Уеннар һәм төрле алымнар кулланып балалар бакчасында 2-3 яшьлек балаларның сөйләм телләрен үстерү.
презентация по развитию речи

Тәрбиячеләр өчен семинар

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon seminar._soylem_telen_usteru.ppt2.84 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Азнакай муниципаль районы Тымытык «Аккош» балалар бакчасы Уеннар һәм төрле алымнар кулланып балалар бакчасында 2-3 яшьлек балаларнын сөйләм телләрен үстерү. Әзерләде: 2нче иң кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Мөстакимова Лилия Рәис кызы.

Слайд 2

Бу дөньяда барлык кешеләр дә диярлек сөйләшә белә. Ә менә дөрес һәм матур итеп бары тик санаулы кешеләр генә сөйләшә. Сөйләшә белү безнең өчен иң төп ихтыяҗларның берсе булып тора. Чөнки аннан башка кеше күп мәгълүмәтләрне тапшыра һәм ала алмас иде. Шуңа күрә нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру-балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора.

Слайд 3

2 яшьтән 3 яшькә кадәр балаларның сөйләм һәм игътибар үсешендә шактый зур сикереш була. Шушы чорда тиешле сөйләм үсешен алмаган балалар гомуми үсештән артта калалар. Чөнки баланың сөйләшә белүе, күп әйберләргә ирешкәнлеген аңлата. Сөйләшә белгән бала үзенең аң белемен(белгәнен белмәгәнен), ризалыгын, риза тугеллеген, тирә юньдәгеләргә үз карашын әйтә белә.

Слайд 4

Шуңа күрә иң кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләр балаларнын сөйләм телен үстерү өстендә системалы эш алып барырга тиешләр. Чөнки нәкъ менә шушы чор балалар өчен, телләрен матур, төгәл, аңлаешлы, дөрес итеп ачу өчен уңайлы чор. Шуңа күрә тәрбиячеләр балаларның сүз байлыкларын арттыру, сөйләм телләрен үстерү өстендә һәрвакыт эш алып барылырга, ата-аналарга киңәшләр бирелергә тиеш.

Слайд 5

Балаларның авазларны дөрес итеп әйтә белү өчен, дөрес итеп ашыкмыйча сөйли белү өчен, сөйләм телләрен үстерү өчен төрле чаралар кулланып була. Мин дә шуңа күрә төрле алымнар кулланам: Татар халык аваз иҗатын кулланам; Тел төзәткечләр, тел шомарткычлар кулланам; Үстерешле уеннар; Сулыш гимнастикасы һәм артикуляция гимнастикаларын кулланам; Ата-аналар белән эш алып барам.

Слайд 6

1.Татар халык аваз иҗаты. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык аваз иҗаты әсәрләре белән тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да таныштырырга була. Балаларның телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын ала. Бармак уеннары- кул моторикасы үсеше, тел ачылуга, сәйләм үсешенә уңай тәэсир ясый. Бармагын аерым-аерым бөгә алган баланың гына сөйләме нормаль үсеш ала-ди галимнәр.Бармаклар белән төрле хәрәкәтләр ясатып без сөйләм үсешенә йогынты ясый алабыз. Безнең балалар «Кәҗәкәй», «Песием, песием…», «Бу бармак бабай», «Куян» кебекләрен бик яратып уйныйлар.

Слайд 7

Балаларга татар һәм рус халык әкиятләрен укыйм. Әкият буенча әнгәмәләр алып барам.Балаларга әкият буенча гади сораулар бирәм һәм сорауларга җавап бирүләренә ирешәм. Шулай ук бик зур булмаган шигырьләр, юаткычлар, җырлар кулланам.

Слайд 9

2. Тел төзәткечләр, тел шомарткычлар. Бер үк авазны еш кабатлап артикуляцион аппаратны камилләштерүне һәм аерым авазларны дөрес әйтүне күз алдында тота торган шигырьләр. Бу шигырьләрне әйткәндә һәр бер авазны ап ачык итеп әйтәләр. Мәсәлән: Ай-ай-ай -май Ай-ай-ай –бабай Би-би-би- бәби Ю-ю-ю – аю Си-си-си – песи һәм башка төрләрне дә кулланам.

Слайд 10

3.Үстерешле уеннар. Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен баланың танып белү эшчәнлеген,иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уенда бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Балалар белән «Курчакны йоклатабыз, «Бу кем?», «Кем ничек кычкыра?», «Минем арттан кабатла» кебек үстерешле уеннар уйныйбыз.

Слайд 12

4.Сулыш гимнастикасы. Бала авазларны дөрес итеп алсын өчен аны дөрес итеп суларга өйрәтергә кирәк. Моның өчен борын белән тирән сулыш алып һаваны авыздан әкрен генә чыгарырга кирәк. Сулыш гимнастикасы сөйләм барышында сулышны дөрес урында алу, интонаөияне дөрес ясар өчен кирәк. Аны артикуляция гимнастикасы алдыннан ясарга кирәк. Ясау вакыты 5-10 минут. Балалар «Кар бөртекләрен очырабыз», «Кайнар чәй», «Көймә» кебек сулыш гимнастикаларын яратып ясыйлар.

Слайд 13

«Кар бөртекләрен «Кайнар чәй» очырабыз»

Слайд 14

5. Артикуляция гимнастикасы. Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытып, ачык һәм матур итеп сөйләшергә өйрәнү өчен кирәк. «Елмаю» «Сәгать» «Фил борыны» «Энә»

Слайд 15

Ата-аналар белән эш. Балаларның сөйләм телләрен үстерү өчен ата-аналар белән дә даими рәвештә эш алып барам: 1. «Балаларның сөйләм телен ничек үстерергә?»; 2. «Сөйләмдәге кимчелекләрне булдырмый калу чаралары»; 3. «Балаларның сөйләмен үстерүдә әвәләүнең әһәмияте»; 4. «Сөйләм телен үстерүдә уеннарның әһәмияте» темаларына консультацияләр үткәрелде. Һәм бик күп төрле киңәшләр бирелде һәм даими рәвештә бирелеп барыла.

Слайд 18

Нәтиҗә итеп шуны әйтәсе килә. Безнең балалар әле бик кечкенәләр, күбесенең әле яңа телләре ачылып бетеп маташа, алар әле күп әйберне белмиләр, әммә бик тырышып өйрәнәләр. Шушы алымнар буенча эшләүне дәвам итеп, киләчәктә дә туктатмыйча эшләсәк, балалар матур итеп, дөрес итеп сөйләшергә өйрәнерләр дип өметләнәбез .

Слайд 19

ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча үстерешле уеннар картотека

Үстерешле уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың ...

«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп ар...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...

«Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар” «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»

laquo;Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар” «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»...

Татар халык уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар (татар халык уеннары) аша үстерү, аралашу чарасы буларак татар телен үзләштерү өчен шартлар тудыру.2. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өст...

Выступление по теме "Яңа инновацион технологияләр кулланып балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү".

Выступление по теме "Яңа инновацион технологияләр кулланып  балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү"....