Проект эше. "Өлкәннәр төркеме балаларын татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру.
проект (старшая группа) на тему

Гульнур Нагимовна Шигапова

Халык сәнгате, традицияләре белән таныштыру, бәйрәмнәрендә катнашу- балаларны рухи яктан баета,үзенең халкы өчен горурлану хисе тәрбияли һәм аның тарихына , мәдәниятенә кызыксыну уята.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы “Зур Битаман “Алсу” балалар бакчасы”, мәктәпкәчә белем бирү муниципаль  бюджет учреждениесе

Проект эше:

«Өлкәннәр төркеме балаларын татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру»

Эшләде:

1 категорияле тәрбияче

Шиһапова Гөлнур Нәгыйм кызы

Эчтәлек.

  1. Кереш - - - - - - - - - - - - - - - - - - - - - -    3
  2. Төп өлеш - - - - - - - - - - - - - - - - - - - -   8
  3. Йомгаклау- - - - - - - - - - - - - - - - - - -   27
  4. Кулланылган әдәбият- - - - - - - - - -    28

  1. Кереш

Хәтерләүдән курыкма син! 
Үткәннәрне онытма син. 
Бел син ерак бабайларның 
Ничек итеп көн иткәнен. 
Нинди уйлар, нинди моңнар 
Безгә калдырып киткәнен. 
Р.Фәйзуллин 

Теманың актуальлеге:

 Халкыбызның гореф-гадәтләрен әхлак тәрбиясенең «бакчасы» диеп күз алдына китерергә була. Ә менә шул бакчада бик күп төрле җимеш бирүче агачлар үсә. Шушы әхлак тәрбиясенең бакчасына үтеп керү өчен, шундагы «җимешләрне» танып белергә һәм көндәлек тормышта куллана белергә өйрәнергә кирәк.

«Безнең миллләт үлгәнме, әллә йоклагангынамы?» Юк, үлмәгән дә, йокламаган да, ул милли үзаңының яңарыш чорын кичерә. Менә шушы чорда бик күп сорауларга җавап табасы килә. Без кем? Ата-бабаларыбыз кем? Ничек көн иткәннәр? Ни белән шөгыльләнгәннәр?

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», - диләр.

Һәр халыкның  традицияләре, йолалары үзенчәлекле. Хәзерге вакытта җәмгыятнең үсешендә милләтләр арасында толерантлык  тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтә үк башлап җибәрү бигрәк тә актуаль булып тора. Шуның өчен дә үзеңнең халкыңның һәм милләтеңнең мәдәниятен,йолаларын, үткәнен, бүгенгесен белмичә торып , башка милләтләрнең рухи байлыгын аңлап булмыйдыр мөгаен.

Халык сәнгате, традицияләре белән якыннан танышу, бәйрәмнәрендә катнашу,  балаларны рухи яктан баета, үзенең халкы өчен горулану хисләре тәрбияли һәм аның тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уята.  Баланы милли көнкүрешкә, сөйләмгә , җырларга өйрәтү, халык йолаларын, югалтмыйча саклау, кече Ватаныбызга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә төп этәргеч көч булып тора. Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләренең онытылуы, балаларның халкыбызның милли киемнәрен белмәве бик аяныч хәл. Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата балаларда кызыксыну, ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү – бүгенге көндә актуаль булып кала.

Максат:

1.Балаларны татар халкының мәдәниятенә тарту. 

2.Балаларны татар халык киемнәре,аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре  белән якыннан таныштыру .

3.Татарстан күпмилләтле  республика буларак, милләтләр арасында толерантлык хисе тәрбияләү.

        4. Балаларда халкыбызның  хәзинәләренә  кызыксыну уяту,нәниләрнең         күңелен  халкыбызның  хәзинәләре байлыгы белән тулыландыру

      5. Ата-аналар белән берлектә  әби-бабаларыбызның  борынгы мирасы турында мәгълүмат бирү.

Бурычлар:

  1. Татар халкының милли мәдәниятенә, сәнгатенә,  йолаларына, уеннарына карата кызыксыну тәрбияләү.
  2.  Үзебезнең кече Ватаныбызга – авылыбызга, туган җиребезгә, өебезгә, гаиләбезгә карата мәхәббәт һәм ярату хисләре тәрбияләү.
  3. Балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре – әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр,әйтенүләр, санамышлар һ.б. таныштыру.
  4. Балаларда татар халкының йолаларын,көнкүрешен өйрәнүләрен үстерү.
  5. Балаларда матурлыкны үз куллары белән  барлыкка китерүне тәрбияләү.
  6. Татар халкыныӊ көнкүреше, милли бәйрәмнәре, йолалары белән кызыксынуларын үстереп, балаларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.
  7. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрнең төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәнен дәлилләү;

Проектта катнашучылар:

1.Өлкән төркем балалары

2.Әти-әниләр         

3.Тәрбиячеләр

4. Китапханәчеләр

5. Башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары.

