өстәлдә төрле төстәге, кышкы . җәйге киемнәр. Балалар үз теләкләре буенча малай һәм кыз курчагын киендерәләр.Ахырдан  мода күрсәтәләр.

5.Нәрсә артык?

Максат. Предметларны төркемләү күнекмәләрен, гомумиләштерүче сүзләрне һәм иҗади  фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы.Уенда 4 - 5 бала катнаша ала. Балаларга  дүрт рәсем төшерелгән карточкалар өләшелә.Балалар шуның кайсы артык икәнен аерып әйтергә тиешләр. Мәсәлән:”Кыяр, кишер, суган - яшелчә, чалбар- өс киеме”.

6.“Әйт , ул нинди?”

Максат. Предметларның билгеләрен хәтердә калдыру.

Сыйфатлар кулланып сөйләм телен баету. Балаларның үз фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтен,хәтерен үстерү.

Җиһазлар. Савыт- саба, яшелчәләр, киемнәр, хайваннар төшерелгән  карточкалар.

Уен барышы. Уенчыларга киселгән  карточкалар .өләшәләр.Анда савыт- саба, киемнәр , уенчыклар, ашамлыклар , хайваннар  сүрәтләнгән.

1 вариант. Алып баручы Бу кем?  Бу нәрсә?  Нинди? соравын бирә.Уенчылар дөрес җавап бирсәләр , карточка аларга бирелә.

2 вариант. Бирелгән рәсемнәр кулланып   гади һәм кушма җөмләләр төзү.

Иң күп карточка җыйган уенчы җиңүче була.

7.“Тылсымлы төсләр”

Максат. Балаларны төсләрне аера белүләрен камилләштерү. Матурлыкны күрә белү, эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһазлар.  Предметлар һәм хайваннар төшерелгән  карточкалар,6 буш карточка.

Уен барышы. Уенда 5-6 бала катнаша. Уенчылар  зур  карточкалар сайлап алалар. Анда  төрле  төстәге түгәрәкләр сүрәтләнгән. Алып баручы   Бу нәрсә? Нинди? сорауларын  бирә. Балалар предметның төсен атыйлар, карточкаларына туры килгән карточкаларны үзләренә алалар.Уен кечкенә карточкалар беткәнче дәвам итә.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен дидактик өстәл уеннары

1.“Сыйлыйбыз”

Максат. Гаилә әгъзалары, ашамлыклар темасына кергән сүзләрне ныгыту; диалогик сөйләмне камилләштерү;игътибарлык, хәтер үстерү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уен 6 -7яшьлек балалар белән үткәрелә. Балалар гаилә әгъзаларын, хайваннарны, йорт кошларын сыйларга тиеш.

1Вариант. Балалар гаилә әгъзалары һәм хайваннар төшкән карточкалар сайлап алалар. Алып баручыда кечкенә ашамлыклар сүрәтләнгән карточкалар. Балалар ашамлыклар төшкән карточкаларны сорап алалар һәм үзләренең карточкаларындагы гаилә әгъзалары һәм хайваннар астындагы буш урынга җыйныйлар (сыйлыйлар).

2 вариант. Нинди?соравына җавап бирәләр (тәмле, баллы, зур, кечкенә).

2.”Домино”

Максат. Балаларның савыт-саба, кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту, аларның исемнәрен дөрес әйтү; парлы сүрәтләрне дөрес итеп җыю күнекмәләре бирү; логик фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: таратма домирно

Уен барышы.Уенда 4-5 бала катнаша.Балаларга карточкалар (домино) бүлеп бирелә.Иң беренче алып баручы карточкасын өстәлгә куя.Балалар анда нәрсә сүрәтләнгәнен карыйлар һәм әйтәләр.Һәр бала үзенең карточкасыннан шундый сүрәтне эзли; әгәр туры килсә өстәлдәге карточка янәшәсенә куя.

Уен карточкалар беткәнче дәвам итә.

Уен кагыйдәсе. Карточкадагы рәсемнәрне бер-бер артлы тезеп куярга кирәк.

Кем беренче үз рәсемен тезеп бетерә, шул җиңүче була.

3.”Кем нәрсә эшли?”  

Максат.Балаларның Нишли ?соравына дөрес җавап бирүләренә ирешү;исем һәм фигыльләрдән торган җөмләләрне төзи белү күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: таратма карточкалар.

Уен барышы.Уенда 4-5 бала катнаша.Кешеләрнең һәм хайваннарның хәрәкәтләре тасвирланган сюжетлы рәсемнәр алына.Балалар рәсемдә сүрәтләнгән кешенең һәм хайваннарның нәрсә эшләвен әйтә.”Малай йоклый”,”Әби чәй эчә”һ.б.

1 вариант.Алып баручыда карточкалар. Ул балаларга карточкаларны күрсәтә.Бу кем? Ул нишли? соравын бирә.Җавап биргән балага карточка бирелә. Иң күп карточка җыйган  бала җиңүче була.

2 вариант.Балалар карточкалар сайлап алалар, рәсемгә карап җөмлә    төзиләр.Җөмләдәге сүзләр санына карап балага бәя бирелә.

4.“Нәрсә яши?”

Максат . Балаларның йорт хайваннары һәм кошлары , кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту.Сыйфатлар кулланып гади һәм иярчен җөмләләр төзү.Хайваннарга карата  кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уен 6-7 яшьлек балалар өчен. Уенда 2-3 бала катнаша ала. Бер балага авыл рәсеме төшкән зур карточка , икенчесенә урман рәсеме төшкән карточка бирелә. Балалар йорт хайваннарын авыл рәсеме төшкән карточкага, кыргый хайваннарны урман рәсеме төшкән карточкага тезеп куялар.

