Әти-әниләр өчен консультация “Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары,бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү”.
консультация

Зарипова Резида Ильясовна

Консультация

Скачать:


Предварительный просмотр:

        Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«37 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы»

                                      Әти-әниләр өчен консультация

“Балаларны татар халкының

   гореф-гадәтләре,йолалары,бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү”.

        

                                                                         

                                                                       Төзеде:Гомуми үстерелешле №37                                          

                                                                                    нче балалар бакчасы татар теле                                    

                                                                                    тәрбиячесе  Зарипова Р .И.

                                       Түбән Кама шәһәре,2018 ел.

Балаларны татар халкының гореф- гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү.

Туган тел!Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер  гөл бакча кебек анда йөргән саен гөлләрнең төрлелегенә шаккатасың, хуш исләре нтоясың, матурлыгына сокланасың.

Тел кешеләргәбер-берсенаңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярд әм итә.

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга максатлы рәвештә – үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф – гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җыр телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдәиң бай чыганак.

Татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, кешене шәхси итүче сыйфатлары, аның телендә образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Шуңа күрә ата-анасы татар булган балага татарча белү, уку мәҗбүри итеп каралырга тиеш.

Сабый туганда шундый сафб ула. Ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килү белән аны тәрбияләү, мөмкинлегенә күрә акылын, зиһенен үстерү башлана.

Борын-борыннан у кбилгеле: тәрбия, бала тугач та башлана һәм баланың киләчәктә үз-үзен тотышындагы, яшәвендәге кыенлыклар, көйсезлекләр, тискәрлек, үзс үзлелек, елаклык, сүз китермәү, сүзендә тормау – начар тәрбия нәтиҗәсе.

Баланы беренче көненнән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган теле. Ана сөте белән кергән туган тел сабыйда газиз анасына, әтисенә, әби-бабасына, туганнарына, туган туфрагына, чишмә һәм урманнарына, тереклек дөньясына мәхәббәт, аны белергә, төшенергә омтылу хисләре дә тәрбияли.

Балага туган телне яхшы камилләштерүченең беренче чарасы булып уеннар тора. Уен – нәниш әхеснең әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәнүдә безнең иң турылыклы, ышанычлы ярдәмебез. Чөнки алар – бала тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу сабыйның аның, физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырыр гаярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерер.

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын

балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.

Башта сайлап алабыз, балалар түгәрәккә тезелеп баса да, шуннан соң санамыш үткәрәбез. Бер бала да рәнҗерлек булмасын өчен санамыш үткәрәбез.

Мәсәлән: Әке, бәке, ыскылаган сәке

Карга, чыпчык, син кал, бучык.

Балаларның яшьзурлыгына туры китереп санамышлар кулану мөмкин.

Безнең күбрәк уйнаган уеннарыбыз “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, “Очты, очты...”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”. Уеннардан балалар уңай тәэсиралалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Төркемдә балалар белән “Серле капчык”, “Әбием сандыгы”, “Танып бел”, “Мәликә” кебек уеннар алына.

Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-бер сенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шула йук дидактик уеннарга да зур урын бирелә. Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Парын тап”, “Кем баласы”, “Калфак бизәү, комзол бизәү” һ. б. баланың дөре сфикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз. Бу “Кәҗә мәкәрҗә” – үртәвеч, “Үчти-үчти, үчтеки”, “Әти биштә”. Балалар бик теләп катнашалар, үртәвечлшрне бик тиз отып алалар.

Балаларда әдәплелек, әхлаки яктан камил булып үсеннәр өчен бикештөрле әңгәмәләр үткәрәбез, мәсәлән, “Без кунакта”, “Безнең гаилә”, “Матурсүз әйт” һ. б.

Шулай ук сабыйлар өчен төрле альбомнар әзерлибез. Бу “Милли бәйрәмнәр”, “Серле сандык” – анда халкыбызның мили киемнәре, бизәнү әйберләре, сөлгеләр, ашъяулыклар, тарихи булгану рыннар сүрәте, туган якка багышланган альбомнарыбыз да бар.

Ел да балаларбелән мили бәйрәмнәр үткәрәбез: “Сабантуй”, “Карга боткасы”, “Сөмбел әбәйрәме”, “Яңгыр боткасы” – балалар өчен күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында саклана.

Балаларны сатира, юмор, үртәвечләр, үчекләүләр белән таныштыру аларның сөйләм телен үстерә, җор телле, тапкыр сүзле булырга да өйрәтә. Шуңа күрә өйдә дә балалар белән күбрәк ана телендә аралашырга, ана теленә мәхәббәт, ихтирам, соклану хисен тәрбияләү. Ә алдагы тормышта бу бердәм хезмәт үзенең нәтиҗәсен безнең йөрәкләргә татлы бимеш итеп җиткерер.

Уеннар аркылы балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне, такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр беләнбарып ирештерсәк, безнең гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр онытылмас, гасырлардан-гасырларгакүчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Зиннурова Ф.М. “Үз илемдә,үз телемдә”.Тәрбиячеләр өчен методик кулланма.-Казан:Мәгариф,2009ю.-167б.

2. Закирова.К.В. “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе:методик кулланма.-Казан:Беренче полиграфия компаниясе,2013.-424б.

3. Васильева М.А.,Гербова В.В.,Комарова Т.С.ред.; “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем биру программасы”Русча 4 нче басмадан Закирова К.В.,Кадыйрова Р.Ә.,Ибраһимова З.Г.,Гыйләҗетдинова Г.Р.,Җәләлетдинова тәрҗ.-Казан:Мәгариф,2006.-286б.

4.“ Бергәләп тәрбиялибез” Г.Х.Измайлова.-Казан: Мәгариф, 2006.-63б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру

Мәктәпкәчә яшҗтәге балаларга татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша милли тәрбия бирү.Татар халкының тарихын,йолаларын саклау,мәхәббәт уяту....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....

Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары.

Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары. Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү. Балаларда ...