Проектның тибы:

Аерым төркем балалар һәм әти-әниләрне дә эшчәнлеккә тартып үткәрелә.

Проект төре:

Проект озаквакытлы(дәвамлы) (1ел дәвамында);

 Иҗади-эзләнү проекты

Проектны тормышка ашыру юллары:

1.Татар халкының мәдәнияте, тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре турындагы матур әдәбият аша

2.Туган як тарихы музеена сәяхәт

3.”Гаилә бәхете – балада” альбомы

4. “Нәсел агачы”н төзү

5.Әти-әниләр, дәүәниләр белән эллеке уеннарны, җырларны барлау,халык авыз-иҗатын өйрәнү, бәйрәм иртәләрендә катнашу

6.Идел буе халыкларының тормышы белән танышу

7.Тема буенча аудио-видео материал туплау һәм куллану

Әзерлек этабы.

  1. Эшчәнлек, әңгәмәләр һәм уеннар өчен материал туплау.
  2. Күрсәтү өчен материал, илюстрацияләр , рәсемнәр, әдәбият җыйнау.
  3. Халык авыз иҗаты әсәрләре һәм фольклор сайлау.
  4. Татар халкының хәрәкәтле һәм түгәрәк уеннары картотекасын төзү.
  5. Әти-әниләр ярдәме белән көнкүреш предметлары һәм үстерешле мохит өчен материал туплау.

Проект өстендә эш.

Проектны тормышка ашыруда төп формалар:

1.эшчәнлек

2. экскурсияләр

3. әңгәмәләр

4.матур әдәбият уку

5. бәйрәм иртәләре һәм күңел ачулар

6.уен эшчәнлеге

7. театральләштерү эшчәнлеге

8.продуктив эшчәнлек

9. ата-аналар белән эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.Балаларга татар халкының мәдәнияте һәм йолаларын өйрәнү зур тәрбияви этәреш бирә. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә балаларда  түбәндәге хисләр формалаша:

  • әхлакый-патриотик хисләр;
  • милли үзаң нигезе;
  • халык мәдәнияте буенча булган белемне иҗади куллана белү ;
  • татар халкының язучылары, шагыйрьләре әсәрләренә, халык мәдәниятенә карата уңай эмоциональ караш
  • бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына  кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
  • балаларда фикерләү активлыгын, иҗади сәләтләрен, үзара аралашу күнекмәләрен үстерү.
  • балаларның  мөстәкыйль музыкаль, театральләштерү, сүрәтләү һәм иҗади эшчәнлекләрен үстерү
  • ата-аналар һәм мәктәп белән бердәм эшчәнлекне ныгыту
  1. Төп өлеш(практик)

Тематик  план

Үткәрү вакыты

Тема

Программа эчтәлеге

Сентябрь

Татар халык мәдәнияте һәм йолалары .


Музейга экскурсия.

“Оста куллар” түгәрәге.(тозлы камырдан әвәләү)

Балаларны татар халкының йолалары, бәйрәмнәре, көнкүреше белән таныштыру. Татар өенең күренеше , милли киемнәре, кәсебе, фольклор әсәрләре һәм шулай ук татар халык аш-суы турында күзаллау тудыру.

Мәктәп бинасында урнашкан “Туган як тарихы “ музеена сәяхәт.

Татар халык бизәге белән тәлинкә бизәү.

Октябрь

«Мин һәм минем гаиләм». Гаиләдәге йолалар , бәйрәмнәр.

Нәсел агачы.

Гаилә төшенчәсе белән танышу. Балаларның гаилә һәм аның йола-бәйрәмнәре турында күзаллауларны ныгыту.  Гаиләдә саклана торган тарихи вакыйгалар белән бәйле әйберләргә карата кызыксыну уяту һәм шулар бәрабәренә сүзлек запасын баету.

Һәр гаиләнең нәсел агачын төзү.

Ноябрь

Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары.

 Балаларга татар халык бәйрәмнәре , аларның килеп чыгу тарихы, кайчан, ничек уздырылуы, бәйрәм барышында нинди кагыйдәләр саклануы турында мәгълүмат бирү.

