Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.
методическая разработка на тему

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе кирәк. Шаккатыру нәтиҗәсендә кызыксыну уятып,  нәтиҗәгә ирешү – белем бирүнең алтын кагыйдәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Төрле яшьтәге балалар  төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

“Киләчәк” стратегиясендә  мәктәпкәчә яшьтәгеләргә милли тәрбия бирү бүлеге бар. Шушы бүлектә куелган бурычларны тормышка ашыру өчен укыту-методик  комплектлары төзелгән. Ул 4 юнәлештән тора. Беренчесе – урыс телле балаларга татар телен өйрәтү – “Татарча сөйләшәбез”. “Татарча сөйләшәбез” укыту-методик комплекты Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының (23.11.2009) 655 нче номерлы боерык нигезендә расланган “Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы структурасына федераль таләпләре”, Татарстан Республикасының 2010-2015 елларга мәгарифнең төп  ситемасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең, татар телендә аралаша белү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып төзелде. Ул түбәндәге бурычны билгели: рус балаларын татар телендә сөйләшергә өйрәтү.

Һәрбер телгә өйрәтү тәртибе нигезендә укыту материалын тематик принцип буенча бүлеп өйрәнү ята. Шөгыль темаларының эчтәлеге балаларның тормыш-көнкүрешләренә якын булырга, аларның яшь үзенчәлекләрен исәптә тотып төзелергә, һәм әлбәттә  балаларга  кызыклы булырга тиеш. Темалар бала үскән саен катлаулана, һәрбер өйрәнгәп материал яңа контекстка яңа темага күчә бара. Белем бирү эшчәнлегенең эчтәлегендә сөйләм (лексико-грамматик) һәм тел (коммуникатив) компонентлары булу шарт. Балаларның  булган белемнәре көнкүреш тормышларында, практик эшчәнлектә ныгытыла.

Үзем төзегән белем бирү программасында түбәндәге максат куйдым: яңа коммуникатив технологияләр кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларның татар телендә аралашу өчен шартлар тудыру.

Иң элек балалар бакчасындагы барлык төркем балаларына уртак бурычлар билгеләнде. Ә аннары һәрбер төркемнәрнең үз бурыч-максатлары куелды.

Уртак бурычлар:

  1. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
  2. Балаларның үзара һәм олылар белән татар телендә аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
  3. Балаларның хәтерләрен, игътибарларын үстерү, төрле уеннарга кызыксыну, актив эшчәнлектә катнашырга теләк уяту.
  4. Татар халкының гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләү.

Уку елы ахырында балалар түбәндәге белемнәрен күрсәтергә тиеш:

  • аралаша белү (сорап алу, чакыру һ.б.);
  • сорау һәм җавап бирә белү;
  • ягымлы сүзләр куллану;
  • боерык, үтенечләрне аңлап үтәү, сөйләмдә куллану;
  • тирә-як мөхит әйберләренең күләмен, сыйфатын белдергән сүзләрне сөйләмдә актив куллану.

Яңа программада бурычлар 3 төркемгә бүленгән. Әйтик, 4-5 яшьлекләр өчен “Минем өем” проекты төзелгән. Ни өчен ул өйгә багышлана? Чөнки бу яшьтә баланың бар белгәне – үз өе. Бакча да түгел, хайваннар да.  Бурычлар: сүзләр өйрәтү, гади диалогта катнашу, бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатларын тәрбияләү. Максат – татар телендә аралашасы килү теләген тудыру.

5-6 яшьлекләр өчен “Уйный-уйный үсәбез” проекты язылды. Бу яшьтә чит тел өйрәнүче бала сөйләм күнекмәләрен белергә, гади сорауларга аңлап җавап бирергә, үзе дә кешегә мөрәҗәгать итә белергә тиеш.

Мәктәпкә китәр яшькә җиткәндә урыс балаларны татарча сөйләмен  төрле хәлләрдә файдалана алырга, әдәпле, дөрес итеп сөйләшә белергә тиеш.

Проект балаларны әйләндереп алган мохитне  күздә тотып эшләнде: әти, әни, әби, бабай, малай, кыз, кайбер уенчыклар, ризыклар. Менә шул сүзләр аша аңлашырга өйрәнү бурычы куелган. Ә инде зуррак төркемнәрдә проект мәктәп, дуслар темасына багышлана.

Куелган максатларга һәм бурычларга ирешү өчен төрле метод-алымнар, чаралар кулланыла. Демонстрацион материал, төрле (сүзле, дидактик, җырлы-биюле һ.б.) уеннар белән чикләнеп калмыйча, бүгенге көндә яңа программа буенча белем бирү эшчәнлегендә балаларга татарча мультфильмнар, әкиятләр,  анимацион сюжетлар күрсәтелә. Бу чаралар белем бирү эшчәнлеген кызыклы итә, шөгыльне җанландырып җибәрә, материалны кабул итү процессын психологик яктан җиңеләйтә, күрсәтмәлелекнең куллану дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итә, балаларның белемнәрен тулыландыра.

Менә бер уку елы дәвамында шушы яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе кирәк. Шаккатыру нәтиҗәсендә кызыксыну уятып,  нәтиҗәгә ирешү – белем бирүнең алтын кагыйдәсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану";  «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар....

«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп ар...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....