Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру
консультация (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкәчә яшҗтәге балаларга татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша милли тәрбия бирү.Татар халкының тарихын,йолаларын саклау,мәхәббәт уяту.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру

Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле,бер-беребез белән аралашу,очрашу,күрешүләр һаман сирәгәя,хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бүгенге көндә әби-бабаларыбыз да борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрне хәтерләп үк җиткермиләр.Чөнки аларның яшьлегенә шул бәйрәмнәребезне,милли гореф-гадәтләребезне җимерү,бетерү еллары туры килгән.Шулайда авыл җирендә чын татар әби-бабаларыбыз бар әле.Алар исән чагында ,белгәннәрен сөйләтеп,язып алып калсак бу безнең өчен бик зур уңыш булыр иде.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту татар халкын бер-берсенә якынайтыр һәм берләштерер иде.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады.Татар халкының Сабантуй, Нәүрүз,Нардуган,Корбан гаете,Ураза гаете,каз өмәсе,никах,туй йоласы,бәби туе бәйрәмнәре елда үткәрелә һәм елдан-ел халыкчанрак,җанлырак итеп оештырыла башлады. Әгәр дә бәйрәмнәребез  шушы тәртиптә барса безнең татар халкы югалмас, милли рухыбыз артыр сүнмәс дип ышанасы килә.Халык бәйрәмнәре  ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе.Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык,милли хисләр культурасын тәрбияләргә,формалаштырырга ярдәм итә.Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана,чөнки җыр,бию, яңа көйләр башкару,очрашулар-танышулар шушы бәйрәмнәрдә була. Халык бер-берсе белән дус-тату яшәгәндә генә без үзебезнең бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны саклап кала алабыз.

Татар халкының язгы чәчүгә кадәр  үткәрелә торга бәйрәме “Нәүрүз”. Бу бәйрәм һәр елны 21-22 мартка туры килә.Язны каршылап,язгы чәчүгә хәтле үткәрелә. Язгы чәчүләр тәмамлангач татар халкы үзенең иң зур бәйрәнәренең берсе булган Сабантуй  бәйрәмен үткәрә.Сабантуй элек-электән халкыбызның һәрчак яратып,зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме. Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән.Халык бәйрәмне елның ничек килүенә,ничек чәчү бетүгә карап билгеләгән. Бәйрәм халыкны үз эченә мәйданга туплап үткәрелә.  Бу бәйрәмдә кыр батырларын,көрәшчеләрне,колхоз алдынгыларын бүләклиләр.Бәйрәм ярышлар,көрәшләр,ат чабышлары,спорт уеннары ,концертлар белән бик кызык һәм мавыктыргыч үтә.

Татар халкының  дини бәйрәмнәре дә олылап үткәрелә.Мөселман бәйрәмнәрен үткәрү йоласы ислам тарафыннан канунлаштырылган һәм алар күчешле ай календаре беунча бәйрәм ителә. Аларның иң зурлары:Ураза гаете  һәм Корбан гаете.Бу бәйрәмнәрдә татар халкы мәчеткә бара,гәет намазы тыңлап үзенә савап алып кайта,кайткач өйләрендә кайнар коймак,бәлеш һәм башка тәм-томнар әзерләнгән  чәй табынына җыела.Үзләренең туган-тумачаларын бәйрәм белән тәбрикләп кунакка чакыра.Бу бәйрәм татар халкының иң зур һәм иң савап җыя торган бәйрәмнәренең берсе.Корбан гаете көнне татар халкы корбан чала,шул ит белән ул туган-тумачасын сыйлый,күрше тирәсенә,мескеннәргә,гәрипләргә,ятимнәргә,авыр хәллеләргә тарата.Үзенең гаиләсе өчен зур савап җыя.Әгәрдә без үзебезнең балаларыбызны шушы бәйрәмнәрне олылырга,белергә икәнлеген йөрәтсәк без чынлыкта исә чын татар,рухи һәм милли яктан да бай халык булып калыр идек.

Татар халкының элек-электән килгән гаилә йолаларының берсе туй,бәби туе,никах бәйрәмнәре. Туй йоласының берсе-кияү килү.Аны каршылау,табын әзерләү,кияү мунчасы ягу,кияү коймагы белән сыйлау.Кыз алырга килү,килен төшерү,туйда үзара бүләкләшү,туй ашамлыклары әзерләү.Бу йолалар бүгенге көнгә чаклы сакланып калган һәм үтәлә.Туй йоласы халык өчен әһәмиятле һәм гаилә кору өчен каралган,аның ил каршында,җәмгыятҗ каршында үтәлергә тиешле нормалары бар.

Никах өйләнешүне махсус дога укып беркетү йоласы.Никах мәҗлесе кыз өендә үткәрелә,анда егет һәм кыз ягыннан олы кешеләр,әти-әниләр,якын туганнар җыела.Никах мәҗлесе тыныч,исерткеч эчемлекләрсез үтә,өстәлдә тәм-том һәм никах ашы гына була.Никах йоласын татар халкы изге һәм тылсымлы көчкә ия дип саный.

Бәби туе бу яшҗ әти-әни һәм әби-бабай өчен зур бәйрәм,алар үзләренең онык-оныкчыкларын күреп шатланалар.Бәби исем кушу-балага исемне кушканда мулла чакырыла һәм ул дога укып балага сайланган исемне укып аның колагына әйтә.Балага исем кушылган бәби ашы уздырыла.Монда яшҗ әти-әни олкәннәргә бәби буләге тапшыра,ашка килгән кунаклар да бәбигә дип бүләк салалар.

Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә.Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра.Яшьләр бу бәйрәмнәрнең тәртибен,йоласын кечкендән үк белеп,күреп,өйрәнеп үсәргә тиеш.Балаларга кечкнәдән үк әдәплелек,инсафлык,мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр,тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш.Балаларга үз-үзен тота белү,аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк.Әгәрдә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк шул чагында гына  милләт,халык өчен тәрбияле балалар үстеребез диясе килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Проект эше. "Өлкәннәр төркеме балаларын татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру.

Халык сәнгате, традицияләре белән таныштыру, бәйрәмнәрендә катнашу- балаларны рухи яктан баета,үзенең халкы өчен горурлану хисе тәрбияли һәм аның тарихына , мәдәниятенә кызыксыну уята....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....

Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары.

Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары. Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү. Балаларда ...