 «Сөмбелә» һәм “Каз өмәсе” бәйрәмнәре.

Татар халык уеннары “Түбәтәй”, “Без, без, без идек...”, “Йөзек салыш” уеннарын өйрәнү.

Татар халык уеннары көнен билгеләп үтү

Декабрь

Татар халкының милли киемнәре.(ирләр һәм хатын-кызлар киеме)

Иҗади сәнгать.

Матур әдәбият уку.

Балаларга татар халкының милли киемнәренең барлыкка килү тарихы, ир-ат (камзул, түбәтәй, читек) һәм хатын-кыз (күлмәк, калфак, альяпкыч) киемнәренең аерым элементларының исемнәре турында күзаллаулар тудыру.

Рәсем. Алъяпкычка милли бизәк төшерү.

Резедә Вәлиеваның “Калфак” шигырен сөйләү.

Январь

Татар халкының кунакчыллыгы һәм аш-сулары.

Милли ашамлыклардан чәк-чәк, гөбәдия, бәлеш, кош теле, өчпочмак, кыстыбый һ.б. белән таныштыру.

Әвәләү.   Татар халык милли ризыклары “Өчпочмак”, “Чәк-чәк”

Татар гаиләләрендә кунаклар кабул итү кагыйдәләре белән таныштыру.

Февраль

Татарстан Республикасы.

Татарстан Республикасы , анда яшәүчеләр, туграсы, флагы,гимны һәм табигате белән таныштыру.

 Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәре белән танышу.

 Презентация “Татарстан –минем туган җирем”

Март

Татар халык авыз иҗаты

Балаларны татар халык авыз иҗаты һәм фольклор әсәрләре белән таныштыру.                                  

Еллар буе җыелып килгән, халык күзәтүләреннән чыгып төзелгән , мәкальләр белән танышу.        

Татар халык әкиятләре белән таныштыру.              

Татар халык көйләрен тыңлау.

“Карга боткасы” һәм “Нәүрүз” бәйрәмен уздыру.

Апрель

Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты .

Иҗади сәнгать.

 Балаларны  Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру.

“Шүрәле” әкиятен  сөйләү.

Әвәләү.Табигый материалдан “Шүрәле” ясау.(ботаклар, күркә, яфрак,баланың үз сайлавы буенча)

Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү.

Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен яттан өйрәнү.

 “Тукай безнең күңелләрдә” исеме астында бәйрәм иртәсе уздыру.

Май

“Минем туган ягым –бер генә”

Татарстан күп милләтле республика

 Балаларга татар халык милли бәйрәме “Сабантуй” турында мәгълүмат бирү.  “Сабантуй” йолалары  һәм кагыйдәләре турында аңлату.

Танып белү эшчәнлеген үстерү. Татар халкының мәдәниятенә карата кызыксыну тәрбияләү һәм интернацианализм хисе үстерү.

Милли “Сабантуй” бәйрәме уздыру.

«Дуслык белән көчле без!» бәйрәм иртәсе үткәрү. Кечкенәдән толерантлык хисе һәм төрле милләт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Бөек татар шагыйре Г . Тукайның туган көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә.

               З. Ярулинның “ Тукай маршы “ яңгырый, балалар залга үтә.

Тәрбияче :  Исәнмесез кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Татар халкының мәшһүр шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г. Тукайга багышланган әдәби музыкаль кичәбезне башлыйбыз.

                          Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган –

                          Тормыш белән тулган көннәрең,

                          Шуңа ахры, искә алынмыйча

                          Үткән синең туган көннәрең.

                          Бәйрәмнәрең алда икән әле,

                          Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.

                          Халкың килде сиңа мәхәббәтен

                          Ал чәчәкләр итеп күтәреп.

Тәрбияче.           Г.Тукай ямьле яз аенда 26 апрельдә дөньяга килә. Ләкин ул яшьли әти, әнисез кала. Нәни Тукайның бала чагы Кырлай авылында Сәгъди абзый гаиләсендә үткән. Ул кулдан – кулга йөреп төрле гаиләләрдә үскән. Г.Тукай үзе үскән авылларны искә төшергән, аның матурлыгын, табигатен төрле әсәрләрендә сурәтләгән. Үзенең уйнап үскән дус – ишләрен, тормыш авыр булуга карамастан, бик яраткан.