1 вариант. Алып баручы кечкенә карточкалар күрсәтә. Уенчылар андагы сүрәтне әйтергә һәм үзләренең зур карточкаларына куяларга тиешләр.

2 вариант.Балалар йорт хайваннары һәм кошлары , кыргый хайваннар турында җөмлә төзеп сөйлиләр.

5.“Лото”

Максат. Өйрәнелгән сүзләрнең дөрес әйтелешен  кабатлау. Хәтер,игътибарлылык һәм сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы.Уенда 7-8 бала катнаша ала. 5 зур карточка балаларга бирелә.

1 вариант Алып баручы кечкенә карточкаларны күрсәтә.Балалар карточкадагы сүрәтләрне әйтәләр.Кемнең карточкасында ул рәсем бар, шул бала кечкенә карточканы ала. Кайсы бала беренче зур карточкаларны тутыра, шул җиңүче була.

2 вариант. Карточкадан хайваннарны , савыт –сабаны, уенчыкларны күрсәтү һәм алар турында сөйләү. Табу . күрсәтү һәм алар турында сөйләү.

6.«Нәрсә артык?”

Максат.Предметларны төркемләү күнекмәләрен, гомумиләштерүче сүзләрне  ныгыту; иҗади күзаллауларын формалаштыру, күрү сәләтен үстерү,игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. 2 - 7 бала катнаша ала.Балалар үзләренә карточкалар сайлап алалар.Уенчылар үзләренең карточкаларында нинди предмет артык икәнен әйтергә тиешләр.

1 вариант.

Алып баручы уйнаучыларга карточкалар тарата.“Бу нәрсә?”, “ Бу кем?”- дигән сораулар бирә. Уйнаучылар һәр рәттәге рәсемнәрнең исемнәрен әйтеп чыгалар.Соңыннан дүртенче рәсемнең кайсы артык икәнен әйтәләр.

2 вариант.

Балалар үзләренә карточкалар сайлап алалар.Алып баручы

 Нәрсә ? Нинди? сорауларын бирә;уенчылар карточкаларына карап җавап бирәләр.

7.“Ничә”

Максат. 10 га кадәр санау күнекмәләрен камилләштерү.Саннарның сөйләм телендә кулланышын активлаштыру.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда5-6 бала катнаша ала.Балаларга саннар төшерелгән карточкалар таратыла.Кечкенә карточкаларда рәсемнәр сүрәтләнгән. Алып баручы кечкенә карточканы балаларга күрсәтә.Мәсәлән: бер курчак  булган рәсемне - берле саны янына куя, ун әтәчне - ун саны янына урнаштыра.

8, “Ул ни эшли? Мин нишлим?”

Максат.Фигыльләрне дөрес  итеп әйтеп исем белән төрләндерүдә күнектерү. Танып –белү һәм мөстәкыйльфикерләү эшчәнлеген үстерү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда 3-4 бала катнаша ала. Уртага исемне аңлаткан карточка куела, балалар ук кайсы фигыльгә күрсәтә, шуны исем белән кушып җөмлә төзиләр.

9.“Парын тап”

Максат. Предметларны чагышырып карап, аларның бер- берсенә ошаган якларын табарга; аларны сайлап алырга булышу; иҗади күзаллауларын формалаштыру.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда 4-5 бала катнаша. Балаларга зур карточкалар бирелә.

Кечкенә карточкалар өстәлдә. Балалар  үзләренең зур карточкаларына карап предметларны ошатып сайлап алырга тиешләр.

1 вариант. Балалар башта зур карточкада нәрсә сүрәтләнгәнен әйтәләр, аннан соң үзләренең рәсемнәренә карап охшаш рәсемне сайлап алалар.

2 вариант.Балалар үзләренең рәсемнәре турында сыйфат, фигыльләр кулланып җөмлә төзиләр.

10.“Портфельне тутыр”

Максат. Уку әсбапларының исемнәрен хәтердә ныгыту. Аларга карата сакчыл караш тәрбияләү. Укырга бару теләге булдыру.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда 3 бала катнаша.Балалар уку әсбапларын портфельгә, уенчыкларны кәрзингә тутырырга тиешләр.Алып баручы кечкенә карточканы күрсәтә һәм сорый “Бу нәрсә?” Бала рәсемдәге сүрәтнең исемен әйтә, кайсы зур карточкага туры килә,шул бала рәсемне үзенә ала, шакмаклары тиз тулган бала җиңүче була.

Кулланылган әдәбият:

1. Гаффарова С. М.Изучаем русский язык: рабочая тетрадь-Казань:Татарское республиканское издательство «Хәтер» 2011.

2. Зарипова З.М.  Татарча сөйләшәбез. Эш дәфтәре:Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2012.

3. Зарипова З.М.  Татарча сөйләшәбез – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2012.

4. Зарипова З. М. Үстерешле уеннар – Казан: Беренче полиграфия компаниясе,2013.

5. Зарипова З.М.,  Исаева Р.С.,Кидрячева Р.Г. Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү: программа, методик киңәшләр, диагностика - Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары

Кече яштәге балаларга режим моментлары үткәрү, аларга татар телен өйрәнүгә бик булыша.Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары  үткәрү:1 нче нечкеләр төркемендә 10-15 мин.2 нче нечкеләр ...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....