Башка милләт балаларына татар теле укытуның яңа алымнары
материал на тему

Хайретдинова Айгуль Мусагитовна

эш тәжрибәсеннән чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” ТР Законында һәм ТРдәүләт телләрен         һәм ТРбашка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган.

Без тирән үзгәрешләр заманында яшибез. Безнең фикеребезчә,баланы икенче телгә өйрәтүне мәктәпкәчә яшьтән башлау мөһим. Моның өчен, билгеле, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тел өйрәтүнең махсус методикасы эшләнгән, һәм тәрбиячеләр аның методлары, алымнары белән тулысынча коралланган булырга тиеш.

2012-2013 уку елыннан “Татарча сөйләшәбез” дип аталган укыту- методик комплекты (УМК) балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә кулланма буларак тәкъдим ителде.

Комплектка тәрбиячеләр өчен программалар, тематик планнар, календарь- көндәлек планнар, балаларның яшь үзенчәлекләренә карап күрсәтмә әсбаплар(темалар буенча рәсемнәр) , мультипликацион сюжетлар, аудиоматириаллар туплап бирелгән.

Методик комплектлар өч яшь төркеме өчен әзерләнгән һәм “Минем өем", "Уйный-уйный үсәбез", "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” дигән проектларга бүлеп бирелгән.Һәр проект үз эченә 60 эшчәнлекне ала. Һәр төркем проекты өчен максат һәм бурычлар билгеләнгән.

Уртанчылар төркеменнән башлап, эш дәфтәрләре дә кертелгән. Эш дәфтәрләре кызыклы, матур,зәвык белән төзелгән.Балаларыбыз бик теләп, зур кызыксыну белән дәфтәрләрдәге биремнәрне үтиләр.

Балаларны татар теленә өйрәткәндә эшчәнлекләрне кызык, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышабыз. Моңа ирешүдә компьютер технологияләреннән файдалану; анимацион сюжетлар карау, аудиоязмалар тыңлау- отышлы алымнарның берсе булып тора.

Шулай ук эшчәнлекләр үткәргәндә безгә күрсәтмә, таратма рәсемнәр(аларны без исемләп папкаларга тутырдык), битлекләр, өстәл, бармак уеннары ярдәмгә килә. Балаларыбыз мондый эшчәнлекләрдә  бик теләп уйныйлар, катнашалар.

Ата-аналар белән берлектә эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп була. Без моны бик яхшы аңлыйбыз.Шуңа да һәр төркемдә “Татарча сөйләшәбез”дигән почмаклар булдырылды. Бу почмакларда ата-аналар өчен мәгълүматлар бирелә. Әти- әниләр җыелышларында катнашып УМК белән таныштырдык. Ата-аналар тырышлыгы белән дәфтәрләр сатып алдык. Әти- әниләр бик теләп үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Балаларның өйләрендә татар теле эшчәнлекләре турында дәртләнеп сөйләүләрен әйтәләр. Бу безнең өчен бик куанычлы хәл.

Гомумән әйткәндә,рус телле балаларны татар теленә өйрәтү өчен эшләнгән УМК бик кирәк һәм отышлы булды. Без Чаллы шәһәренең Зифа Мирхатовна җитәкчелегендәге иҗат төркеменә бик зур рәхмәтле.

Барыгызга да ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

"Акбайдан хат" (уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект)

Уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект...

"Балаларның татар теле сүзлеген активлаштыруда кулланган алымнар "

УМКның төп максаты-балаларда татар телен практик рәвештә файдалана белү күнекмәләрен формалаштыру.Уен – рус балаларын татар теленә өйрәтү эшчәнлегенең иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Балалар, үзләре дә ...

Выступления на тему«Рус балаларына татар телен өйрәтүдә экологик тәрбия бирү асылы»

Выступления на семинарах-практикумах, выступление из опыта работы....

Проект эше. "Өлкәннәр төркеме балаларын татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру.

Халык сәнгате, традицияләре белән таныштыру, бәйрәмнәрендә катнашу- балаларны рухи яктан баета,үзенең халкы өчен горурлану хисе тәрбияли һәм аның тарихына , мәдәниятенә кызыксыну уята....

Выступление по теме "Яңа инновацион технологияләр кулланып балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү".

Выступление по теме "Яңа инновацион технологияләр кулланып  балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү"....