(Г.Тукайның мәдрәсәдә укуы турында  әйтелә)

                        Җыр :     Г.Тукай   “ Туган авыл”    ( З.Зөлфәт)

  Балалар:                          Татарстан Тукай иле,

                                             Татарстан – безнең ил.

                                             Бүген бездә Тукай көне

                                             Кил бәйрәмгә дустым кил.

Тукай белән сөйләшеп ал,

                                             Тукайдан сора киңәш

                                             Тукай аңлар иң мөһиме

                                             Татарча гына сөйләш.

Эчтән генә җырлап йөрим,

       Җырлыйм туган телемне,

       Үз телемдә җырлыймын мин

       Бу соң бәхет түгелме

Илдә кояш, җирдә кояш,

      Тукай көне канат җәйгән

      Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

      Тукай көне безнең бәйрәм.

Уйный – уйный күбәләкләр

                                         Кунган кебек чәчәккә,

                                         Киеп бәйрәм киемнәрен

                                         Килдек бүген бәйрәмгә.

                                         Бакча бәйрәмчә бизәлгән

                                         Безгә дә бик күңелле,

                                         Безнең белән бөтен дөнья

                                         Бәйрәм итә түгелме?

 Туган телне яттан сөйләп

     Үсеп җиткәнбез шулай,

     Җирдә барлык балаларда

     Ярата сине Тукай.

  Шүрәлеләр яшәгәнгә

     Ышанмый икән кемнәр.

     Су анасы әкият сөйли

     Серле җәй төннәрендә.

Тәрбияче:        Тукай абый әкиятен

                            Су анасын кем белә,

                            Аның кебек бөек шагыйрь

                            Шәп шагыйрь ул бер генә.

                            Тарак урлаучы малайлар

                            Юкмы сезнең арада,

                            Хәзер инде әйбәтләрме

                            Урлашмыймы балалар?

Су анасы керә.

Су анасы :             Балакайлар исәнмесез? Мине таныйсызмы? Тукай әкиятеннән булам мин, мәшһүр су анасы.

Балалар бергә:    Беләбез , беләбез, сине күптән көтәбез!

Су анасы :              Яшим мин су төбендә, өем бар минем анда

                                  Бик яратам балыкларның уйнаганын карарга.

                                  Тарагым бар бик затлы, әбидән миңа калган.

                                  Әллә ничә буыннан гел шулай күчеп барган.

                                  Шулай бер вакыт шук малай урлаган бит таракны

                                  Әби минем батыр булган , куа киткән каракны.

                                  Ә әнисе шук малайга ай – хай шәп эләктергән

                                  Шук малайның үкенгәнен әбием үзе күргән.

                                  Рәхмәт инде балалар, чакыргансыз бәйрәмгә,

                                  Мин үземдә бик яратам, бергәләп ял итәргә.

Су анасы :              Балалар, сез Г.Тукайның  тагын нинди әсәрләрен  белә

                                 сез? Ягез әле әйтеп карагыз.

Балалар:              “ Гали белән кәҗә”. “ Эш беткәч уйнарга ярый”, “ Кызыклы

                                 шәкерт” һ.б.

Су анасы:             Балалар, Тукай абыебыз халык уеннарын бик яраткан. Әй

                               дәгез, бездә сезнең белән “ Түбәтәй” уены уйнап алабыз.

“ Түбәтәй” уены уйнала

Кызыклы шәкерт.

  • Әйдәле , Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп – туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

  • Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;    ( Диана, Динара)

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйнысым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда аунысыйм килә.

  • Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, - зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул

“ Гали белән кәҗә”

Безнең Гали бигрәк тату  Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.                         ( Илүзә)

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

“ Карлыгач”

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым:

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.                         ( Рания)

Күп эшләде иренмичә; бара – бара

Чыгарды ул матур – матур балалар да.

Ачыксалар карлыгачның балалары,

Чебен – черки тотып кайта аналар

“Җир йокысы”

Кырга ак кардан

Юрган ябылган,

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Ул тормас, йоклар,

Кышлар үтмичә,                                                            ( Рүзилә)

Кыйбладан кошлар

Кайтып җитмичә.

Язның айлары,

Апрель, майлары,

Бик матур сызылып

Аткан таңнары.

Урман шаулавы,

Кошлар сайравы,

Күкләр күкрәве,

Яңгыр аннары.

Коену көн саен

Кояш нурында

Аннан соң тагын

Төшкән чык төндә.

Бу хәлләр җиргә

Барчасы бергә

Калган тик инде

Төштә күрергә.

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш,

Уяныр әле,

Тукта ,үтсен кыш!

