Выступление по теме "Яңа инновацион технологияләр кулланып балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү".
материал

Выступление по теме "Яңа инновацион технологияләр кулланып  балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл i_tugan_tel.docx22.83 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа инновацион технологияләр кулланып

балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү.

“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”.  Бөек Тукаебыз шулай ди. Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән туган телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята, ата-бабаларыбызның  үткәненә, алар калдырган мираска  хөрмәт хисе белән карарга мөмкинлек бирә.
      Мин, Хайдарова Гөлсирень Бареевна, Болгар шәһәренең “Башаккай”   балалар бакчасында  рус балаларына татар теле өйрәтәм.

       Мин үз эшемдә Зарипова Зифа Мирхатовна, Исаева Резедә Салмановна, Кидрячева Раушания Гайнулловна төзегән “Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү”   программасы”н, “Татарча сөйләшәбез” укыту-методик комплектын нигез итеп алдым”.

Телгә өйрәтүдә үземнең төп бурыч итеп  татар  теленә мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту, программада бирелгән сүзлек минимумы нигезендә үзара аралашу күнекмәләре булдыру  кебек сыйфатларны алдым.

    Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәтердә калдыру һәм игътибарлылык кебек сыйфатларның тотрыклы булмавын исәпкә алып мин дәресләрне түбәндәге принципларга нигезләнеп оештырам:

1)Дәрес вакытында балаларга бөтен шартлар, уңайлыклар тудыру.

2)Телгә өйрәнү барышында баланың бөтен яклы үсешен тәрбияләү, иҗади якын килү.

3)Гадидән катлаулыга, эзлеклелек принципларын саклау.

Телгә өйрәнү өчен бик күп сөйләргә, күп шөгыльләнергә кирәк һәм тәрбияченең теле дә дөрес һәм матур булырга тиеш.

         Татар телен өйрәтүдә кулланыла торган чаралар

1.Эшчәнлек эшкәртмәләре,диагностик материаллар.

2.Тавышлы күрсәтмәлелек(һәр проект өчен аудиоязмалар,анимацион сюжетлар, мультфильмнар)

3.Картиналы һәм картиналы –дидактик күрсәтмәлелек( таратма һәм күрсәтмә рәсемнәр , җырлы биюле уеннар,театр эшчәнлеге өчен атрибутлар)

4.Пиктограммалар.

5.Макетлар ,муляжлар,уенчыклар.

6.Интерактив уеннар.

7.Эш дәфтәрләре.

Рус балаларына татар телен өйрәтү прогаммасы өч проектны ,аларның төп максатларын һәм бурычларын үз эченә ала.

  1. “Минем өем” проекты (4-5 яшьлек балалар өчен) Бу проект “Гаилә”, “Ашамлыклар “, “Уенчыклар”, “Саннар” темалары буенча бирелгән лексиканы төрле ситуацияләрдә ишетеп, аңлап куллана белергә өйрәтү,

  1.  сөйләм күнекмәләре булдыруны үз эченә ала.  Ел ахырында баланың якынча лексик минимумы 62 сүз.
  2. “Уйный-уйный үсәбез” проекты(5-6 яшь).Бу проект «Яшелчәләр”, “Савыт-саба”, “Киемнәр”, “Шәхси гигиена”,”Өй җиһазлары”, “Бәйрәмнәр” темалары буенча бирелгән лексиканы төрле ситуацияләрдә ишетеп, аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләре булдыруны үз эченә ала.  Ел ахырында баланың якынча лексик минимумы 45 сүз.
  3. “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”(6-7яшь) Бу проект “Танышу”,”Тату гаилә”,”Дусларны сыйлыйбыз”, “Кунак килде”.”Кафега барабыз”,Күңелле уеннар”,”Без циркта», «Безнең дуслар”,”Чана шуабыз “, “Без биибез”, “Күңелле сәяхәт”,”Мәктәп”, “Без әкият яратабыз” темалары буенча бирелгән лексиканы төрле ситуацияләрдә ишетеп, аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләре булдыруны үз эченә ала.  Ел ахырында баланың якынча лексик минимумы 60 сүз.

Бала материалны үзе өчен кызык булганда ,үзенең шәхси ихтияҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый.Тел өйрәтү процессында әкияти сюжетлар карау, кызыклы таныш геройлар (Акбай, Мияу) белән очрашу, уен элементларын куллану тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә.Телне аралашуга,уен ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр.

Дәрес вакытында төрле дидактик уеннар дәреснең бер өлеше итеп, шулай ук хәрәкәтле, сүзле, сюжетлы уеннар уйныйбыз.

