«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)
консультация (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Шакирова Гульшат Шайхулисламовна

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh.g._rod.sobr_._3.docx18.03 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге

балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет

учреждениесе

«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә

 яңа караш»

(ата-аналар җыелышы)



Әзерләүче һәм үткәрүче

 татар теле тәрбиячесе

Шакирова Г.Ш.

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

Бүген гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары  тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча;татар баларын русча, шулай ук ана телендә яхшы  сөйләшергә өйрәтү буенча яңа укыту-методик кулланмалар (УМК)лар эшләнде .

 Мәктәпкәчә яшьтәге балалар эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый.

 Шуңа күрә телне өйрәтү процессы кызыклы геройлар белән, уен элементларын кулланып өйрәтелә, ә бу – тел материалын өйрәнүгә зур мотивация бирә .

  Материал  аралашу ситуацияләрендә, ситуатив күнегүләрдә  кат-кат кабатлана.   Бала ихтыярсыз рәвештә телне  тиз үзләштерә.

    Татар балаларын рус теленә өйрәтү УМКсы “Изучаем русский язык”, татар балаларын ана теленә өйрәтү УМКсы –“Туган телдә сөйләшәбез” диеп атала(күрсәтү).

Ә менә рус балаларын татар теленә өйрәтү УМКсы”Татарча сөйләшәбез”диеп атала. Ул өч проекттан тора:(күрсәтү)

  • “Минем өем” 4-5 яшьлек балалар  (уртанчылар төркеме) өчен.
  • Икенче проект “Уйный – уйный үсәбез” 5-6 яшьлек балалар  (зурлар төркеме) өчен. 
  • Өченче проект “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” 6-7 яшьлек балалар ( мәктәпкә әзерлек төркеме) өчен.

Уртанчылар төркеме өчен әзерләнгән комплектның төп максаты – балаларны үзләрен әйләндереп алган мохиттәге предметлар белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә мотивация тудыру.

 Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен әзерләнгән комплектларның  максаты – балаларга әйләнә-тирәдәге предметлар турында тулырак мәгълүмат бирү, аларны мөстәкыйль аралашуга әзерләү. Темалар бер-берсенә бәйләнешле итеп, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган. Белем бирү эшчәнлекләренең темасы катлауландырылып, кабатлана бара, алар баланың сөйләм телен камилләштерү максатын күздә тотып төзелгән. Һәр теманы йомгаклау өчен, гомумиләштерү эшчәнлеге буларак, анимацион күренешләр дә, эш дәфтәрләре, аудиоматериаллар да  эшләнгән. (күрсәтү)

  Бу  укыту – методик кулланмага таянып ТНВ каналы“Әкият илендә” дигән тапшыру эшләгән. Ул якшәмбе көнне 9.30 минутта ТНВ каналыннан күрсәтелә.Сез балаларыгыз белән бергә үл тапшыруларны карый аласыз.

Заман таләпләренә җавап бирерлек татарча мультфильмнар эшләнде; булган мультфильмнар татарчага тәрҗемә ителде; шулай ук татар язучыларының(Г.Тукай, А.Алиш) баланың яшь үзенчәлегенә туры килгән әсәрләреннән мавыктыргыч мультфильмнар әзерләнде. Сез аларны да бергә карап,  караган мультфильмнар турында уй-фикерләр алышып, рәсемнәр ясый аласыз. Бу  бердәм эшчәнлек балаларыгызга белем һәм тәрбия бирүдә зур файда һәм нәтиҗә китерә.Уңышлар Сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

«Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар” «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»

laquo;Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар” «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»...

Татар халык уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар (татар халык уеннары) аша үстерү, аралашу чарасы буларак татар телен үзләштерү өчен шартлар тудыру.2. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өст...