Су анасы:       Рәхмәт , балалар сезгә , шундый матур итеп шигырьләр                      

                         сөйләдегез.

Кәҗә белән сарык керәләр.

Бергә:    Исәнмесез, мин – Кәҗә!

                Исәнмесез, мин – Сарык!

                Икебезгә бер зур гына капчык тегеп,

                Киттек икәү кырга таба юлга чыгып.

 Кәҗә:        Нәрсә соң бу? Бүре башы! Әй, мин куркам.

 Сарык:      Мин дә куркак, тотарга бит мин дә куркам.

 Кәҗә:        Сарык абзый, син батыррак, син көчлерәк.

 Сарык:      Син , Сакалбай, хәйләкәррәк, гайрәтлерәк.

 Бергә:        Алайса икәү тотыйк,

                     Башны капчыкка салыйк.

Сарык :        Килдек сезгә кунакка

                       Балалар бакчасына.

                       Бик күп табышмаклар салдык

                       Кәҗәнең букчасына.

Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Тыңлагыз әле табышмаклар әйтәм.  Сарык :      Нәкъ кеше кебек үзе

                       Ә шулай да шаккатыра.

                       “ Былтыр кысты !” – дип кычкыра

                       Туганнарын чакыра. Кем ул?

Балалар:       Шүрәле.

Кәҗә:           Мин дә әйтәм тыңлагыз: Туннарга киендерә,

                       Җылыта, сөендерә.

                       Тоягы аның ярык,

                       Исеме аның ( сарык).

Сарык :        Әйе мин ул дуслар. Тоягым ярык булса да, серле ул тиз              йөгерә.  Ярый балалар, безгә инде китәргә вакыт, әби белән бабай да безне зарыгып кетә торганнардыр инде. Менә , капчыкта аларга  дигән тары ярмасы да бар. Теге вакытта бүреләр калдырып качкан.

Әй куансыннар  әле әби белән бабай! Ярый. Балалар, сау булыгыз!

Кәҗә белән сарык китәләр.

Күбәләк артыннан бала куып керә

      Җыр:    “ Бала белән күбәләк”   ( Ислам, Ләйсән)

Шүрәле елап керә ( үкреп):

Тәрбияче:     Шүрәле, Шүрәле,

                        Ник елыйсың син болай?  

Шүрәле:        - Кичә бит Былтыр кысты

                        Бармакны , шуңа елыйм.

         Тәрбияче:    Шүрәле, Шүрәле,

                        Ник елыйсың син бүген?

          Шүрәле:        - Бик авырта шул бармагым,

                        Мин елыйм шуның өчен.

           Тәрбияче:     - Шүрәле, Шүрәле,

                         Әйдә син безне келдерт.

            Шүрәле:         - Кети - кети  уйнарбыз,

                         Туйганчы бер көләрбез.

Шүрәле балалар алдында бармакларын тырпайтып йөри.

           Шүрәле:          - Бер дә шикләнмәгез сез, мин карак – угры түгел,

                          Юл да кисмимен, шулай да мин бик үк тугры түгел.

                          Ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,

                          Мин әле сезне күргәч шатлыгымнан үкерәм.

Җыр “   Шүрәле”.Бию “ Әпипә”

         Тәрбияче:       Менә безнең кичәбез ахырына да якынлашып  килә  Һәм кичәбезне мондый сүзләр белән тәмамлыйсым килә:”

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне,

     Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “ Туган телеңне”.

          Барысы бергә “ Туган тел” җырын башкаралар.

“Дуслык белән көчле без!”

(Өлкәннәр  төркеме балалары өчен бәйрәм иртәсе)

(Шулай ук бәйрәм иртәсенә катнашу өчен ата-аналарны да тартырга мөмкин)

Зал бәйрәмчә бизәлгән, балалар , тәрбиячеләр төрле милләт киемнәреннән (рус, татар, башкорт, мари). Л.Батыр- Болгари көенә Р. Вәлиева сүзләренә язылган  “Туган җирем  - Болгарстан” җыры яңгырый. Балалар җитәкләшеп күңелле музыка астында бүлмәгә кереп тезелешеп басалар. Өч телдә “Һәрвакыт булсын кояш!” җыры башкарыла.(Л.Ошанин сүзләре, А.Островский көе)

Кояш нуры , саф күк йөзе-

Ул бер малайның рәсеме.

Ясаган ул ап-ак биткә

Һәм язып куйган читкә:

Һәрвакыт булсын кояш,

Һәрвакыт булсын һава,

Һәрвакыт булсын әни,

Һәрвакыт булыйм мин!