Татар теленә өйрәтүдә мин уеннарның катлаулы булмаганнарын, аларда сүзләрнең күп тапкыр кабатлана торганнарын алам.

Бу уеннар вакытында бала темага караган сүзләр белән хәтерен ныгыта, үзен иркен тотарга өйрәнә.

Уен вакытында бала телне өйрәнү бурычын куймый, ул уйный, уен өчен аңа бу сүзләрне белү кирәк. Күп тапкыр ишетеп балада аралашу өчен кирәк булган телнең образы барлыкка килә.

Мәсәлән шундый  дидактик уеннарның берничәсе “Нинди?”, “Ничә?”, “Бу кем?”,”Сыйла”, “Чакыру”,”Бир”,”Ки”,”Сал”, “Ю”,”Уйна”,”Яратам” ”Аша”,”Телефоннан сөйләшү”,”Мин кафега,цирка барам», “Мин нишлим?»

“Ул нишли”, “Кибеттә”, “Кафеда”, “Командир”,( бармак уеннары, театральләштерелгән уеннар, сюжетлы-рольле уеннар )уйныйбыз.

Ата-аналар белән тыгыз мөнәсәбәттә булу да рус балаларына татар телен өйрәтүдә зур нәтиҗә бирә. Һәр төркемдә ата-аналар өчен күчермә папкалар ясалган.Анда үтелгән темалар буенча яңа сүзләр,диалоглар, җырлар,шигырьләр тупланган. Һәм шулай ук балаларны Габдулла Тукай, Абдулла Алиш иҗатлары белән, татар халкының  милли бәйрәмнәре,

гореф –гадәтләре  белән таныштырып торам.Шулай ук шәһәребездәге музейларга да еш кына сәяхәт кылабыз.

Үземнең эшемне  анализлаганда мин шундый нәтиҗәгә килдем: балалар бакчасында 2 ел гына эшләвемә карамастан , күп кенә югары нәтиҗәләргә ирешергә туры килде. Моңа исбат булып - ел саен мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем дәрәҗәсен  тикшерү өчен  үткәрелә торган  районара“Знайка” бәйгесендә безнең балалар  җиңү яулау бәхетенә иреште. Алар анда татар телен яхшы белүләрен тагын бер кат  исбатладылар.Шулай ук районыбызда үткәрелгән  “Ел тәрбиячесе “бәйгесендә дә җиңү яуладым.

Безнең “Башаккай “ балалар бакчасына  “ Иң яхшы билингваль бакча” гранты  бәйгесендә катнашырга туры килде. Һәм без монда да сынатмадык.

Тикшерүчеләр укыту методикасының практик куллануын уртанчы, зур һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән үткәрелгән эшчәнлекнең өлешләрен карадылар. Рус телле балалар татар телен яхшы белүләрен диалог, уен, җыр, пиктограмма, рәсемнәр һәм эш дәфтәрләрендә күрсәттеләр. Каралган һәр эшчәнлекне УМК авторлары  тирән анализладылар, балаларның татар телен белү дәрәҗәсен югары бәяләделәр, рус телле тәрбиячеләргә татар телен үзләштерүдәге  белем  дәрәҗәләрен үстерү өстендә эш алып баруны ныгыту турында үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр.

Яңа укыту-методик комплектына нигезләнеп белем бирү балаларның сүз байлыгын арттыра, хәтерләрен яхшырта, бер-береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатларын тәрбияли. Күптеллелекнең уңай яклары галимнәр тарафыннан да расланган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование песочной терапии в работе с дошкольниками (выступление на районном Фестивале инновационных технологий)

Выступление старшего воспитателя Левашовой М.В. о возможностях использования песочной терапии в работе с детьми дошкольного возраста...

Выступление по теме "Использование инновационных технологий в развитии музыкальных способностей детей через слушание музыки"

Все программы музыкального обучения включают в себя развитьие  музыкальных способностей, но не дают методов и приёмов.Технология Триз -это система методов и приёмов, то она максимально увеличивае...

Выступления на тему«Рус балаларына татар телен өйрәтүдә экологик тәрбия бирү асылы»

Выступления на семинарах-практикумах, выступление из опыта работы....

Выступление из опыта работы "Инновационные технологии в музыкальной деятельности детей дошкольного возраста"

  Процесс информатизации общества стремительно движется вперед, и у детского сада нет иного выбора, как адаптации его к информационному веку. По сравнению с традиционными формами музыкальн...

Выступление на тему: « Использование инновационных технологий при подготовке к обучению грамоте старших дошкольников»

Выступление на тему:« Использование инновационных технологий при подготовке к обучению грамоте старших дошкольников»...