Солнечный круг, небо вокруг-

Это рисунок мальчишки.

Нарисовал он на листке,

И подписал в уголке:

Пусть всегда будет солнце,

Пусть всегда будет небо,

Пусть всегда будет мама,

Пусть всегда буду я!

Кече онча, канде кава,

Тиде сурет изи эргын.

Ош кагазеш раш суретлен,

Да йытыран сералтен.

Тек эре лийже кече,

Тек кава лийже эре лийже,

Тик ава лийже тутыш,

Тек эре мый лиям!

1 тәрбияче: Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык бит ул тормыш үзәге

Дуслык бит ул бәйрәм бизәге.

2 тәрбияче: Яшәр өчен, бетмәс көч алырга,

Олысына һә м кечесенә,

Мәхәббәтле , ямьле, мәрхәмәтле,

Туган ягы кирәк кешегә.

3 тәрбияче: Тату гаилә булып һәр милләтең

Яши синдә Татарстаным .

Татар, мари, рус һәм башкортың,

Зурлый , минем Татарстаным!

4 тәрбияче: Көмеш суларың, зәңгәр урманың

Якын күңелгә  Татарстаным.

Син туган ягым, син минем таңым-

Татарстаным!

“Мин яратам сине , Татарстан” җыры башкарыла.(Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе)

Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкерәп, яшен яшнәп яуган,

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине , Татарстан,

Горур халкың өчен яратам.

Җан эреткән , әнкәм телең өчен-

Татар телең өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

Тугайларың өчен яратам.

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.

1 бала: (татар халык киеменнән)

 Без татарлар, шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

Яшибез без бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

2 бала: (рус халык киеменнән)

Наш Татарстан

Дружбой славиться.

Нам жить в Татарстане,

Очень нравиться.

3 бала: Без бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар,

Башкортлар һәм руслар без!

1 тәрбияче: Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши. Татарлар,руслар,марилар, чувашлар, башкортлар һ.б. халыклар. Татарстан сан буенча татарлардан кала, иң күп халык – руслар.

Барлык милләт кешеләре үзара дус-тату яшиләр, бер-берләренә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр.

Без балалар бакчасында , туган телебез белән беррәттән рус телен дә үзләштерәбез. Рус телендә шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, рус халык биюләрен яратып башкарабыз.

“Дружат дети всей земли!” җыры башкарыла.(сл.В.Викторова, муз.Д.Львова)

Шире круг,шире круг,

Музыка зовет.

Всех друзей ,всех подруг

В шумный хоровод.(2раза)

Дружат птицы в вышине,

Дружат рыбы в глубине,

Дружит с небом океан,

Дружат люди разных стран.

Шире круг,шире круг,

Музыка зовет.

Всех друзей ,всех подруг

В шумный хоровод.(2раза)

Дружат солнце и весна,

Дружат звезды и луна.

Дружат в море корабли,

Дружат дети всей Земли!

4 бала: Нынче день у нас хороший,

Веселятся все кругом.

Пляшут, хлопают в лодоши,

Но и мы не отстаем.

Парлы рус халык биюе башкарыла. (аудиоязма “Танцы народов Поволжья”, русская народная пляска “Барыня”(для обучения детей дошкольного возраста)   2012 г., Министерство образования и науки РТ, Компания “АКСУ”)

 2 тәрбияче: Республикада яшәүче мари халкы да , татарлар һәм руслар кебек, хезмәт яратучы, җырлы – моңлы халык. Алар иген үстерәләр, терлек асрыйлар, агачны кисеп бизәкләргә, һәм чигү чигәргә яраталар. Чыбыктан, юкәдән үреп сандыклар ясыйлар,тастымал башлары, кульяулыклар чигәләр. Бәйрәм итәргә , күңел ачарга яраталар. Яраткан уен кораллары – гөслә, волынка , ике кыллы скрипка, сыбызгы.

5 бала: килдем ерак юл үтеп,

Изгелектә уйларым.

Матур-матур җырлар сезгә,

Бүләк итәм дусларым.

Тыпырдатып, матур итеп,

Без марича биибез,

Марича да, русча да,

Татарча да биибез.

Парлы мари халык биюе.(аудиоязма “Танцы народов Поволжья”, танец луговых мари “Строй”)

3 тәрбияче: Ә хәзер сүзебез Башкортстан, анда яшәүче уңган, тырыш кешеләр турында . башкорт халкы элек электән аучылык белән шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган, бик тәмле эчемлек - кымыз ясыйлар. Башкорт хатын-кызлары келәм сугалар, сөлге башлары чигәләр. Яраткан уен кораллары : курай, кубыз. Алар үзләренең моңлы, күңелгә үтеп керә торган җырлары белән билгеле.

Башкорт халык җыры “Шәл бәйләнем” (музыкаль уен формасында, ак шәлләр тотып бии –бии җырлана)

Шәл бәйләнем, шәл бәйләнем,

Шәл бәйләнем, шәл бәйләнем,

Шәлем түңгәләк түгел лә,

Шәлем түңгәләк түгел.

Куш-та.

Әннә-гизер,әннә-гизер геннәйем лә

Әннә-гизер,әннә-гизер геннәйем.

Осып барып һөйләшергә,

Осып барып һөйләшергә,

Йәнем күбәләк түгел дә,

Йәнем күбәләк түгел.

6 бала: Бормаланып аккан Агыйделем

Курай моңлы башкорт җиреннән.

Сезне сагнып кунак булып килдек,

Батыр Салаватның иленнән.

Сәлам әйтеп калды Уфа – кала

Биек , мәгърур Урал таулары.

Сакмар елга буйларында үскән,

Зифа буйлы бөдрә таллары.

Парлы башкорт биюе башкарыла.(Аудиоязма “Танцы народов Поволжья”, башкорт халык биюе “Гөлнәзирә”)

7 бала: Туган җирем – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган илем кебек назлы

Җырдай моңлы Татарстан!

“Кәләпүшем – калфагым” җыры башкарыла. (бер кыз бер малай җырлый, Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе)

Кыз: Дәүәнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак үзе ап-к

Бик килешә йөземә.

Малай: Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән.

Дәүәтием туган көнгә

Кәләпүш алып килгән.

Куш-та.

Бергә: Кәләпүшем –калфагым

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.

Кыз: Чиккән калфагым үземә

Бигрәк килешә икән.

Малай: Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

Парлы татар халык биюе башкарыла.( аудиоязма “Шома бас”(мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен биюләр), 2011 ел, Компания “АКСУ”, “Күчмә бию”)

8 бала: Барлык милләт балалары 

Миңа дус булып калсын.

Дуслык җыры күкләргә дә,

Өзелмәс юллар салсын!

(Балаларның теләкләрен исәпкә алыптөрле милләт уеннарын уйнарга мөмкин. Мәс: татар халык уены “Йөзек салыш”,”Без-без-без идек”, рус халык уены “Самовар”, “Әбәкле”, һ.б.)

4 тәрбияче: Кайсы якта яшәсәк тә

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә ,

Дошманлык чыгар юкка.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк хәрбер кешегә.

Дуслык булса , яшәү күңелле,

Уңай була, һәрбер эше дә.

(Бөтен зал белән “Дуслык турында җыр” башкарыла.(Ә.Ерикәй сүзләре, С.Сәйдәшев көе)

Торсак та без төрле җирләрдә

Без яшибез туган илемдә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык,

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

(Бәйрәм шуның белән тәмамлана)

Педагоглар белән балаларның бердәм эшчәнлеге.

     1.“Татар халкының үткәне һәм бүгенгесе “ исеме астында  күчмә китапханә.

2. Татарстан һәм Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте , аш-сулары , бәйрәмнәре, өс-баш киемнәре турында презентация.

4. Кичке якта татар халык авыз иҗаты һәм Г.Тукай әсәрләре белән  балаларны таныштыру.

     5. Балалар өчен китаплар күргәзмәсе.

     6.Халык авыз иҗаты әсәрләрен балалар белән яттан өйрәнеп сөйләү.

     7. Балаларның татар халык бизәге төшереп ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.

     8.Мәктәп музеена сәяхәт.

     9. Музыкаль эшчәнлек: татар , башкорт, рус, халык җырларын һәм музыкаль уеннарын өйрәнү.

     10. Биюләр кую.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

1.Идел буе халыкларының иҗади-сәнгать әсәрләренең рәсемнәрен, Г.Тукай әсәрләренә ясалган илюстрацияләрне карау.

2. Мөстәкыйль иҗади сәнгать (рәсем, кисеп ябыштыру, әвәләү, буягычлар).

3. Иҗади театральләшкән эшчәнлек.

4.Татар халык уеннары уйнау.

Ата-аналар, педагоглар һәм балалар белән бердәм эшчәнлек.

1.Балалар ,  тәрбиячеләр, ата-аналар катнашында “Сабантуй”бәйрәме үткәрү.

2.Дәүәниләрне “Нәүрүз” бәйрәменә чакыру.

2.Татар халык авыз иҗаты  әсәрләрен уку.

3.Әти-әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә”Нәсел агачы”н төзү.

4. Г.Тукай әсәрләренә багышлап балалар белән әти-әниләрнең рәсем эшләре.

5. “Дуслык белән көчле без!”, дигән йомгаклау  бәйрәм иртәсендә әти-әниләрне дә катнаштыру.

Төгәлләү этабы.

- практик материалны күрсәтеп кую;

- балалар һәм әти-әниләрнең эшләгән кул эшләреннән һәм рәсемнәрдән күргәзмә;

- проект нәтиҗәләре буенча презентация төзү.

                                                   Проект эшчәнлегенең нәтиҗәләре.

  • Балаларны татар халкының мәдәнияте,гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру өчен төркемдә һәм гаиләдә кирәкле шартлар булдырылды.
  • Халык бәйрәмнәренә карата, балаларны күңел ачу чыганагы итеп кенә түгел, танып белү, кызыксыну чыганагы итеп карау мөмкинлеге тудырылды.
  • Балаларда кызыксынучанлык, иҗади мөмкинлекләр, танып белү активлыгы, коммуникатив мөмкинлекләрен үстерелде.
  • Балаларны үзләрең уй фикерләрен әйтә белергә өйрәтелде.
  • Г.Тукайның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән таныштыру буенча эш системасы җайга салынды.
  • Проектны тормышка ашырганда ата-аналарның актив катнаштылар .
  • Бала тәрбияче сорауларына теләп, ышанычлы итеп тулы итеп җавап бирергә өйрәнде, өйрәнгән тема буенча белемнәрен арттырылды.
  • Татар халкының көнкүреше, киемнәре турында күзаллауларны үстерелде.
  • Балалар бакчасы, әти-әниләр, балалар арасындагы бәйләнешне ныгытылды.
  • Балалар үзләрен әби-бабаларының  эшләрен дәвам итүчеләр итеп тойдылар.

Проектның перспективалары:

Киләчәктә Идел буе халыкларының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, авыз иҗаты әсәрләрен, уеннарын ,аш-суларын өйрәнү буенча проектлар төзү.

  1. Йомгаклау

Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Нардуган, Сөмбелә бәйрәмнәре бүгенге көндә дә сакланган. 
Адәм баласы әти-әнисен, кендек каны тамган туган җирен, ана телен, динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Табигый, буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әсәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана. 
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, Сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ. б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Димәк, милли рухыбыз, шөкер, сүнеп үк бетмәгән әле!

Татарстан халыклары үзара дус, тату яши. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. 

4. Кулланылган әдәбият

       1. ”Туган телдә сөйләшәбез” (5-7 яшь), З.М.Зарипова һ.б., Казан, “Фолиант”, 2012.

 2. “Әсәрләр”, Габдулла Тукай, Казан, Татарстан китап нәшрияте, 1975.

 3. “Туган телем - Тукай теле”, төзүче Нигмәтуллина Г.Г., Яр Чаллы, 2009.

 5. Региональная программа дошкольного образования, Р.К.Шаехова РИЦ, 2012.

6. “Раз – словечко, два – словечко”, Р.К.Шаехова, Казань, “ Хәтер ”, 2011.

7. “Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен”  Төз. Н. Исәнбәт.  Казан: Татар китап нәшрияты, 1984 ел.

8.  Галимов Ф. “Халык җырлары – олы мирасыбыз. “ Мәгариф. - 2000. - №3.  

9. Исәнбәт Н. “Отканга мәкаль, тапкырга табышмак.” Казан: Татар китап нәшрияты, 1973.

10 . Нигъмәтҗанов М.Н. “Татар халык җырлары.”  Казан: Татар китап нәшрияты, 1976.

11. Татар халык иҗаты: “Йола һәм уен җырлары.” Казан: Татар китап нәшрияты, 1980.

12. Татар халык иҗаты: “Мәкаль һәм әйтемнәр.”  Казан: Татар китап нәшрияты, 1987.

13. “ Халык уеннары.” Казан: Татар китап нәшрияте

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру

Мәктәпкәчә яшҗтәге балаларга татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша милли тәрбия бирү.Татар халкының тарихын,йолаларын саклау,мәхәббәт уяту....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....

Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары.

Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары. Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү. Балаларда ...